7

  • Учителю
  • Тематическое планирование уроков татарского языка в русскоязычных группах, 6 класс.

Тематическое планирование уроков татарского языка в русскоязычных группах, 6 класс.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

" Азнакай шәһәре 4 нче лицее"

"Каралды һәм "Килешенде" "Раслыйм"

кабул ителде" Милли мәсьәләләр буенча "Азнакай шәһәре 4нче лицее"

МБ җитәкчесе директор урынбасары директоры

Сабирова Х.Г. Абдуллина З.З.__________ Хәйруллин Л.Х.__________

Беркетмә № 1 Приказ № 153

"28" 08. 2015нче ел. "28" 08.2015нче ел. "29"08. 2015нче ел.

2015/2016 нчы уку елына

6 нчы А сыйныфының рус төркемендә татар теленнән

ЭШ ПРОГРАММАСЫ

(төп гомуми белем бирү өчен)

Җамалетдинова Гамилә Гатаулла кызы,

беренче кв. категорияле татар теле

һәм әдәбияты укытучысы

Педагогик киңәшмә утырышында каралды

Беркетмә № 1 "28" 08. 2015.

2015 нче ел

Уку-укытуны планлаштыру

Фән татар теле

Сыйныф 6 нчы А

Укытучы Ямалетдинова Гамилә Гатаулла кызы

Сәгатьләр саны:

Барлыгы 105 сәгать; атнага 3 сәгать

Планлаштырылган контроль дәресләр

Диктант

Контроль

диктант

Сүзлек диктанты

Күчереп язу

Сочинение/

Излоҗение

Барлыгы

2/2

3/3

2/2

2/2

1/1

11сәг

Административ контроль дәресләр 3 сәгать

Укыту программасы: Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева . Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы / Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011,

Дәреслек: Р.З.Хәйдәрова, З.Р.Нәҗипова Татар теле. 6 нчы сыйныф Рус теленә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен) Казан: Татармультфильм нәшрияты, 2014

Өстәмә әдәбият:

1.Р.З.Хәйдәрова, Л.Ә.Гыйниятуллина Рус теленә төп гомуми белем бирү

оешмаларында татар теле укыту. 6 нчы сыйныф.Укытучылар өчен методик

кулланма Казан: Татармультфильм нәшрияты, 2014

2.М. Х. Хәсәнова, Л. И. Галиева. Татар теленн диктантлар / Казан: Мәгариф нәшрияте, 2006

3.Р. Н. Фатыйхова. Татар теленнән диктантлар, контроль эшләр, тестлар / Казан: Гыйлем нәшрияте, 2009

4.Р. З. Хайдарова. Сборник ситуативных упражнений по татарскому языку для русскоязычных учаәихся / Яр Чаллы, 1998

5.Ә. Н. Сафиуллина. Татар орфографиясенең кыен очракларына дидактик материаллар / Казан: Гыйлем нәшрияте, 2008

6.Р. В. Галләмова. Татар теленнән эш дәфтәре: / Казан: Мәгариф, 2001

7.Фәйрүзә Сафина. Татарча да яхшы бел. Контроль тестлар һәм текстлар / Казан, Мәгариф нәшрияте, 2006

6 нчыА сыйныфында рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле дәресләре

укыту өчен тематик план

Дәреслек авторлары: Р.З. Хәйдәрова, З.Р.Нәҗипова

т/б

Бүлекләр

Барлыгы

Теоретик материал

Стү

Контроль

диктант

Диктант

Сүзлек

диктанты

Сочинение

Изложение

1

Яңа уку елы башлана

27

21

4

1

1

2

Без- булышчылар

18

16

1

1

3

Дуслар белән күңелле

14

12

1

1

4

Туган җирем - Татарстан

15

12

1

1

1

5

Табигать белән бергә

15

13

2

6

Сәламәт тәндә - сәламәт акыл

11

7

1

1

1

1

7

Светофор - минем дустым

4

4

8.

Кабатлау

1

1

Еллык

105

86

10

3

2

2

1

1

I чирек

27

5

1

1

-

-

-

II чирек

21

2

1

-

-

-

-

III чирек

30

1

-

1

1

1

-

IV чирек

27

3

1

-

1

-

1

Укыту планында 6 нчы сыйныфта татар теленнән атнага 3 сәгать вакыт бирелә. Программада 105 сәгать каралган.

Татар теле

Темалар

Программа

(тат=әд)

план

теоретик

бсү

Дик.

1.

Яңа уку елы башлана

39

27

21

4

2

2.

Без- булышчылар

26

19

17

1

1

3.

Дуслар белән күңелле

27

14

13

1

-

4.

Туган җирем - Татарстан

27

15

13

1

1

5.

Табигать белән бергә

28

15

13

2

-

6.

Сәламәт тәндә - сәламәт акыл

20

11

10

-

1

7.

Светофор - минем дустым

8

4

4

-

-

Барлыгы

175

105

91

9

5(3)

Аңлатма язуы

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелә:

1. "Россия Федерациясендә Мәгариф турында"гы федераль законы, 2013 (2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы закон үзгәртелде).

2. "Мәгариф турында" Татарстан Республикасы Законы, 2013.

3. "2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы" (2013 ел, 25 октябрь).

4. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыклары тарафыннан расланган "Рус мәктәпрендә рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту" гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты.

5. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән стандартка ачыклык кертүче үрнәк программа:"Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле һәм әдәби уку" предметыннан программа. Башлангыч гомуми белем мәктәбе, төзүче-авторлары: К.С. Фәтхуллова, Р.З. Хәйдәрова, Казан, 2013.

6. "4 нче лицей" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесенең төп белем бирү программасы.

Эш программасы структурасы.

Татар теленең эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укытуның төп максаты һәм бурычлары.

  • укучыларның башлангыч мәктәптә үзләштергән белемнәрен һәм сөйләм күнекмәләрен камилләштерү;

  • татар теленең орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик нигезләрен системалы рәвештә үзләштерү;

  • укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү;

  • укучыларда тел сиземләү күнекмәләре булдыру;

  • татар теленең башка телләр арасындагы урыны, татар дөньясы турында мәгълүмат бирү;

  • халыкларның үзара аңлашып һәм хезмәттәшлек итеп яшәвенә омтылыш тәрбияләү;

  • укучыларның татар телен өйрәнүгә ихтыяҗын арттыру.

Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы.

Тыңлап аңлау. Эчтәлеге һәм күләме ягыннан укучыларның яшь үзенчәлекләренә туры килгән бәйләнешле сөйләмне тыңлап аңлау һәм, үз фикереңне белдереп, төп мәгълүмат турында хәбәр итү; җанлы аралашу барышында сөйләмнең эчтәлегенә төшенү һәм фикер алышуда катнашу.

Сөйләү. Коммуникатив максатларны аңлап, аралашу ситуацияләренә бәйле диалог яки монолог төзү; тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле һәм аңлаешлы монологик сөйләм (тасвирлау, хикәяләү, фикер йөртү) булдыру; татар сөйләм этикасы гыйбарәләреннән файдаланып, әңгәмә кору.

Уку. Танышу, эзләнү, өйрәнү, карап чыгу максаты белән уку төрләреннән файдаланып, аңлап уку һәм кирәкле мәгълүматны табу; укылган текстның эчтәлеген кыскача яки тулы итеп сөйләп бирү; вакытлы матбугат язмаларын аңлап уку.

Язу һәм язма сөйләм. Аралашу темаларына бәйле язма сөйләм булдыру. Диктант язу. Бәйләнешле текстларны рус теленнән татарчага язмача тәрҗемә итү. Рәсми аралашу кәгазьләре (белдерү, хат, тәрҗемәи хәл) язу.

Укыту планында 6 нчы сыйныфта татар теленнән атнага 3 сәгать вакыт бирелә. Программада 105 сәгать каралган.

Эш программасының эчтәлеге.

6 нчы сыйныф

Предмет буенча билгеләнгән тематик эчтәлек, якынча сәгатьләр саны

Тема буенча предмет нәтиҗәсе, коммуникатив максат

Яңа уку елы башлана (26 сәг.)

Көз җитте, яңа уку елы башлана. Бу минем мәктәбем. Уку-язу әсбаплары, аларны тәртиптә тоту. Китаплар дөньясы, китапханәгә бару, китап алу. Китапларга сак караш.

Көз вакытын сурәтли белү. Яңа уку елы башлану, аңа әзерлек, мәктәп турында сөйли белү. Уку-язу әсбапларына сак караш турында сөйләшү. Китапның ни өчен якын дус, киңәшче икәнен сөйли белү. Китапның нәрсә турында, авторы кем икәнен әйтә белү. Китап укырга киңәш бирә белү. Китапханәгә язылу өчен анкета тутыра белү, китапханәдән үзеңә кирәкле китапны сорый, нәрсә турында икәнен сорый, сөйли белү. Китап басылу тарихы турында кыскача белешмә бирә белү. Каюм Насыйри турында кыскача мәгълүмат бирә белү.

Без-булышчылар ( 16 сәг.)

Өй эшләре, өлкәннәргә булышу. Яхшы эшләр. Дуслар белән бергә эшләү.

Өйдә нинди эшләр эшләүнең кирәклеген, нинди эшләр эшләргә яратканыңны, эшләргә теләгәнеңне, ничек булышканыңны сөйли белү. Эшне эшләргә инандыра, ышандыра белү. Кереш сүзләрне кулланып, үз фикереңне раслый белү. Образларга бәя бирә, кешенең характер сыйфатларын әйтә белү.

Дуслар белән күңелле (17 сәг.)

Минем дустым. Чын дус нинди була? Дуслык югалу. Әләкләшү, мактану - начар гадәтләр. Дуслар белән бергә ял итү. Кунакларны сыйлау. Туган көн. Төрле рецептлар.

"Дус нинди була? Ни өчен дуслашалар? Дуслар бергә нишлиләр? Минем дустым - ул нинди?" проблемалары буенча сөйләшү.

Туган көнгә өстәл әзерләү, өлкәннәргә хөрмәт турында сөйләшү. Әнинең туган көне, аңа булышу турында сөйли белү. Төрле рецептларны сөйли белү.

Туган җирем - Татарстан (18 сәг.)

Туган ил, туган җир төшенчәләре. Татарстанның табигате. Татарстан республикасының дәүләт символлары. Татарстанда яшәүче милләтләр, төрле телләрдә сөйләшү. Халыклар дуслыгы. Татарстанның башкаласы Казан, аның музейлары, театрлары. Татар сәнгатенең күренекле вәкилләре.

Туган ил, туган җир төшенчәләре турында сөйли белү. Россиядәге, Татарстандагы диңгезләрне, елгаларны, шәһәрләрне атый белү. Татарстанның табигатен сурәтли белү. Татарстан республикасының дәүләт символлары турында белешмә бирә белү. Татарстанда яшәүче милләтләр, үзеңнең милләтеңне, нинди телдә сөйләшүеңне әйтә белү. Татарстанда халыкларның дус яшәве турында сөйли белү. Казан шәһәре турында мәгълүмат бирә белү. Татар сәнгать вәкилләренең исемнәрен әйтә белү.

Табигать белән бергә (12 сәг.)

Нәрсә ул табигать? Табигатьнең безгә файдасы. Табигатьне саклау. Кошлар дөньясы. Хайваннар дөньясы. Кыргый хайваннар. Дүрт аяклы дусларыбыз.

Табигать, аның кешеләргә файдасы турында сөйләшү. Кешеләрнең урманга салган зыяны, табигатьне саклау турында киңәшләр бирә белү. Кошлар, хайваннар тормышыннан кызыклы мәгълүматлар сөйли белү. Дүрт аяклы дусларыбызның токымнары, кыяфәтләре, гадәтләре, аларны саклау, карау турында сөйләшү.

Сәламәт тәндә - сәламәт акыл (10 сәг.)

Спорт төрләре. Спорт белән шөгыльләнү. Олимпия уеннары. Сәламәт булу кагыйдәләре.

Спорт төрләре һәм нинди спорт төрләре белән шөгыльләнү турында сөйли белү. Олимпия уеннары, кайда барлыкка килгәнен, нинди уеннар булуын, олимпия уты, олимпия флагы турында сөйли белү. Сәламәт булу өчен, нинди кагыйдәләр үтәргә кирәклеген сөйли белү.

Кешенең еш авыру сәбәпләрен әйтә, аңа авырмаска киңәшләр бирә белү. Табибта кай җирең авырту турында сөйләшү.

Светофор - минем дустым (4 сәг.)

Юлда сак булу. Юл йөрү кагыйдәләре.

Ни өчен юлда сак булырга кирәклеген әйтә белү. Юл йөрү кагыйдәләрен сөйли белү. Юл йөрү кагыйдәләрен сакларга киңәш бирә белү.

Укучыларның белем һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары

Укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшерүне системалы оештыру максатыннан, чирек һәм яртыеллык барышында агымдагы, тематик һәм йомгаклау характерындагы тикшерү эшләре алып барыла.

Тикшерү эшләренең төрләре балаларга татар теле укытуның төп максатларыннан чыгып сайлана.

6 нчы сыйныф укучыларының телдән җавап бирү күнекмәләрен тикшергәндә, эш төрләренең күләме түбәндәгечә билгеләнә: тыңлап аңлау 2 минуттан да ким булмаска тиеш, диалог сөйләм 8 репликадан да ким булмаска тиеш, монологик сөйләм 9 фразадан төзелергә тиеш.

Укучыларның диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен тикшергәндә һәм бәяләгәндә, билге җавапның сыйфатына карап һәм түбәндәге таләпләрне искә алып куелырга тиеш:

1) сөйләмнең орфоэпик, интонацион һәм грамматик яктан төгәллеге;

2) сөйләмнең эчтәлеге ягыннан дөреслеге, тулылыгы һәм эзлеклелеге;

3) сөйләмнең аңлаешлылыгы;

4) сөйләмдә сүз байлыгы, җөмлә калыпларының төрлелеге һәм стиль бердәмлеге.

Тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирүне бәяләгәндә текстның эчтәлеген тулаем аңлап, тәкъдим ителгән барлык сорауларга язмача дөрес җавап бирелгән, 1 орфографик хатасы яки эчтәлеккә бәйле 1 хатасы булган эшкә «5»ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеген аңлап, тәкъдим ителгән сорауларга дөрес җавап бирелгән, әмма 2-3 орфографик, 3 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 2-3 хатасы булган эшкә «4»ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, тәкъдим ителгән сорауларга төгәл җавап бирелмәгән, 5 орфографик, 5 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 4-5 хатасы булган эшкә «3»ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеге буенча тәкъдим ителгән сорауларга бирелгән җавапларның яртысы дөрес булмаса, 6 орфографик, 6 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 5 тән артык хатасы булган эшкә «2»ле куела.

Диалогик сөйләмне бәяләү

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, «5»ле куела.

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, «4»ле куела.

Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып диалогик сөйләм төзегәндә, «3»ле куела.

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча диалог төзи алмаганда, «2»ле куела.

Монологик сөйләмне бәяләү

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле булган монологик сөйләм өчен «5»ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелгән, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хатасы булган монологик сөйләм өчен «4»ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелмәгән, сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-7 хатасы булган монологик сөйләм өчен «3»ле куела.Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән темага монолог төзи алмаганда, «2»ле куела.

Язма эшләрне тикшерү һәм бәяләү

6 нчы сыйныфта тикшерү характерындагы язма эшләрнең саны:

контроль диктант - 2,

административ контроль эш (диктант)-3.

Укучыларның тел һәм сөйләм материалын үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү өчен, татар теле дәресләрендә төрле язма эшләр үткәрелә.

Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теленнән язма эшләр ике төркемгә бүленә:

1) өйрәтү характерындагы эшләр (изложение, сочинение);

2) контроль эшләр (сүзлек диктанты; хәтер, күрмә, иҗади диктантлар).

Диктант яздыру өчен, төрле характердагы материал (аерым сүзләр, аерым җөмләләр, бәйләнешле текст) сайланырга мөмкин. Диктант яздыру өчен сайланган бәйләнешле текст уртача авырлыкта, лексикасы, эчтәлеге һәм грамматик төзелеше ягыннан укучыларга аңлаешлы булырга тиеш, ә инде үзләштерелмәгән сүзләр очраса, укытучы аларны тактага яза һәм аңлата. Диктантны яздырганчы, укытучы текстны тиешле интонация белән һәм укучыларның яшь үзенчәлекләренә туры килгән темпта укып чыгарга, ә диктантны язып бетергәч, аны тикшереп чыгу өчен балаларга мөмкинлек бирергә тиеш.

Язма эшләрне тикшергәндә, укытучы аларның эчтәлеген бәяли, орфографик һәм пунктуацион хаталарын төзәтә. Күп эшләрдә бер үк төрле хата кабатланса, укытучы бу материалны тагын бер тапкыр аңлатырга һәм дәрестә аңа махсус тукталырга тиеш. Әгәр хаталар индивидуаль характерда булса, укучылар белән шәхси эш алып барырга кирәк. Сүз берничә урында дөрес, ә аерым бер урында хаталы язылган икән, бу ялгыш дип саналмый. Бер үк хата берничә сүздә кабатланса, бу бер ялгыш дип исәпләнә.

Язма контроль эшләр өчен барлык укучыларның билгеләре сыйныф журналына куела. Өйрәтү характерындагы язма эшләргә килгәндә, бары тик уңай билгеләрне генә сыйныф журналына куярга мөмкин.

Уку елы дәвамында язма эшләрнең саны һәм төрләре укучыларның лексик-грамматик һәм сөйләм материалын үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү максатыннан чыгып билгеләнә.

Сүзлек диктанты һәм аны бәяләү

6 нчы сыйныфта сүзлек диктандындагы сүзләр саны:15-17 сүз.

Пөхтә, төгәл һәм орфографик хатасыз язылган эшкә «5»ле куела.

Пөхтә, төгәл язылган, әмма 1-3 төзәтүе яки 1-2 орфографик хатасы булган эшкә «4»ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4-5 төзәтүе яки 3-5 орфографик хатасы булган эшкә «3»ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 6 яки артыграк орфографик хатасы булган эшкә «2»ле куела.

Диктантның күләме һәм аны бәяләү

Уку елы башында - 45-50 сүз.

Уку елы ахырында - 50-55 сүз.

Пөхтә һәм төгәл язылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион хатасы булган диктантка «5»ле» куела.

Пөхтә һәм төгәл язылган, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион хатасы булган диктантка «4»ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4-6 орфографик, 6 пунктуацион хатасы булган диктантка «3»ле куела.

Пөхтә язылмаган, 7 дән артык орфографик, 7 дән артык пунктуацион хатасы булган диктантка «2» ле куела.

6 нчы сыйныфны тәмамлаган рус телендә сөйләшүче балалар үзләштерергә тиешле белем-күнекмәләр:

- сөйләм этикеты үрнәкләрен урынлы куллануга ирешү, сөйләмне орфоэпик һәм орфографик яктан дөрес оештыра белү;

- авазларны сүзләрдә, сүзтезмәләрдә, җөмләләрдә дөрес әйтүгә ирешү һәм сингармонизм законының асылына төшенү;

- коммуникатив максатларны аңлап, диалогик аралашуда катнашу;

- төрле аралашу сфераларынн н чыгып, телдән яки язмача үз фикерләрен белдерүгә ирешү

- тәкъдим ителгән тема буенч аэзлекле монологик сөйләм төзи алу;

- тамыр, ясалма, кушма, парлы сүзләрнең әйтелешен һәм язылышын белү;

- антонимнар, синонимнар, фразеологик һәм башка төр сүзлекләрдән файдалана белү;

- тиешле (1400 сүз) күләмдә татар сүзләрен яттан белү

Грамматик минимум

  1. Туры сөйләм белән таныштыру.

  2. Тартымлы исемнәрне килешләрдә төрләндерү, текстта таный белү.

  3. Хәл фигыльнең-гач/-гәч, -кач/-кәч формасы белән таныштыру.

  4. Бәхеткә каршы, кызганычка каршы, киресенчә кереш сүзләрен сөйләмдә куллану.

  5. Шарт фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнеше.

  6. Билгесез үткән заман хикәя фигыльне сөйләмдә куллану.

  7. Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльнең барлыкта зат-сан белән төрләнеше.

  8. Җөмләнең баш кисәкләре: ия һәм хәбәр, алар арасында сызык куелу очраклары белән таныштыру.

  9. Барыйм әле төзелмәсе белән таныштыру.

  10. Чакыру кәгазе яза белү.

  11. Барасы килә, эчәсе килми төзелмәләре белән таныштыру.

  12. Җыю, микъдар, тәртип саннарының кулланылышын кабатлау.

  13. Боерык фигыльне барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләндерү.

  14. Минем барасым килә (килми) төзелмәсен куллану

6 нчы сыйныф өчен татар теле укыту өчен тематик план

Дәреслек авторлары: Р.З.Хәйдәрова, З.Р.Нәҗипова

Дәрес темасы

Сәг

Эш төрләре

Үзләштерелергә һәм камилләштерелергә тиешле махсус белем һәм күнекмәләрнең көтелгән нәтиҗәсе

Үткәрү вакыты

План

Факт

Яңа уку елы башлана- 26 сәгать

1.

Б.с.ү.№ 1 "Яңа уку елы белән!"

1

Әңгәмә, укучылар белән танышу, җәйге каникуллар турында сөйләшү, дәреслек белән эш, күнегүләр эшләү.

Исәнләшү, саубуллашу, яхшы теләкләр, котлау язу өчен кулланылган сүзләрне белү. Яза белә, язарга төзелмәләрен куллана белү

01.09

I ч.

2.

Котлау язарга өйрәнү.

1

Әңгәмә, укытучы лекциясе, тәрҗемә итү , сүзтезмәләр, җөмләләр төзү.

Уку - язу әсбапларының исемнәрен дөрес куллана , сыйныфташларыңның сөйләмен тыңлап аңлау һәм аларга үз фикереңне аңлата , инфинитив+ярый, мөмкин төзелмәләрен куллана белү

03.09

3.

Исемнәрне кабатлау

1

Әңгәмә, укытучы лекциясе, тәрҗемә итү, күнегүләр эшләү

Тартыкка һәм сузыкка беткән исемнәрнең тартым белән төрләнеше, -к/-г, -п/-б ның чиратлашуын, чөнки теркәгече белән җөмләләр төзи белү.

04.09.

4.

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

1

Исемнәрнең тартым белән төрләнешен искә төшерү, кагыйдәләр, диалог төзү, күнегүләр эшләү.

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнешен, сорау, җавап һ.б. репликаларны кулланып әңгәмә кора, сөйләшә белү.

08.09

5.

Фонетик күнегүләр эшләү

1

Күплек санда исемнәрнең тартым белән төрләнешен искә төшерү, килеш кушымчаларын кабатлау, кагыйдәләр, диалог төзү, күнегүләр эшләү.

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнешен, парда сөйләшү барышында үз фикереңне аңлата, раслый, дәлилли белү.

10.09.

6.

Бсү№2 Китап -белем чишмәсе.

1

Әңгәмә, укытучы лекциясе, тәрҗемә итү , сүзтезмәләр, җөмләләр төзү.

Китапның ни өчен якын дус, киңәшче икәнен сөйли белү. Китапның нәрсә турында, авторы кем икәнен әйтә белү.

11.09.

7

Сүзләргә кушымчалар ялгану тәртибе.

1

Берлек һәм күплек санда исемнәрнең тартым һәм килеш белән төрләнешен искә төшерү, кагыйдәләрне кабатлау, диалог төзү, күнегүләр эшләү.

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнешен кулланып, ситуация буенча әңгәмә кора белү.

15.09

8

Административ контроль эш№1 (кереш диктант№1)

1

Укучыларның белемнәрен тикшерү

Текстны грамоталы яза,биремнәрне мөстәкыйль эшли белү.

17.09.

9.

Хаталар өстендә эш. Бсү№3.

Минем мәктәбем.

1

Укучылар ясаган хаталарны анализлау һәм хаталар өстендә эш эшләү, укытучы лекциясе, тәрҗемә итү , сүзтезмәләр, җөмләләр төзү.

Анализлау һәм хаталар өстендә эш эшләү. Сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә, сораулар куя белү.

18.09

10.

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше

1

Исемнәрнең тартым белән төрләнешен искә төшерү, кагыйдәләр, диалог төзү, күнегүләр эшләү.

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнешен, сорау, җавап һ.б. репликаларны кулланып әңгәмә кора, сөйләшә белү.

22.09

11.

Күнегүләр эшләү

1

Әңгәмә, укытучы лекциясе, сүзлекләр белән эш, тәрҗемә итү, күнегүләр эшләү, диалоглар төзү

Язуда килеш кушымчаларын куллана белү

24.09

12.

Кабатлау һәм ныгыту.Фонетик күнегүләр эшләү

1

Әңгәмә, укытучы лекциясе, сүзлекләр белән эш, тәрҗемә итү, күнегүләр эшләү, диалоглар төзү

Биремнәрне мөстәкыйль эшли белү. Транскрипция билгеләрен дөрес куллана белү

25.09

13

Исемнәрнең тартым һәм килеш белән төрләнеше

1

Берлек һәм күплек санда исемнәрнең тартым һәм килеш белән төрләнешен искә төшерү, кагыйдәләрне кабатлау, диалог төзү, күнегүләр эшләү.

Исемнәрнең тартым белән, тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнешен үзләштерү. Терәк схемалар кулланып, ситуация буенча әңгәмә кора белү.

29.09

14

Исем ясагыч кушымчалар.

1

Әңгәмә, укытучы лекциясе, тәрҗемә итү , сүзтезмәләр, җөмләләр төзү.

Исем ясагыч кушымчаларны телдә куллана белү.

1.10

15

Сүзлекләр.

1

Сүзлекләр белән танышу,әңгәмә, тәрҗемә итү , сүзтезмәләр, җөмләләр төзү.

Сүзлекләрдән файдалана белү.

2.10

16

Күнегүләр эшләү.Исем.

1

Әңгәмә, укытучы лекциясе, сүзлекләр белән эш, тәрҗемә итү, ситуатив күнегүләр эшләү, диалоглар төзү,

Өйрәнелгән сүзләрне кабатлау Белемнәрне яңарту, куллана белү.

6.10

17.

Бсү№3. Нинди һөнәр яхшырак?

1

Әңгәмә, укытучы лекциясе, сүзлекләр белән эш, тәрҗемә итү, ситуатив күнегүләр эшләү, диалоглар төзү, сорауларга җавап бирү.

Тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле булган монологик сөйләм төзи белү

8.10

18.

Диалог төзү. "Китап басылу тарихы"

1

Коммуникатив максатларны аңлап, диалогик аралашуда катнашу.

Китап басылу тарихы турында кыскача белешмә бирә белү.

9.10

19

Бсү№5. Китапханәдә

1

Әңгәмә, укытучы лекциясе, сүзлекләр белән эш, тәрҗемә итү, ситуатив күнегүләр эшләү, диалоглар төзү,

Китапханәгә язылу өчен анкета тутыра белү, китапханәдән үзеңә кирәкле китапны сорый, нәрсә турында икәнен сорый, сөйли белү. Китап басылу тарихы турында кыскача белешмә бирә белү.

13.10

20.

Бәйлекләр.

1

Әңгәмә, укытучы лекциясе, сүзлекләр белән эш, тәрҗемә итү, ситуатив күнегүләр эшләү, диалоглар төзү, сорауларга җавап бирү.

Җөмләдә сүз тәртибен саклау.Бәйлек сүзләрне дөрес итеп куллана белү.

15.10

21

Диктант№1

1

Укучыларның белемнәрен тикшерү

Текстны грамоталы яза,биремнәрне мөстәкыйль эшли белү.

16.10

22

Хаталар өстендә эш. Тәрҗемә итү күнегүләре.

1

Хаталар өстендә эш. Әңгәмә, укытучы лекциясе, сүзлекләр белән эш, тәрҗемә итү, ситуатив күнегүләр эшләү, диалоглар төзү, сорауларга җавап бирү.

Өйрәнелгән сүзләрне кабатлау Белемнәрне яңарту, куллана белү. Җөмләдә сүз тәртибен саклау.

20.10

23

Иялек килеше.

1

Берлек һәм күплек санда исемнәрнең иялек килеш белән төрләнешен искә төшерү, кагыйдәләрне кабатлау, диалог төзү, күнегүләр эшләү.

Иялек килешенең мәгънәсен белү. Язуда килеш кушымчаларын куллана белү.

22.10

24

Фигыльләрнең юклык формасы.

1

Фигыльләрнең юклык формасын искә төшерү, кагыйдәләр, диалог төзү, күнегүләр эшләү.

Фигыльләрнең юклык формасын дөрес куллана белү.

23.10

25

Боерык фигыль.

1

Укытучы лекциясе, сүзлекләр белән эш, тәрҗемә итү, ситуатив күнегүләр эшләү, диалоглар төзү, сорауларга җавап бирү.

Өйрәнелгән сүзләрне кабатлау Белемнәрне яңарту, куллана белү.

27.10

26.

Боерык фигыльләрнең зат-сан белән төрләнеше.

1

Коммуникатив максатларны аңлап, диалогик аралашуда катнашу.

Боерык фигыльләрнең зат-сан белән төрләнешен сөйләмдә дөрес куллану.

29.10

27.

Ныгыту күнегүләре.

1

Әңгәмә, укытучы лекциясе, тәрҗемә итү, күнегүләр эшләү

Өйрәнелгән сүзләрне кабатлау Белемнәрне яңарту, куллана белү.

30.10

Без-булышчылар -18сәг

28.

Хәзерге заман хикәя фигыль

1

Әңгәмә, укытучы лекциясе, сүзлекләр белән эш, тәрҗемә итү, ситуатив күнегүләр эшләү, диалоглар төзү,

Җанлы аралашу барышында сөйләмнең эчтәлегенә төшенү һәм фикер алышуда катнашу.

10.11

II ч.

29

Хәзерге заман хикәя фигыль

1

Укытучы лекциясе, сүзлекләр белән эш, тәрҗемә итү, ситуатив күнегүләр эшләү, диалоглар төзү, сорауларга җавап бирү.

Тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле булган монологик сөйләм төзи белү.

12.11

30

Шарт фигыль

1

Коммуникатив максатларны аңлап, диалогик аралашуда катнашу.

Җөмләдә сүз тәртибен саклау.Шарт фигыльләрне дөрес итеп куллана белү.

13.11

31

Шарт фигыльләрнең юклык формасы.

1

Әңгәмә, укытучы лекциясе, тәрҗемә итү, күнегүләр эшләү

Шарт фигыльләрнең юклык формасын дөрес куллана белү.

17.11

32

Ныгыту күнегүләре эшләү.

1

Коммуникатив максатларны аңлап, диалогик аралашуда катнашу.

Өйрәнелгән сүзләрне кабатлау Белемнәрне яңарту, куллана белү.

19.11

33.

Сыйфат.Сыйфат дәрәҗәләре.

1

Әңгәмә, сүзлекләр белән эш, тәрҗемә итү, ситуатив күнегүләр эшләү, диалоглар төзү, сорауларга җавап бирү.

Сыйфат. Сыйфат дәрәҗәләрен өйрәнү .

20.11

34.

Сыйфатларны кабатлау.

1

Укытучы лекциясе, сүзлекләр белән эш, тәрҗемә итү, ситуатив күнегүләр эшләү, диалоглар төзү, сорауларга җавап бирү.

Сыйфат дәрәҗәләрен куллана белү.

24.11

35.

Күнегүләр эшләү.

1

Сүзлекләр белән эш, тәрҗемә итү, ситуатив күнегүләр эшләү, диалоглар төзү, сорауларга җавап бирү.

Өйрәнелгән сүзләрне кабатлау Белемнәрне яңарту, куллана белү.

26.11

36.

Чыгыш килеше.

1

Әңгәмә, укытучы лекциясе, тәрҗемә итү, күнегүләр эшләү

Чыгыш килеше кушымчаларын сөйләмдә куллана белү.

27.11

37.

Кереш сүзләр.

1

Укытучы лекциясе, сүзлекләр белән эш, тәрҗемә итү, ситуатив күнегүләр эшләү, диалоглар төзү, сорауларга җавап бирү.

Кереш сүзләрне сөйләмдә куллана белү

1.12

38

Хәзерге заман хикәя фигыль + ала төзелмәсе

1

Укытучы лекциясе, сүзлекләр белән эш, тәрҗемә итү, ситуатив күнегүләр эшләү, диалоглар төзү, сорауларга җавап бирү.

Җөмләдә сүз тәртибен саклау. Хикәя фигыль+ ала төзелмәсен дөрес итеп куллана белү.

3.12

39

Тәрҗемә күнегүләре эшләү. (50б.)

1

Коммуникатив максатларны аңлап, диалогик аралашуда катнашу,тәрҗемә күнегүләре.

Өйрәнелгән сүзләрне кабатлау . Белемнәрне яңарту, куллана белү.

4.12

40.

Бсү№5.

Чын супермалай

(суперкыз) ниләр эшли ала?

1

Әңгәмә, укытучы лекциясе, тәрҗемә итү , сүзтезмәләр, җөмләләр төзү.

Тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле булган монологик сөйләм төзи белү

8.12

41.

Инфинитив+телим төзелмәсе.

1

Укытучы лекциясе, сүзлекләр белән эш, тәрҗемә итү, ситуатив күнегүләр эшләү, ишетеп аңлау.

Инфинитив+телим төзелмәсе белән җөмләләр төзү.

10.12

42.

Административ контроль эш№2.

1

Укучыларның белемнәрен тикшерү

Текстны грамоталы яза,биремнәрне мөстәкыйль эшли белү.

11.12

43.

Хаталар өстендә эш. Бәйлек сүзләр.

1

Хаталар өстендә эш. Әңгәмә, укытучы лекциясе, сүзлекләр белән эш, тәрҗемә итү, ситуатив күнегүләр эшләү, диалоглар төзү, сорауларга җавап бирү.

Бәйлек сүзләрне сөйләмдә куллана белү.

15.12

44.

Ситуатив күнегүләр эшләү.

1

Коммуникатив максатларны аңлап, диалогик аралашуда катнашу,ситуатив күнегүләр эшләү.

Өйрәнелгән сүзләрне кабатлау Белемнәрне яңарту, куллана белү.

17.12

45.

Үткәннәрне кабатлау.(58б.)

1

Әңгәмә, укытучы лекциясе, сүзлекләр белән эш, тәрҗемә итү, ситуатив күнегүләр эшләү, диалоглар төзү, үткәннәрне кабатлау.

Өйдә нинди эшләр эшләүнең кирәклеген, нинди эшләр эшләргә яратканыңны, эшләргә теләгәнеңне, ничек булышканыңны сөйли белү.

18.12

Дуслар белән күңелле -14сәг.

46.

Исемнәрнең тартым һәм килеш белән төрләнешен кабатлау.

1

Берлек һәм күплек санда исемнәрнең тартым һәм килеш белән төрләнешен искә төшерү, кагыйдәләрне кабатлау, диалог төзү, күнегүләр эшләү.

Исемнәрнең тартым белән, тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнешен сөйләмдә дөрес куллана белү.

22.12

47.

Җөмлә кисәкләре.

1

Әңгәмә, укытучы лекциясе, сүзлекләр белән эш, тәрҗемә итү, ситуатив күнегүләр эшләү, диалоглар төзү, үткәннәрне кабатлау.

Дөрес сүз тәртибен саклап,җөмләләр төзү.

24.12

48.

Бсү№7. Безнең дуслык.

1

Әңгәмә, укытучы лекциясе, тәрҗемә итү , сүзтезмәләр, җөмләләр төзү.

Тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле булган монологик сөйләм төзи белү

25.12

49.

Ситуацияләр буенча далоглар төзү.(65б)

1

Коммуникатив максатларны аңлап, диалогик аралашуда катнашу,ситуатив күнегүләр эшләү.

"Дус нинди була? Ни өчен дуслашалар? Дуслар бергә нишлиләр? Минем дустым - ул нинди?" проблемалары буенча фикереңне матур итеп әйтә белү.

12.01

III ч.

50.

Фигыль+әле, фигыль+

инде төзелмәләре.

1

Укытучы лекциясе, сүзлекләр белән эш, тәрҗемә итү, ситуатив күнегүләр эшләү, ишетеп аңлау.

Җөмләдә сүз тәртибен саклау. Хикәя фигыль+ әле, инде төзелмәләрен дөрес итеп куллана белү.

14.01

51.

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль.

1

Әңгәмә, укытучы лекциясе, тәрҗемә итү , сүзтезмәләр, җөмләләр төзү.

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльне сөйләмдә куллану.

15.01

52.

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльнең төрләнеше.

1

Укытучы лекциясе, сүзлекләр белән эш, тәрҗемә итү, ситуатив күнегүләр эшләү, ишетеп аңлау.

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльне зат-сан белән дөрес итеп төрләндерү.

19.01

53.

Билгесез киләчәк заман хикәя фигыль.

1

Әңгәмә, укытучы лекциясе, тәрҗемә итү , сүзтезмәләр, җөмләләр төзү.

Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльне сөйләмдә куллану.

21.01

54.

Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльнең төрләнеше.

1

Укытучы лекциясе, сүзлекләр белән эш, тәрҗемә итү, ситуатив күнегүләр эшләү, ишетеп аңлау.

Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльне зат-сан белән дөрес итеп төрләндерү.

22.01

55.

Фигыль заманнары.(78б)

1

Сүзлекләр белән эш, тәрҗемә итү, ситуатив күнегүләр эшләү, диалоглар төзү, сорауларга җавап бирү.

Өйрәнелгән сүзләрне кабатлау Белемнәрне яңарту, куллана белү.

26.01

56.

Хикәя фигыльләрне кабатлау.

1

Әңгәмә, укытучы лекциясе, тәрҗемә итү , сүзтезмәләр, җөмләләр төзү.

Җөмләдә сүз тәртибен саклау. Фигыльләрне дөрес итеп куллана белү.

28.01

57.

Тәрҗемә күнегүләре эшләү.

1

Коммуникатив максатларны аңлап, диалогик аралашуда катнашу,тәрҗемә күнегүләре.

Өйрәнелгән сүзләрне кабатлау . Белемнәрне яңарту, куллана белү.

29.01

58.

Ситуатив күнегүләр эшләү.

1

Коммуникатив максатларны аңлап, диалогик аралашуда катнашу,ситуатив күнегүләр эшләү.

Дуслык темасына фикереңне матур итеп әйтә белү.

2.02

59.

Белемебезне тикшерик!

Сүзлек диктанты №1

1

Сүзлекләр белән эш, тәрҗемә итү, ситуатив күнегүләр эшләү, диалоглар төзү, сорауларга җавап бирү.

Өйрәнелгән сүзләрне кабатлау Белемнәрне яңарту, куллана белү.

4.02

Татарстан- туган җирем. -15 сәг.

60.

Исемнәрне кабатлау. Килешләр.

1

Укытучы лекциясе, сүзлекләр белән эш, тәрҗемә итү, ситуатив күнегүләр эшләү, ишетеп аңлау.

Исемнәрнең килеш белән төрләнешен сөйләмдә дөрес куллана белү.

5.02

61.

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.

1

Әңгәмә, укытучы лекциясе, тәрҗемә итү , сүзтезмәләр, җөмләләр төзү.

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне аера һәм дөрес яза белү.

9.02

62.

Сыйфат фигыльләр.

1

Укытучы лекциясе, сүзлекләр белән эш, тәрҗемә итү, ситуатив күнегүләр эшләү, ишетеп аңлау.

Сыйфат фигыльләрне дөрес куллана белү.

11.02

63.

Рәвеш.

1

Укытучы лекциясе, сүзлекләр белән эш, тәрҗемә итү, ситуатив күнегүләр эшләү, ишетеп аңлау.

Рәвешләрне танырга өйрәнү.

12.02

64.

Рәвешләрнең җөмләдә кулланылышы.

1

Әңгәмә, укытучы лекциясе, тәрҗемә итү , сүзтезмәләр, җөмләләр төзү.

Рәвешләрне сөйләмдә дөрес куллана белү.

16.02

65.

Сыйфатларның рәвеш сүз төркеменә күчүе.

(100б)

1

Укытучы лекциясе, сүзлекләр белән эш, тәрҗемә итү, ситуатив күнегүләр эшләү, ишетеп аңлау.

Сыйфатларның рәвеш сүз төркеменә күчүен җөмләләрдән таба белү.

18.02

66.

Бсү №8.Кемнең теле бар, шуның иле бар.(101б)

1

Әңгәмә, укытучы лекциясе, тәрҗемә итү , сүзтезмәләр, җөмләләр төзү.

Тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле булган монологик сөйләм төзи белү

19.02

67.

Антоним сыйфатлар.

1

Сүзлекләр белән эш, тәрҗемә итү, ситуатив күнегүләр эшләү, диалоглар төзү, сорауларга җавап бирү, табышмаклар әйтешү.

Антоним сыйфатларны сөйләмдә дөрес куллану.

23.02

68.

Елга исемнәрен дөрес язабыз. (104б)

1

Укытучы лекциясе, сүзлекләр белән эш, тәрҗемә итү, ситуатив күнегүләр эшләү, ишетеп аңлау,сүзлек диктанты язу.

Елга исемнәрен дөрес язу.

25.02

69.

Сыйфатларда чагыштыру дәрәҗәсе.

1

Укытучы лекциясе, сүзлекләр белән эш, тәрҗемә итү, ситуатив күнегүләр эшләү, ишетеп аңлау.

Сыйфат дәрәҗәләрен куллана белү.

26.02

70.

Белемебезне тикшерик!

1

Сүзлекләр белән эш, тәрҗемә итү, ситуатив күнегүләр эшләү, диалоглар төзү, сорауларга җавап бирү.

Өйрәнелгән сүзләрне кабатлау Белемнәрне яңарту, куллана белү.

2.03

71.

Кабатлау.

1

Әңгәмә, укытучы лекциясе, сүзлекләр белән эш, тәрҗемә итү, ситуатив күнегүләр эшләү, диалоглар төзү, үткәннәрне кабатлау.

Туган ил, туган җир төшенчәләре турында сөйли белү. Россиядәге, Татарстандагы диңгезләрне, елгаларны, шәһәрләрне атый белү. Татарстанның табигатен сурәтли белү.

4.03

72.

Диктант №2

1

Укучыларның белемнәрен тикшерү

Текстны грамоталы яза,биремнәрне мөстәкыйль эшли белү.

5.03

73.

Хаталар өстендә эш. Дөрес язылыш кагыйдәләрен искә төшерү.

1

Хаталарны анализлау, кагыйдәләрне искә төшереп, күнегүләр эшләү. Әңгәмә, укытучы лекциясе, сүзлекләр белән эш, тәрҗемә итү, күнегүләр эшләү, диалоглар төзү

Татар сүзләрен, җөмләләрне дөрес язу.

9.03

74.

Ситуатив күнегүләр эшләү.Сочинение №1

"Татарстан- туган җирем."

1

Коммуникатив максатларны аңлап, диалогик аралашуда катнашу,ситуатив күнегүләр эшләү.

Туган җир темасына фикереңне матур итеп әйтә белү.

11.03

Табигать белән бергә -15 сәг.

75.

Җөмлә төрләре. (113б)

1

Укытучы лекциясе, сүзлекләр белән эш, тәрҗемә итү, ситуатив күнегүләр эшләү, ишетеп аңлау.

Хикәя, сорау, тойгылы җөмләләрне дөрес куллану.

12.03

76.

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльне кабатлау. (115б)

1

Әңгәмә, укытучы лекциясе, сүзлекләр белән эш, тәрҗемә итү, ситуатив күнегүләр эшләү, диалоглар төзү, үткәннәрне кабатлау.

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльне сөйләмдә куллану.

16.03

77.

Белемнәрне ныгыту.

1

Сүзлекләр белән эш, тәрҗемә итү, ситуатив күнегүләр эшләү, диалоглар төзү, сорауларга җавап бирү.

Табигать, аның кешеләргә файдасы турында сөйләшү. Кешеләрнең урманга салган зыяны, табигатьне саклау турында киңәшләр бирә белү.

18.03

78.

Фигыль заманнарын кабатлау.

1

Әңгәмә, укытучы лекциясе, тәрҗемә итү , сүзтезмәләр, җөмләләр төзү.

Өйрәнелгән сүзләрне кабатлау Белемнәрне яңарту, куллана белү.

19.03

79.

Кош исемнәрен дөрес языйк!

1

Укытучы лекциясе, сүзлекләр белән эш, тәрҗемә итү, ситуатив күнегүләр эшләү, ишетеп аңлау,сүзлек диктанты язу.

Кош исемнәрен дөрес язу.

1.04

IV ч.

80.

Диалог төзү "Күчмә һәм кышлаучы кошлар".

1

Коммуникатив максатларны аңлап, диалогик аралашуда катнашу,ситуатив күнегүләр эшләү.

Күчмә һәм кышлаучы кошлар турында дөрес итеп фикереңне әйтә белү.

2.04

81.

Тәрҗемә итү күнегүләре.

(119б.,"Колибри")

1

Сүзлекләр белән эш, тәрҗемә итү, ситуатив күнегүләр эшләү, диалоглар төзү, сорауларга җавап бирү.

Татарчага дөрес төзелешле җөмләләр белән тәрҗемә итү.

6.04

82.

Бсү №9. Хайваннар дөньясы.(120б,№2)

1

Әңгәмә, укытучы лекциясе, тәрҗемә итү , сүзтезмәләр, җөмләләр төзү.

Тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле булган монологик сөйләм төзи белү

8.04

83.

Сыйфат мәгънәләре. (121б.)

1

Укытучы лекциясе, сүзлекләр белән эш, тәрҗемә итү, ситуатив күнегүләр эшләү, ишетеп аңлау.

Этләрне токымы, кыяфәте, гадәте буенча тасвирлау.

9.04

84.

Хикәя фигыльне кабатлау. (122б,№5)

1

Әңгәмә, укытучы лекциясе, тәрҗемә итү , сүзтезмәләр, җөмләләр төзү.

Хикәя фигыльне сөйләмдә куллану.

13.04

85.

Чөнки теркәгече. (122б)

1

Сүзлекләр белән эш, тәрҗемә итү, ситуатив күнегүләр эшләү, диалоглар төзү, сорауларга җавап бирү.

Чөнки теркәгече кергән җөмләләр төзү.

15.04

86.

Бсү№10.Белдерү язарга өйрәнү. (№11,123б)

1

Укытучы лекциясе, сүзлекләр белән эш, тәрҗемә итү, ситуатив күнегүләр эшләү, ишетеп аңлау.

Дөрес итеп белдерү язу.

16.04

87.

Белемнәрне ныгыту.

1

Әңгәмә, укытучы лекциясе, тәрҗемә итү , сүзтезмәләр, җөмләләр төзү.

Кошлар, хайваннар тормышыннан кызыклы мәгълүматлар сөйли белү. Дүрт аяклы дусларыбызның токымнары, кыяфәтләре, гадәтләре, аларны саклау, карау турында сөйләшү.

20.04

88.

Сүз төркемнәрен кабатлау.

1

Укытучы лекциясе, сүзлекләр белән эш, тәрҗемә итү, ситуатив күнегүләр эшләү, ишетеп аңлау.

Сүз төркемнәрен таный белү.

22.04

89.

Күнегүләр эшләү.(123б)

1

Сүзлекләр белән эш, тәрҗемә итү, ситуатив күнегүләр эшләү, диалоглар төзү, сорауларга җавап бирү.

Кошлар, хайваннар тормышыннан кызыклы мәгълүматлар сөйли белү.

23.04

Сәламәт тәндә - сәламәт акыл. -11сәг.

90.

Инфинитив +яратам төзелмәсе.

Изложение №1

"Ак үлем"

1

Укытучы лекциясе, сүзлекләр белән эш, тәрҗемә итү, ситуатив күнегүләр эшләү, ишетеп аңлау.

Инфинитив +яратам төзелмәсен сөйләмдә дөрес куллану.

27.04

91.

Хикәя фигыль+беләм төзелмәсе.

1

Әңгәмә, укытучы лекциясе, тәрҗемә итү , сүзтезмәләр, җөмләләр төзү.

Хикәя фигыль+беләм төзелмәсен сөйләмдә дөрес куллану.

29.04

92.

-чы/-че исем ясагыч кушымча.

1

Укытучы лекциясе, сүзлекләр белән эш, тәрҗемә итү, ситуатив күнегүләр эшләү, ишетеп аңлау.

Кушымчаларны дөрес ялгап, җөмләләр төзү.

30.04

93.

Һөнәр+булырга телим төзелмәсе.

1

Укытучы лекциясе, сүзлекләр белән эш, тәрҗемә итү, ситуатив күнегүләр эшләү, ишетеп аңлау.

Һөнәр+булырга телим төзелмәсе белән җөмләләр төзү.

4.05

94.

Исем фигыль.

1

Әңгәмә, укытучы лекциясе, тәрҗемә итү , сүзтезмәләр, җөмләләр төзү.

Исем фигыльләрне таный белү.

6.05

95.

Шарт фигыльләрне кабатлау. (130б)

1

Укытучы лекциясе, сүзлекләр белән эш, тәрҗемә итү, ситуатив күнегүләр эшләү, ишетеп аңлау.

Шарт фигыльләр белән җөмләләр төзү.

7.05

96.

Кереш сүзләр.(132б)

1

Әңгәмә, укытучы лекциясе, тәрҗемә итү , сүзтезмәләр, җөмләләр төзү.

Кереш сүзләр кулланып җөмләләр төзү.

11.05

97.

Административ контроль эш.№3

1

Укучыларның белемнәрен тикшерү

Текстны грамоталы яза,биремнәрне мөстәкыйль эшли белү.

13.05

98.

Хаталар өстендә эш. Күнегүләр эшләү.

1

Хаталарны анализлау, кагыйдәләрне искә төшереп, күнегүләр эшләү. Әңгәмә, укытучы лекциясе, сүзлекләр белән эш, тәрҗемә итү, күнегүләр эшләү, диалоглар төзү

Татар сүзләрен, җөмләләрне дөрес язу.

14.05

99.

Бсү №10.Диалог төзү-"Табибта".

1

Коммуникатив максатларны аңлап, диалогик аралашуда катнашу,ситуатив күнегүләр эшләү.

Кешенең еш авыру сәбәпләрен әйтә, аңа авырмаска киңәшләр бирә белү. Табибта кай җирең авырту турында сөйли белү.

18.05

100.

Инфинитив+кирәк

Сүзлек диктанты №2

1

Укытучы лекциясе, сүзлекләр белән эш, тәрҗемә итү, ситуатив күнегүләр эшләү, ишетеп аңлау.

Инфинитив+кирәк төзелмәсен кулланып җөмләләр төзи белү

20.05

Светофор-минем дустым. -4сәг.

101.

Фигыльләрне кабатлау.

1

Әңгәмә, укытучы лекциясе, тәрҗемә итү , сүзтезмәләр, җөмләләр төзү.

Ни өчен юлда сак булырга кирәклеген әйтә белү. Юл йөрү кагыйдәләрен сөйли белү.

21.05

102.

Тәрҗемә итү күнегүләре.

Сүзлекләр белән эш, тәрҗемә итү, ситуатив күнегүләр эшләү, диалоглар төзү, сорауларга җавап бирү.

Татарчага дөрес төзелешле җөмләләр белән тәрҗемә итү.

25.05

103.

Монологик һәм диалогик сөйләмне үстерү.

1

Укытучы лекциясе, сүзлекләр белән эш, тәрҗемә итү, ситуатив күнегүләр эшләү, ишетеп аңлау.

Тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле булган монологик сөйләм һәм диалог төзи белү.

27.05

104.

Үткәннәрне кабатлау.

1

Әңгәмә, укытучы лекциясе, тәрҗемә итү , сүзтезмәләр, җөмләләр төзү, тестлар эшләү.

Татар сүзләрен, җөмләләрне дөрес язу.

28.05

105.

Йомгаклау.

1

Укытучы лекциясе, сүзлекләр белән эш, тәрҗемә итү, ситуатив күнегүләр эшләү, ишетеп аңлау.

Үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау

29.05

X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал