7


  • Учителю
  • Шадриков методикасы буенча дәрес планы. 'Антонимнар'.

Шадриков методикасы буенча дәрес планы. 'Антонимнар'.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Шадриков методикасы буенча дәрес планы.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Абдрахманова Э.А.

Татар теле:Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныфы өчен дәреслек.Р.А.Юсупов.К.З.Зиннәтуллина.Ч.М.Харисова Т.М.Гайфуллина .Казан:Мәгариф ,2006

Тема :Антонимнар.

Дәрес тибы:Яңа төшенчәләр формалаштыру.

Максатлар:

1.Белем бирү максаты.

Укучы өчен.

а)Антонимнарның мәгьнәсен аңлату.

б)Куллану үзенчәлекләрен аңлату

в)Капма-каршы сүзләрнең кайчан антоним булу-булмавын ачыклау

г)Антонимнарның сөйләмне җанландыру өчен махсус чара буларак кулланылуы

2.Үстерү максаты

а)фикерләүне үстерү

б)хәтерне үстерү

в)аралаша белүне үстерү

г)төркемнәрдә эшләү күнекмәләрен үстерү

3.Тәрбияви максат.

а)туган телгә ихтирам тәрбияләүгә этәргеч ясау

Җиһазлау:компьютер,проектор ,"Татар теленең орфографик сүзлеге",дәреслек(Р.А.Юсупов.К.З.Зиннәтуллина.Ч.М.Харисова Т.М.Гайфуллина .Казан:Мәгариф ,2006 ,104-107 битләр.

Дәрес барышы

I.Оештыру моменты.

1.Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.

2.Оештыру моментының төп максаты- балаларда яхшы кәеф,эшлисе килү халәтен тудыру.

Моның өчен укучылар белән әңгәмә үткәрелә:

-Хәерле иртә,балалар!

-Кәефләрегез әйбәтме?"Көнне яхшы сүз белән башласаң ,бөтен көнең яхшы үтәр"-диләр.Әйдәгез әле ,бер-беребезне яңа көн белән котлыйк!

II.Белемнәрне тигезләү.

Синоним темасын үзләштерүне тикшерү.

Әңгәмә:

-Укучылар ,үткән дәреснең уку мәсьәләсен искә төшерегез.(алдагы дәрестә без синонимнарның мәгьнәдәш сүзләр икәнлеген ,төрле сүз төркеменә караган сүзләр үзара синонимлаша алмавын белдек.Күнегү 202.Тикшереп үтү.Сүзне бер бала укый .Синонимнарын башка балалар әйтә.

III.Уку мәсьәләсен кую ситуациясе.

Бирем:Бирелгән мәкальләрнең икенче өлешендә төшеп калган сүзләрне куеп ,мәкальләрне тулыландырыгыз.1 нче слайд

Яхшы сүз көн кебек, ... сүз ... кебек.

Нинди сүзләргә карап, яңа сүзләрне куйдыгыз?

Яхшы-яман.

Көн-төн.

Бу сүзләр турында нәрсә әйтә аласыз?(бу сүзләр капма-каршы сүзләр,антонимнар)

-Димәк ,без бүгенге дәрестә нәрсә белән шөгыльләнәчәкбез?

2.Тактага язылган укучы өчен бурычларны күрсәтәбез.

Укучылар өчен бурычлар:

а)Антонимнарның мәгьнәсен аңлату.

б)Куллану үзенчәлекләрен аңлату

в)Капма-каршы сүзләрнең кайчан антоним булу-булмавын ачыклау

г)Антонимнарның сөйләмне җанландыру өчен махсус чара буларак кулланылуы

3.Теманы тактага һәм дәфтәрләргә язу

IV.Уку мәсьәләсен адымлап чишү.

Яңа теманы аңлату моментының төп максаты-антонимны укучыларның үзләре табуларына ирешерлек итеп уку эшчәнлеген оештыру.

1.Модельләштерү.

Төркемнәрдә эш. 203 нче күнегү,104 нче күнегү.

Бирем : Мәкаль һәм табышмакларны укыгыз .Капма -каршы мәгьнәдәге сүзләрне табыгыз,парлап язып алыгыз.Кайсы суз төркеменә керүен билгеләгез!

Алда-артка,яхшы-яман,ялган -дөреслек,көн-төн,ачы-татлы,иртә-кич.

Антонимнарны куллану үзенчәлекләрен чагылдырган моделен төзиләр.

Көтелгән җавап:



Антоним



Капма-каршы мәгьнәдәш сүзләр Бер сүз төркеменә кергән

сүзләр генә антоним була ала

Исем,сыйфат,фигыль,рәвеш була ала



2.Слайд белән чагыштыру.

-Безнең модельгә нәрсә җитми?

Дәреслектән кагыйдә белән танышу

Кагыйдә чыгару.Бер-береңә кагыйдәне әйтеп карау.

3.Үзбәя

V.Ныгыту.

Ныгыту өлешенең максаты-алган белемнәрне дөрес куллануга ирешү;матур язу,дөрес уку,фикер йөртү,мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен үстерү.

1.204 нче күнегү.105 нче бит.(дәфтәрләрдә эшләү.)

Бирем:Бирелгән сүзләрнең антонимнарын табыгыз.

Көтелгән җавап.

Арзан-кыйммәт,яхшы-начар,чиста-пычрак,сәламәт-авыру,дөрес-ялган. Һ.б

Үзбәя

3.205 нче күнегү.105 нче бит.

Бирем:Җөмләләрне укыгыз .антонимнарны парлап языгыз.

Көтелгән җавап.

Яман-яхшы,тыңлаучы-сөйләүче,шатлыктан-кайгыдан.һ.б

-Алар ни өчен кулланылган дип уйлыйсыз?

Көтелгән җавап

-Сөйләмнең сәнгатьлелеген көчәйтә.

-Сүзлек хәзинәсен баета.

-Контраст картиналар бирү өчен кулланылалар.

Үзбәя

5.Слайд белән эшләү.

Экранда бирелгән җөмләләрне укып антонимнарны табыгыз.

Алар ни өчен кулланылган?

Минем бабай сакаллы сабый сыман,бөтен нәрсәгә ышана.

Хәзерге көндә надан галимнәр еш очрый.

Юаш усал төп башына утыртырга мөмкин.

-Сакаллы сабый,надан галим,юаш усал.

Көтелгән җавап .

-Биредә антонимнар сүзтезмә буларак кулланылган .Сөйләмне җанландыра торган махсус сүрәтләү саралары тудырганнар.

-Әдәбияттә аксюморон дип атыйлар.

Үзбәя.

VI.Рефлексив йомгаклау.

1.Әңгәмә.

- Дәрестә нинди уку мәсьәләсен чиштек?Ничек чиштек?

-Нәрсәләр белдек?

Көтелгән җавап.

Антонимнар турында өйрәндек .Капма-каршы мәгьнәдәш сүзләр икәнен белдек. һ.б

2.Гомуми бәяне чыгару.

3.Өй эше бирү.

а) 208 нче күнегү.

б) Антонимнар кергән 5 мәкаль язып килергә.

В) Дуслык темасына карата антонимнар кулланып кечкенә күләмле хикәя төзергә.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал