7


  • Учителю
  • Конспект урока для 5 класса по теме Фигыль

Конспект урока для 5 класса по теме Фигыль

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

3нче сыйныф ( татар төркемчәсе)

Тема: «Фигыль» темасын кабатлау.

Максат: 1) фигыль турында өйрәнгәннәрне кабатлау;

  1. белемнәрне гомумиләштерү һәм камилләштерү;

  2. белем алуга омтылыш, дәресләрдә активлык, игътибарлылык тәрбияләү;

  3. укучыларда патриотик хис уяту.

Материал: дәреслек (82-91 нче битләр), «Кызыклы грамматика» китабы, дидактик материаллар, «Фигыль» таблицасы.

Җиһазлау: перфокарталар, мәкальләр, сюжетлы рәсемнәр.

Дәрес барышы:

I. Оештыру моменты.

1) психологик комфорт урнаштыру;

2) дежур укучы белән әңгәмә.

II. Үткәннәрне актуальләштерү.

  1. Өй эше тикшерү.

191нче күнегү. «Безнең өйдә» хикәясеннән фигыльләрне язып алу.

  1. Эш дәфтәрләренә бүгенге числоны язу;

дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру.

  1. Матур язу минуты.

( тактада түбәндәге мәкаль язып куелган) Атаң улы гына булма, Ватан улы да бул.

- мәкальне үрнәк уку;

-балалар хор белән укыйлар;

- мәкальне укучылар аңлата;

Әңгәмә уздыру.

-Ни өчен Ватан улы да булырга кирәк? (укытучы сорый)

Укучылар җавабы:

-Чөнки без булачак солдатлар. Ә солдатның изге бурычы- Ватанны, илне саклау.

-Әйе, укучылар, бик дөрес әйттегез. Хәзер шушы мәкальне матур һәм дөрес итеп дәфтәрегезгә язып куегыз.

III. Кабатлау.

а) -Укучылар, хәзер без сүзләр дөньясына сәяхәткә чыгарбыз. Сәяхәткә чыгу өчен безгә бу рәсемнәр буенча хәрәкәтне, эшне белдергән сүзләр әйтергә кирәк.

-Без нинди сүзләр әйттек?

-Алар нинди сорауларга җавап бирәләр?

-Димәк, нинди сүзләрне кабатларбыз?

-Фигыльләрне.

-Әйдәгез, фигыльнең билгеләмәсен искә төшерәбез.

(Укучылар билгеләмәне әйтәләр; таблица буенча да укып китәбез).

-Укучылар, бүген сәяхәттә түбәндәге тукталышлар булыр:

1) «Мәкальләр аланы».

2) «Барлык һәм юклык».

3) «Заманнар».

4) «Яңа сүзләр урамы».

- Беренче тукталышыбыз - «Мәкальләр аланы».

Менә бу мәкальләрне игътибар белән укып карыйк әле. Нинди фигыльләр җитми икән?

- Эш кешене …, ялкаулык … .( төзәтә, боза)

-Сүзең белән … - эшең белән … .(мактанма, мактан)

- Бүгенге эшне иртәгәгә … (калдырма)

- Беләге юан берне … , белеме юан меңне … .(егар)

- Без капчыкта … .(ятмый)

-Ялган сөйләсәң - …,

Дөресен сөйләсәң … (тотылырсың, котылырсың)

(бу мәкальләр тактада язылган була; укучылар фигыльләрне рәт буенча тактага чыгып язалар)

-Икенче тукталышыбыз - «Барлык һәм юклык».

- Алда язган мәкальләрдән барлык һәм юклык формасында килгән фигыльләрне баганалап язабыз. Бер укучы барлыкта , ә икенче укучы юклыкта яза.

Барлык Юклык

төзәтә мактанма

боза калдырма

мактан ятмый

егар

тотылырсың

котылырсың

-Шулай итеп, фигыльнең юклык формасы ничек ясала һәм нәрсә белдерә?

- Фигыльнең юклык формасы эшнең үтәлмәвен белдерә һәм -ма, -мә; -мый, -ми кушымчалары ярдәмендә ясала.



Өченче тукталышыбыз - «Заманнар».

-Фигыль нинди заманнарда килә?

- Үткән, хәзерге, киләчәк.

-Хәзер мин сезгә перфокарталар таратам. Бирелгән фигыльләрне өч заманда язарга.

Дүртенче тукталышыбыз - «Яңа сүзләр урамы».

Таблицадагы нокталар урынына хәрефләр куеп, фигыльләр ясарга кирәк:



Ию, ою, ую, өю.

Ю Тою, кию, кою, кую,сөю, көю, төю, тую, һ.б.,



б) -Ә хәзер бер күнегү эшләп алырбыз. Бу күнегүдә бирелгән фигыльләр буенча исемне белдерүче сүзләрне табарга кирәк.

(күнегү тактада языла)

Оча, куна, сайрый, корт чүпли, оя ясый, бала чыгара … (кош).

Чаба, кешни, узыша, йөк ташый … (ат).

Шуыша, чага, урала, ысылдый … (елан).

Йөзә, саклый, ашый, йоклый, эзли,өрә … (эт).

в) Дәреслек белән эшләү.

191нче күнегү. « Безнең ишегалдында».

- хикәядән фигыльләрне табып, язып алырга һәм фигыльләрнең заманын билгеләргә.







г) Уен «Сүзләр тап».

РИ

ЙӨ- ЗӘ

ГЕРӘ

ДӘТӘ

IV. Дәрескә йомгак ясау.

Белемнәренә, дәрестә катнашканлыкларына карап билге кую.

V. Өйгә эш бирү.

-Сез нинди эт һәм мәче исемнәре беләсез, дәфтәрегезгә языгыз.











 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал