7


  • Учителю
  • Методический материал для подготовки к экзаменам по татарскому языку 'БДИ'

Методический материал для подготовки к экзаменам по татарскому языку 'БДИ'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

10 нчы вариант


(1) Казан - зур һәм матур шәһәр. (2) Ул - Татарстанның башкаласы. (3) Анда бер миллионннан артык кеше яши. (4) Татарстан халкы дус, тату гомер ита

(5) Казанның үзәгендә тарихи һәйкәл - Кремль урнашкан. (6) Аның каршындагы мәйданда герой-шагыйрь Муса Җәлилгә һәм аның көрәштәшләренә һәйкәл куелган.

(7) Казандагы иң матур биналарның берсендә Татарстанның Милли китапханәсе урнашкан. (8) Аның каршында -1804 нче елда ачылган мәшһүр Казан университеты. (9) Биредә атаклы галимнәр эшләгән, бөек ачышлар ясалган. (10) Университет - Республикабызның, шәһәребезнең горурлыгы.

(11) Башкалабызда тарихи һәм истәлекле урыннар шактый күп. (12) Алар арасында Татарстанның Милли музее, Сынлы сәнгать музее, Опера һәм балет театры, Кремль урамы, Сөембикә манарасы һәм башкалар.

(13) Казан шәһәре - фән патшалыгы. (14) Анда фәнни-тикшеренү институтлары күп урнашкан. (15) Югары уку йортлары, шулай ук театр, музыка сәнгать училищелары Идел буе һәм илебезнең башка төбәкләре өчен белгечләр әзерлиләр. (16) Бу уку йортларында тәҗрибәле профессорлар, үз эшләрен яраткан белгечләр эшли.

(17) Алар студентларга сайлаган һөнәрләре буенча кирәкле мәгълүмат җиткерәләр һәм тирән белем бирәләр, тәҗрибәләре белән уртаклашалар.

(18) Казан - дөньякүләм танылган мәдәни үзәк. (19) Биредә җиде театр эшли, халыкара фестивальләр үткәрелә (20) Казандылар һәм шәһәр кунаклары башкалабызның матурлыгына сокланалар.

1 нче өлеш А

А1. Нечкә әйтелешле сүзне табыгыз.

1)өчпочмак

2)Ихтимал

3)төбәк

4)моң

А2. «Мәгариф» темасына караган сүзне табыгыз.

1)имтихан

2)икътисад

3)исәп-хисап

4)иген

АЗ. Артык сүзне табыгыз.

1)ихтирамлы

2)хөрмәтле

3)түземле

4)үзсүзле

А4. Кайсы рәттәге сүзләрдә нокталар урынына у хәрефе языла?

1)...йчан, ...сенте, ...тырыш

2)к...лланма, хисапла..., ...ртак

3)...кенеч, б...ләк, яш...смер

4)яг...лык, т...гры, с...саклагыч

А5. Кайсы җөмләләрдә нокталар урынына н хәрефе языла?

А) Тел булмаса, кешеләр а...лаша алмас иде.

Ә) Үз фикере...не дөрес итеп әйтеп бир.

Б) ...иһаять, алар кайтып життеләр.

В) Актлар залы тамашачылар белә... тулы.

1)А,Ә 2)А, В 3)Ә,Б 4) Б, В

А6. Кайсы рәттәге сүзләрдә нокталар урынына бер үк хәреф языла?

1)тә...лек, т...гәрәк, гом...ми

2)дә...ам, ...акыт, боз...аткыч

3)тиз...йткеч, кулъ...зма, нәшри...т

4)шәмә.-.л, мә...әббәт, ...этле

А7. Хаталы сүзне табыгыз.

1)гәрәп

2)инглиз

3)төрек

4)кытай

А8. Кайсы сүздә 6 аваз бар?

1)егерме

2)буенда

3)сәясәт

4) яфрак

А9. Кайсы сүздә я хәрефе [й] һәм [ә] авазы булып укыла?

1)ябалак

2)ягъни

3)кирәк-ярак

4)оя

АЮ. Кайсы җөмләдә нокталар урынына -к кушымчасы языла?

1)Җәй җиткәч, без сәяхәткә чыга... .

2)Җәй көне без теплоходта сәяхәт итте... .

3)Төркиядән килгән дусларыбыз татарча матур һәм дөрес итеп сөйләште... .

4)Иртәгә без Сынлы сәнгать музеена барма... .

А11. Синонимнардан торган рәтне табыгыз.

1)мәхәббәт, нәфрәт, сабырлык

2)шатлык, куаныч, белем

3)ярату, сөю, мәхәббәт

4)бәйләнеш, багланыш, вәкиллек

А12. Кайсы раслау дөрес түгел?

1)Татар дәүләт опера һәм балет театры Галиәсгар Камал исемен йөртә

2)Рудольф Нуриев атаклы балет биючесе булган.

3)БМОның русчасы ООН була.

4)Татар телендә хикәя фигыльнең үткән заман формасы бишәү.


♦ Җөмләләрне укыгыз һәмА 13 - А 16 нчы биремнәрне үтәгез.

А. Болар бар да бизәнгән, сары, кызыл, ак чәчәкләр белән матурланган.

Ә. Әнә ерак таулар, урманнар.

Б. Бу чәчәкләр өстендә матур кошлар үзләренең шатлыклы көйләрен сайрый.

В. Әнә безнең җиләк җыйган аланнарыбыз.

А13. Текст булсын өчен, җөмләләрне кайсы эзлеклелектә урнаштырырга кирәк?

В, Ә, Б, А

А, В, Ә, Б

Б, В, Ә, А

Ә, В, А, Б

А14. Кайсы сүз җөмләләрнең берсендә ия функциясен үти?

1)кошлар

2)чәчәкләр

3)ерак

4) җиләк

А15. Кайсы җөмләдә бәйлек сүз бар?

1)В 2)Б 3)Ә 4)А

А16. Кайсы җөмләдә сыйфат фигыль бар?

1)Б 2)А 3)В 4)Ә

А17. Кайсы сүздә басым дөрес куелмаган?

1)бүлдермә (2 нче иҗек)

2)җырла (2 нче иҗек)

3)җитми (1 нче иҗек)

4)язсыннар (3 нче иҗек)

А18. Хаталы сүзтезмәне табыгыз.

1)абруйлы шәхес

2)бөек галим

3)фәнни хезмәткәр

4)итагатьле ризык

А19. Июнь ахыры димәссең,... җөмләнең ахырын табыгыз.

1)яхшы кешеләргә бай.

2)урамда утыз градус салкын.

3)шулкадәр салкынайтты.

4)шуның белән горурланам.

А20. Грамматик хатасы булган җөмләне табыгыз.

1)Без җиңәрбез, чөнки дөреслек безнең якта.

2)Мәкаләне бүген үк язып бетерегез.

3)Мин Төркиядә ял итүче дустымдай хат алдым.

4)Күренә ки, мәсьәлә шактый катлаулы.

А21. Кайсы җөмләдә нокталар урынына оста сүзен кулланырга кирәк?

1)Мин мәктәпкә барганда, бик ... яңгыр яуды.

2)Без беләбез: Наил гармунда ... уйный.

3)Әйтергә теләгән сүзем: кешеләр ... түгелләр.

4)Монда эш кайный, шуңа күрә ...

А22. Кайсы җөмләдә сызык (-) куела?

1)Кояш та юк, ә шулай да () якты.

2)Су өсте () тып-тын.

3)Үзеннән-үзе аңлашыла ки ( ) эштә тырышкан укуда да тырыша.

4)Тел () аралашу чарасы ул.

А23...., машиналар бер урыннан кузгала алмый тордылар җөмләсенең башын табыгыз.

1)Буш вакыт булды исә

2)Кояш чыкса

3)Көчле буран булганга күрә

4)Шуның белән горурланам

А24. Япостараюсь не потерять их җөмләсенең дөрес тәрҗемәсен табыгыз.

1)Мин аларны югалтмаска тырышырмын.

2)Мин аларны табарга тырышырмын.

3)Мин аны эзләмәскә тырышам.

4)Мин аны тикшерергә тырышам.

А25. Күктә йолдызлар кабынды җөмләсенең дөрес тәрҗемәсен табыгыз.

1)На небе загораются звезды.

2)На небе горят звезды.

3)На небе погасли звезды.

4)На небе зажглись звезды.

А26. авырта сүзенең синонимын табыгыз.

1)дәвалый

2)Кайный

3)Сызлый

4)түли

А27. менәргә сүзенең антонимын табыгыз.

1)очарга

2)төшәргә

3)егылырга

4)сикерергә

А28. колакка алу фразеологизмының эквивалентын табыгыз.

1)мотать на ус

2)навострить уши

3)уши вянут

4)и ухом не ведет

♦ Текстны укыгыз һәмА29 - А32 нче, В1 - В8 нче һәм С биремнәрен үтәгез.

А29. Текстта нәрсә турында сүз бара?

1)башкалабызның җитәкчеләре турында

2)шәхәребезнең күренекле шәхесләре турында

3)республикабызның башкаласы турында

4)республикабыздагы шәһәрләр турында

АЗ0. Кайсы раслау текстның эчтәлегенә туры килми?

1) Казан шәһәрендә төрле милләт вәкилләре яши.

2) Татарстанда студентларга теләгән һөнәрләре буенча белем алу мөмкинлекләре булдырылмаган.

3)Республикабызның иң зур китапханәсе - Милли китапханә

4)Сөембикә манарасы - иң күркәм тарихи һәйкәлләрнең берсе.


2 нче өлеш В

♦ В1 - ВЗ нче биремнәргә җавапны сүзләр белән языгыз.

В1. 8-16 нчы җөмләләрдәге сыйфат фигыльләрне язып алыгыз.

В2. 15 нче җөмләдәге бәйлекне язып алыгыз.

В3. 20 нче җөмләдән юнәлеш килешендәге исемне язып алыгыз.

♦ В4 -В8 биремнәргә җавапларны саннар белән языгыз.

В4. 1 нче абзацтагы жөмләләр арасыннан иясе алмашлык белән белдерелгән җөмләне табыгыз, номерын языгыз.

В5. 6 нчы абзацтагы җөмләләр арасыннан хәбәре исем белән белдерелгән җөмләне табыгыз, номерын языгыз.

В6. 3 нче абзацтагы җөмләләр арасыннан синоним сүзләре булган җөмләләрне табыгыз, номерларын языгыз.

3 нче өлеш С

С. Укылган текстның эчтәлегенә карата үз мөнәсәбәтегезне белдереп, сочинение языгыз. Фикерләрегезне дәлилләп аңлатыгыз.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал