7


  • Учителю
  • План-конспект урока Сөйләм культурасы

План-конспект урока Сөйләм культурасы

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала



Тема. Сөйләм культурасы. Саф сөйләм.

Максат. 1. "Сөйләм культурасы " темасы буенча белемнәрне тирәнәйтү, аңа куелган таләпләр белән танышу.

2. Текст редакцияләргә өйрәтү. Укучыларның дөрес язу һәм фикерләү күнекмәләрен үстерү.

3.Туган телне яратырга һәм нечкә итеп тоярга, аның сүз байлыгын дөрес файдаланырга өйрәтү.



Материал. М.З.Зәкиев, С.М.Ибраһимов "9 нчы сыйныф өчен татар теле дәреслеге".

Ф.С.Сафиуллина, Г.Б.Ибраһимов " Хикмәтле дә , бизәкле дә туган тел".

Ф.С.Сафиуллина " Татар теле- шагыйрьләр теле".

Х.Сәлимов "Татар теленнән 222 тест".

Г.Мөхәммәтгәрәева "Тел күрке - сүз".



Җиһазлау. Ноутбук. Аудиоязма. Тестлар. Карточкалар. Плакатлар.

Дәрес тибы: яңа материал.



Дәрескә эпиграф: "Катыштырма вәләкин телгә телне,

Тел уйнатмак наданлыктан гамәлдер".

Дәрес барышы.

I.Дәресне оештыру. Уңай психологик халәт булдыру.

Укытучының кереш сүзе.

- Кешенең кем икәнен беләсең килсә, аның сөйләменә игътибар итәргә кирәк. Без һәрвакыт матур итеп, саф татарча сөйләшүчеләргә сокланабыз. Моңа ирешү өчен, телне бик яхшы белергә, тоярга, гасырлар буе тупланып килгән сүз байлыгын дөрес файдаланырга кирәк. Искә төшерик әле, сөйләмгә нинди таләпләр куела ?

Укучыларның җаваплары тыңлана һәм тактага плакатлар беркетелә бара:Сөйләм

төгәл булсын



Сөйләм аңлаешлы

булсын

- Бик дөрес , балалар. Без бу таләпләрне боза торган нинди хаталар җибәрәбез соң?

- Өй эшләрен тикшерү.

II. Яңа тема.

-Без туган тел турында сөйләшүне дәвам итәбез.

Тактага плакат эленә:Төркемнәрдә эш: Плакатта бирелгән мәкальнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз? (Раунд Тейбл (Round Table) структурасы буенча укучылар һәрберсе үз фикерен яза. Аннан соң бер-берсенең җаваплары белән танышалар, уртак фикергә килеп, җавап бирәләр).

-Безнең татар теленә кайсы тел алынмалары кергән?

-Тел телне баета дисәләр дә. Чит сүзләрне кирәгенән артык куллану телне чүпли генә.

-Бүгенге тема турында нәтиҗә чыгарыла, тактага плакат эленә.Сөйләм саф

булсын











-Сөйләм саф булсын өчен нинди шартлар кирәк дип уйлыйсыз?

Монда Дәрдемәнд сүзләрен китерү урынлы булыр иде:

Катыштырма вәләкин телгә телне,

Тел уйнатмак наданлыктан гамәлдер.

(тактага плакат эленә)

III. Белем-күнекмәләрне ныгыту.

1. Текст редакцияләү.

- Без хәзер текст редакцияләрбез- сөйләм хаталарын табып, аларны төзәтербез. Сезгә өйрәнгән белемнәрегезне файдаланырга кирәк булыр.

Укучыларга текстлар бирелә, укыла. Эчтәлеге буенче кыскача әңгәмә үткәрелә. Укучылар парлап эшлиләр.

Район киңәшмәсендә.

Вакыт кич. Әкрен генә ябалак кар ява. Район главасы колхоз председательләрен киңәшмәгә җыйды.Алар бүгенгесе көнне әһәмиятле булган мәсьәләләрне хәл итәргә җыеналар.

Беренче булып " Шахтер " колхозыннан килгән Г.Мәрдәновка сүз бирелде:

- Безнең сөт сату буенча показательләребез начар түгел дип әйтәсем килә. Барлык крупный рогатый скот прогулкага чыга, ашатырга җитә. Көненә 2.5 тонна сөт реализовать итеп барабыз. Дояркалар да тырышып эшли. Эшләгәненә карап зарплата да яхшы гына чыга. Ә менә производство мясада эшлисе эшләр эшләнмәгән әле, резервлар җитәрлек.

" Күңгәр "колхозы рәисе агымдагы ремонт эшләре турында информация бирде:

-Тракторларны, сеялка һәм башка тагылма коралларны үзебез дә ремонтлыйбыз. Мастерскойлар җылы, запчасть белән дә өзеклек булганы юк.

Киңәшмә соң гына тәмамланды. Хакимият бинасы каршысына җыелган машиналар авылларга таралыштылар.

2. Тәрҗемәи диктант.

Укучылар тәкъдим ителгән сүзләрнең татарча вариантларын язалар:

Традиция, повар, результат, километр, семья, адвокат, судья, пожар, группа, духи, продукт, кресло, ящик, конфликт, стена, биография, политика, культура, экономика, больница, поликлиника, санаторий, аптека.

Музыкаль тәнәфес.

Яшь җырчы Ильвина башкаруындагы "Эх син, милый" дигән менә бу җырны тыңлап карагыз әле. Эчтәлек буенча фикерләрегезне туплагыз.

(Аудиозапись буенча җыр тыңлана. Укучыларның фикерләре тыңлана)

3. " Сөйләм культурасы " темасы буенча тестлар эшләү.

1. Кайсы җөмләдә стилистик хата бар?

А) Бу галстук синең кайсы күлмәгең белән барыр икән?

Б) Гомерләр уза икән ул!

В) Дәү әниебезнең урыны җәннәттә булсын!

Г) Ләкин мин боларны кайдан алыйм?

2.Кайсы җөмләдә стилистик хата бар?

А)Тышта ниләр бар икән?

Б) Храм музейга әверелдерелә.

В)Шомыртлар чәчәк ата.

Г) Бәхет дигәннәре шулдыр инде ул!

3.Татар телендә кайсы пар сүзләр юк?

А) мәхәббәт - мәһабәт;

Б) зират - зыярат

В) ахыры - ахры;

Г) таләп - тәләп.

4. Кайсы җөмлә рус теле калькасы түгел?

А) Яңа еллар котлы булсын!

Б) Мин Сезнең алда бурычлы.

В) Нинди язмышлар белән?

Г) Сезгә үз яшегезне биреп булмый.

5. Кайсы сүзтезмә дөресрәк?

А) авыруның шифасы;

Б) даруына күрә шифасы;

В) шифасының дәвасы;

Г) даруның шифасы.

6. Кайсы сүзтезмә дөрес?

А) янгын күзәтелде;

Б) авыл кешесе;

В) костюм - чалбар;

Г) быелгысы елда.

7. Кайсы җөмләдә гарәп алынмасы дөрес кулланылмаган?

А) Иншалла, мәшәкатьле юл артта калды.

Б) Насыйп булса, барып җитәрбез.

В) Һәр авыруның дәвасы була.

Г) Ул сугышта шәһит китте.

8. Сөйләм культурасы нәрсә ул?

А)әдәби телнең язма һәм сөйләмә формадагы нормаларын үзләштерү;

Б) тел белеменең тел нормаларын өйрәнүче тармагы;

В) кешеләрнең әдәпле сөйләшүе;

Г) А һәм Б вариантлары.

4. Дәреслек буенча эш: 112 күнегү-бирем буенча телдән җаваплар бирү.

5. Туган тел сагында торучылар.

Районыбызның танылган мөгаллимәсе Гөлфия апа Мөхәмәтгәрәеваның телебезне саклау өлкәсендәге эшчәнлеге белән таныштыру. "Тел күрке-сүз" китабына кыскача күзәтә ясау, саф сөйләмгә кагылышлы өзекләр белән танышу.

VI. Йомгаклау.

1. Фо Бокс Синектикс (Four-Box-Synectics) структурасы буенча "Минем туган телем нинди булырга тиеш?" соравына җавап бирү һәм нәтиҗәләр чыгару.

2. Укучыларга билгеләр кую.

3. Өй эше: а) "Матбугат ру." сайтындагы безнең бүгенге темага кагылышлы әңгәмә-бәхәс белән танышырга, үз фикерегезне белдерергә.

б) Авыл һәм район үзәгендәге исем-атамаларны барларга. Русча атамаларны туган телебездә ничек атар идегез?



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал