7


  • Учителю
  • Разработка урока по татарскому языку на тему 'Фразеологик әйтелмәләр'.

Разработка урока по татарскому языку на тему 'Фразеологик әйтелмәләр'.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

ТР Чүпрәле муниципаль районы

Иске Чүпрәле беренче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбе

Дәрес эшкәртмәсе

Тема: «Фразеологик әйтелмәләр»

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Шәрәпова Алсу Наил кызы

Максат : 1. Фразеологик әйтелмәләрне сөйләмдә актив кулланырга өйрәтү.
2. Укучыларның телдән сөйләм осталыгын, логик фикерләү сәләтен үстерү.
3. Укытучыларда тормышка аңлаешлы караш тәрбияләү.
Метод һәм алымнар: Яңа тема аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү.
Дәрес тибы: Яңа белемнәр формалаштыру.
Җиһазлау: Дәреслек, мультимедияле презентация, интерактив такта, рәсемнәр, карточкалар.
Дәрес барышы
1. Оештыру . Уңай психологик халәт булдыру.
- Хәерле көн, укучылар! Татар теле дәресен башлыйбыз. Тактадагы рәсемнәргә игътибар итегез әле. (1нче слайд). Бу рәсемнәргә карап туры килердәй сүз яки сүзтезмәләр әйтегез.
Күгәрченнәр кебек, алтын куллы, колак салу; (пар килгәннәр,оста, тыңлау )
- Бу сүзләр нинди мәгънәдә кулланыла?
- Туры һәм күчерелмә мәгънәдә кулланыла.
-Әйе, дөрес. Туры мәгънәле сүзләр - ирекле сүзләр һәм сүзтезмәләр; күчерелмә мәгънәле сүзләр - фразеологик әйтелмәләр дип аталалар.
2. Яңа теманы өйрәнү. (2нче слайд) Мисаллар, сораулар ярдәмендә, күчерелмә мәгънәле сүзләр, фразеологизмнар, турында кагыйдәне китереп чыгару.
- Фразеологизмнар ничә сүздән төзелә? Сөйләмдә, җөмләдә ничек кулланыла?
Ике яки берничә сүздән төзелгән, бер күчерелмә мәгънәне аңлата торган сүзтезмә фразеологизм, яки фразеологик әйтелмә дип атала. Фразеологизмнар сөйләмдә бер мәгънә аңлаталар, бер җөмлә кисәге булалар, аерым кисәкләргә таркалмыйлар. Аларны бер сүз белән алыштырып була. Мәсәлән: авыз еру - көлү, тел йоту - дәшмәү. (3-4 нче слайд)
Дәреснең максатын әйтү. Укучыларны фразеологизмнар сүзлеге белән таныштыру.
3. Яңа белемнәрне ныгыту, тирәнәйтү, сөйләмдә кулланырга өйрәтү. Интерактив тактада эшләү.
1) Ирекле сүзтезмә белән фразеологизмны аерырга өйрәнү. (5-6нчы слайд)
борчак сибү җим сибү
авызга су кабу алма кабу
ут йоту ризык йоту
баш вату чикләвек вату
2) Фразеологизмнарның рус һәм татар эквивалентларын чагыштыру. (7нче слайд)
Браться за ум - акылга утыру
Пальчики оближешь - телеңне йотарлык
Кот наплакал - энә очы кадәр генә
Полтора Ивана - Алып кадәр
Как две капли воды - ике тамчы су кебек
Повесил нос - борынын салындырган
Бить баклуши - трай тибү
Нәтиҗә: һәр телнең үз сүзләре белән бер үк мәгънәне белдерә торган фразеологик әйтелмәләре бар.
3) Бирелгән фразеологизмнарны җөмләләрдә куллану .(8-9нчы слайд)
Төркемнәрдә эшләү. Ситуатив бирем: "Тырыш укучы", "Ялкау укучы" темаларына кыска хикәя төзергә. Карточкалар таратыла.
Куллану өчен сүзләр:
а) Кош тоткандай , күз ачып йомганчы , су кебек эчә, түбәсе күккә тиде, җиң сызганып, ялт иттерде.
б) Сул аяктан, теләр-теләмәс кенә, йоклап утырды, сай йөзә, борынын салындырып, бармакка бармак сукмады.
Мәсәлән:
Иртә белән ... ... ... ... .
Мәктәпкә ул ... ... ... барды.
Дәресләрдә ... ... ... .
Мәктәптән соң ... ... ... кайтты.
Өйгә кайткач ул ... ... ... .
Хикәяләрне уку, аңлатма бирү. Фразеологизмнарның урынлы кулланылышы сөйләмне кызыклы да матур да ясый дигән нәтиҗәгә килү.
4) Әдәби әсәрләрдә фразеологизмнар куллану очракларын карап үтү.
Мисаллар:
1) Якын аланга җитү белән, таң калабыз.
2) Төлке язын урман тавыклары тирәсендә була, шуңа аның авыз сулары килә.
3) Әле урманда агачларны шартлатып, төнге суыклар мылтык ата.
4) Җәен куяннар ак йоннарын сорыга алыштыра башлыйлар,аннары, шушы сәер төсләре белән куркытып, табан ялтыраталар.
4. Йомгаклау. Нәтиҗә ясау.
- Укучылар, дәресебез ахырына якынлашты, без бүген нинди сүзләр турында сөйләштек?
- Нинди сүзләр фразеологизмнар дип атала?
- Алар сөйләмдә, җөмләдә ничек кулланыла?
Билгеләр кую. Алдагы дәрестә дә бу теманы дәвам итәрбез. Дәресебез азагында фразеологизмнар кергән бер шигырь тыңлап китик.(Бер укучы сөйли)
Бер көнем
Бармакка бармак сукмадым, Тел очында торган җавап,
Ахры сул аяктан тордым. "Эһ" дигәнче, башка килде.
Урын-җирне дә җыймыйча, Сүзне сүзгә ялгый белдем
Мәктәбемә китеп бардым. Алдым шулай яхшы билге.

Борыным салынган иде, Башым күккә тия язды,
Очрады, ярый, җан дустым. Борын күтәрмәдем ләкин.
Күңел күтәрелде бераз, "5"ле алгач, кәеф яхшы,
"Исәнме!", дип, кулын кыстым. Ал да гөлгә әйләнде көн.

Без икәүдән- икәү генә - Очып кына кайттым өйгә,
Яттан шигырь сөйләп бардык. Әниемнең мин уң кулы.
Көне буе баш күтәрми, Бөтен савыт-сабаларны
Җиң сызганып белем алдык. Ялт иттерде үскән улы!

Судан коры чыктым бүген: Шайтан аяк сындырырлык
Сорадылар - җавап бирдем. Иде йокы бүлмәсендә.
Сүзгә кесәгә кермичә, Трай тибеп эш чыкмас, дип,
Матур итеп сөйли белдем. Гөл иттердем һәммәсен дә
(Г.Әхтәмова)

5.Өй эше:"Минем бер көнем"темасына кечкенә хикәя язып килергә.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал