7


  • Учителю
  • “Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!”

“Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!”

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала






"Юлда йөрсәң бул өлгер,
юл кагыйдәсен нык бел!"


.

Максат: Балаларның хәрәкәт һәм юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен камилләштерү. Юл билгеләре туры турындагы белемнәрен ныгыту һәм системалаштыру. Уеннар аша балаларның фикерләү сәләтләрен, игътибарлык дәрәҗәсен үстерү.

Әзерлек эшләре: Юл билгеләре, машина макетлар, уеннар өчен атрибутлар, стенада газеталар, балалар рәсемнәреннән күргәзмә.


Шөгыль барышы

Алып баручы: Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар, әти-әниләр! Бүгенге юл кагыйдәләренә багышланган иртәбезне башлыйбыз (аны этеп-төртеп оныгын ияртеп әби чыга һәм светофорның кызыл утына юл аша чыгарга тели).

Светофор: (сыбызгы сызгырта) Әби! Тукта, кызыл ут яна бит!

Әби: Ашыгам, ашыгам! Өч күзле нәмәстәкәй, юлымны бүлмә әле. Бакчага ашыгам!

Светофор: Әби, минем кемлегемне дә белмисеңме? Светофор булам мин, юл иминлеге саклыйм. Кызыл ут янганда юл аркылы чыгарга ярамый, әби.

Әби: Балалар бакчасында "Юл йөрү кагыйдәләре" турында кичә була икән, баламны шунда илтәм.

Светофор: Бик яхшы, ашыксагыз да, яшел ут янганын көтәргә кирәк, әби.

Әби: Рәхмәт, игелекле икәнсең үзең, өйрәнеп кайтырбыз.

Светофор: Әйдәгез, мин сезне озатам (китәләр).

Музыка астында залга балалар керәләр, ике командага бүленеп утыралар.

Алып баручы: Исәнмесез, балалар! Бүген без "Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!" дип исемләнгән уен-ярышка җыелдык.

1 нче конкурс. "Сәламләү"

1 нче команда - "Өлгерләр"

Кояшның шаян нурлары Әти-әниләребез

Иркәли безне иртән. Бик борчылмасын өчен

Күңелле, тапкыр уеннар Машинада шофер абый

Күптәннән безне көткән. (Индира) Тынычлап йөрсен өчен,

Юл йөрү кагыйдәләрен

Әйбәт белергә кирәк,

Белгәннәрне күрсәтик

Бәйрәмне башлыйк тизрәк! (Әнвәр)

Юлда аркылы сызык күрсәң Ак-кара тасмалар буйлап

Булыр чыгу урыны Җәяүле горур атлый

Ул булмаган җирдән чыксаң Чөнки белә: шушы билге

Машина бүләр юлыңны. (Әмир) Гомерен уяу саклый. (Рүзәл)


2 нче команда - "Җитезләр"

Шәһәргә барган саен Сары төсе кисәтәдер -

Күрәбез светофорлар. Әзерлән, дустым, хәзер.

Юлда барган һәр кешене Юлны аркылы чыгарга

Кисәтеп тора алар. Бул инде син гел әзер. (Илсөя)

Кызыл төсе әйтә безгә Сары ут сүнсә әгәр

Юл аркылы син чыкма Яшеле тиз кабына.

Тукта-тукта, бераз көт Инде, җәяүле ашык

Кузгалырга ашыкма. (Газиз) Юлның аргы ягына. (Илнур)

Светофорның бу эше

Һәркемгә дә кирәкле

Моның өчен аңа бит.

Барысы да рәхмәтле. (Зәлия)

Җыр "Светофор утлары"

2 нче конкурс. "Табышмак әйтәм тиз тап"

  1. Авызы юк, борыны юк

Тик бар аның өч күзе.

Урамдагы хәрәкәтне

Көйләп торадыр үзе. (Светофор)

  1. Дүрт дөберек, ике елтырык, бер ыжгырык. (Машина)

  2. Сайрамый, оя да кормый,

Кешеләр һәм йөк ташый.

Кем миңа әйтер икән,

Ә бу нинди кош икән? (Самолет)

  1. Уф-уф сулар,

Уфтанса да алып китәр

Барыр җиренә җитәр. (Поезд)

  1. Ике көпчәкле арба

Утсыз да алга чаба. (Велосипед)

  1. Нинди гаҗәп бер өй бу.

Һәр ягы тәрәзәле.

Аяклары резина.

Бар ашаганы бензин. (Автобус)

Алып баруы: Булдырдыгыз, балалар!

Музыкаль пауза.

Йөгереп Убырлы керә кулында сумка, себеркесе белән балаларны куркытып ала..

Алып баручы: Әбекәй, нигә безнең бәйрәмне бозып йөрисең?

Убырлы. Мин нинди әбекәй булыйм, мин данлыклы Убырлы бит.

Алып баручы: Убырлы, сумкада нәрсәләр ул?

Убырлы. Нәрсә булсын, юл кырыенда ниндидер рәсемнәр тора иде, үзләре матур, машиналарга да комачауламасыннар дип җыеп алган идем бит. Кисеп тә бетердем (Күрсәтә)

А.б. Убырлы, син нык ялгышлык эшләгәнсең бит, ул рәсемнәр юл билгеләре дип атала, машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә кирәк. Син бу билгеләрнең нәрсә аңлатканнарын беләсеңме соң?

Убырлы. Юк, белмим.

Менә сиңа хәзер балалар сиңа ул билгеләрне җыеп нәрсә аңлатканын әйтеп бирерләр.

3 нче конкурс. "Юл билгеләрен җый" (Командалар җыя, карап утырган балалар аңлата)

Олы юлда бик күп алар

Мондый тамга билгеләр.

Ерактан ук күренәләр,

Гүя маяк өлгеләр. (Рамазан)

Ерак түгел кайнар чәйгә

Тәмле аш һәм боткага

Ач "үләм" дигән чагында,

Шушы билге коткара. (Реналь)

Бу билгегә карасаң,

Сөенеп тә куярсың.

Ярый әле машина

Алмаганнар әтиләр,

Велосипедта гына

Йөрергә кирәк диләр. (Адилә)

Бу билгене күргәч тә,

Сөенә авырулар.

Димәк якында гына,

Ярдәм күрсәтүчеләр. (Динар)

Бу билге кисәтә

Шоферларны бу хакта

Игътибарлы булыгыз ди

Җәяүле үткән чакта. (Самат)

Бу билгене белү кирәк,

Аны белү мөһим бигрәк.

Утырып булмый аннан башка

Трамвайга-автобуска.

Тукталышларда бу билге

Әверелә чып-чын дуска. (Айрат)

Музыкаль пауза

А.б. Ә хәзер безнең балалар җәяүлеләр чыгу урынын һәм светофорны хәзер ясап күрсәтерләр.

4 нче конкурс.

1 нче бала беренче ак юлны сузып сала

2 нче бала беренче ак юлны сузып сала

3 нче бала беренче ак юлны сузып сала

4 нче бала беренче ак юлны сузып сала

5 нче бала светофорның кызыл утын куя

6 нчы бала светофорның сары утын куя

7 нче бала светофорның яшел утын куя.

Убырлы. Ай, балалар, миңа ничек аңлаттыгыз әле. Сез әйбәт җәяүлеләр. Ә менә карыйк әле, сездән нинди шофер чыгар икән?

5 нче конкурс. "Шоферлар"

Кеглялар арасыннан руль тотып йөгерәләр.

Музыкаль пауза: балалар башкаруында җыр "Мин шофер".

Убырлы. Булдырдыгыз, балалар. Хәзер мин дә йөреп карыйм әле, кая әле минем сәпитем (самокатка баса һәм егыла). Ай-ай-ай.

А.б. Әй, Убырлы, кая мин синең аягыңны бәйлим әле (бинт белән аягын бәйли).

Убырлы. Рәхмәт. Минем беләсем килә, беренче ярдәмне балалар да күрсәтә беләме икән.

6 нчы конкурс. "Беренче ярдәм"

Команданың бер баласы каршы якка барып утыра.

2 нче бала йөгереп барып бинт илтә

3 нче бала йөгереп барып бинт белән аягын бәйли

4 нче бала йөгереп барып куртка илтә

5-6 нчы балалар барып алып кайталар (авыру бала бер аякта сикереп бара)

А.б. Менә күрдеңме самокат белән дә сак булырга кирәк.

Син әле юл билгеләренең барысын да белеп бетермисеңдер әле?

Убырлы. Юк, белмим.

А.б. Әйдәгез әле, балалар, Убырлыга белгәннәребезне күрсәтик. "Пазллар төзү" уенын уйныбыз.

Убылы. Булдырдыгыз, балалар, мин дә күп әйберләр белдем, рәхмәт сезгә.

А.б. Син дә инде башка ялгышлар җибәрмә.

Музыкаль пауза.

Балалар башкаруында бию.

Убырлы. Сау булыгыз, балалар (чыгып китә).

А.б. Балалар, безнең уен ярышыбыз ахырына килеп җитте, безнең дуслык җиңде.

Сез булдырдыгыз! Тәмам!




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал