7


  • Учителю
  • Әмирхан Еники. Әйтелмәгән васыять.

Әмирхан Еники. Әйтелмәгән васыять.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема: "Учагыңда ут сәнмәсен..." (Ә.Еникинең "Әйтелмәгән васыять" әсәре буенча.)

Максат: 1."Әйтелмәгән васыять" әсшрен өйрәнү. Укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү, үз хисләрен һәм фикерләрен эзлекле, матур, төгәл итеп әйтә, аңлата белү күнекмәләрен ныгыту.

2.Әдипнең әхлак нигезләрен өлкән буын кешеләре тормышыннан эзләвенә игътибар итү; кеше рухының көче, матурлыгы, туган җиренә, теленә булган мәхәббәте сурәтләнгән образларның әһәмиятен аңлау, шундый сыйфатларны үзеңдә булдырырга теләк, омтылыш уяту. Б.с.ү. - сочинение язарга әзерлек.

3.Укучыларда кешелеклелек, өлкән буынга, ата-анага карата хөрмәт тәрбияләү.



Материал һәм җиһазлау:



Ә. Еники портреты.

Ә. Еники китапларыннан күргәзмә.

Әдип турында Р. Миңнуллин язган сүзләр.

Аңлатмалы сүзлекләр.

"Әнкәмнең догалары" җыры язмасы, ана образы чагылыш тапкан рәсемнәр, терәк сүзләр, шигырь, сүзлек эше өчен сүзләр,һ.б.), ноутбук.

Укучыларга тарату өчен карточкалар(психологик тест)

Укучыларга тарату өчен карточкалар.(сочинение планы)

Ф. М. Хатипов, Ф. Г.Галимуллин. 7 нче класс әдәбият дәреслеге.



Дәрес төре: әсәрне анализлап, сочинение язарга әзерлек.



Кулланылган алым һәм методлар: әңгәмә, аңлату-күрсәтмә, дәреслек белән эш, укытучы сөйләве, коллектив эш.

Дәреснең эпиграфы: "Сине якын иткән, hәрвакыт терәк булган атаңны исеңнән чыгарма, анаңны хөрмәт итеп яшә, кадерлә..."



Дәрес барышы

Оештыру.



-Уңай психологик халәт тудыру.

Укытучы: Очрашканда кешеләр

Олылар hәм кечеләр-

Бер-берсен сәламлиләр:

"Исәннәрмесез!", - диләр.

Очрашсалар бик иртә,

Бик матур теләк әйтә.

Нинди теләк? Кем әйтә?

Ул сүз:...... (Хәерле иртә!"

Күрешсәләр көндезен

Кышын, җәен, яз-көзен.

Нинди теләк әйткәнен

Кем белә?... (Хәерле көн!)

Ә бабамның сәламен

Ишетеп белә hәркем.

Сәлам бирә ул hәр көн:

...(Әссәламегаләйкем!)

- Исәнмесез, хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Әдәбият дәресен башлыйбыз. Укучылар, күрәсез: бүген дәрестә кунаклар да бар. Сез каушап калмассыз, үз фикерләрегезне кыю әйтерсез дип ышанып калам.

2. Актуальләштерү.

- Укучылар, без Татарстанның халык язучысы Әмирхан Еники иҗатын өйрәнүне дәвам итәбез.Үткән дәресләрдә аның тормыш юлы, иҗатының бер өлеше белән танышып үткән идек инде. 5нче сыйныфта аның "Бала", "Курай" исемле хикәяләре белән дә таныштык, укыдык hәм, гомумән, Ә.Еникине хикәяләр остасы дип атадык.

Ә.Еники - чын мәгънәсендә татар әдәбиятының горурлыгы. Аның иҗаты башка язучылар иҗатыннан нык аерылып тора. Аның хикәяләре татар әдәбиятының йөзек кашы булып санала. Язучы иҗатында төп темаларның берсе - миhербанлылык, мәрхәмәтлелек hәм ата-анага хөрмәт.

-Дәресне түбәндәге шигырь юллары белән башлыйсым килә. Аны Г.Зәйнашева язган. Уйланып утырыгыз әле, нәрсә хакында сүз барыр икән?



Ак әбиләр бер елмайса,

Үсә күңел офыклары.

Яннарында уйнап йөри

Орчык буе оныклары.

Алар ничек сабыйларга

Мөнәҗәт көйли-көйли,

Пәйгамбәрләр тарихыннан

Гыйбрәтле бер кыйсса сөйли.

Ходайның һәр бирмеш көнен

Дога кылып сәламлиләр,

Ил шатлыгы, ил аклыгы -

Ак яулыклы Ак әбиләр.



3. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.



-Ягез инде, бу шигырьдән нәрсә аңладык?

-Әйе, укучылар, без бу шигырьдән Ак әбиләрнең илгә- көнгә бик тә: киңәшләре белән дә, укыган изге догалары белән дә, оныклар тәрбияләүдәге ярдәмнәре белән дә безгә бик тә кирәк булуларын әйтә алабыз.

-Димәк, безнең бу дәрестә сүз нәрсә турында барыр инде?(фикерләр тыңлана)

Бүген без бу дәресебезне иң кадерле затларга - әниләргә, әбиләргә багышлыйбыз. Дәреснең төп максаты: "Әйтелмәгән васыять" әсәрен анализларбыз, сочинение язарга әзерлек эше алып барырбыз, әниләребезгә булган җылы хисләребезне "Әйтелмәгән васыять" хикәясе аша ачарбыз.

- Ә хәзер, әйдәгез дәреслекләрне ачыйк әле. 187 биттә Миңлебай бабай белән Ак әбинең әңгәмә корган өлеше бар. Шул өлештән өзек карап китәбез. (Укучыларның чыгышы).

- Рәхмәт, укучылар! Хәзер урыннарыгызга утырыгыз.

Әңгәмә: Сез бу персонажларны таныдыгызмы?

-Менә шушы әңгәмәдә Миңлебай картның кайсы сүзләре олы киңәш булып тора?

Ни өчен шулай дип уйлыйсыз? Бу сүзләрне сез ничек аңлыйсыз?

(фикерләр тыңлана)

-Әйе, укучылар, бу сүзләрдә тирән мәгънә ята.Иң борынгы заман кешеләре дә учактагы утны сүндермәскә тырышкан, аны алмашлап саклаганнар.

Без буген шушы фикерләрне тагын да киңәйтү максатында "Әйтелмәгән васыять" хикәясе буенча сочинение язарга әзерлек эшләре алып барырбыз.Мин сезгә сочинение планын әзер килеш таратам.

- Ә хәзер дәфтәрләрегезне ачыгыз, бүгенге числоны, дәреснең темасын, эпиграфын язып куегыз.

-Иң элек сочинение яза башлаганчы, нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләшик.

1 эш-тема сайлау.

-Без теманы китереп чыгардык инде, ул -"Учагыңда ут сүнмәсен" дип аталыр.

2эш - план төзү.

-Ә план нинди өлешләрдән тора?

Кереш, төп өлеш, йомгаклау.

-Сочинениенең кереш өлешендә нәрсә язарбыз соң?(фикерләр тыңлана)

-Әйе, укучылар, кереш өлештә без автор турында, ягъни Әмирхан Еники турында азрак мәгълүмат бирербез. Ә.Еники турында азрак искә төшерү өчен, психологик тест чишеп алырбыз. Тест бик күп хәрефләрдән тора, шул хәрефләр арасында мәгънәгә ия сүзләр дә бар. Менә шулар инде Ә.Еникинең тормыш юлы һәм иҗат эшчәнлеге белән бәйле булыр.



ПРОГНАЕБАШКОРТСТАНТҖОПРНБЛАГОВАРҖИТРЕЯҢАКАРГАЛЫНГПРА1234519095462МАРТҖЛОНДИМБУЕНДАҖТОПРКАЗАНГА192541НРПО56419271931ТРДОНБАССТАОРПУКЫТАТПРККАЗАНДАИТПРФӘННИОЕШТЫРУИНСТИТУТЫҖТОР2319411945978ВАТАНТИРПСУГЫШЫБОЛРКАЗАНУТЛАРЫРОНГКАЗАНИТРАВИАЦИЯИМТЕХНИКУМЫИОТАТАРТЕЛЕУКЫТАИҖТЕӘВГТУКАЙОПРПРЕМИЯСЕРАПФЛАУРЕАТЫҮЙХӨТАТАРСТАННЫҢӨЗӘХАЛЫКТПРЯЗУЧЫСЫҖРОП46572000716ФЕВРАЛЕНДӘПРЕНКАЗАНЫРВОВАФАТЛШБАЛАРПГМАТУРЛЫКӘ



-Әйе,укучылар сез бик тә дөрес билгеләдегез. Олпат язучыга Р.Миңнуллин биргән бәяне укып китик әле. Сез шул фикер белән килешерсезме?



Без ходайга рәхмәт укырга тиеш.Чөнки ул татар әдәбиятына Әмирхан Еникине бүләк иткән. Аңа олы, илаһи талант, шәрык классикларында гына була торган акыл, бетмәс-төкәнмәс сабырлыклар, олы шәхесләргә генә хас тырышлык биргән. Еники - безнең бәхетебез, горурлыгыбыз, таянычыбыз!

Роберт Миңнуллин.

(укучыларның фикерләре тыңлана.)

-Укучылар, мин сезгә сочинение планын әзер килеш бирәм. Ә аңынчы сочинение нинди өлешләрдән торырга тиешлеген искә төшерик әле.

(кереш, төп, йомгаклау)



План.

Ә.Еники иҗатының үзенчәлекле яклары:

а) халыкчанлыгы;

ә) гадилеге;

б) моңсулыгы.

(һәр пунктка укучыларның фикерләре тыңлана.)

Укытучы нәтиҗәсе:

-Ә. Еники иҗатының үзенчәлеге кешеләрнең эчке кичерешләрен, хис-тойгыларын бөтен барлыгы белән тасвирлау ягыннан Ә. Еники әсәрләре аерылып тора. Кеше күңеленең "аулак почмагында" сакланган кадерле серләрне күрү, үзәк өзәрдәй сагышны, сөенеч һәм көенечләрне тормыш вакыйгалары ярдәмендә үзенә генә хас булган язу алымы ярдәмендә күрсәтә белү - Ә.Еники иҗатының үзенчәлекле ягы.

Аның әсәрләре тормышчан, ягъни халык тормышының бик әһәмиятле мәсьәләләрен күтәрү ягы белән аерыла. Аларда берсеннән-берсе матур, шул ук вакытта бер-берсенә охшамаган, кабатланмас вакыйгалар сурәтләнә. Ә.Еники бик гади тоелган, ләкин бик кешелекле, тирән мәгънәле, һәр кеше өчен мөһим, кадерле, якын хәлләрне тасвирлый. Кеше күңеленең без белмәгән якларын күрсәтә, рухи гүзәллекне яктырта.



Хәзер төп өлешкә игътибарны юнәлдерик.

2. Төп өлеш."Учагыңда ут сүнмәсен..."

а) Акъәби - иң кешелекле, шәфкатьле ана.

Укытучы сүзе:

Акъәби - иң кешелекле, иң шәфкатьле ана, балаларына ихлас күңелдән тәрбия биргән, хезмәт сөючән, киң күңелле, сабыр, мәрхәмәтле кеше. Ул гомер буе хәләл көче белән яшәгән. Балаларын илгә-көнгә файдалы, укымышлы итеп үстерергә тырышкан, ире белән матур гына гомер кичергәннәр. Бу - аның шатлыгы, куанычы. Ләкин аның күңеле тыныч түгел.

-туган теле;

-туган җире;

-буыннар бәйләнеше;

-гореф-гадәтләр, йолалар.

ә) Акъәбинең әйтергә теләгән васыятьләре.



Сораулар :

1.Акъәбигә хас булган уңай сыйфатларны санарга.

2.Акъәбинең нәрсәләргә җаны әрни?

Катнаш никах;

Туган тел;

Туган җир темасын Ә.Еники Акъәбидән ничек әйттерә?

Буыннар бәйләнешен Акъәби ничек аңлата? (ә сез ул сандыктагы әйберләрне нишләтер идегез?)

Гореф-гадәт, йолалар турында әсәрдә нинди фикер үткәрелә?

Әтиләренә кабер ташы куймау нидән килә? (күңел саранлыгыннан киләме?)



Укытучы сүзе:

-Туган җирне олылау. Акъәби гомерен Юлкотлыда уздыра. Аңа авылның һәр кешесе, һәр йорты, кош-корты, кәҗәсе, авылның гүзәл табигате кадерле. Менә аңа кадерле нәрсәләре белән аерылышыр вакыт җитә. Ул авырып китә һәм аны кызы Гөлбикә белән кияве шәһәргә алып китәләр. Аңа өйләрендә уңайлы шартлар тудыралар, тәрбиялиләр, җылы мөнәсәбәттә булалар. Бу аларның әниләренә карата кешелекле мөнәсәбәттә булуларын күрсәтә. Ләкин әбинең барыбер җаны тыныч түгел. Ул үзенең Юлкотлысын сагына.

Туган җир, туган як, туган ил тойгысы - кеше күңелендә бишек җыры белән бергә уянган иң гүзәл хисләрнең берсе. Бу тойгы кеше гомере буена үсә, көчәя, байый.



Акъәбинең васыятьләрен балалары:"карт кешенең яшьләр өчен әйтергә теләгән иске сүзләре" дип кабул итүе.

Төп өлешнең пунктларын ачыклаганда сүзлек эше алып барыла:

Рухият- кешенең эчке дөньясы, күңеле, аңы дигәнне аңлата.

Мирас- 1) халыкның чорлар аша тупланып килгән иҗаты, көнкүреш әйберләре(мәсәлән, "Халык җырлары - безнең бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле вә кыйммәтле мирастыр." Г. Тукай); 2) элекке һәм хәзерге буын арасындагы охшашлык, уртак сыйфат.

Укытучы сүзе:

Бу тыйнак, тавышсыз, киң күңелле өлкән кешенең үз балаларына, бүгенге буынга васыять итеп калдырырдай мөһим фикерләре, изге уйлары бар:"Туган авылны, туган туфракны, канат чыгарган ояны ташламасыннар иде... Туган халкыңа, аның рухи байлыгына, гореф-гадәтләренә хөрмәт саклау мөһим. Рухи байлыкның иң кадерлесе- Туган тел. Моннан тыш буыннан-буынга күчеп килгән ядкарьләр бар. Сандыктагы әйберләр - буыннарны тоташтырып торучы хәзинә. Шуны киләчәк буынга тапшырырга тиешле кеше - Акъәби. Балалар аны шушы бөек вазифаны үтәүдән мәхрүм итәләр."

-Ни рәвешле?

Халыкның рухи байлыгы бервакытта да саекмасын, кимемәсен, милләт үткәнен хөрмәт итсен, кеше үзенең туган җирен, туган телен, гореф-гадәтләрен, йолаларын онытмасын дигән сүз. Менә шушы рухи хәзинәне саклап калу максатыннан,Ә. Еники гүзәл әсәрләр иҗат итә. Без инде, укучылар, планның төп өлешенә дә материал тупладык.



3. Йомгаклау. "Әйтелмәгән васыять" хикәясенең бүгенге көндә әһәмияте, тәрбияви йогынтысы.

Сораулар:

Укучылар, әгәр сез хөкемдарлар булсагыз, әбинең балаларын суд залына җыйсак, аларга карата нинди хөкем чыгарыр идегез?

Бүгенге көндә һәр районда диярлек картлар йортлары бар, бу бик күп дигән сүз. Аларның һаман ачылуы матур күренешме? Сезнең анда барганыгыз бармы? Рәхәтме анда сезгә?

Аларның ачылу сәбәбе нидә?



Укытучы сүзе.

-Сүз белән портрет ясадык, хәзер инде рәсемнәрне анализлыйк.

(Экранда чыккан карт әбиләрнең рәсемнәрен карау, анализлау. Дәрес башында укылган шигырьгә кире кайтып, әбиләрнең кирәк булуын ассызыклау.)

-кешенең гомер көзе дә алтын булсын иде диясе килә. Үзе тудырган ул һәм кызлары газиз әти-әниләрен чит итмәсеннәр иде дигән теләк уяна бездә.

Ә. Еникинең төп проблемасы - милләтнең рухи нигезен саклап калу, милли учактагы утны, җылы гаилә учагын саклау,сүндермәү. Ә. Еникинең бу әсәре безнең хәтердә озак сакланыр, ул күтәргән проблема һәр милләт вәкиленә дә кагыла.Бу проблеманы уңай якка чишү - яшь буынның бурычы.



4.Укучыларның өйгә бирелгән мөстәкыйль эшләрен оештыру.



"Учагыңда ут сүнмәсен..." дигән темага сочинение язарга.(сочинение планын таратам)

Йомгаклау.

Укучылар эшчәнлеген бәяләү.

Укытучы сүзе: Яңа заман яңа байлыклар тудыра, ләкин искенең дә яхшысын саклый белергә кирәк!

Учагыңда ут сүнмәсен...

План.

Кереш .

а) Ә. Еники иҗатының үзенчәлекле яклары:

халыкчанлыгы;

гадилеге;

моңсулыгы.

2. Төп өлеш. "Учагыңда ут сүнмәсен..."

а) Акъәби - иң кешелекле, шәфкатьле ана.

ә) Халкыбызның рухи хәзинәсе саекмасын:

- туган теле;

- туган җире;

- буыннар бәйләнеше;

- гореф- гадәтләр, йолалар.

б) Акъәбинең әйтергә теләгән васыятьләре.

3. Йомгаклау. "Әйтелмәгән васыять" хикәясенең бүгенге көндә әһәмияте, тәрбияви йогынтысы.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал