7


  • Учителю
  • Урок по татарской литературе на тему Отдых(6 класс)

Урок по татарской литературе на тему Отдых(6 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема. «Ял итү» темасы буенча бәйләнешле сөйләм үстерү Максат.

«Ял итү» темасын кабатлау, ныгыту. Тема буенча өйрәнелгән сүзләрнең тәрҗемәләрен белү һәм аларны диалогик, монологик сөйләмдә дөрес куллана белү.

Татар халкының борын-борыннан килгән кайбер бәйрәмнәре турында белгәннәребезне искә тешерү, кабатлау. Укучыларда ьәр кеше үз халкының гореф-гадәтләрен, халык аваз иҗатын белергә һәм башка халыкларныкын да ихтирам итәргә тиеш дигән фикерне ныгыту. Сәламәт булуда дөрес ял итүнең ролен күрсәтү.

Күрсәтмә әсбаплар: "Татар халкының милли бәйрәмнәре" китабы; Нәүрүз, Сабан туе, Сөмбелә, Нардуган бәйрәмнәре сурәтләнгән рәсемнәр. "Казанда ял итү урыннары" папкасы. Тема буенча өйрәнелгән сүзләр язылган таблица. "Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул" (Г.Тукай) - плакат.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше.

  • Исәнләшү

  • Дежур укучы хисабы

  • Тыштагы һава торышы турында сөйләшү

  • Укучыларның кәефләре белән кызыксыну

Укытучы. - Укучылар, без сезнең белән нинди тема өйрәнеп бетердек?

Укучылар. - "Ял итү" темасын.

Укьпучы. - Бүген без шушы тема буенча сөйләшү оештырабыз. Дәресебезнең формасы - аулак өй. Балалар, әйтегез әле, нәрсә ул аулак өй?

Укучылар. - Элек заманда, өлкәннәр кунакка киткәч, кызлар һәм егетләр бер өйгә җыелганнар. Алар анда җырлаганнар, биегәннәр, төрле уеннар уйнаганнар.

  • Кызлар кул эшләре дә эшләгәннәр, ял да иткәннәр.

  • Башта кызлар үзләре генә җыелганнар, аннары егетләр килгәннәр.

Укьтучи. - Бик яхшы, укучылар. Ә хәзер бездә дәрес - аулак өй. Димәк егетләребез хәзергә чыгып торырлар, вакыты җиткәч керерләр).

П. Төп өлеш.

1. Сорауларга җавап бирү.

Укьпучы. - Кызлар, әйдәгез, утырыгыз. (Кызлар тезелеп утыралар, кул эшләре эшлиләр һәм үзара сөйләшәләр).

  • Марина, син нишлисең?

  • Мин чигәм, ә син, Лена, нишлисең?

  • Мин оекбаш бәйлим.

  • Ирина, нинди эш алып килдең?

  • Мин бияләй бәйлим.

(Сөйләшү шулай дәвам итәргә мөмкин).

Укытучы. - Кызлар, әйдәгез, җырлый-җырлый эшлибез.

Укучылар. - Нинди җыр җырлыйк?

  • Әйдәгез, "Казан кичләре"н җырлыйк.

(X. Туфан сүзләре, ССадыйкова музыка җырының беренче һәм өченче куплетларын җырлыйлар. Шул вакытта ишек шакыйлар).

  • Егетләр килде, егетләр!

  • Керсеннәрме?

  • Керсеннәр. Ләкин без аларга сораулар бирик.

Егетләр керәләр: - Исәнмесез, кызлар-йолдызлар!

  • Исәнмесез, егетләр!

  • Керергә мөмкинме?

  • Сорауларыбызга җавап бирсәгез, керерсез.

  • Безне сораулар куркытмый.

КЫзлар. - Казанда иң гүзәл театр ничек атала?

Егетләр. - М.Җәлил исемендәге опера һәм балет академия театры.

КЬвлар. - Беренче татар театр артисткасының исеме ничек?

Егетләр. - С. Гыйззәтуллина-Волжская.

Кызлар. - Без нинди музейлар белән таныштык?

Егетләр. - М.Җәлил, Г.Тукай, С.Сәйдәшев музейлары.

Кызлар. - Татар халкының нинди бәйрәмнәрен беләсез?

Егетләр. - Сабантуй, Сөмбелә, Нардуган, Нәүрүз.

Егетләр кереп утыралар.

  1. Сүзлек эше.

Укытучы. - Ә хәзер мин сездән тема буенча өйрәнелгән сүзләрнең тәрҗемәләрен сорыйм. Аннары шул сүзләрне сөйләмегездә кулланыгыз. (Өйрәнелгән сүзләр: мәьабәт, бина, милли, бизәк, җитәкче, багышлый, атаклы, горурлык, үзешчән сәнгать, укымышлы, җыйнак, истәлекле, корылма, толым, изге су, күңел ачу, шөгыль.)

Егетләр. - Кызлар, әйдәгез, "Йөзек салышлы" уйныйбыз.

Уен башлана. Йөзекле укучыны күршесе тотып калса, бу укучыгы

җәза бирелә. Җәзалар якынча мондый булырга мөмкин:

  • Сөмбелә бәйрәме турында сөйләргә. (Дәреслектә бирелгән рәсем кулланыла)

  • Сабан туе турында сөйләргә. (Л.Фәттаховның "Сабантуй" картинасы эленә )

  • Г. Тукайның 'Туган авыл"шигырен сөйләргә

  • Биергә

Укытучы. - Хәзәр табышмаклар әйтешәбез.

  • Агач түгел - яфраклы,

Тун түгел - тегелгән. (Китап)

  • Ак сыер торып китә,

Кара сыер ятып кала. (Яз килү)

  • Печән ашый, май ташый. (Сыер)

  • Утта янмый, суда батмый. (Боз)

Укучылар. - Әйдәгез, "Ватык телефон" уенын уйныйбыз. Егетләр-кызлар тфелешеп утыралар. Алып баручы беренче

кешенең колагына бер сүз әйтә. Сүз тема буенча булырга тиеш. Әгәр сүзне берәр укучы ялгыштыра икән, шул укучы алып баручы әйткән сүз белән җөмлә төзеп әйтергә тиеш.

  1. Укучыларның белемнәрен бәяләү.

  2. Өй әше. "Мин ял көнен ничек үткәрдем " темасына кечкенә сочинение язырга.

  3. </ Йомгаклау.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал