7


  • Учителю
  • Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы.

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы.

Дәреснең тибы. Яңа төшенчәләр формалаштыру дәресе.

Дәреснең максаты:

1. Белем бирү максаты - Хәзерге заман хикәя фигыльләрнең юклык формасын, кушымчаларын, соравын гамәли үзләштерү; 2. Фикер сәләтен үстерү максаты - Укучыларның хикәя фигыльләрне төрле затта сөйләмдә дөрес куллану күнекмәләрен булдыру, логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын һәм танып-белүне үстерүгә ярдәм итү; 3. Тәрбияви максат - Татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Предмет буенча: - юклык формасы кушымчалары белән танышу; - бирелгән җөмләләрдән юклык формасы кушымчаларын таба белү.

Метапредмет:

Регулятив:

- уку мәсьәләсен кабул итү һәм дәрес дәвамында шуның буенча эшләү; - куелган мәсьәлә нигезендә үз эшчәнлегеңне планлаштыру.

Танып - белү:

- язма һәм телдән сөйләмдә үз фикерләреңне формалаштыра белү; - юклык формасы кушымчаларын аера белү; - гомумиләштерү.

Коммуникатив:

- дәрес дәвамында башкаларның фикерләрен исәптә тоту һәм җавабыңны яклый белү; - үз фикереңне һәм карашыңны формалаштыру; - бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килү.

</ Дәрес тибы: яңа белемнәрне формалаштыру.

I. Оештыру өлеше. Уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

Максат: Укучыларның игътибарын дәрескә юнәлтү, аларда уңай эмоциональ халәт тудыру. Укытучы: Исәнмесез! Хәерле көн! Укучылар: Хәерле көн! Укытучы: Хәлләрегез ничек? Укучылар: Кояшлы иртә кебек. Укытучы: Бик яхшы! Бер-беребезгә елмаешып алыйк. Дәресебезне күтәренке кәеф белән башлап җибәрик. Укучылар, бүген безне дәрестә күп эшләр көтә. Игътибар белән тыңлап җавап бирегез. II.Белемнәрне актуальләштерү.

Максат. Кулланылачак белемнәрне искә төшерү. Белмәгәннәргә дә белергә мөмкинлек тудыру.

Укытучы: Укучылар, хәзер алдагы дәресләрдә үткәннәрне искә төшереп үтик, әле. Хикәя фигыль турындагы материалны искә төшерәбез.



Укытучы: Бирелгән тексттан фигыльләрне табабыз һәм затларын,саннарын билгелибез.

Алсу бишенче сыйныфта укый. Мин алтынчы сыйныфта укыйм. Без бүген казанга барабыз. Сез иртәгә безгә киләсезме?Алар бик яхшы укыйлар.

(җаваплар)

-Бик дөрес. Димәк безнең хикәя фигыльләр берлек һәм күплек санда нинди зат кушымчаларын ала икән? (җаваплар)

III.Яңа теманы аңлату.

Максат. Өйрәнеләчәк мәсьәләнең кирәклеген дәлилләү. Укучылар үзләренең җавапларында дәрестә нәрсә белән шөгыльләнәчәкләрен ачыклыйлар, чишеләсе мәсьәләне дөрес аңларга тиеш.

Укытучы: Ә хәзер сезнең белән шушы җөмләләрне юклык формасына ничек куярбыз икән. Миңа әйтегез әле, бүгенге дәресебезнең темасы ничек булыр инде? (җаваплар)

Әйе, бүгенге дәресебезнең темасы хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы.

а) таблица буенча эшләү.

Укучылар юклык формасын без нинди кушымчалар ярдәмендә ясыйбыз?(Өстәл артында аралашалар).

Көтелгән җаваплар: Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы - мый/ ми кушымчалары ярдәмендә ясадык.

Укытучы: Димәк хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы нинди сорауга җавап бирә?

Көтелгән җаваплар: Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы нишләми? соравына җавап биреп килә.

Укытучы: Җөмләләрне юклык формасына үзгәртегез һәм парлардабер-берегезгә аңлатыгыз.

IV. Физкульминутка

Укытучы. Ә хәзер бераз ял итеп алабыз. Барыбыз да минем арттан кабатлыйбыз .

Яздым җөмлә, иҗек, сүз (куллар язу хәрәкәте ясыйлар).

Бик арыды минем күз (куллар күзләргә күрсәтәләр).

Йомам күзем: ял итсен (күзләрне йомалар).

Ачам күзем: ял итсен (күзләр ачыла, ябыла)

Тагын йомам һәм ачам (күзләр ачыла, ябыла).

Бер йомам да, бер ачам (күзләр ачыла, ябыла).

Күзләр хәрәкәте белән (күзләр белән зур шар ясау)

Бик зур түгәрәк сызам.

Укытучы :Бик яхшы, булдырдыгыз!

V. Беренчел ныгыту.

Максат. Уку мәсьәләсен чишү. Куелган мәсьәлә аерым, гади уку биремнәренә

бүлгәләп башкарыла.

а) Язма эш. 1 нче рәт калын әйтелешле 5 фигыльне юклык формасында яза, 2 нче рәт нечкә әйтелешле 5 фигыльне юклык формасында яза . Һәр рәттән бер укучы тактада эшли.

3 минут вакыт бирелә. (җаваплар тикшерелә.)

Укытучы: укучылар , аңлатыгыз әле, сез нинди кушымчалар кулландыгыз. Бик дөрес, мин сезнең белән килешәм, нечкә сүзләргә без -ми кушымчасын ялгыйбыз, ә калын тамырлы сүзләргә без - мый кушымчасын ялгыйбыз.

б) ситуатив күнегүләр эшләү.

Как скажете,что ты не пойдешь в магазин; Коля не идет в школу; Наташа не моет посуду; ты не читаешь книгу; Марат не кушает хлеб.

в) ишетеп аңлау күнегүләре белән эш.

Прослушайте и укажите слова с отрицанием.

Үсә, сөйләми, әйтә, язмый, кушмый, якмый, куйды, әзерләр.

VI. Эшчәнлеккә рефлексия.

Максат. Белемнәрне формалаштыру, үзбәя, үзконтроль. Бәя кую уку мәсьәләсен кисәкләргә бүлеп өйрәнүдән җыелган билгеләргә нигезләнә.

Укытучы: Нинди йомгак ясыйбыз? Бүгенге дәреснең темасы нинди?:

Көтелгән җавап: Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы.Әйдәгез белемнәрне күрсәтик әле.

(Микс ПЭА ШЭА структурасы) Үзегезгә парлар табасыз һәм бер-берегезгә аңлатасыз.. Сезгә 1 минут вакыт бирелә. (кемнең чәче озынрак башлый)

VII. Йомгаклау.

  • Укучылар,сезгә дәрес ошадымы? Бүгенге дәресне "5" легә кемнәр үзләштерде? Кемнәр үз эшчәнлегенә "4" ле куя, кемнәр "3"ле куя? Кулларыгызны күтәрегез.

7. Өй эше. Кагыйдәне үзләштерергә. 26 биттәге 26 нчы күнегүне язмача эшләргә.

Сау булыгыз, укучылар!



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал