7


  • Учителю
  • 7 нче сыйныфта чуваш балалары өчен ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ Р.Р.Нигъмәтуллина. Татарча да яхшы бел: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 7 нче кл. өчен татар теле. Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2007.

7 нче сыйныфта чуваш балалары өчен ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ Р.Р.Нигъмәтуллина. Татарча да яхшы бел: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 7 нче кл. өчен татар теле. Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2007.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы

"Түбән Чәке урта гомуми белем бирү мәктәбе"

муниципаль бюджет гомуми белем бирy учреждениясе



Каралды Килешенде Раслыйм

Гуманитар фәннәр циклы буенча Түбән Чәке урта гомуми белем бирү мәктәбе Түбән Чәке урта гомуми белем бирү мәктәбе

методик берләшмә җитәкчесе муниципаль бюджет гомуми белем бирy муниципаль бюджет гомуми белем бирy

________Н.Н. Кадушкина учреждениясенең уку-укыту эшләре буенча учреждениясенең директоры

директор урынбасары:________Абдуллова М.Р. _______Шигабутдинова А.Р.

Беркетмә№ 1 "___"___________2014 нче ел. "___"__________2014 нче ел.

"___"_________2014 нче ел.

7 нче сыйныфта чуваш балалары өчен

ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ





Төзүче: Фахртдинов Ильнар Ирек улы,

татар теле һәм әдәбияты укытучысы



Педагогик совет утырышында кабул ителде.

1нче № беркетмә "____" _______2014 нче ел.

2014 - 2015 нче уку елы.









Татар теленнән укыту-тематик планлаштыру :

Сыйныф: 7

Укытучы : Фахртдинов Ильнар Ирек улы

Сәгатьләр саны :

Барлыгы 35 сәг.; атнага: 1 сәг.

Планлаштырылган контроль дәресләр__ сәг.

Шулардан диктантлар: ___сәг, административ контроль дәресләр____сәг.

Сочинение ____сәг.

Изложение ____сәг.

Планлаштыру Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы. (1-11 сыйныфлар) К.: "Мәгариф" н-ты, 2003.

Дәреслек Р.Р.Нигъмәтуллина. Татарча да яхшы бел: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 7 нче кл. өчен татар теле. Казан: "Мәгариф" нәшрияты, 2007.

Өстемә әдәбият: 1. Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф.

Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы, К..: Раннур н-ты, 2000 ел.

2. Зәкиев М.З. Татар синтаксисы. К.: "Мәгариф" нәшрияты, 2005.

3. Хисамова Ф.М. Татар теле морфологиясе. К.: "Мәгариф" нәшрияты, 2006.

4. Галлямов Ф.Г. Татар теле дәресләрендә синтаксик һәм пунктуацион анализ. Алабуга, 1996.

5. Гыймадиева Н., Нуруллина Р.Татар теленнән кагыйдәләр җыентыгы. К.: "Мәгариф", 2007.

6. Максимов В.Н. Урта мәктәптә татар теле укыту. Фонетика. Морфология.К.: "Мәгариф" н-ты, 2004.

7. Максимов В.Н. Татар теленнән кулланма (синтаксис). Өченче китап. К.: "Мәгариф" н-ты, 2003.

8. Максимов В.Н. Урта мәктәптә татар теле укыту. Кушма җөмлә синтаксисы.

К.: "Мәгариф" н-ты, 2004.

9. Нигъматуллин М., Грамматик анализ. Алабуга, 2000.

10. Лингвистик анализ үрнәкләре.

11. Татар телендә тыныш билгеләре.

12. «Фән һәм мәктәп», «Мәгариф» журналлары, "Мәгърифәт", "Ачык дәрес" газеталары









Аңлатма язуы

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелә:

1. "Мәгариф турында" Россия Федерациясенең Законы ("Закон об образовании" Закон Российской Федерации)

2. "Мәгариф турында" Татарстан Республикасы Законы.

- 6 статья - белем алу теле (телләре)

- 7 статья - мәгарифнең дәүләт стандартлары

-10 статья -уку-укыту программалары

- 32 статья - мәгариф учреждениесенең вәкаләтләре һәм җаваплылыгы.

3. Гомуми белем эчтәлегенең мәҗбүри минимумы (ТР Мәгариф министрлыгының 478 номерлы боерыгы, 05.07.2000 ел).

4. "Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программалары" 1-11 нче сыйныфлар. Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы, Казан, "Мәгариф" нәшрияты.

5. Дәреслек: Р.Р.Нигъмәтуллина. Татарча да яхшы бел, 7 нче сыйныф, Казан, "Мәгариф" нәшрияты, 2007 ел.

Соңгы елларда республикада татар теленең куллану даирәсе киңәйде, иҗтимагый функциясе көчәйде. Милләтара мөнәсәбәтләрне якынлаштыручы, җайга салучы чара буларак та аның мөмкинлекләре үсте. Укучыларда лингвистик (тел), аралашу (коммуникатив), этнокультура өлкәсенә караган (культурологик) компетенцияләр булдыру рус мәктәбендә татар теленә өйрәтүнең максатын тәшкил итә.

Лингвистик компетенция (укуыларның ана телелннән мәгълүматлылыгы) фонемалар, морфемалар, сүз ясалышы, сүзтезмәләр, җөмләләр, җөмлә кисәкләре, лексик һәм грамматик берәмлекләр, лингвистик анализны һ.б. үз эченә ала.

Аралашу (коммуникатив) компетенциясе ул - башкалар әйткәнне аңлау һәм үз фикереңне белдерү өчен тупланган белем, осталык, күнекмәләр җыелмасы; хәзерге татар теле нормаларына ия булу, сүз байлыгын, сөйләмнең грамматик ягын дөрес итеп үзләштерү; телдән һәм язма формада бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен булдыру һ.б.

Этнокультура өлкәсенә караган (культурологик) компетенция, ягъни телне милли-мәдәни яссылыкта үзләштерү ул - укучыларны сөйләмгә милли үзенчәлекләрне чагылдырган текстлар белән эшләү, тормыш-көнкүреш, гореф-гадәт үзенчәлекләрен, сынлы сәнгать әсәрләрен, халык авыз иҗаты үрнәкләрен белү, татар сөйләм этикетына ия булу.

Рус мәктәбендә чит тел буларак татар теле укытуның төп бурычлары түбәндәгеләр:

1. Татар теленең барлык тармаклары буенча эзлекле рәвештә фәнни белем бирү.

2. Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру. Татар телендә матур һәм дөрес аралашырга өйрәтү.

3. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү, татар теле мөмкинлекләреннән тулысынча файдалана белергә өйрәтү.

4. Татар телен башка фәннәр буенча белем алу чарасы буларак кулланырга өйрәтү күнекмәләре булдыру.

5. Укучыларның логик фикеләү сәләтләрен үстерү.

6. Дәреслек, өстәмә һәм белешмә әдәбият белән эш итү, уку, язу күнекмәләрен камилләштерү.

Рус мәктәпләрендә укучы балаларының рус телендә аралашуларын һәм фәннәрнең рус телендә үзләштерелүен истә тотып, темаларны үткәндә, грамматик категорияләрне аңлатканда, татар теленә хас күренешләрне рус теле белән янәшә куеп (сопостовительная грамматика) аңлату нәтиҗәле.

Укучыларның гомуми грамоталылыгын тикшерү һәм үстерү өчен төрле характердагы диктантлар, шулай ук сүзлек байлыгын арттыру, бәйләнешле сөйләм үстерү, логик фикерләү дәрәҗәсен камилләштерү максатыннан сочинение һәм изложениеләр яздырыла.

Эш программасы тел белеме тармаклары арасында системалылык һәм эзлеклелек, фәннилек, аңлаешлылык принципларын истә тотып төзелде.

Татар теленнән эш программасы белем бирү учреждениесенең фәннәрне тирәнтен өйрәнү юнәлешле булуын искә алып, гамәлдәге базис план буенча атнага 4 сәгать исәбеннән төзелә.

Бүгенге көн шартларында татар телен дәүләт теле буларак саклап калуга куркыныч янаган бер вакытта, татар теле укытучылары алдында бик тә җаваплы һәм әһәмиятле бурыч тора. Беренчедән, телебезне саклап калу бурычы булса, икенчедән, рус телле балаларда телне өйрәнүгә кызыксынуны бетермәү, ә, киресенчә, бу кызыксынуны үстерү бурычы.

Бу укытучыдан зур һөнәри осталык, түземлелек һәм заман таләп иткәнчә, югары технологияләрдән, мәгълүмати чаралардан хәбәрдар булуын таләп итә.

Заманча технологияләр белән эшләү укытучының үз эшенә иҗади якын килүен дә таләп итә. Ул инде укытучы буларак кына түгел, режиссер, укучы, нинди дә булса эшкә (мәсәлән, уенга) җитәкчелек итә, консультант яки башка рольгә кереп, укыту процессын яңача оештыра. Татар телен чит тел буларак укытуда һәм өйрәтүнең сыйфатында яңа технологияләрне куллану гамәли эштә төп урынны алып торырга тиеш. Аларның асылы- укучы шәхесенә хөрмәт белән карау, аның иреген чикләмәү.

2005- 2006 нчы уку елында республикада рустелле балаларга татар телен яңача укытуны сынап карау эше башланды. Ул, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2005 нче елның 22 нче августында кабул ителгән 1037-5 номерлы боерыгы нигезендә, укучыларның татар һәм чит телләр буенча белем сыйфатын күтәрү максатында республиканың 100дән артык мәктәбендә, шул исәптән Казанның күп кенә мәктәпләрендә кертелде.

Рустелле укучыларга татар телен дәүләт теле буларак өйрәтү концентрацияле укыту технологиясенә нигезләнә.

Хәзер " концентрлап" сүзенә аңлатма биреп китик. Рус теленең аңлатмалы сүзлегендә « Концентрировать- собирать, сосредотачивать» дигән аңлатма бирелгән. Безнең очракта татар телен һәм чит телләрне бер урынга җыеп, туплап өйрәтү була.

Эшчәнлекнең төп максаты- укучыларны татарча сөйләшергә, аралашырга өйрәтү. Сынап карау барышында түбәндәгеләргә ирешү максат итеп куела:Тормышта таныш хәлләрдә аралаша белү; Таныш күренешләр хакында табигый сөйләмне ишетеп аңлау; Икетелле сүзләрдән дөрес файдалана белү.

Бу концентрлы укыту Нигмәтуллина Р.Р. тарафыннан төзелгән дәреслеккә нигезләнеп алып барыла.

Яңа уку- укыту методик комплексы үз эченә түбәндәгеләрне ала: дәреслек, эш дәфтәре, аудиоматериал, контроль тестлар һәм текстлар җыентыгы. Укытучының эшен җиңеләйтү өчен бар да каралган: тематик план да, дәрес эшкәртмәләре дә, методик кулланма да.

Дәреслек коммуникатив, проблемалы, белемне ныклы үзләштерү принципларына нигезләнеп язылган.

Эш дәфтәре күнегүләр дәрестәге сөйләмнең нигезен тәшкил итә, лексик- грамматик материалны ныгытуга һәм өйдә эшләү өчен бирелгән лексик- грамматик материалны үзләштерү өчен язмача күнегүләр сериясе, темалар буенча биремнәр һәм белемнәрне тикшерү өчен тестлар, өстәмә эш өчен ребуслар һәм кроссвордлар бар.

Аудиоматериал аерым игътибарга лаек. Анда һәр дәрестә эшләү өчен материал бирелә. Ишетеп аңлау процессында укучы төрле тембрдагы тавышларны, төрле тизлектә, интонация ярдәмендә ишетә.

Контроль тестлар һәм текстлар җыентыгында һәр теманы йомгаклап тикшерү өчен биремнәр тәкъдим ителә. Алар БДИ системасында А, В, С вариантларында бирелә.

Чит телләрне укыту методикасы мәгълүматларына караганда, туган тел булмаган башка телдә көнкүреш тематикасы кысаларында аралашу өчен, укучылар сөйләмдә иң еш кулланыла торган 2000- 2500 сүзне үзләштерергә, шул актив лексика нигезендә төзелгән йөздән артык грамматик конструкцияне дөрес файдалана белергә тиеш. Бу аларга үз фикерләрен белдерергә һәм әңгәмәдәшен аңларга мөмкинлек бирә.

"Татарча да яхшы бел" укыту- методик комплексының һәр берәмлеге бер бөтенне тәшкил итә. Алар үзара бәйләнештә, бер- берсен тулыландыручы укучы һәм укытучы өчен белем чыганагы. Дәреслектә сөйләм материалы һәм аралашу ситуацияләре укучыларның яшь үзенчәлекләренә туры килә. Сөйләм материалы аңлаешлы, аның күләме чамаланылган (дозировка), грамматик материал лексика белән эзлекле бәйләнгән.Дәреслек эчтәлегенә укучының иҗади фикер үсешен формалаштыруга юнәлтелгән материал салынган. Бу исә үзләштерелгән конструкцияләр аша сөйләмгә, теләсә нинди контекстка һәм лексик тематикага мөмкинчелекне тәэмин итә.

Дәреслек татар телен һәм әдәбиятын берләштереп укытуны күздә тота. Анда төрле әдәби жанрлар (хикәя, шигырь һ.б.), татар халык авыз иҗаты үрнәкләре (табышмаклар, мәкальләр, мәзәкләр һ.б.), фразеологизмнар, шулай ук эш кәгазьләре үрнәкләре (хат, белдерү, котлау һ.б.), радио- телевидение программаларыннан, фәнни- публицистик хезмәтләдән, вакытлы матбугат материалларыннан өзекләр, өстәмә кызыклы материаллар бирелә. Әдәби әсәрләрдә һәм текстларда лексик һәм грамматик материал укучыларның белем дәрәҗәсенә яраклаштырылган (адаптацияләнә), гадиләштерелгән.

Дәреслектә иллюстрацияләргә һәм рәсемнәргә зур игътибар бирелә. Рәсемнәр бизәлеше, төсләрнең кулланылуы, күп булуы укучыларның игътибарын җәлеп итә. Рәсемнәр ике төргә бүленә: әйдәп алып баручы рәвешендәге һәм ярдәм итүче рәсемнәр. Һәр дәрес диярлек әйдәп баручы рәсемнәр белән башлана. Рәсем дәреснең сөйләм темасы буенча ясалган һәм аның һәр детале сөйләшү өчен мәгълүмат бирә. Бу рәсемнәр укучыларда логик фикерләү, игътибарлылыкны, күзәтүчәнлекне үстерүгә юнәлтелгән.

Дәреслек функциональ төсмердә язылган. Тел теориясен һәм грамматик конструкцияләрне бирүне максат итеп куймый. Аларны сөйләм барышында кулланып үзләштерү күздә тотыла.

Практик өлеш

Яңа уку-укыту комплекслары эксперементта катнашмаган укытучыларда да зур кызыксыну уятты. Аларның теләген искә алып, сынап карауда катнашмаган гадәти V - IX сыйныфлар өчен дәреслек (атнага 1 сәгать исәбеннән) үзгәртеп язылды.

Дәреслекне укучылар бик яратып кабул иттеләр. Шигырьләрен бик яратып ятлыйлар, рәсемнәре буенча әңгәмә коралар. Шәвәли һәм Кирлемәнне үз дуслары итеп саныйлар.

Дәреслектә һәр күнегү дәрес максатына хезмәт итә.Бу күнегүләр арасында тыгыз бөйләнеш бар, ягъни үзләштерү стадияләре дидактиканың "гадидән катлаулыга принцибы"на нигезләнеп планлаштырылган.

Икенче дәрестә алда үтелгән лексика һәм сөйләм үрнәкләре кабатлана. Дәреслектә һәм эш дәфтәрләрендә укучыларга биремнәр дифференциальләштереп бирелгән. Һәр укучыга үзенең белем дәрәҗәсенә туры килерлек эшне сайлап алу һәм үтәү мәмкинлеге тудырылган. Бу исә укучыларда үз- үзләренә ышаныч уята, дәрестә актив катнашу теләген арттыра.

Аудиодискны тыңлау, андагы биремнәрне үтәү, җырларны өйрәнү укучыларга бик ошый. Бу аларда игътибарлылыкны арттыра, ишетеп аңлау күнекмәләрен үстерә.

Укучыларга дәрестә күңелле булсын өчен, кызыклы уеннар, диалоглар, индивидуаль әңгәмәләр оештырыла. Кроссвордлар, табышмаклар уйларга, эзләнергә, фикер йөртергә өйрәтүче эш төрләре бирелә. Дәрестә һәр укучы җавап бирә, кабатлый, сорау бирә, телдән аралашу бара. Ял итү вакытларында укучылар бик теләп җырларны өйрәнәләр. Күп кенә алдынгы карашлы галимнәр, мөмкин булганда, дәреслекләргә материалның тупланылышын проблемалы ысул белән оештыруны тәкъдим итәләр. Дәреслектә бирелгән текстларга игътибар итсәк, алар адаптацияләнгән һәм һәр текстны укыр алдыннан башта күнегүләр системасы бирелгән. Алдагы биремдә проблемалы сорау куелган. Дәресне проблемалы итеп оештыру да уңай нәтиҗәләр бирә. Проблемалы укыту- укытучының укучылар белән берлектә проблемалы ситуацияне хәл итү юлларын табу. Нәтиҗәдә, ныклы белем һәм күнекмәләр формалаша, балаларның фикерләү сәләте камилләштерелә.

Дәреслектә танылган шагыйрьләр, язучылар турында да мәгълүмат бар. "Бүген бездә кунак бар" темасында Габдулла Тукай, Шәүкәт Галиев, Әминә Бикчәнтәева, Роберт Миңнуллин, Галимҗан Гыйлманов һәм башка язучылар турында белешмә бирелә.

Укучылар бик теләп язучылар, шагыйрьләр турында сөйлиләр, Шигырьләрен яттан өйрәнәләр, алар турында өстәмә материал туплап киләләр. Дәрес материалы эзлекле рәвештә 5нче сыйныфтан 9нчы сыйныфка кадәр бер-берсенә үрелеп бара.

Безнең мәктәптә "Татарча да яхшы бел" методик комплексы нигезендә 5-9 сыйныфлар белем ала. Дәресләр бүленеше түбәндәгечә:





Укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр

I.Тел бүлекләре буенча мәгълүматлылык





Синтаксис һәм пунктуация буенча:

  • Өйрәнә торган синтаксик берәмлекләрне аңлау.

  • Җөмләләрне сүзтезмәләргә таркату. Иярүче һәм ияртүче сүзләрне билгеләү, аларны бәйләүче тел чараларын табу. Сүзтезмә белән җөмләнең бер-берсеннән аермасын таный белү.

  • Җөмләнең әйтү максаты буенча төрен, интонация, логик басым һәм сүз тәртибен белү. Гади җөмлә төрләрен билгеләү.

  • Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен табып, аларның кайсы сүз төркемнәре белән белдерелүен күрсәтү.

  • Гади һәм кушма җөмләләрне аера белү.

  • Җөмләдә тиңдәш кисәкләрне, кереш һәм эндәш сүзләрне табу.

  • Җөмләнең аерымланган кисәкләрен билгеләү.

  • Туры һәм кыек сөйләмнең үзенчәлекләрен аңлау.

  • Тыныш билгеләрен куюны аңлату. Җөмлә ахырында, аерымланган кисәкләр янында, тиңдәш кисәкләр, кереш һәм эндәш сүзләр янында тыныш билгеләре кую. Ия белән хәбәр арасында сызык кую очракларын белү. Тезмә һәи иярченле җөмләләрдә, катлаулы кушма җөмләләрдә тыныш билгеләрен кую Диалог һәм туры сөйләм янында тыныш билгеләрен кую.

Стилистика буенча:

  • Телебездә кулланыла торган стильләрне, аларның үзенчәлекләрен белү.

  • Төрле стильдәге текстларны аера белү. Стиль хаталарын табу һәм төзәтү буенча эшләү.

II. Сөйләм эшчәнлеге буенча мәгълүматлылык

Телдән һәм язма сөйләмдә:

  1. репродуктив сөйләм: укылган яки тыңланган текстның эчтәлеген сөйләү яки язу;

  2. продуктив сөйләм: бирелгән тема буенча тиешле әдәби нормаларга җавап бирә торган һәм эзлекле итеп оештырылган сөйләм.

  • Төрле эш кәгазьләрен яза белү.

  • Караган фильмга яки спектакльгә, укылган китапка бәяләмә язу.

  • Төрле китапларга аннотация язу.

  • Программа буенча өйрәнелгән әдәби әсәр геройларына телдән яки язмача характеристика бирү.

  • Газета-журналларга мәкаләләр язу. Тезислар, рефератлар, докладлар язу.





Гомумбелем күнекмәләрен бәяләүнең критерийлары һәм нормалары



Укуны бәяләү нормасы - 7 нче сыйныфта 75-80 сүз.

Текстны тулаем аңлап, авазларны һәм сүзләрне дөрес әйтеп, басымны дөрес куеп, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп тиешле тизлектә укыганда "5"ле куела.

Текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп, әмма 2-3 орфографик хата җибәреп(авазларның әйтелешен бозу, басымны дөрес куймау, синтагмаларга бүленештә ялгышу) укыганда "4"ле куела

Текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, 4-6 тупас орфографик хата җибәреп укыганда һәм уку тизлеге акрын булганда, "3"ле куела

Текстның эчтәлеген бөтенләй аңламыйча, орфоэпик кагыйдәләрне бозып, 7дән артык әйтелеш хатасы җибәреп һәм уку тизлегенә куелган таләпләрне сакламыйча укыганда, "2"ле куела.







Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү:

Сүзлек диктанты -20-22 сүз

Сүзлек диктантын бәяләү

  1. Пөхтә язылган, хатасы булмаган эшкә "5" ле куела.

  2. Бер орфографик хаталы эшкә "4" ле куела.

  3. Өч орфографик хаталы эшкә "3" ле куела.

  4. Биш орфографик хаталы эшкә "2" ле куела.

Контроль диктант- ел башында 55-60 сүз; ел ахырында 60-65 сүз

Контроль диктантны бәяләү:

1. Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаган эшкә "5" ле куела. (Бер - орфографик, ике пунктуацион хата булырга мөмкин.)

2. Ике орфографик, ике пунктуацион яки бер орфографик, дүрт пунктуацион хаталы эшкә "4" куела.

3. Дүрт орфографик, дүрт пунктуацион яки өч орфографик, алты пунктуацион хаталы эшкә "3" куела.

4. Алты орфографик, биш пунктуацион яки биш орфографик, сигез пунктуацион хаталы эшкә "2" куела.

Изложение текстының күләме: ел башында 90-95 сүз ; ел ахырында 100-110 сүз

Изложениене бәяләү

1. Тема тулысынча ачылган, фактик һәм техник хаталары булмаган, стиль бердәмлеге сакланган эшкә «5» ле куела. (Бер орфографик, ике пунктуацион яки ике грамматик хатасы булырга мөмкин.

2. Текстның эчтәлеге темага нигездә туры килсә, фикерне белдерүдә зур булмаган ялгышлыклар җибәрелсә, бер-ике фактик, бер-ике техник хатасы булса, ике орфографик, ике-өч пунктуацион, бер грамматик хатасы булган эшкә «4» ле куела.

3. Язмада эчтәлек эзлекле бирелмәсә, стиль бердәмлеге сакланмаса, өч фактик, ике-өч техник хатасы булса, өч орфографик, дүрт пунктуацион, ике грамматик хатасы булган эшкә «3» ле куела.

4. Эзлеклелек, стиль бердәмлеге сакланмаса, язма эш планга туры килмәсә, фактик һәм техник хаталары күп булса, орфографик хаталарның саны дүрттән, пунктуацион хаталарның саны биштән, грамматик хаталар саны өчтән артса, «2» ле куела.

Сочинениенең күләме: Иҗади эшнең бер төре буларак, сочинение - укучының язма рәвештә үти торган эше. Ул бәйләнешле сөйләм үстерү күнекмәләре булдыруда зур әһәмияткә ия. Әдәби (хикәяләү, очерк, истәлек, хат, рецензия һ. б.), әдәби- иҗади, өйрәтү характерындагы, ирекле, рәсемнәр нигезендә үткәрелә торган һәм контроль сочинениелэр була. Сочинение план нигезендэ языла. Ике сәгать дәвамында сыйныфта язылган сочинениенең күләме 9-11 нче сыйныфларда 18-20 җөмлә.

Сочинениене бәяләү

1. Язманың эчтәлеге темага тулысынча туры килсә, фактик ялгышлары булмаса, бай телдэ, образлы итеп язылса, стиль бердәмлеге сакланса, «5» ле куела. (Бер орфографик яисә ике пунктуацион (грамматик) хата булырга мөмкин.)

2. Язманың эчтәлеге нигездә темага туры килсә, хикәяләүдэ зур булмаган ялгышлыклар күзәтелсә, бер-ике фактик хата җибәрелсә, теле бай, стиль ягы камил булып, ике орфографик, өч пунктуацион (грамматик) яисә бер-ике сөйләм ялгышы булса, «4» ле куела.

3. Эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлар, аерым фактик төгәлсезлекләр булса, хикәяләүдә эзлеклелек югалса, сүзлек байлыгы ярлы булса, стиль бердәмлеге дөрес сакланмаган җөмләләр очраса, 6 орфографик, 6 пунктуацион (грамматик) яисә өч-дүрт сөйләм хатасы булса, «3» ле куела.

4. Язма темага туры килмичә, фактик төгәлсезлекләр күп булып, план нигезендэ язылмаса, сүзлек байлыгы бик ярлы булса, текст кыска һәм бер типтагы җөмләләрдән торып, сүзләр дөрес кулланылмаса, стиль бердәмлеге сакланмаса, биш орфографик, сигез пунктуацион (грамматик) яисә дүрт-алты сөйләм хатасы булса, «2» ле куела.



Диалогик сөйләмне бәяләү

Бирелгән ситуация буенча яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, "5"ле куела.

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, "4"ле куела

Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып диалогик сөйләм төзегәндә, "3"ле куела.

Бирелгән ситуация яки тема буенча диалог төзи алмаганда, "2"ле куела.



Монологик сөйләмне бәяләү:

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле монологик сөйләм өчен "5"ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелгән, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хатасы булган монологик сөйләм өчен "4"ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелмәгән, сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-7 хатасы булган монологик сөйләм өчен "3"ле куела.

Өйрәнелгән темага яки бирелгән темага монолог төзи алмаганда, "2"ле куела



Йомгаклау билгесе

Йомгаклау билгесе чирек, яртыеллык һәм уку елы ахырында куела. Ул, беренче чиратта, укучыларның телдән сөйләм күнекмәләре, бәйләнешле сөйләм төзи белү осталыгы, татар телендә аралаша алу мөмкинлекләреннән чыгып, шул ук вакытта язма эшләрнең нәтиҗәләрен исәпкә алып куелырга тиеш.







Мәгълумат һәм белем бирү чыганаклары



УМК

Укытучы өчен методик әдәбият

Укучылар өчен әдәбият

- Программа: Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы. (1-11 сыйныфлар) К.: "Мәгариф" н-ты, 2003.

Дәреслек- Татарча да яхшы бел. Авторы Р.Р. Нигматуллина.

- Диктантлар җыентыгы (төрле авторлар)

- Изложениеләр җыентыгы (төрле авторлар)

- Н.В. Максимов.Татар теленнән тестлар







1. Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф.

Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы, К..: Раннур н-ты, 2000 ел.

2. Зәкиев М.З. Татар синтаксисы. К.: "Мәгариф" нәшрияты, 2005.

3. Хисамова Ф.М. Татар теле морфологиясе. К.: "Мәгариф" нәшрияты, 2006.

4. Галлямов Ф.Г. Татар теле дәресләрендә синтаксик һәм пунктуацион анализ. Алабуга, 1996.

5. Гыймадиева Н., Нуруллина Р.Татар теленнән кагыйдәләр җыентыгы. К.: "Мәгариф", 2007.

6. Максимов В.Н. Урта мәктәптә татар теле укыту. Фонетика. Морфология.К.: "Мәгариф" н-ты, 2004.

7. Максимов В.Н. Татар теленнән кулланма (синтаксис). Өченче китап. К.: "Мәгариф" н-ты, 2003.

8. Максимов В.Н. Урта мәктәптә татар теле укыту. Кушма җөмлә синтаксисы.

К.: "Мәгариф" н-ты, 2004.

9. Нигъматуллин М., Грамматик анализ. Алабуга, 2000.

10. Лингвистик анализ үрнәкләре.

11. Татар телендә тыныш билгеләре.

12. «Фән һәм мәктәп», «Мәгариф» журналлары, "Мәгърифәт", "Ачык дәрес" газеталары

1. Лингвистик анализ үрнәкләре.

2. Татар телендә тыныш билгеләре.

3.Ф.Г.Сәяпова, Ф.С.Кәримова

«Гади һәм кушма җөмлә синтаксисыннан таблицалар» Яр Чаллы, ӨПББИ,1999

4.Н.В. Максимов.Татар теленнән тестлар











Календарь - тематик план 7 сыйныфӘй сентябрь, сентябрь...







1

Нишли?нишлә? сораулары.

1

Фонетик күнег.эшләү

Аңлату,язу

Инд.сорау

Диалог.сөйләм күнек.камилләш.

13к.7б.

3.09



2

Фиг.нишләсә?-мәсә? фор.кую

1

Лексик күнег.эшләү

Парлап эшләү

Инд.сорау

Диалог.сөйләм күнек.ныгыту

14к.10б.

10.09



3

Кемнең нишлисе бар?

1

Белемнәрне ныгыту

Аңлату,Парлап эшләү

Инд.сорау

Диалог.сөйләм күнек.булдыру

20к.12б.

17.09



4

Нишлисе килә?

зат-санда төрләнеше

1

Лексик грамматик күнег.эшләү

Аңлату,язу

Инд. сорау

Диалог. сөйләм күнек.үстерү

18к.18б.

24.09



5

Диктант

1

Белемнәрне ныгы

ту һәм камилләш.

Аңлату һәм язу

Инд.сорау

Диалог.һәм монолог сөйләм күнек. ныгыту

Үткән.ка-батлау

01.10





Миңа песи баласы кирәк...

6

Үткән заман сыйфат фигыль

1

Белемнәрне камилләштерү

Аңлату,күнег.эшләү

Инд.сорау

Диалог.сөйләм күнек.үстерү

15к.23б.фикерләрегезне әйтегез

08.10



7

Фиг.барлык һәм юклык формасы

1

Белемнәрне үзләштерү

Аңлату,парлап эшләү

Инд.сорау

Диалог.сөйләм күнек.булдыру

14к.26б.

.

15.10



8

Контроль диктант

1

Алган белемнәрне кабатлау

Сорау,җавап,Парлап эшләү

Инд.сорау

Монолог.һәм диолог.сөйләм күнек.ныгыту



22.10



9

Изафа бәйләне

шле исемнәр

1

Лексик күнег.эшләү

Тәрҗемә итү,

Инд.сорау

Диалог.сөйләм күнек.камилләштерү

15к.33б.

29.10



10

Теләк белдерү

чә фигыльләр

1

Белем күнек.

фрмалаштыру

Аңлату,күнег.эшләү

Инд.сорау

Диалог.сөйләм күнек.булдыру

10к.35б.

05.11



11

Хәзерге заман сыйфат фигыль

1

Аңлату,күнег.эшләү

Парлап эшләү

Инд.сорау

Диалог.сөйләм күнек.формалаш.

13к.38б.

12.11



12

Көндәлек реҗим

1

Белем күнек.үзләштерү

Парлап эшләү

Инд.сорау

Диалог.сөйләм күнек.ныгыту

10к.46б.

19.11





Этем югалды бүген...

13

Теләк белде-рүче фиг.(-асы/әсе килә/килми

формаларының ясалышы

1

Белемнәрне камилләштерү

Аңлату,күнег.

эшләү

Инд.сорау

Диалог.сөйләм күнек булдыру

19к.50б.

26.11



14



Хәзерге заман сыйфат фигыль (Нишләүче?)

1

Белемнәрне истә калдыру

Аңлату,парлап эшләү

Инд.сорау

Диалог.сөйләм күнек.ныгыту

17к.53б.

03.12



15

Фигыльнең йөкләтү юнә-леше фор.яса-лышы(-дыр/-дер,-тыр/-тер)

1

Белем күнек.формалаштыру

Аңлату,күнег. эшләү

Инд.сорау

Диалог.сөйләм күнек.камилләштерү

17к.61б.

10.12



16

1 нче яртыеллыкка административ контроль эш.

1

Белемнәрне тикшерү

Аңлату,язу

Фрон.сорау

Монолог.сөйләм күнек.үстерү

Үткән.кабатларга

17.12



Бәйрәмнәрегез котлы булсын!

17

Фиг-нең яса-лыш төрләре .

1

Белемнәрне искә төшерү

Аңлату,күн.эшләү

Инд.сорау

Диалог.сөйләм күнек. булдыру

14к.80б.

24.12



18

Парлы исемнәр Фиг.

урталык юнәлеше фор-ң ясалышы(-ш,-ыш,-еш)

1



Белем күнек.фор-малаштыру

Парлап эшләү

Инд.сорау

Диалог.сөйләм күнке.ныгыту

18к.85б.

14.01



19

Фиг-ң төшем килеше фор-ң ясалышы(-л,-ып,-еп)

1

Лексик грамматик күнег.эшләү

Аңлату,язу

Инд.сорау

Диалог.сөйләм күнек.булдыру

18к.88б.

.

21.01



20

Үткән заман сыйфат фигыль

1

Белемнәрне камилләштерү

Аңлату,язу

Инд.сорау

Диалог.сөйләм күнек.формалашт

13к.91б.

28.01



21

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

сочинение

1

Алган белемнәрне ныгыту

Сорау,җавап

Инд.сорау

Диалог һәм монолог.сөйләм телен үстерү

Үткән.ка-батлау

04.02





Курыкма, тимим!



22

Билгесез үткән заман

1

Билгесез үт.заман белән таныштыру

Аңлату,күнег. эшләү

Инд.сорау

Диалог.сөйләм күнек.ныгыту

15к.102б.

11.02



23

Ияртүле теркә-гечле җөмлә-ләр.

1

Белемнәрне ныгыту

Аңлату,парлап эшләү

Инд. сорау

Диалог.сөйләм күнек.үстерү

12к.105б.

18.02



24

Изложение

1

Белемнәрне тикшерү

Аңлату,язу

Инд.сорау

Диалог.һәм монолог сөйләм күнек.үстерү

Үткән. ка-батлау

25.02



25

Билгесезлек алмашлыгы

1

Лексик күнегүләр эшләү

Аңлату,парлап эшләү

Инд.сорау

Диалог.сөйләм күнек.форма-ру.

15к.110б.

04.03



26

Боерык фигыл.3нче зат формасы

1

Белемнәрне камилләштерү

Күнег.эшләү

Инд.сорау

Диалог.сөйләм күнек.үстерү

16к.113б.

11.03



27

Үткәннәрне ка-батлау дәресе (тестлар б/н эш)

1

Белемнәрне тикшерү

Сорау,җавап

Инд.сорау

Диалог.һәм монолог.сөйләм телен камилләштерү

Үткән.ка-батлау

18.03



28

Өйрәнелгән грамматик материалларны ныгыту

1

Лексик грам-матик күнег.эшләү

Парлап эшләү

Инд.сорау

Диалог.сөйләм күнек.ныгыту

11к.118б.

25.03



29

Шарт һәм кире шарт фигыльләр

1

Белемнәрне камилләштерү

Аңлату, күнег. эшләү

Инд.сорау

Диалог.сөйләм күнек. үстерү

12к.121б.

11.04



31

Кабатлау

1

Белемнәрне тикшерү

Аңлату,язу

Инд.сорау

Диалог.сөйләм күнек камилләштерү

тестлар

01.04



32

Еллык административ контроль диктант.

1

Белемнәрне тикшерү









08.04



Яз бигрәк тә шук икән!

33

Өйрәнелгән грамматик материалларны ныгыту

1

Лексик грам-матик күнег.эшләү

Аңлату, күнег. эшләү

Инд.сорау

Диалог.сөйләм күнек камилләштерү

5 к. 133 б

15.04



34

Кабатлау

1

Лексик грам-матик күнег.эшләү

Сорау,җавап

Инд.сорау

Диалог.сөйләм күнек камилләштерү

5 к. 149 б.

20.05



35

Уку елына йомгак

1

Белемнәрне камилләштерү

Сорау,җавап

Фрон.сорау





27.05







VII класста татар теленнән үзләштерелергә

һәм камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр



Уку эшчәнлеген оештыра белү юнәлешендә



  1. Уку мәсьәләләрен мөстәкыйль билгеләү.

  2. Белем алуның рациональ ысулларын сайлау.

  3. Үзеңнең уку һәм танып-белү эшчәнлегеңне анализлау, аңа бәя бирү.

  4. Мөстәкыйль белем алу буенча эшне планлаштырырга өйрәнү.

  5. Предмет түгәреге старостасы булып эшли белү.



Китап, өстәмә мәгълүмат белән эш итә белү



  1. Дәреслек белән эш итә белү.

  2. Төрле чыганаклар белән мөстәкыйль эш итә белү.

  3. Төрле текстлардан төп фикерне аерып ала белү, текстның логик схемасын билгеләү, гади һәм катлаулы план белән эш итү.

  4. Белемнәрне системалаштыру өчен таблица, график, схемалардан файдалану.

  5. Эчтәлекне аңлап, тиешле тизлектә, дөрес уку:

уку елы башында - 75-120 сүз;

уку елы ахырында - 80-125 сүз.

  1. Сүзлекләр, белешмә әдәбият һәм иҗтимагый сәяси әдәбияттан файдалана белергә өйрәнү;

  2. Китапханәдә систематик каталог белән эш итә белү.

  3. Аудио-видео белән эш итә белү.

  4. Вакытлы матбугат басмалары белән даими эшли белү.

Фикерләү белән бәйле күнекмәләр



  1. Уку мәсьәләсен куя белү.

  2. Танып белү активлыгын үстерү.

  3. Яңа теманы аңлауга мотив тудыру.

  4. Төшенчә, термин, кагыйдә, закончалыкларны аңлап кабул итү күнекмәсен камилләштерү.

  5. Логик алымнардан чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау күнекмәләрен камилләштерү.

  6. Грамматик анализ төрләрен үзләштерү:

  • сүзтезмәләргә анализ ясау;

  • җөмлә кисәкләренә анализ ясау;

  • гади җөмләгә синтаксик анализ ясау.

  1. Тикшеренү ысуллары:

  • модельләштерү;

  • охшатып эшләү.



Телдән һәм язма сөйләм үстерү һәм аралаша белү юнәлеше



Телдән сөйләм:

  • кагыйдәләрне аңлап эзлекле сөйли белү күнекмәсе;

  • сорауны формалаштыра белү һәм тулы җавап бирә белү күнекмәсе;

  • диалоглар төзү күнекмәсе;

  • үрнәк схема-планнар ярдәмендә характеристика төзи белү күнекмәсе.

2. Язма сөйләм:

  • күчереп язу;

  • диктант, катлаулы план буенча изложение язу:

  • фикер йөртү элементлары кертеп, гади яки катлаулы план төзеп сочинение язу;

  • эш кәгазьләре язу (гариза, хат һәм акт).

Гомумбелем күнекмәләрен бәяләүнең критерийлары һәм нормалары



Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү:

Сүзлек диктанты -25-30 сүз

Сүзлек диктантын бәяләү

  1. Пөхтә язылган, хатасы булмаган эшкә "5" ле куела.

  2. Бер орфографик хаталы эшкә "4" ле куела.

  3. Өч орфографик хаталы эшкә "3" ле куела.

  4. Биш орфографик хаталы эшкә "2" ле куела.





Контроль диктант- 120-130 сүз

Контроль диктантны бәяләү:

1. Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаган эшкә "5" ле куела. (Бер - орфографик, ике пунктуацион хата булырга мөмкин.)

2. Ике орфографик, ике пунктуацион яки бер орфографик, дүрт пунктуацион хаталы эшкә "4" куела.

3. Дүрт орфографик, дүрт пунктуацион яки өч орфографик, алты пунктуацион хаталы эшкә "3" куела.

4. Алты орфографик, биш пунктуацион яки биш орфографик, сигез пунктуацион хаталы эшкә "2" куела.

Изложение текстының күләме

  • уку елы башында - 250-300 сүзле текст (язманың күләме - 140-160 сүз);

  • уку елы ахырында - 300-350 сүзле текст (язманың күләме - 160-180 сүз);

Изложениене бәяләү

1. Тема тулысынча ачылган, фактик һәм техник хаталары булмаган, стиль бердәмлеге сакланган эшкә «5» ле куела. (Бер орфографик, ике пунктуацион яки ике грамматик хатасы булырга мөмкин.)

2. Текстның эчтәлеге темага нигездә туры килсә, фикерне белдерүдә зур булмаган ялгышлыклар җибәрелсә, бер-ике фактик, бер-ике техник хатасы булса, ике орфографик, ике-өч пунктуацион, бер грамматик хатасы булган эшкә «4» ле куела.

3. Язмада эчтәлек эзлекле бирелмәсә, стиль бердәмлеге сакланмаса, өч фактик, ике-өч техник хатасы булса, өч орфографик, дүрт пунктуацион, ике грамматик хатасы булган эшкә «3» ле куела.

4. Эзлеклелек, стиль бердәмлеге сакланмаса, язма эш планга туры килмәсә, фактик һәм техник хаталары күп булса, орфографик хаталарның саны дүрттән, пунктуацион хаталарның саны биштән, грамматик хаталар саны өчтән артса, «2» ле куела.

Сочинениенең күләме һәм аны бәяләү

Иҗади эшнең бер төре буларак,сочинение - укучының язма рәвештә үти торган эше.Ул бәйләнешле сөйләм үстерү күнекмәләре булдыруда зур әһәмияткә ия.Әдәби (хикәяләү, очерк, истәлек, хат, рецензия һ. Б.), әдәби-иҗади, өйрәтү характерындагы,ирекле,рәсемнәр нигезендәүткәрелә торган һәм контроль сочинениеләр була.

Сочинение план нигезендэ языла. Ике сәгать дәвамында сыйныфта язылган сочинениенең күләме 6 нчы сыйныфларда 1-2 бит.

Сочинениене бәяләү

1. Язманың эчтәлеге темага тулысынча туры килсә, фактик ялгышлары булмаса, бай телдә, образлы итеп язылса, стиль бердәмлеге сакланса, «5» ле куела. (Бер орфографик яисә ике пунктуацион (грамматик) хата булырга мөмкин.)

2. Язманың эчтәлеге нигездә темага туры килсә, хикәяләүдэ зур булмаган ялгышлыклар күзәтелсә, бер-ике фактик хата җибәрелсә, теле бай, стиль ягы камил булып, ике орфографик, өч пунктуацион (грамматик) яисә бер-ике сөйләм ялгышы булса, «4» ле куела.

3. Эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлар, аерым фактик төгәлсезлекләр булса, хикәяләүдә эзлеклелек югалса, сүзлек байлыгы ярлы булса, стиль бердәмлеге дөрес сакланмаган җөмләләр очраса, өч орфографик, дүрт пунктуацион (грамматик) яисә өч-дүрт сөйләм хатасы булса, «3» ле куела.

4. Язма темага туры килмичә, фактик төгәлсезлекләр күп булып, план нигезендэ язылмаса, сүзлек байлыгы бик ярлы булса, текст кыска һәм бер типтагы җөмләләрдән торып, сүзләр дөрес кулланылмаса, стиль бердәмлеге сакланмаса, биш орфографик, сигез пунктуацион (грамматик) яисә дүрт-алты сөйләм хатасы булса, «2» ле куела.







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал