7


  • Учителю
  • 2нче сыйныф өчен әдәби укудан тестлар

2нче сыйныф өчен әдәби укудан тестлар

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

2нче сыйныфның татар төркемнәре өчен әдәби укудан

йомгаклау эше биремнәре

</<br>

1.Халык авыз иҗаты әсәрен билгелә.

А) әкият

Б) хикәя

В) шигырь

2. Укы. Билгелә: бу нәрсә?

Җепсез орчык, чәүкә, чыпчык,

Кара балчык. Син кал, бу чык!

А) табышмак

Б) такмак

В) санамыш



3. Габдулла Тукай язган әсәрне билгелә.

А) "Туган җир"

Б) "Туган тел"

В) "Туган ил"



4. Н. Каштановның "Ачулы туп" хикәясенең төп герое кем?

А) Ләйлә

Б) Азат

В) туп



5. Әминә Бикчәнтәеваның "Тәмле сүз" хикәясендә кунак апа Гөлкәйгә нәрсә алып килгән?

А) тәмле кәнфит

Б) матур курчак

В) кызыклы китап



6. Бу юллар кайсы шигырьдән?

Дәү әнием шундый матур-

Әби булса да - матур.

А) Клара Булатова. "Әниемнең кызы юк бит"

Б) Роберт Миңнуллин. "Улы белән әнисе"

В) Илдар Юзеев. "Дәү әнием"



7. "Безнең гаилә" шигыренең авторы кем?

А) Габдулла Тукай

Б) Шәүкәт Галиев

В) Гәрәй Рәхим



8. Резеда Вәлиеваның "Ак песи" хикәясендәге ак песи баласы нинди?

А) акыллы, тыйнак һәм сүз тыңлаучан

Б) күперенке тунлы, күк күзле, үзе бик тә үзсүзле

В) кечкенә, куркак һәм бик оялчан





9. "Үрдәк беренчелекне алган" әкиятен кем язган?

А) Әминә Бикчәнтәева

Б) Резеда Вәлиева

В) Бикә Рәхимова



10. Бу сүзләр кайсы әкияттән?

"Бер, ике, өч, ботка пеш!"

А) "Хәйләгә каршы хәйлә"

Б) "Кем нәрсә ярата?"

В) "Боткалы чүлмәк"



11. Габдулла Тукайның нинди әсәрләрен беләсең?

______________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________







Бәяләү критерийлары:

Һәр дөрес җавап өчен 1балл куела. Эшләр түбәндәгечә бәяләнә:

"2"- 5 тән кимрәк балл;

"3"- 5-7 балл;

"4"- 8-9 балл;

"5"- 10-11 балл.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал