7


  • Учителю
  • Конспект по татарской литературе на тему Туганнар белән яшәү күңелле. Дәрдемәнднең тормыш юлы һәм иҗаты (6 класс)

Конспект по татарской литературе на тему Туганнар белән яшәү күңелле. Дәрдемәнднең тормыш юлы һәм иҗаты (6 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Татар теле, 6А сыйныфы

Укытучы Инсапова А.Р.

Тема: ТУГАННАР БЕЛӘН ЯШӘҮ КҮҢЕЛЛЕ.

Дәрес тибы: Яңа теманы аңлату

Максат: 1) "Ике туган" әсәрен уку.

Бурычлар: 1) Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү;

2) Телдән сөйләм күнекмәләрен булдыру;

3) "Ике туган" әсәре аша укучыларда Дәрдемәнднең тормыш юлы һәм иҗатына кызыксыну уяту.

Чыганаклар: "Татар әдәбияты", Мотыйгуллина Ә.Р., Ханнанов Р.Г., Гыйзәтуллина Э.Х., 6нчы сыйныфлар өчен дәреслек, 2нче кисәк, эш , сүзлек дәфтәрләре, карточкалар , сүзлекләр.

Техник чаралар: компьютер, такта.

Дәрес барышы .

  1. Психологик уңай халәт тудыру (оештыру моменты).

  1. Исәнләшү

- Исәнмесез, укучылар!

- Исәнмесез, укытучы апа!

- Хәерле иртә!

- Хәерле иртә! Яхшы кәефләр сезгә!

2. Укучыларны барлау.

- Сыйныфта кем дежур?

-Сыйныфта мин дежур( дежур укучы җавап бирә)

-Бүген ничәнче число?

-Бүген .......

- Бүген атнаның нинди көне?

- Бүген .......

3. Һава торышы турында сөйләшү.

- Бүген көн нинди?

- Бүген көн......( салкын, болытлы, яңгыр ява.)

  1. Актуальләштерү

  1. Өй эшен тикшерү, Дәрдемәнднең тормыш юлы һәм иҗаты буенча ТЕСТ эшләү.(10-15мин)

  2. -Укучылар бүгенге дәреснең темасын белер минем сорауларга җавап бирегез.

- Ул Оренбург өлкәсендә туа, Төркиядә белем ала, газета-журналлар бастыра. Сүз кем турында бара?

-Дәрдемәнд.

-Дәрдемәнд кем ул?

-Шагыйрь, .....

-Димәк бүген дәрестә без кем турында сөйләшүне дәвам итәбез?

-Дәрдемәнд (Закир Рәмиев)



III. Яңа уку мәсьәләсен кую (Яңа тема)

  1. "Ике туган" әсәре өстендә эш.

-Алдагы дәрестә Дәрдемәнднең нинди әсәрен укый башладык?

-"Ике туган".

-әсәр нәрсә турында?

-Бер туган тавык һәм әтәч турында.

-әтәч нишләде?

-пешмәгән карлыган ашады?

-аңа нәрсә булды?

-эче аврта башлады.

-әсәр ничек бетә?

-......

-укучылар бүген без дәрестә әлеге әсәрне укуны дәвам итәбез, һәм белербез: тыңлаусыз әтәч белән нәрсә булыр?



  1. Физкульт минут.

  2. Уку мәсьәләсен чишү.

Әсәр ахырындагы сүзләрне искә төшерү, сүзлекләргә язу (52нче бит)

Дәреслектән әсәрне уку, тәрҗемә итү (50-52нче битләр)

V. Алган белемнәрне ныгыту.

1. Сорауларга җавап бирү.53нче бит.

2нче сорау

3нче сорау

6нчы сорау

VII. Йомгаклау. Рефлексия.

  1. Нәтиҗә ясау

-Бүген дәрестә нинди авторны өйрәндек?

- нинди әсәр укыдык?

-әсәр нәрсә турында?

2)Билгеләр кую.(тест)

5ле - 8-10дөрес җавабы булса куела.

4ле- 7-6 дөрес җавабы булса куела

3ле- 5-4 дөрес җавабы булса куела

2ле- 3 яки түбәнрәк дөрес җавабы булса куела

VIII. Өй эше.

1) 7нче бирем, 53нче бит.(мәҗбүри)

2) Туганлык мөнәсәбәтләре турында мәкальләр табып язу.(өстәмә)

3)Дәрдемәнд турында чыгыш ясау+презентация(иҗади)



Дәрдемәнд буенча тест. 6сыйныф.

1.Дәрдемәнднең чын исеме-.....

1) Закир Рамиев

2) Шакир Рамиев

3) Таһир Рамиев

4) Закир Тукаев

2. Дәрдемәнд псевдонимы нәрсә аңлата?

1) " сагышлы"

2) "күңелле"

3) "акыллы"

4) "рәхимле"

3. Дәрдемәнд кайда туа?

1) Уральскийда

2) Төркиядә

3) Оренбург өлкәсендә

4) Казанда

4. Дәрдемәнд кайчан туа?

1) 1880елда

2) 1921елда

3)1808елда

4) 1859елда

5. Дәрдемәнднең әтисе 1862нче елда нәрсә ача?

1) Алтын приискасы

2) мәчет

3) мәктәп

4) мәдрәсә

6. Дәрдемәнд 1880-1881нче елларда кайда белем ала?

1) Китайда

2) Англиядә

3) Төркиядә

4) Россиядә

7. Алтын приискасыннан кергән табышка Рәмиевлар нәрсә төзиләр?

1) мәчет, мәдрәсә

2) мәктәп, китапханә

3) мәчет, ашханә

4) мәдрәсә, кунакханә

8. Дәрдемәнд кем буларак таныла

1) шагыйрь, актер

2) язучы, драмматург

3) шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе

4) китапханәче

9. Дәрдемәнднең нинди җыентыгы бар?

1) "Җилләр исә"

2) "Яңгыр ява"

3) "Кояштагы тап"

4) "Сәйдәшнең юл башы"

10. Дәрдемәнднең нинди әсәрен беләсез?

1) "Ике әтәч"

2) "Ике тавык"

3) "Ике абый"

</ 4) "Ике туган"





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал