7


  • Учителю
  • Единое республиканское тестирование (9 класс)

Единое республиканское тестирование (9 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

I бүлек



Текстны укыгыз һәм 1-20 нче биремнәрне үтәгез



Каз өмәсе



(1) Татар халкының күңелле бәйрәмнәре, бай гореф-гадәтләре һәм йолалары бар. (2) Еллар үткән саен, бу бәйрәмнәр яңара, аларның формалары үзгәрә һәм эчтәлекләре тулылана бара.

(3) Каз өмәсе ничек оештырыла һәм үткәрелә соң?

(4) Башка өмәләр кебек үк, каз өмәсен уздыруның да үзенә генә хас тәртибе бар. (5) Ул һәр елны көз ахырында яисә кыш башында үткәрелә.

(6) Бүтән өмәләрдән аермалы буларак, каз өмәсе <...> башыннан азагына кадәр кызлар өмәсе. (7) Казлары күп кешеләр иртәгә өмә уздырыласы көнне кызларны чакырып чыгалар. (8) Казлар йолкынып, эчләре алынып, аяк-башлары чистартылып беткәч, эре канатлары сыдырылган.

(9) Өмәнең иң күңелле вакыты- чистартылган казларны, көянтә башларына элеп, кызларның су буена юарга баруы булган. (10) Алар белән, сыдырылган канатларны алып, яшүсмер кызлар, бала - чагалар да барган. (11) Алар канатларны су юлына бара торган сукмак буйлап тарата барганнар. (12) Билгеле, монысы киләсе елда хуҗабикәнең казлары сукмакны тутырып йөрсен өчен эшләнгән.

(13) Кызларның кайберләре өй җыештырырга калган. (14) Су буеннан кайтуга, кызларны «каз коймагы» көтеп торган. (15) Ә кич җиткәч, кызлар өмә булган өйгә җыелалар, төрле уеннар уйныйлар, җырлар җырлыйлар.

(Вакытлы матбугаттан)



1-20 нче биремнәрне укылган текст нигезендә башкарыгыз. Җавапларны сүз (сүзтезмә) яки цифрлар белән языгыз. Һәр хәреф яки цифр аерым шакмакка язылырга тиеш. Сүзләр яки цифрлар, санап үтелгәндә, буш урынсыз, өтерсез һәм башка билгеләрсез языла. Җавапларны язганда, буш шакмаклар калдырырга ярамый.



Кайсы мәгълүмат түбәндәге сорауга җавап була ала?

Каз өмәсенең иң күңелле вакыты кайчан?

  1. Каз өмәсе - башыннан азагына кадәр кызлар өмәсе.

  2. Су буеннан кайтуга, кызларны "каз коймагы" көтеп торган.

  3. Кызларның кайберләре өй җыештырырга калган.

  4. Өмәнең иң күңелле вакыты-чистартылган казларны, көянтә башларына элеп, кызларның су буена юарга баруы булган.

Җавап: _______________________________Чагыштыру булган җөмләне табыгыз.

  1. Су буеннан кайтуга, кызларны «каз коймагы» көтеп торган.

  2. Башка өмәләр кебек үк, каз өмәсен уздыруның да үзенә генә хас тәртибе бар.

  3. Алар белән, сыдырылган канатларны алып, яшүсмер кызлар, бала - чагалар да барган.

  4. Татар халкының күңелле бәйрәмнәре, бай гореф-гадәтләре һәм йолалары бар.

Җавап: ____________________________



13 нче җөмләдәге әйтелеше язылышына туры килмәгән сүзне языгыз.

Җавап: _______________________





3 нче җөмләдәге әйтелеше язылышына туры килмәгән сүзне языгыз.

Җавап: _____________________________





7 нче җөмләдән "байтак" сүзенә синоним булган сүзне табып языгыз.

Җавап: _____________________________



11 нче җөмләдән баш кисәкләрне табып языгыз.

Җавап: _____________________________



13-15 нче җөмләләр арасыннан тиңдәш кисәкләр булган җөмләнең номерын языгыз.

Җавап: ____________________________



1-5 нче җөмләләр арасыннан сорау җөмләнең номерын языгыз.

Җавап: _____________________________



Аерымланган хәлгә бәйле куелган тыныш билгеләренең номерларын языгыз. Алар белән,(1) сыдырылган канатларны алып,(2) яшүсмер кызлар,(3) бала-чагалар да барган.(4)

Җавап: ____________________________10-12 нче җөмләләр арасыннан кереш сүз булган җөмләнең номерын языгыз.

Җавап: ____________________________8 нче җөмләдә ничә гади җөмлә бар? Җавапны сан белән языгыз.

Җавап: ____________________________6 нчы җөмләдә <...> тамгасы урынына кайсы тыныш билгесе куелырга тиеш? Җавапны сүз белән языгыз.

Җавап: _____________________________5-7 нче җөмләләр арасыннан иясе дә хәбәре дә исем белән белдерелгән җөмләнең номерын языгыз.

Җавап: ____________________________Тиңдәш кисәкләргә бәйле куелган тыныш билгеләренең номерларын языгыз.

Ә кич җиткәч,(1) кызлар өмә булган өйгә җыелалар,(2) төрле уеннар уйныйлар, (3)җырлар җырлыйлар. (4)

Җавап: ____________________________8 нче җөмләдән "вак" сүзенә антоним булган берәмлекне табып языгыз.

Җавап: _____________________________5 нче җөмләдән билгеләү алмашлыгын табып языгыз.

Җавап: _____________________________Калын хәрефләр белән бирелгән фигыльнең төрен языгыз. Казлары күп кешеләр иртәгә өмә уздырыласы көнне кызларны чакырып чыгалар.

Җавап: ____________________________10 нчы җөмләдән кушма сүзне табып языгыз.

Җавап: _____________________________



8 нче җөмләдән ирен гармониясе күзәтелгән сүзне табып языгыз.

Җавап: _____________________________12 нче җөмләдән иярүче кисәге ияртүче кисәккә иялек килеше кушымчасы ярдәмендә бәйләнгән сүзтезмәне табып языгыз.

Җавап: ____________________________



Барлык җавапларны, текстны үтәү өчен күрсәтмәдә әйтелгән тәртиптә,

1 нче номерлы бланкка күчереп язарга онытмагыз.



II бүлек



Укылган текстны файдаланып, 21.1 яки 21.2 биремнәренең берсен генә сайлап алып үтәгез.





21.1. Татар халкының күңелле бәйрәмнәре, бай гореф-гадәтләре һәм йолалары бар. Еллар үткән саен, бу бәйрәмнәр яңара, аларның формалары үзгәрә һәм эчтәлекләре тулылана бара. Текстта китерелгән бу сүзләрнең мәгънәсен аңлатып, сочинение языгыз.

Укылган тексттан фикерләрегезне раслый торган 2 дәлил китерегез. Мисаллар биргәндә, кирәкле җөмләләрне языгыз яисә аларның номерларын күрсәтегез.

Сочинениенең күләме 100 сүздән ким булмаска тиеш. Сочинениене пөхтә һәм аңлаешлы итеп языгыз.



21.2. Татар халкына хас нинди бәйрәмнәрне һәм йолаларны беләсез?Үзегез формалаштырган билгеләмәне дәлилләгез. Үзегез язган билгеләмәне тезис итеп алып, "Татар халкының бәйрәм һәм йолалары"темасына сочинение языгыз. Тезисыгызны раслый торган 2 дәлил китерегез: дәлилнең берсен укылган тексттан алыгыз, икенчесен тормыш тәҗрибәгездән чыгып формалаштырыгыз.

Сочинениенең күләме 100 сүздән ким булмаска тиеш. Сочинениене пөхтә һәм аңлаешлы итеп языгыз.







I бүлек



Текстны укыгыз һәм 1-20 нче биремнәрне үтәгез



Туган тел



(1) Бөек әдип Габдулла Тукай туган телне ярата белеп яраткан. (2) Ул телне бары тышкы ямь бирү чарасы, матур аһәңнәр җыелмасы итеп кенә карамаган, аны иң элек аралашу, аңлашу, тәрбия һәм үсү коралы итеп таныган. (3) Шуңа күрә дә Г.Тукай телне, халыкча итеп, туган тел, матур тел, әткәм-әнкәмнең теле дип атаган. (4) Шагыйрьнең туган телне яратуы туган илгә булган мәхәббәте белән үрелеп килә, аның аерылгысыз өлешен тәшкил итә.

(5) Чынлап та, туган телне чын мәгънәсендә ярату туган илне, әткәң-әнкәңне ярату белән бер ул. (6) Туган телне юкка гына ана теле дип атамаган шул

халык!

(7) Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. 8) Ул - туган җир, ата-ана сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә тора торган бөек, изге һәм кадерле сүз. (9) Телне тугач та ишетә һәм өйрәнә башлыйсың, шуңа күрә аны туган тел дип атыйлар да. (10) Телгә баланы башлап аның иң газиз кешесе <...> анасы өйрәтә, шул телдә аңа бишек җырлары җырлый, иркәли, юата.

(11) Телне кешелек җәмгыяте тудырган һәм кешелек җәмгыяте үстерә, ә тел, үз чиратында, хезмәт белән бергә, кешене кеше итә, үстерә. (12) Димәк, туган телне кеше үз баласын яраткан кебек яратырга, тәрбияләргә тиеш. (13) Әмма баланы, чиктән тыш яратып тормышка яраксыз хәлгә китергән кебек, телне дә, фанатикларча "яратып", тормыштан аерырга һәм иҗатчысын - халыкны аннан биздерергә мөмкин.

(М.Зәкиевтән)



1-20 нче биремнәрне укылган текст нигезендә башкарыгыз. Җавапларны сүз (сүзтезмә) яки цифрлар белән языгыз. Һәр хәреф яки цифр аерым шакмакка язылырга тиеш. Сүзләр яки цифрлар, санап үтелгәндә, буш урынсыз, өтерсез һәм башка билгеләрсез языла. Җавапларны язганда, буш шакмаклар калдырырга ярамый.



Кайсы мәгълүмат түбәндәге сорауга җавап була ала?

Г.Тукай телне нинди корал итеп таныган?

1) Туган телне кеше үз баласын яраткан кебек яратырга, тәрбияләргә тиеш.

2) Г.Тукай телне, халыкча итеп, туган тел, матур тел, әткәм-әнкәмнең теле дип атаган.

3) Ул иң элек аралашу, аңлашу, тәрбия һәм үсү коралы итеп таныган.

4) Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган.

Җавап: _______________________________Метафора булган җөмләне табыгыз.

  1. Туган телне юкка гына ана теле дип атамаган шул халык!

  2. Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган.

  3. Телне тугач та ишетә һәм өйрәнә башлыйсың.

  4. Ә тел, үз чиратында, хезмәт белән бергә, кешене кеше итә, үстерә.

Җавап: ____________________________



6 нчы җөмләдәге әйтелеше язылышына туры килмәгән сүзне языгыз.

Җавап: ____________________________





10 нчы җөмләдәге аваз һәм хәреф саны туры килмәгән сүзне языгыз.

Җавап: _____________________________





1 нче җөмләдән "танылган" сүзенә синоним булган сүзне табып языгыз.

Җавап: _____________________________



7 нче җөмләдән баш кисәкләрне табып языгыз.

Җавап: __________________________



5-7 нче җөмләләр арасыннан тиңдәш кисәкләр булган җөмләнең номерын языгыз.

Җавап: ___________________________



6-8 нче җөмләләр арасыннан тойгылы җөмләнең номерын языгыз.

Җавап: ___________________________



Аныклагычка бәйле куелган тыныш билгесенең номерын языгыз. Әмма баланы, (1) чиктән тыш яратып тормышка яраксыз хәлгә китергән кебек, (2) телне дә, (3) фанатикларча "яратып", (4) тормыштан аерырга һәм иҗатчысын -

(5 )халыкны аннан биздерергә мөмкин.

Җавап: _____________________________11-13 нче җөмләләр арасыннан кереш сүз булган җөмләнең номерын языгыз.

Җавап: ____________________________11 нче җөмләдә ничә гади җөмлә бар? Җавапны сан белән языгыз.

Җавап: ____________________________10 нчы җөмләдә <...> тамгасы урынына кайсы тыныш билгесе куелырга тиеш? Җавапны сүз белән языгыз.

Җавап: ____________________________8-10 нчы җөмләләр арасыннан иярченле кушма җөмләнең номерын языгыз.

Җавап: ____________________________Тиңдәш кисәкләргә бәйле куелган тыныш билгесенең номерын языгыз. Телне кешелек җәмгыяте тудырган һәм кешелек җәмгыяте үстерә, (1) ә тел,(2) үз чиратында, (3) хезмәт белән бергә, (4) кешене кеше итә,(5) үстерә.(6)

Җавап: ___________________________2 нче җөмләдән "эчке" сүзенә антоним булган берәмлекне табып языгыз.

Җавап: ____________________________1-3нче җөмләләр арасыннан юклык формасындагы фигыль булган җөмләнең номерын языгыз.

Җавап: ___________________________Калын хәрефләр белән бирелгән фигыльнең мәгънә ягыннан төрен (төркемчәсен) языгыз. Шагыйрьнең туган телне яратуы туган илгә булган мәхәббәте белән үрелеп килә, аның аерылгысыз өлешен тәшкил итә.

Җавап: _____________________________3 нче җөмләдән ясалма сүзне табып языгыз.

Җавап: ____________________________



8 нче җөмләдән ирен гармониясе күзәтелә торган сүзне табып языгыз.

Җавап: ____________________________1нче җөмләдән иярүче кисәге ияртүче кисәккә төшем килеше кушымчасы ярдәмендә бәйләнгән сүзтезмәне табып языгыз.

Җавап: _____________________________



Барлык җавапларны, текстны үтәү өчен күрсәтмәдә әйтелгән тәртиптә,

1 нче номерлы бланкка күчереп язарга онытмагыз.



II бүлек



Укылган текстны файдаланып, 21.1 яки 21.2 биремнәренең берсен генә сайлап алып үтәгез.





21.1. Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул - туган җир, ата-ана сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә тора торган бөек, изге һәм кадерле сүз. Текстта китерелгән бу сүзләрнең мәгънәсен аңлатып, сочинение языгыз.

Укылган тексттан фикерләрегезне раслый торган 2 дәлил китерегез. Мисаллар биргәндә, кирәкле җөмләләрне языгыз яисә аларның номерларын күрсәтегез.

Сочинениенең күләме 100 сүздән ким булмаска тиеш. Сочинениене пөхтә һәм аңлаешлы итеп языгыз.



21.2. Туган тел - изге һәм кадерле сүз төшенчәсен ничек аңлыйсыз? Үзегез формалаштырган билгеләмәне дәлилләгез. Үзегез язган билгеләмәне тезис итеп алып, "Туган тел"темасына сочинение языгыз. Тезисыгызны раслый торган 2 дәлил китерегез: дәлилнең берсен укылган тексттан алыгыз, икенчесен тормыш тәҗрибәгездән чыгып формалаштырыгыз.

Сочинениенең күләме 100 сүздән ким булмаска тиеш. Сочинениене пөхтә һәм аңлаешлы итеп языгыз.





















































 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал