7


  • Учителю
  • Конспект урока по татарскому языку на тему 'Доброта-это. . . ' (7 класс)

Конспект урока по татарскому языку на тему 'Доброта-это. . . ' (7 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема. Яхшылык -ул ....?

Р.Р.Нигъмәтуллинның «Татарча да яхшы бел» дәреслеге буена

(рус телендә сөйләшүче 7 нче сыйныф укучылар өчен

)


Максат:1. Яхшылык төшенчәсенең әһәмиятен аңлату,тема буенча белемнәрен ныгыту;

2.Бәйләнешле сөйләм телен үстерү, шигырь текстын аңлап уку күнекмәләрен формалаштыру;

3.Укучыларда яхшылык, шәфкатьлелек, миһербанлык, кайгыртучанлык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләү.

Җиһазлау: комьютер, экран, биремле карточкалар.

Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

-Исәнмесез! Хәерле иртә!

Хәерле булсын безнең дәресебез,

Хәерле булсын безнең эшебез!

Дәресебезнең девизы (1 нче слайд)

Татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел.

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле , затлы тел.(Ш.Маннур)

2.Әңгәмә: (2 нче слайд)- Яхшылык -ул нәрсә? Бу сүзне сез ничек аңлыйсыз?

Русча тәрҗемәсе ничек? Сез яхшылык сүзенә нинди синоним сүзләр беләсез?

Укучылар җавабы: шәфкатьлелек, миһербанлык, кайгыртучанлык, киң күңеллелек, олы җанлылык…, димәк , бу сыйфатлар -яхшы кешегә хас сыйфатлар. Яхшы эшләр кешеләргә карата гына эшләнәме? Эти качества мы употребляем только по отношению к людям? Укучылар җавабы. -Димәк, яхшы эшләр кешеләргә карата гына түгел , ә шулай ук хайваннарга, тирә-юньгә карата да эшләнә .

3.Тактада эш. Мәкальләрне уку һәм тәрҗемә итү:

Яхшы кеше эштә беленер.

Яхшылыкны сүз белән түгел, эш белән күрсәт.

Яхшылык итәргә кулыңнан килмәсә, усаллык итмә: бу да яхшылык.

Яхшылык итсәң, юлда калмас, үзеңә кайтыр.

Во внутреннем мире человека доброта-это солнце (В.Гюго)

Попытайтес быть хотя бы немного добрее- и вы увидите,что окажетесь не в состоянии совершить дурной поступок.(Конфуций)

Доброта - качество, излишек которого не вредит( Д.Голсуорси)

Состраданье к животным так тесно связано с добротой характера, что можно с уверенностью утверждать, что не может быть добрым тот, кто жесток с животными. (А.Шопенгауэр) Мәкальләрне тәрҗемә итү. Нәтиҗә ясау.

4.Яңа темага керү:

Иҗади бирем: кроссворд эшләү (экранда).

  1. Песинең уңай холкы.

  2. Төсе.

  3. Ул ничек дип аваз бирә?

  4. Песинең тискәре холкы.

  5. «Сөйкемсез песи»нең авторы

  6. Песиләр башка хайваннар белән ничек яши?

  7. Песи балалары ничек туа?

  8. Песиләрне өйрәнүче фән.

  9. Песиләрнең яраткан ризыгы.

  10. Ш.Галиевның «Ничә мәче?» шигырьендә ничә песи?

  11. Авыл эте Акбайның дусты кем исемле?

  12. Тычканнарны иң оста тотучы песиләр.

-Горизонталь буенча нинди исем язылган?

-Юрий Куклачев.

-Кем ул Юрий Куклачев? -(3 нчы сайд)

Дәреслек белән эш-39 нчы бит-уку, текст өстендә эш. Юрий Куклачев нинди кеше?

Укучылар җавабы.

-Ә сезнең өйдә кемнәрнең песие бар? Аларның төсләре , холыклары нинди? Нәрсә эшләргә яраталар (яратмыйлар)? Нәрсә ашыйлар? Песиегез күп игътибар таләп итәме? Ул гаиләгездә аеруча кемне ярата? (диалог төзү).

-Укучылар , ә песи тоту өйдә яхшылыкмы?( 4 нче слайд-песи рәсеме)

Тыңлау.Тыңлагыз әле «Уенчык кирәк икән…» шигырьдәге Гыймади исемле малай турында (укучылар тыңлап , язмача эш башкаралар- һәр укучыга таратыла) Хәкимҗан Халиков. Уенчык кирәк икән… (Р. Нигъматуллина. Контроль тестлар һәм текстлар. (42 нче бит)

1.Сорауларга жавап бирегез.

Гыймади кара песине ничек тәрбияләргә сүз бирә?

Ул песине ничә көннән соң китерә? Ни өчен китерә?

Ала песине ни өчен китерергә уйлый?

2. Җөмләләрне язып бетерегез.

Гыймадига кара песи баласын бирәләр, чөнки …

Гыймади песи баласын бик тиз китерә, чөнки …

Ала песи баласын Гыймадига бирмиләр, чөнки…

3. Шигырьдән табып языгыз.

А у тебя терпения хватит?

Вдвоём вместе в пух и прах разгоним.

4. Фикерегезне языгыз.

Синеңчә песи баласына Гыймадиларда рәхәт булганмы? Ни өчен?

5. Шигырьнең төп фикере нинди?

Димәк, Гыймадига песи уйнар өчен кирәк.Ул дөрес эшләгәнме?

Песи тотучы кеше нинди була?.(5 нче слайд) (Песи тотучы кешегә хас сыйфалар санала)

-Ә сез беләсезме , (5 нче слайд ) Революциягә кадәр дә шәһәрләрдә песиләрне күпләп тотканнар. Мәсәлән,Санкт-Петербург шәһәрендә Кышкы сарайда 600 дән артык песи яшәгән. Танылган язучы Эрнест Хемингуэй өендә 150 мәче тоткан.

-Ә кем үзенең песие турында сөйлисе килә? (проектларны күрсәтү). Монолог сөйләү-презентация күрсәтү.

(7 нче слайд) Бүген дөньяда якынча 400-500 миллион песи бар.Америкада-77 млн, Россиядә-40 млн. Индонезиядә-30 млн,Франциядә8 миллион песи яши.Ә Австрлиядә һәр 10 кешегә 9 песи туры килә.

Өй эше.1. Дәреслектән 39 нчы бит -5 нче күнегү, дәфтәрдән 31 бит,13нче күнегү

*2.Антуана де Сент-Экзюпери сүзләрен тәрҗемә итәргә һәм ятларга.

Человек никогда не должен оставаться равнодушным к людям, животным, окружающей среде.Он должен чувствовать ответственность за все, что происходит вокруг него. (Кешеләр беркайчанда бер-беренә, хайваннарга, тирә-юньгә ваесыз калырга тиеш түгел. Ул үзенең тирәсендәге килеп чыккан бар нәрсә өчен дә җаваплы хис итәргә тиеш.

Йомгак ясала. Нәрсә турында сөйләштек бүген дәрестә?(укучылар җавабы)

-Укучылар, һәрвакыт яхшы эшләр генә эшлик. Безнең эшләгән яхшылыгыбыз, мәкальдәгәчә, үзебезгә әйләнеп кайтыр. Яхшылык итсәң, юлда калмас, үзеңә кайтыр.

Билге куела.




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал