7


  • Учителю
  • Рабочая программа по татарскому языку для 2 класса

Рабочая программа по татарскому языку для 2 класса

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

2 нче сыйныф рус төркеме укучылары өчен

татар теле буенча эш программасына

аңлатма язуы





Татар телен укыту максатлары

-гамәли максат: татар теленең фонетик, лексик, грамматик берәмлекләрен гамәли үзләштерүгә ирешү һәм укучыларның сөйләм күнекмәләрен үстерү;

-гомуми белем бирү максаты- укучыларның акыл эшчәнлеген активлаштыру, логик фикерләү сәләтен камилләштерү, сөйләм культурасын үстерү;

-тәрбияви максат- балаларның рухи дөнясын баету, аларда шәхесара һәм мәдәниятара аралашу күнекмәләре булдыру, төрле милләт вәкилләре арасында дуслык һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү.





2 нче сыйныф өчен эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:

1. "Россия Федерациясендә мәгариф турында" Федераль закон. 2013 (273-ФЗ номерлы закон үзгәртелде, 2012, 29.12)

2. "Мәгариф турында" Татарстан Республикасы законы, ( № 68-ЗРТ 22.07 2013).

3. Гомуми башлангыч белем бирүнең федераль дәүләт стандарты ( Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы,№ 373, 06.10.2009, үзгәрешләр 26 ноябрь 2010 ел, 22 сентябрь 2011 ел, 18 декабрь 2012(.п.19.5) кертелде)

4.МГББУ "Лицей №159"ның башлангыч гомуми белем бирүнең төп белем бирү программасы













Укытуга каралган сәгатьләр саны

Программа атнага 3 сәгатькә исәпләнгән. 35 уку атнасында татар теленә каралган сәгатьләр саны 2 нче Б,В,Г сыйныфларында 105 сәгатьне тәшкил итә.

Уку-укыту методик комплекты

1."Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларында татар теле укыту "1-4 сыйныфлар. Укытучылар өчен методик кулланма. К.С. Фәтхуллова Казан, Татар.кит.нәшр.2014

2.Татар теле һәм уку китабы:рус телендә башл.гомуми белем бирү мәкт.2 нче с-фы өчен дәреслек(рус телендә сөйләшүче балалар өчен):2 кисәктә/К.С.Фәтхуллова. - Казан:Татар.кит.нәшр.,2013.-79 б.

3. Эш дәфтәре: рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының 2 нче с-фы өчен/К.С.Фәтхуллова.-Казан: Татар.кит.нәшр.,2013.-63 б.: рәс.б-н.





2 нче сыйныфта татар теленнән планлаштырылган нәтиҗәләр

1. Шәхси

-"Гаилә", "Туган ил", "мәрхәмәтлелек" төшенчәләрен кабул итү, аларның кадерен белү; табигатьнең матурлыгына соклану уяту

-Туган Республикага, дәүләт теленә, шәһәргә, гаиләгә, туганнарга, төрле милләт вәкилләренә карата хөрмәт, әти-әнине ярату хисләре тәрбияләү;

-укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү; үз-үзеңә карата җаваплылык, олыларны хөрмәт итү хисе тәрбияләү

2. Метапредмет

А) регулятив

- Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү;

- Укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү;

- Укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү;

- Эш сыйфатына бәя бирә белү;

-Укылган яки тыңланган зур булмаган текстның эчтәлеген сөйли белү;

Ә) танып-белү

-Дәреслек белән эш итә белү;

-Хәрефләрне танып, текстны (хикәя, шигырь, әкиятне) сәнгатьле итеп уку;

-Этнокультура өлкәсенә караган сүзләр булган текстны, сүзлекләр кулланып, аңлап уку;

-Текстта очраган таныш сүзләргә таянып, яңа сүзләрнең мәгънәсен төшенү;

-Текстны сәнгатьле итеп укыгач, сорауларга җавап бирү;

-Укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирә, тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү;

-Предметларны, чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү;

Б) коммуникатив

- Дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша алу;

- Укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү;

-Сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү;

- Башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү;

- Парларда эшли белү.

3. Предмет буенча

-лексик темаларга караган сүзләрнең, әйтелеше белән язылышы арасында аерма булган сүзләрнең дөрес әйтелешенә ирешү;үзенчәлекле тартык авазлы сүзләр,ике тартык янәшә килгән сүзләр,я, ю, е хәрефләре булган сүзләрне аера белүгә ирешү;

-калын һәм нечкә әйтелешле сүзләрне аера белү; Басымны дөрес .Транскрипция үзенчәлекләрен аңлау.Санау интонациясе.

-сүзләрне юлдан-юлга күчү, аерым җөмләләрне үзгәрешләр кертеп яза белү;җөмләне баш хәрефтән язу. җөмлә ахырында тыныш билгеләрен дөрес кую.

-кеше исемнәрен һәм фамилияләрен, шәһәр, авыл һәм елга исемнәрен, хайван кушаматларын баш хәрефтән язу;

- аралашу темаларына караган лексик берәмлекләрне рецептив һәм продуктив рәвештә үзләштерү;алынма сүзләр.Сүз ясалышы(кушма, парлы, тезмә сүзләр)

-берлек һәм күплек сандагы уртаклык һәм ялгызлык исемнәрне,сан, тартым һәм килеш белән төрләндереп,сөйләмдә куллану күнекмәләрен системалаштыру;

- актив үзләштерелгән сыйфатларны сөйләмдә куллануга ирешү;

зат, сорау, алмашлыкларн килешләр белән төрләндереп, сөйләмдә куллануга ирешү; күрсәтү, билгеләү алмашлыкларын сөйләмдә куллану күнекмәләрен системалаштыру;

-микъдар( 100 гә кадәр) һәм тәртип саннарын сөйләмдә куллануга ирешү

- хәзерге һәм билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формаларын зат-сан белән (берлектә, күплектә) төрләндереп сөйләмдә куллануга ирешү; вакыт рәвешләре(бүген, иртәгә, кичә), урын рәвешләре(анда, монда). Еш кулланыла торган бәйлекләрне (белән, турында, соң, саен, кебек,турында, өчен) куллану күнекмәләрен системалаштыру; Кисәкчәләр(-\-ме, түгел, әле, бик)

- Хикәя, боеру,сорау, тойгылы җөмләләрне тиешле интонация белән уку; Инкарь һәм раслау җөмләләр.Һәм, ләкин теркәгечле җөмләләрне сөйләмдә куллануны камилләштерү.

















Уку материалының эчтәлегеТемалар

Темага караган төп төшенчәләр

Сәгать

саны

Яңа уку елы

котлы булсын!

Темага караган лексик минимум белән танышу. Аваз- хәреф бәйләнешләре.Басым.Транскрипция.Калын-нечкә әйтелешле сүзләр.Сингармонизм законы. Сингармонизм законына буйсынмаган сүзләр. Үзенчәлекле тартык авазлы [къ], [к], [г],[ гъ], [w] сүзләр, ике тартык янәшә килгән сүзләр.Басым. Кемнеке? Нәрсәнеке? сораулары.Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формаларын сөйләмдә кулланырга өйрәтү

8

Йортыбыз, фатирыбыз

Темага караган лексик минимум белән танышу ,калын һәм нечкә сузык авазлар, [о], [ө], [г], [гъ], [н], [ң], [у], [ү], [а], [ә], [з], [с] авазлары. Кыска һәм озын сузыклар.Исемнәрнең тартым белән төрләнеше(берлек һәм күплек санда),тартымлы исемнәрне сөйләмдә куллану күнекмәләрен системалаштыру; Санау интонациясе. Сыйфат сүз төркеме. Иялек килешендәге исем + тартымлы исем Кемнең? нәрсәнең? сорауларын сөйләмдә куллану күнекмәләре өстендә эшләү

9

Көндәлек режим



Темага караган лексик минимум белән танышу , вакыт үлчәү берәмлеге сөйләмдә куллана белү күнекмәләрен системалаштыру, микъдар һәм тәртип саннарын сөйләмдә куллану , 1-100 кадәр саннарны үзләштерү, сан +саналмыш структурасын куллану ,диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү. Сорау алмашлыклары. Я,ю,е хәрефләре белдергән авазлар.

9

Ашамлыклар кибетендә.

Темага караган лексик минимум белән танышу ,диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү. Инкарь һәм раслау җөмләләр. Хикәя һәм сорау җөмләләр. Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнеше.

9

Әбиләрдә кунакта.

Темага караган лексик минимум белән танышу , озын һәм нечкә сузык авазлар, я хәрефе булган сүзләр.Ике тартык янәшә килгән сүзләр(кайтты, китте) хәзерге һәм үткән заман хикәя фигыльнең формаларын сөйләмдә куллану, барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләндерү, сөйләмдә куллануга ирешү.

6

Табигатьтәге үзгәрешләр.

Темага караган лексик минимум белән танышу, вакыт рәвешләрен (кышын, җәен, язын, көзен) сөйләмдә куллануга ирешү,диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү, гамәли куллланырга күнектерү. Җөмләдәге сүз тәртибе.

Соң , кадәр бәйлекләрен сөйләмдә куллану күнекмәләрен системалаштыру. Сүз ясалышы.Парлы һәм тезмә сүзләр.

7

Татарстан - туган ягым.

Темага караган лексик минимум белән танышу, берлек һәм күплек сандагы уртаклык һәм ялгызлык исемнәрне сөйләмдә куллану күнекмәләрен системалаштыру. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр. Аларның язылышы.Алынма сүзләр. Аша, турында бәйлекләрен гамәли куллланырга күнектерү , исем+исем (-ы/-е, -сы/-се) төзелмәсе. Ю,е хәрефләре булган сүзләр.Диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү.

8

Казан - Татарстанның башкаласы.

Темага караган лексик минимум белән танышу, урын, рәвеш, күләм хәлләре (анда, монда, якын, ерак, берничә тапкыр) белән танышу, сөйләмдә куллану күнекмәләрен системалаштыру, диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү.Хәзерге заман һәм билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формаларын зат-сан белән төрләндереп, сөйләмдә куллануга ирешү

6

Сәламәтлек - иң зур байлык.

Темага караган лексик минимум белән танышу, [а], [ә], [w],[ һ], [йа], [йә] үзенчәлекле авазлы сүзләрне сөйләмдә куллану, хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формаларын сөйләмдә куллану.Беренче зат берлек сан зат алмашлыгының килеш белән төрләнешен үзләштерү, сөйләмдә куллану күнекмәләрен системалаштыру, инфинитив+ ярый, ярамый, мөмкин, кирәк модулен сөйләмдә куллануга ирешү .Җөмлә.Хикәя, боеру, тойгылы җөмләләр.Җөмлә ахырында тыныш билгеләре.



8

Без хезмәт яратабыз.

Темага караган лексик минимум белән танышу, икенче,өченче зат берлек сан зат алмашлыгының килеш белән төрләнешен үзләштерү, сөйләмдә куллану күнекмәләрен системалаштыру, ул, сорау алмашлыкларын килеш белән төрләндерү, сөйләмдә куллануга ирешү,билгеләү алмашлыклары Диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү. Яме, ярар сүзләре

7

Үсемлекләр белән танышабыз.

Темага караган лексик минимум белән танышу; беренче, икенче, өченче зат күплек сан зат алмашлыкларының килеш белән төрләнешен үзләштерү, сөйләмдә куллану күнекмәләрен системалаштыру. [җ-ч], [ж-ш] авазлары. Күрсәтү (бу, менә) алмашлыкларын үзләштерү, гамәли куллланырга күнектерү.

8

Хайваннарга һәм

кошларга булышабыз.

Темага караган лексик минимум белән танышу ,җыю саннарын үзләштерү, сөйләмдә куллану күнекмәләрен системалаштыру, өчен бәйлеге сөйләмгә кертү,диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү, гамәли куллланырга күнектерү.

6

Без бәйрәмгә барабыз.



Темага караган лексик минимум белән танышу, җөмләдәге сүз тәртибе.Туган көн белән котлау язу,хат язу үрнәген үзләштерү; ләкин,һәм теркәгечләре, диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү, гамәли куллланырга күнектерү.

7

Күңелле ял итәбез.



Темага караган лексик минимум белән танышу, исемнәрнең сан һәм килеш белән төрләнеше, хәзерге һәм үткән заман хикәя фигыльнең өйрәнелгән формаларын сөйләмдә куллану күнекмәләрен системалаштыруны дәвам итү,диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү, гамәли куллланырга күнектерү Кисәкчәләр (әле,бик, түгел, -мы/-ме).

7





























Программаның практик өлеше үтәлешен контрольдә тотуга каралган сәгатьләр саны





I чирек

II чирек

III чирек

IV чирек

Еллык

Мөстәкыйль эш

-

-

1

-

1

Сүзлек диктанты

2

3

3

2

10

Контроль күчереп язу

-

1

1

-

2

Диктант







1

1

Контроль эш

2

1

1

-

4

БСҮ

3

3

4

4

14





Календарь-тематик план№

Дәрес темасы

Уку эшчәнлеге

Сәгать саны

Үткәрелү вакыты







Үткәрелү вакыты



Искәрмә



план

факт



1

БСҮ Яңа уку елы белән!



Тыңлап аңлау "Мәктәп" темасына караган сүзләрне кабатлау һәм ныгыту

1















2

Калын һәм нечкә әйтелешле сүзләр. Берлек һәм күплек сандагы исемнәр.

Берлек һәм күплек сандагы исемнәр буенча терәк схема ясау, күнегүләр эшләү.

1















3

Сингармонизм законы. [а], [ә], [о], [ө], [җ], [ч] авазлары.Кыска һәм озын сузыклар.Басым.

Аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү.

1







4

Хәзерге заман хикәя фигыль

Хәзерге заман хикәя фигыльгә терәк схема ясау, күнегүләр эшләү.

1







5

Үзенчәлекле тартык авазлы [ к], [къ], [w] сүзләр.Транскрипция билгеләре.

Дәреслектә, эш дәфтәрендә биремнәр эшләү

1







6

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы. Сүзлек диктанты№1

Аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү.

1







7

Кемнеке? Нәрсәнеке? сораулары .Кереш контроль эшкә әзерләнү.



Язма эштә җибәрелгән

хаталар өстендә эшләү,биремнәр эшләү

1







8

Кереш контроль эш.(Сүз төркеме:исем)

Контроль эштәге биремнәрне үтәү.

1







9

[о], [ө], [г], [гъ], [н], [ң] авазлары. Кыска һәм озын сузыклар. Хаталар өстендә эш.

Язма эштә җибәрелгән

хаталар өстендә эшләү. Үрнәк буенча

парлап эшләү,сорауларга

җавап бирү,гомуми нәтиҗә

чыгару



1











10

Исем.Исемнәрнең тартым белән төрләнеше .Сыйфат.



Исемнәрнең тартым белән төрләнеше буенча терәк схема ясау. Күнегүләр эшләү.

1







11

[у], [ү], [а], [ә], [о], [ө], [з], [с] авазлары.Санау интонациясе

Үрнәк буенча парлап эшләү,

сорауларга җавап бирү, санау

интонациясе янында тыныш билгеләре.



1







12

Фатирыбыз. Диалогик сөйләм үстерү.

тактада эшләү, сорауларга җавап бирү, тәрҗемә итү, диалог төзү.

1







13

[къ], [гъ], [җ]-[ч],[w] авазлары.

Аңлату,әңгәмә, күнегүләр эшләү. Сүзләргә өлешчә фонетик анализ

1







14

Инкарь һәм раслау җөмләләр.

Сорауларга җавап бирү., тәрҗемә итү., парларда эшләү. ситуатив күнегүләр эшләү

1







15

БСҮ Минем бүлмәм.

Бәйләнешле сөйләм үстерү,рәсем белән эш , җөмләләр төзү,

1







16

Иялек килешендәге исем+тартымлы исем төзелмәсе.Кемнең? нәрсәнең? сораулары

Дәреслектә, эш дәфтәрендә, тактада биремнәр эшләү,тәрҗемә эше.

1







17

Тартымлы исемнәрнең сөйләмдә кулланылышы. Сүзлек диктанты№2

Сүзлек диктанты язу Карточкада, эш дәфтәрендә, тактада биремнәр эшләү

1







18

Көндәлек режим темасына караган яңа лексиканы үзләштерү.Вакыт берәмлекләре. Хаталар өстендә эш.

Вакытны әйтә белү,диалогны тәрҗемә итү,парларда эш.Хаталарны төзәтү.

1







19

Тәртип саннары.

-нчы/-нче, -ынчы/-енче кушымчалары.

Тәртип саннарының язылышы һәм әйтелешен өйрәнү.

Ничәнче? соравы.-нчы/-нче,

-ынчы/-енче кушымчалары хакында мәгълүматларны тирәнәйтү

1







20

Микьдар һәм тәртип саннары.Атна,көн исемнәре.

Яңа материал белән танышу, укытучының кереш сүзе, тема буенча фикер алышу, атна,көн исемнәрен әйтә белү,сорауларга җавап бирү.

1







21

11-20 гә кадәрле микьдар һәм тәртип саннары.

Уку, тәрҗемә итү, парларда эшләү, ситуатив күнегүләр эшләү, карточкалар

1







22

Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формасы.

Сорауларга җавап бирү, тәрҗемә итү, парларда эшләү, ситуатив күнегүләр эшләү

1







23

100 гә кадәрле микьдар һәм тәртип саннары. Сан +саналмыш структурасын куллану. Контроль эшкә әзерләнү

Аңлату, сорауларга җавап бирү , парларда эшләү, тәрҗемә итү , күнегүләр эшләү.

1







24

"Көндәлек режим» темасына контроль эш (Сүз төркеме: Исем.Фигыль.Сан)

Контроль эш биремнәрен үтәү.

1







25

Сорау алмашлыклары. Хаталар өстендә эш.



Язма эштә җибәрелгән

хаталар өстендә эшләү, яңа теманы аңлату, биремнәр эшләү.

1







26

БСҮ "Көндәлек режимым"



Бәйләнешле сөйләм үстерү,тактада эшләү, сорауларга җавап бирү



1







27

Ашамлыклар кибетендә темасына караган яңа лексикны сөйләмгә кертү

Лексиканы үзләштерү

1







28

Хикәя һәм сорау җөмләләр.

Яңа материал белән танышу, укытучының кереш сүзе, тема буенча фикер алышу.

1







29

Контроль күчереп язу."Кунакта"(«Мәгариф» журналыннан)



Текстны күчереп язу.

1







30

Исемнәрне кабатлау.

Хаталар өстендә эш

Хаталарны төзәтү. Исемнәрне кулланып җөмлә төзү, күнегүләр эшләү, язу, тәрҗемә эше,сорауларга җавап бирү

1







31

Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.Берлек һәм күплек сан.



Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнешенә терәк схема ясау.

1







32

Раслау һәм инкарь җөмләләр.

Аңлату, әңгәмә, тактада, дәфтәрдә күнегүләр эшләү.

1







33

Саннарның әйтелешен һәм язылышын кабатлау. Сүзлек диктанты №3

Сүзлек диктантын язу, күнегүләр эшләү. Язма эштә җибәрелгән

хаталар өстендә эшләү

1







34

Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнеше.



Аңлату, әңгәмә, тактада, дәфтәрдә күнегүләр эшләү

1







35

БСҮ Ашамлыклар кибетендә. Хикәя төзеп язу.

ситуатив күнегүләр эшләү, сорауларга җавап бирү, парларда эшләү, хикәя төзеп язу

1







36

Билгеле үткән заман хикәя фигыль. Барлык формасында зат-сан белән төрләндерү.Озын һәм нечкә сузык авазлар.

Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлык формасына терәк схема ясау; тактада, дәфтәрдә күнегүләр эшләү, тәрҗемә эше,

1







37

Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең юклык формасы.

Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең юклык формасына терәк схема ясау; тактада, дәфтәрдә күнегүләр эшләү.

1







38

БСҮ "Туган көндә".

Я хәрефе булган сүзләр.Ике тартык янәшә килгән сүзләр(кайтты, китте)

Бәйләнешле сөйләм үстерү,тактада эшләү, сорауларга җавап бирү, тәрҗемә эше



1







39

Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең юклыкта зат-сан белән төрләндерү.

Дәреслектә, эш дәфтәрендә, тактада биремнәр эшләү.

1







40

Хәзерге заман һәм билгеле үткән заман хикәя фигыльләрне кабатлау. Сүзлек диктанты№4

күнегүләр эшләү ,

язма эштә җибәрелгән

хаталар өстендә эшләү

1







41

"Без кунакка бардык" исемле хикәя төзеп язу. Хаталар өстендә эш.

Бәйләнешле сөйләм үстерү, сорауларга җавап бирү, хикәя төзеп язу

1







42

БСҮ Табигатьтә үзгәрешләр

Яңа материал белән танышу, укытучының кереш сүзе, тема буенча фикер алышу.

1







43

Вакыт рәвешләре.

Кайчан? соравына җавап биргән сүзләрне үзләштерү, тәрҗемә, сорауларга җавап

1







44

Җөмләдәге сүз тәртибе. Соң бәйлеге.

теманы аңлату; тактада, дәфтәрдә биремнәр эшләү.

1







45

Кадәр бәйлеген дөрес куллану. Сүзлек диктанты № 5



яңа теманы аңлату, дәфтәрдә биремнәр эшләү.Сүзлекдиктанты язу

1







46

Сүз ясалышы.Парлы һәм тезмә сүзләр.Хаталар өстендә эш. Контроль эшкә әзерлек.

дәфтәрдә биремнәр эшләү

1







47

Контроль эш "Табигатьтә үзгәрешләр "(Сүз төркемнәре:исем һәм фигыль,рәвеш)



Контроль эш биремнәрен үтәү.



1







48

Бәйлекләрне сөйләмдә һәм язуда куллану. Хаталар өстендә эш.

Язма эштә җибәрелгән

хаталар өстендә эшләү.Биремнәр эшләү.

1







49

Татарстан-туган ягым темасына караган лексиканы сөйләмгә кертү.Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр. Аларның язылышы.

Граммматик күнегүләр эшләү, уку, язу, тәрҗемә эше,сорауларга җавап бирү, парларда эшләү

1







50

Аша бәйлеге.

Грамматик күнегүләр эшләү, уку, язу, тәрҗемә эше,сорау-ларга җавап бирү, парларда эшләү

1







51

Исем+исем (-ы/-е, -сы/-се) төзелмәсе. Алынма сүзләр.

Грамматик күнегүләр эшләү, уку, язу, тәрҗемә эше,сорау-ларга җавап бирү, парларда эшләү

1







52

Турында бәйлеге

Аңлату, әңгәмә, тактада, дәфтәрдә күнегүләр эшләү.

1







53

БСҮ "Туган илем-Татарстан"

Яңа материал белән танышу, укытучының кереш сүзе, тема буенча фикер алышу.

1







54

Ялгызлык исемнәр. Шәһәр һәм елга исемнәре.

Яңа материал белән танышу, укытучының кереш сүзе, тема буенча фикер алышу, тактада, дәфтәрдә күнегүләр эшләү

1







55

Ю,е хәрефләре булган сүзләр.

Грамматик күнегүләр эшләү, уку, язу, тәрҗемә эше,сорау-ларга җавап бирү, парларда эшләү

1







56

"Татарстан" темасына мөстәкыйль эш.( Берлек һәм күплек сандагы ялгызлык һәм уртаклык исемнәр).



Мөстәкыйль эштәге биремнәрне үтәү.

1







57

Исем+исем төзелмәсен кабатлау. Кушма сүзләр.Хаталар өстендә эш.

Язма эштә җибәрелгән

хаталар өстендә эшләү , яңа материал белән танышу, укытучының кереш сүзе, тема буенча фикер алышу, күнегүләр эшләү

1







58

Урын, вакыт, рәвеш хәлләре(анда, монда, якын, ерак, берничә тапкыр).Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре.

Карточкада, эш дәфтәрендә, тактада биремнәр эшләү. Җөмләләрне интонацион яктан дөрес әйтү һәм язу

1







59

Шәһәр транспорты.Диалогик сөйләм үстерү.

Грамматик күнегүләр эшләү, уку, язу, тәрҗемә эше,сорау-ларга җавап бирү, парларда эшләү

1







60

Хәзерге һәм үткән заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формалары.Берлектә , күплектә зат-сан белән төрләнеше. Сүзлек диктанты №6

Сүзлек диктанты язу. Таблица белән эш, әңгәмә, сорау-җавап, дәфтәрдә, дәреслек белән, такта янында эш

1







61

БСҮ "Казан -минем шәһәрем"

Бәйләнешле сөйләм үстерү,сорауларга җавап бирү, тәрҗемә эше,күнегүләр эшләү.

1







62

Контроль күчереп язу"Шәһәрдә"(«Мәгариф» журналыннан)

Текстны күчереп язу.

1







63

Сәламәтлек - зур байлык темасына караган яңа лексиканы сөйләмгә кертү.Хаталар өстендә эш.

Яңа материал белән танышу, укытучының кереш сүзе, тема буенча фикер алышу.

Язма эштә булган хаталарны төзәтү

1







64

Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формалары.Берлектә , күплектә зат-сан белән төрләнеше.

Таблица белән эш, әңгәмә, сорау-җавап, дәфтәрдә, дәреслек белән, такта янында эш

1







65

Үткән заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формалары.Берлектә , күплектә зат-сан белән төрләнеше.

Таблица белән эш, әңгәмә, сорау-җавап, дәфтәрдә, дәреслек белән, такта янында эш

1







66

Мин алмашлыгының килеш белән төрләнеше

Аңлату, әңгәмә, тактада, дәфтәрдә күнегүләр эшләү.

1







67

Инфинив+ярый, ярамый, мөмкин, мөмкин түгел.Хаталар өстендә эш

Тактада, эш дәфтәрендә күнегүләр эшләү.

1







68

БСҮ Сәламәт тәндә- сәламәт акыл.

Бәйләнешле сөйләм үстерү, сорауларга җавап бирү, күнегүләр эшләү.

1







69

Инфинитив + кирәк , кирәк түгел.Сүзлек диктанты№ 7

Сүзлек диктанты язу.Аңлату, әңгәмә, тактада, дәфтәрдә күнегүләр эшләү

1







70

Җөмлә.Хикәя, боеру, тойгылы җөмләләр.Хаталар өстендә эш

Дәреслектә, эш дәфтәрендә, тактада биремнәр эшләү. Язма эштә булган хаталарны төзәтү

1







71

Син алмашлыгының килеш белән төрләнеше.

Аңлату, әңгәмә, тактада, дәфтәрдә күнегүләр эшләү.

1







72

Үз алмашлыгының килеш белән төрләнеше.

Аңлату, әңгәмә, тактада, дәфтәрдә күнегүләр эшләү

1







73

Билгеләү алмашлыклары.Яме, ярар сүзләре

аңлату, әңгәмә, тактада, дәфтәрдә күнегүләр эшләү

1







74

Сорау алмашлыклары

тактада, дәфтәрдә биремнәр эшләү.

1







75

Ул алмашлыгының килеш белән төрләнеше.

Аңлату, әңгәмә, тактада, дәфтәрдә күнегүләр эшләү.

1







76

"Без хезмәт яратабыз" темасына контроль эш (Сүз төркемнәре:исем, фигыль, сан, сыйфат )

Контроль эш биремнәрен үтәү.

1







77

БСҮ "Мин өйдә булышам". Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше.

Хаталар өстендә эш.

Язма эштә булган хаталарны төзәтү .Бәйләнешле сөйләм үстерү, сорауларга җавап бирү, күнегүләр эшләү.

1







78

Яңа лексик берәмлекләр белән танышу. Без алмашлыгының килеш белән төрләнеше.

Аңлату, әңгәмә, тактада, дәфтәрдә күнегүләр эшләү, тактада, дәфтәрдә биремнәр эшләү

1







79

[җ-ч], [ж-ш] авазлары. Сез алмашлыгының килеш белән төрләнеше.

Аңлату, әңгәмә, тактада, дәфтәрдә күнегүләр эшләү

1







80

Исемнәрне төрле килештә куллану.

тәрҗемә итү, грамматик күнегүләр эшләү

1







81

Күрсәтү алмашлыклары ( бу, менә)

Грамматик күнегүләр эшләү, уку, язу, тәрҗемә эше,сорау-ларга җавап бирү, парларда эшләү

1







82

[ый-и], [йа-йә]авазлары .

гр. күнегүләр эшләү, уку, язу, тәрҗемә эше,сорау-ларга җавап бирү, парларда эшләү

1





83

Алар алмашлыгының килеш белән төрләнеше .Сүзлек диктанты №8

Аңлату, әңгәмә, тактада, дәфтәрдә күнегүләр эшләү. Сүзлек диктанты язу

1







84

Кабатлау. Без, сез, алар зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше,җөмләдә кулланылышы

Дәреслектә, эш дәфтәрендә, тактада биремнәр эшләү.

1







85

БСҮ Рәсем буенча хикәя язу. Урманда

Бәйләнешле сөйләм үстерү, сорауларга җавап бирү, күнегүләр эшләү.

1







86

Хайваннарга һәм кошларга булышабыз темасына караган яңа лексик берәмлекләр белән танышу.

тактада, дәфтәрдә биремнәр эшләү.

1







87

Җыю саннары.

Аңлату, әңгәмә, тактада, дәфтәрдә күнегүләр эшләү

1







88

Җыю саннарын җөмләдә куллану.

сорауларга җавап бирү, күнегүләр эшләү.

1







89

Өчен бәйлегенең җөмләдә кулланылышы.

Аңлату, әңгәмә, тактада, дәфтәрдә күнегүләр эшләү

1







90

Саен , кебек бәйлекләре

Аңлату, әңгәмә, тактада, дәфтәрдә күнегүләр эшләү

1







91

БСҮ "Хайваннарга һәм кошларга булышабыз"

Бәйләнешле сөйләм үстерү, сорауларга җавап бирү, күнегүләр эшләү.

1







92

«Без бәйрәмгә барабыз» темасына караган яңа лексиканы кертү.



Яңа материал белән танышу, укытучының кереш сүзе, тема буенча фикер алышу.

1







93

Сорау җөмләләр. Сүзлек диктанты №9

Сүзлек диктанты язу. Күнегүләр эшләү.

1







94

Хаталар өстендә эш.Фигыльнең заман формаларын кабатлау. Һәм, ә, ләкин теркәгечләре.

Язма эштә җибәрелгән

хаталар өстендә эшләү, тактада, дәфтәрдә биремнәр эшләү Аңлату, әңгәмә, тактада, дәфтәрдә күнегүләр эшләү

1







95

БСҮ Сабантуй.

Бәйләнешле сөйләм үстерү, тактада эшләү, сорауларга җавап бирү, күнегүләр эшләү

1







96

Фигыльләрне барлыкта һәм юклыкта куллану.

Аңлату, әңгәмә, тактада, дәфтәрдә күнегүләр эшләү

1







97

Җөмләдәге сүз тәртибен ныгыту.Туган көн белән котлау язу.

Укучыларның сөйләм телен үстерү, әңгәмә, сорау-җавап, дәфтәрдә, дәреслек белән, такта янында индивидуаль биремнәр

1







98

Хикәя фигыльнең заман формалары.Күчереп язу.

Күнегүләр эшләү, дәфтәрдә күчереп язу күнекмәләре өстендә эшләү.

1







99

Күңелле ял итәбез темасына караган яңа лексик берәмлекләр белән танышу.

Яңа материал белән танышу, укытучының кереш сүзе, тема буенча фикер алышу.

1







100

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Сүзлек диктанты№10

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше буенча терәк схема ясау,күнегүләр эшләү.

1







101

Кисәкчәләр (әле,бик, түгел).

Язма эштә җибәрелгән

хаталар өстендә эшләү Аңлату, әңгәмә, тактада, дәфтәрдә күнегүләр эшләү

1







102

Диктант " Татарстан"(«Мәгариф» журналыннан)

Диктант язу

1







103

Ситуатив күнегүләр эшләү. Хаталар өстендә эш

Язма эштә җибәрелгән

хаталар өстендә эшләү, тактада, дәфтәрдә биремнәр эшләү.

1







104

БСҮ" Без күңелле ял итәбез"

" Җәйге ял " темасына караган сүзләрне гамәли үзләштерү .Яңа конструкцияне сөйләмгә кертү.

1







105

Үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

Тактада, эш дәфтәрендә күнегүләр эшләү

1











































































Белем һәм күнекмәләрне бәяләү нормалары





Укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшереп бару, бәяләү укытуның әһәмиятле өлешен тәшкил итә.Тикшерүнең төп максаты-укучыларның белем һәм күнекмәләрен даими күзәтеп бару, дөрес һәм гадел бәя бирү.

Укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшерү эшен системалы үткәрү максатыннан, чирек башында агымдагы, тематик һәм йомгаклау характерындагы тикшерү эшләре үткәрелә.

Язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен тикшерү өчен биремнәр:аерым сүзләрне, җөмләләрне, бәйләнешле текстны үзгәрешсез күчереп язу; нокталар урынына кирәкле сүзләрне куеп язу; җөмләләрне(текстны) күчереп язу; сүзләрне хәтердән язу, диктант язу.

Эш төрләре

Сыйныф



2



Язу:

1) күчереп язу;(җөмлә саны)

2) сүзлек диктанты (сүзләр саны)

3) диктант(сүзләр саны)

4) изложение(сүзләр саны)

5) сочинение(җөмлә саны)





3-4

6-7

25-30

- -













Укучыларның белем һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары





Контроль күчереп язу

Диктант

Язма сөйләм



"5"

Пөхтә,төгәл һәм орфографик хатасыз язылган эшкә

Пөхтә һәм төгәл язылган,1 орфографик хаталы диктантка

Эзлекле язылган, 1 орфографик һәм 1 пунктуацион яки 1 грамматик хаталы эшкә

"4"

Пөхтә,төгәл язылган,әмма 1-3 төзәтүе яки 1-2 орфографик хатасы булган эшкә

Пөхтә һәм төгәл язылган,2-3 орфографик хаталы диктантка

Эзлекле язылган,ләкин эчтәлектә ялгыш җибәрелгән,2-3 орфографик һәм пунктуацион яки 2-3 грамматик хаталы эшкә

"3"

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4-5 төзәтүе яки 3-5

орфографик хатасы булган эшкә

Пөхтә һәм төгәл язылмаган,4-6 орфографик хаталы диктантка

Эзлекле язылмаган,4-6 орфографик һәм пунктуацион яки

4-6 грамматик хаталы эшкә

"2"

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 6 яки артыграк орфографик хатасы булган эшкә

Пөхтә һәм төгәл язылмаган,7 яки артыграк орфографик хаталы диктантка

Эзлекле язылмаган һәм эчтәлеге ачылмаган,7 дән артык орфографик һәм пунктуацион яки 7 дән артык тупас грамматик хаталы эшкә

















Мәгълүмат һәм белем бирү чыганакларыУМК

Укытучы өчен методик әдәбият

Укучылар өчен әдәбият

Программа: "Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы" (рус телендә сөйләшүче балалар өчен, 1-11 сыйныфлар, төзүче авторлары К.С. Фәтхуллова), Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2014 ел.

- Дәреслек: Татар теле һәм уку китабы. Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Авторы: К.С. Фәтхуллова - Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2013 ел.



1. Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф.

Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы, К..: Раннур н-ты, 2000 ел.

4. Галлямов Ф.Г. Татар теле дәресләрендә синтаксик һәм пунктуацион анализ. Алабуга,

5. Гыймадиева Н., Нуруллина Р.Татар теленнән кагыйдәләр җыентыгы. К.: "Мәгариф", 2007.

6. Максимов В.Н. Урта мәктәптә татар теле укыту. Фонетика. Морфология.К.: "Мәгариф" н-ты, 2004.

9. Нигъматуллин М., Грамматик анализ. Алабуга, 2000.

10. Лингвистик анализ үрнәкләре.

11. Татар телендә тыныш билгеләре.

12.Диктантлар җыентыгы (төрле авторлар)

13.«Фән һәм мәктәп», «Мәгариф» журналлары, "Мәгърифәт", "Ачык дәрес" газеталары

1. Гыймадиева Н., Нуруллина Р.Татар теленнән кагыйдәләр җыентыгы. К.: "Мәгариф", 2007.

2. Р.С. Нурмухаметова. Сборник правил по татарскому языку (для русскоязычных учащихся)К., Из-во "Гыйлем", 2011

2. Орфографик, орфоэпик һәм башка төр сүзлекләр











Мәгълүмат бирү чыганаклары

www.mon.gov.ru РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы

www.ed.gov.ru Белем бирү буенча федераль агентлык

www.fasi.gov.ru Фән һәм инновацияләр буенча федераль агентлык

www.obrnadzor.gov.ru Рособрнадзор

www.apkppro.ru РФ мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм профессиональ әзерләү академиясе

www.lexed.ru Федеральный центр образовательного законодательства

www.rustest.ruФедераль тест үткәрүүзәге

www. tatedu.ru ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы

www.edu. kzn.ru ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Белем порталы

www.mon.tatar.ru

pedsovet.org Бөтенроссия интернет-педкиңәшмәсе

www.bytik.ru Мәгариф системасында яңа технологияләр куллану - халыкара конференция

www.shoolexpo.ru

www.it-n.ru

. belem.ru

. tatar.ruТР рәсми серверы

. tatcenter.ruТР мәгълүмати - аналитик порталы

. Tat. Tatar - inform.ru ТР мәгълүмат агентлыгы

. intertat.ruТР электрон газетасы

. vatantat.ru "Ватаным Татарстан" газетасы

. Tatar - kongres.ru Бөтендөнья татар конгрессы

. xat.ru Татар хат алышу хезмәте

. suzlek.ruon- line русча сүзлеге

. Abaga.h16.ru "Абага чәчәге" олимпиада

. Tugan-tel.at.ru Шрифтлар һәм IT- технологияләр

. Kitapxane.at.ru татар телендәге әдәби әсәрләр китапханәсе

. Tatar.com.ru татар теле сүзлекләр һәм үзөйрәткечләр

. Tatarca.boom.ru татарча текстлар

. tataroved.ru Татар тарихы: төрки - татар дөньясы

. selet.ru</ "Сәләт" яшьләр үзәге



















































































 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал