7


  • Учителю
  • Җөмләнең иярчен кисәкләре. (7 класс)

Җөмләнең иярчен кисәкләре. (7 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема. Җөмләнең иярчен кисәкләре. Тәмамлык һәм аның белдерелүе.

Максат. Тәмамлык һәм аның белдерелүе турында төшенчә бирү, укучыларның җөмлә кисәкләре турында белемнәрен тирәнәйтү; ике телне чагыштырып, тәмамлыкларның җөмләдәге урынын, үзен иярткән сүзгә бәйләүче чараларын ачыклауларына ирешү; укучыларның мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен үстерү.

Җиһазлау(материал). Татар теле: рус телендә төп гомуми белем бирү мәкт. 8 нче с-фы өчен д-лек (татар балалары өчен)/ Р.Ә.Асылгәрәева, Р.А.Юсупов, М.К.Зиннуров. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. - 66-69 нчы битләр; ноутбук, проектор, экран, дәрескә презентация, тестлар.

Дәрес барышы.



  1. Оештыру өлеше.

  2. Актуальләштерү.

  1. Тест эшләү (укучыларның игътибары экранга юнәлтелә)



  1. Нинди сүз җөмлә кисәге була?

  1. теләсә нинди мөстәкыйль мәгънәле сүз

  2. мөстәкыйль мәгънәле һәм аерым сорауга җавап бирә торган сүз

  3. җөмлә барлыкка китерүдә төп рольне уйнаган сүз

  4. ия турында хәбәр итә торган сүз



  1. Җөмләнең нинди кисәге ия була?

  1. кем? нәрсә? сорауларына җавап биргән

  2. хәбәр белән генә бәйләнеп килгән

  3. баш килештәге сүз белән белдерелгән

  4. баш килештәге исем, зат алмашлыгы һәм исем мәгънәсендә килгән

башка сүз төркемнәре белән белдерелгән, башка сүзгә буйсынмаган, кем? нәрсә? сорауларына җавап биргән



  1. Хәбәр җөмләнең нинди кисәге?

  1. җөмләнең ия турында хәбәр итә һәм аның белән бәйләнеп килә

торган икенче баш кисәге

  1. ия турында нәрсә дә булса хәбәр итә торган

  2. фигыльләр белән белдерелеп, нишли? нишләде? нишләячәк?

сорауларына җавап биргән

  1. ия белән бәйләнеп килә торган



  1. Нинди сүз төркеме белән белдерелүенә карап, хәбәрләр ничә төргә

бүленә?

  1. өч

  2. ике

  3. биш

  4. дөрес җавап бирелмәгән



  1. Әлеге җөмләдә хәбәр нинди?

Мин ул вакытта күз алдына китерә алмый идем. (М.Мәһдиев)

  1. гади хәбәр

  2. кушма хәбәр

  3. тезмә хәбәр

  4. исем хәбәр

(Тест җаваплары алдагы слайдта бирелгән җаваплар белән чагыштырыла. )



  1. Яңа белемнәр үзләштерү.



  1. Таблицада бирелгән җөмләләр белән эш.



Бар җырымны илгә багышладым,

Гомеремне дә бирәм халкыма. (М.Җ.)

2. Песни свои посвяшал я отчизне,

Ныне отчизне жизнь отдаю.

3. Бакчачылык турында китаплар, журналлар укыды. (И.Г.)

3. О садоводстве он читал книги, журналы.

4. Син Марат белән бик озак сөйләш-тең.

4. Ты очень долго говорил с Ма-ратом.



• Укучылар экранда яктыртылган җөмләләрне дөрес интонация белән укыйлар.

•Таблицадагы җөмләләрне тикшерәләр. Җөмләнең баш кисәкләрен ачыклыйлар.

• Аерып бирелгән сүзләргә сорау куялар. Ияртүче кисәкне билгелиләр һәм аларның кайсы сүз төркеме белән белдерелүен әйтәләр. Бәйләүче чараларны (таблицаның I өлешендә) билгелиләр.

• Тәмамлыкларның ике телдә дә җөмләдәге урыны билгеләнә.

• Бер укучы нәтиҗә ясый.





  1. Таблица тутыру.

Тәмамлыкларның астына сызарга



Тәмамлык нинди сүз төркеме белән белдерелә

Тәмамлык ачыклаган сүз төркеме

Бәйләүче чара

1. Гариф бабайны бакчасында таптым. (Ш.М.)

исем

фигыль

-ны (Т.к. ку-шымчасы )

2. Матурлыкка,гаделлеккә, тынычлыкка

Хезмәт итсәң - намусың пакъ, иҗатың чын. (Р.Ф.)







3.Нигә бу хәтле миңа гаҗәпләнеп карыйсыз?

(Ә.Е.)







4.Шул ук вакытта кеше сагынудан туктый алмый. (Г.А.)







5.Без бу кыз белән ничектер ансат кына танышып киттек. (А.Р.)







6.Әниең хакына син изге эш башкардың (Д.А.)









  1. Укучылар нәтиҗә ясый.

Тәмамлык - җөмләнең ___________ кисәге.

  1. Җөмләнең ___________ _________ __________ кисәген ачыклый.

  2. Сораулары:

_________________

_________________

_________________

_________________

_________________

________________________________

________________________________



  1. Белдерелә:

а) ____________

ә) ____________ ____________ ___________ сүзләр белән.



  1. Ияртүче сүзгә бәйләүче чаралар:

а) ___________ _____________________

ә) ___________ һәм _____________ _______________





  1. Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү.

  1. 107 нче күнегү язмача эшләнә.

  2. Карточкалар белән мөстәкыйль эш. (төрле дәрәҗәдәге биремнәр)

  1. Рефлексия. Дәрестә алган белемнәр искә төшерелә.



Өй эше (өч вариантта) бирелә.

а) 105 нче күнегү. Иярүче һәм ияртүче кисәкләрне билгеләгез. Бәйләүче чараларны күрсәтегез. 5 җөмлә төзегез.

ә) "Сабантуй" газетасыннан текст күчереп алыгыз. Тәмамлыкларның асларына сызыгыз.

б) Иҗади эш. Өзекне (109 нчы күнегү) татарчага тәрҗемә итеп языгыз.

"Туган илнең матурлыгын яратыгыз һәм саклагыз. Бөек, чиста, якты ярату белән яратыгыз." Текст ахырында китерелгән бу сүзләрнең мәгънәсен аңлатып, сочинение языгыз.



Билгеләр куела.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал