7


  • Учителю
  • Татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

Татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема: Исем сүз төркемен кабатлау 6нчы сыйныф

Максатлар:

1. Исем сүз төркемен кабатлау

2. Исем сүз төркемен язма һәм сөйләмә телдә кулланырга өйрәтү

3. Туган илгә, табигатькә сакчыл караш , хөрмәт хисе тәрбияләү,

Укыту методлары: өлешчә эзләнү,тикшеренү.

Укыту алымнары: китап белән эш, уен элементлары, таблица белән эш, моделҗ төзү һ.б.

Принциплар:

1. Дидактик: предметара бәйләнеш, уку-укыту һәм тәрбия берлеге.

2. Лингвистик: эзлеклелек.

3. Методик: коммуникатив, морфологик-фонетик.

Файдаланган әдәбият:

1Р.Г.Хәсәншина, Татар теле, Татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы, 6 нчы сыйныф өчен дәреслек. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2016. - 44-45 б.

2. С.Т. Вәгыйзов. Кызыклы грамматика.

Дәрес төре: кабатлау-гомумиләштерү.

Дәрес планы.

I. Актуальләштерү.

1. Өй эше тикшерү.

2. Сорауларга җавап бирү

3. Ребус чишү.

II. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1. Уенның кагыйдәләре белән таныштыру, дәреснең максатын әйтү.

2. Табличкадагы сүзләрне уку:

а) сорау куйдыру

б) мәгънәсен ачыклау

в) нәтиҗә чыгару

3. 105 нче күнегүне эшләү

а) сүзлек эше

б) 31 нче күнегү "Аксакаллар нәсыйхәте" шигырен уку

в) әңгәмә үткәрү

г) бирем үтәү ( табигатьтән сүзенә морфологик анализ)

4. Килешләрне искә төшерү.

5. Уртаклык һәм ялгызлык исемнәрен кабатлау

а) хәтер диктанты яздыру

б) сүзләр төзү

в) нәтиҗә чыгару

6. Китаптан кагыйдә уку.

III. Йомгаклау.

1. Тест эшләү.

2. Сорауларга җавап бирү.

IV Өй эше бирү.

Дәрес барышы.

I - Исәнмесез, укучылар, утырыгыз. Бүген сыйныфта кайсыгыз дежур? (...) Яхшы, утыр. Укучылар, сезгә нинди өй эше бирелгән иде?





-Исемнәрне кабатларга (Бер-ике укучы җавап бирә)

- Молодцы, утырыгыз.Укучылар,узган дәрес материалын искә төшереп,сорауларга җавап бирегез әле.

_Нәрсә ул исем?

- Исем предметны белдерә, кем, нәрсә? Җавап булып килә.

-Исемнәр нинди төрләргә бүленә?

-Ялгызлык һәм уртаклык

-Исемнәр нәрсәләр белән төрләнә?

-Килеш, тартым, сан белән төрләнә.(Һәрберсенә мисаллар китереп җавап бирәләр)

-Төрле килештәге исемнәрнең җөмләдәге вазыйфасын аңлатыгыз? (Укучыларга карточкалар бирелә. Һәрберсе аерым бер килешнең вазыйфасын аңлаталар)

-Нәрсә ул исемнәрнең тартым белән төрләнеше?

-Ул исемнәрнең нинди дә булса бер затка караганлыгын белдерә, алар өчен аерым кушымчалар кулланыла. (Тартым кушымчалары таблицасын бер укучы аңлата)

-Тартымлы исемнәрнең килеш белән белән төрләнешен аңлатыгыз, аермаларын күрсәтегез. (Бирелгән җөмләләрдә аңлаталар)

-Синоним һәм антоним исемнәр турында аңлатыгыз. (Мәкальләрдә синоним һәм антоним исемнәрне табалар)

- Молодцы. Укучылар, хәзер тактага карагыз әле. Монда ребус бирелгән шуны бергәләп чишәбез.

-Нинди исем килеп чыкты?

II Хәзер, укучылар, дәфтәрләрегезне ачыгыз, бүгенге числоны һәм теманы языгыз.Сез исемнәрне начар белмисез, шуңа күрә без сезнең белән морфология иленә кунакка - исем сүз төркеменә барырга җыенабыз да . Шул киртәләрне үтсәк белемебез тагын да көчәер дип уйлыйм.Исемне явыз сихерче кат-кат йозаклар белән бикләп киткән. Без аңа ярдәм итәргә тиешбез. Беренче йозакны ачар өчен андагы биремне үтик. Менә бу табличкадагы сүзләрне укырга, сорау куярга, мәгънәсен әйтергә кирәк. Үрнәк: әни-кем? затны белдерә. (китап, абый, матурлык, шатлык, песи, имән, яшеллек, бәхет, яңгыр, сандугач, буран, кыз сүзләре).

- Булдырдыгыз. Димәк, барлык сүзләр нинди сорауларга җавап бирделәр?

- Бу сүзләр кем? нәрсә? сорауларына җавап бирделәр.

- Сүзләр нәрсәләрне белдереп килделәр?

- Бу сүзләр предметны, затны табигать күренешләрен, хис-кичерешләрне белдерәләр.

- Бу сүзләр нинди сүз төркеменә керә?

- Бу сүзләр исем сүз төркеменә керә. (Кагыйдәсен әйттерү).

</ - Молодцы. Икенче йозакны ачар өчен, китаптан 106 нчы күнегүне эшләргә кирәк. (Биремне кычкыртып укыту). Укучылар, сез туган нигез сүзен ничек аңлыйсыз?

- Туган йорт, туган җир, туган ил.

- Автор өчен туган ил нәрсә?

- Алтын арышлар, зифа камышлар һ.б.

- Сез туган илегезне яратуыгызны нәрсә белән раслыйсыз?

- Без тырышып укыйбыз, әти-әнигә булышабыз...

- Молодцы. Ә хәзер дәфтәрләрегезгә күнегү номерын һәм шигырьдән күплек сандагы исемнәрне языгыз. (Укучыдан укытып чыгарттыру). Ни өчен кайбер сүзләргә -лар, кайберләренә -нар кушымчалары ялгана?

- Борын авазларына беткән сүзләргә -нар, калган сүзләргә -лар кушымчасы ялгана.

- Өченче йозакны ачканчы килеш кушымчаларын искә төшереп үтәбез.(Таблица). Хәзер ике укучы тактада, калганнарыгыз дәфтәрләрдә диңгез һәм арыш сүзләрен килешләр белән төрләндерегез.

Б. к. диңгез арыш

И. к. диңгезнең арышның

Ю. к. диңгезгә арышка

Т. к. диңгезне арышны

Ч. к. диңгездән арыштан

У.-в. к. диңгездә арышта

- Укучылар, сез кайсы кушымчаларның язылышында аерма күрәсез.

- Юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт кушымчаларында аерма бар: саңгырау тартыкка беткән сүзләргә -тан, -ка, -та, яңгырау тартыкка беткән сүзләргә яңгырау тартыкка башланган кушымчалар ялгана. Һәм соңгы иҗеге калын яки нечкә булуга карап, нечкә яки калын кушымча ялгана.

- Менә безнең аз гына йозакларыбыз калды. Алдагысын ачар өчен сездән игътибар таләп ителә. (Тактадагы кечкенә текстны укытып, ялгызлык исемнәрен хәтердән дәфтәрләренә язалар).

"Сабантуй", Казан, Галиәскар Камал исемендәге театр, Актүш, "Ялкын", Илдар.

(Ялгызлык исемнәренең язылышын аңлату:

Газета-журнал, торак пункт, географик атама исемнәре;

Кеше исем-фамилия язылышы.(Илнар - Ильнар һ.б.)

Кушма, тезмә ялгызлык исемнәренә игътибар иттерү.)

- Ә хәзер Казан сүзенең һәр хәрефенә башланган шәһәр, район исемнәре язабыз.

Кайбыч

Актаныш

Зәй

Арча

Норлат

(Укучылардан укыттыру, яңа исемнәрне әйттерү).

- Менә без бөтен йозакларны ачып, исем сүз төркемен кабатладык һәм аның турында бөтен мәгълүматны да искә төшердек. Ә хәзер китаплардан кагыйдәне укыйбыз.

III Ә хәзер без сезнең белән мин тараткан карточкаларда тест эшләп алабыз.

Сораулар:

1. Морфология нәрсәне өйрәнә:

а) сүзләрнең язылышын

б) сүз төркемнәрен

в) сүзләрне

2. Урманны сүзе кайсы килештә килә?

а) төшем килешендә

б) баш килештә

в) иялек килештә

3. -нар кушымчасы нинди сүзләргә ялгана?

а) борын авазына беткән

б) сузык авазга беткән

в) тартык авазга беткән

4. Исемнәр нәрсәне белдерә?

а) затны, хәлне

б) затны, предметны

в) хәлне, предметны

5. Бер төрдән булган исемнәр ничек атала?

а) ялгызлык

б) күмәк

в) уртаклык

(Тестны тикшереп чыгу.)

- Димәк, укучылар, без морфология иленә сәяхәтне алдагы дәресләрдә дәвам итә алабыз. Без бүген нинди сүз төркемен кабатладык?

- Без бүген исем сүз төркемен кабатладык.

- Исем сүз төркеме нәрсәләр белән төрләнә?

- Исем сүз төркеме берлек һәм күплек санда килә, килешләр белән төрләнә.

- Молодцы. Ә хәзер өй эшен көндәлекләрегезгә языгыз. (Җиденче күнегүнең биреме аңлатыла). Бүген дәрестә актив катнашып, сорауларга дөрес җавап биргән .... ..... бишле, .... .... дүртле куям. Дәрес бетте, сау булыгыз.







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал