7


  • Учителю
  • Татар теленнән түгәрәк планы

Татар теленнән түгәрәк планы

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала





АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Документның статусы.

Эш программасы татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты таләпләренә туры килерлек итеп, түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

1 "Татар урта гомуми белем мәктәпләре өчен татар теленнән программа" 5-11 нче сыйныфлар. Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы, Казан, "Мәгариф" нәшрияты, 2010 ел.

2. Вакытлы дәүләт стандартлары, 2008 ел

Эш программасы структурасы.

Татар теленнән эш программасы түбәндәге структурада төзелгән:

аңлатма язуы.

программаның эчтәлеге

укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләре

укыту-методик комплекты

календарь-тематик план.

"Кызыклы грамматика" түгәрәге атнага 1 сәг. исәбеннән елга 34 сәг. Үткәрелергә тиеш.. 2014-2015 нче уку елында 2 дәүләт бәйрәменә туры килү сәбәпле (23 февраль, 9 март) 2 сәг-кә киметелә һәм 32 сәг. тәшкил итә. Түгәрәктәге дәресләр 5 нче сыйныфта татар теленнән укучылар белән өйрәнелгәннәргә нигезләнеп планлаштырылды, укучыларны кызыксындыра торган материаллар алынды.Түгәрәк кызыклы, мәвыктыргыч булсын өчен уен, ярыш , сорау- җавап формалары кулланам. Дәрес материаллары белән бәйләнешле булган өстәмә материаллар да үтеләчәк.



Максат: туган телгә карата мәхәббәт хисләре тәрбияләү; татар теленнән алган белемнәрен системага салу,ныгыту; татар теле белән ни дәрәҗәдә кызыксынуларын белү; укучыларны мөстәкыйль фикер йөртергә , үзара дуслык хисе тәрбияләргә, тапкырлыкка, җитезлеккә өйрәтү.





Программа эчтәлеге



1.Исемнәр тарихы

Борынгы һәм хәзерге исемнәр.

Синең исемең нәрсә аңлата?



2.Фонетика.Графика. Лексика.

Бу сүзләрне дөрес яз, дөрес әйт, дөрес куллан.

Төрле сүзләрдә басымнарны билгеләргә өйрән.

Аваз һәм хәреф.



3.Морфология.

Җөмләләрне морфологик яктан тикшерү.

Төрле эш кәгазьләре үрнәкләре язу һәм аларны үзара тикшерү.

Рим цифрларын укырга һәм язарга өйрәнү.

Сузык һәм тартык авазлар күп кергән сүзләр уйлау. Төрле уен элементларын куллану һ.б.



4.Кызыклы грамматика

Логограф турында төшенчә. Мисаллар өстендә эшләү.

Кроссводлар төзү һәм чишү.

Тел турында төрле кызыклы материалларны мәктәп укучыларына газета аша җиткерү.



Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләре



5 нче сыйныфта осталык һәм күнекмәләр укучыларның алдагы сыйныфларда алган осталык һәм күнекмәләренә өстәмә рәвештә, ә кайберләре берникадәр киңәйтелеп китерелә; димәк алардан да файдалана белү таләп ителә. Алар түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

- сүзләрне фонетик яктан, төзелеше һәм сүз төркеменә мөнәсәбәте ягыннан тикшерү; ике баш кисәге дә булган җөмләләрне синтаксик яктан тикшерү; таныш модельләр нигезендә гади һәм кушма җөмләләр төзү;

- аерып күрсәтелгән таныш сүзнең мәгънәсен аңлату; 1-5 нче сыйныфларда алган мәгълүматларга нигезләнеп, кирәкле орфограммаларны табу, сүзләрнең язылышын, тыныш билгеләренең куелышын дәлилләү; җөмлә азагында тиешле тыныш билгеләрен һәм кушма җөмлә өлешләре арасында өтер кую;

- сузык һәм тартык авазлар арасындагы аерманы аңлату; о, ы, ә, я, ю, е, ё, в, к, г хәрефләре белдергән авазларга аңлатма бирү; ул хәрефләрне һәм шулай ук ъ,ь хәрефләрен дөрес язу, охшашланып яки чиратлашып килгән авазларны язуда дөрес белдерү;

- татар әдәби теленә рус теле, аның аша башка телләрдән кабул ителгән сүзләрне аеру, аларның мәгънәсенә төшенү; орфографик, татар теленең аңлатмалы һәм татарча - русча сүзлекләрдән файдалана белү; фразеологик әйләнмәләрнең мәгънәсен аңлау;

- сүзне мәгънәле кисәкләргә аеру һәм һәрберсенә аңлатма бирү, язуда шуларны шартлы билгеләр белән күрсәтү; ясалышы ягыннан сүз төрләренә аңлатма бирү, кушма сүзләрне дөрес язу;

- текстның темасын аеру һәм төп уйны аңлау. Гади план төзү; укыганның эчтәлеген төгәл, кыскартып яки киңәйтеп сөйләү. Сыйфатламалар кулланып, сочинеиеләр язу. Сөйләм телендә һәм язма эшләрдә фикерләрне мөмкин кадәр төгәлрәк белдерү өчен, лексик синонимнардан урынлы файдалана белү;- эш кәгазьләре төрләреннән хат, мәкалә һәм белешмә яза белү.

</

Укыту - методик комплекты

1.Татар мәктәпләрендә татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты Казан, 2008

2. Татар урта гомуми белем мәктәпләре өчен татар теленнән программа: 5-11 нче сыйныфлар.- Казан: Мәгариф, 2011

3. Р.Г.Хәсәншина. Татар теле 5 сыйныф. Казан: "Мәгариф", 2012

Өстәмә әдәбият

Р. Г. Хәсәншина. "Татар теле дәресләре" методик кулланма. Казан: "Мәгариф", 2007

Р.Г.Хәсәншина. Татар теле 5 сыйныф. Казан: "Мәгариф", 2007

Р.А.Юсупов, Татар теле 5 сыйныф, Казан: Мәгариф, 2006

Диктантлар җыентыгы: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 5-11 нче с-флары өчен: Укытучылар өчен кулланма/З.Н.Хабибуллина, Г.Ш.Нәбиуллина.-Казан: Мәгариф,2006.

Татар теленнән диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 5-11 с-флары өчен Укытучылар өчен кулланма/Н.В.Максимов, С.М.Трофимова, М.З.Хамидуллина.-Казан:Мәгариф,2005

4-8 классларда изложениеләр: Татар урта гомуми белем бирү мәкт./Ш.Р.Сайкин

Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар.-Казан: Яңалиф, 2006

Бердәм республика имтиханына әзерләнү өчен ярдәмлек.Татар теле.-Казан: РИЦ "Школа", 2008

Татар теле. Бердәм республика имтиханына әзерлек өчен кулланма.-Казан: РИЦ "Школа",2007

Татар теле: Кагыйдәләр, күнегүләр:Урта гомуми белем бирү мәкт. өчен/Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова.-Казан:Мәгариф, 2007

Татар теленнән тестлар: Уку-укыту ярдәмлеге/Н.В.Максимов.-Казан: Мәгариф, 2008

Планлаштыру.











4







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал