7


  • Учителю
  • Аналитик иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре

Аналитик иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Аналитик иярченле кушма җөмләләр янында тыныш билгеләре

Дәреснең максатлары:

1) укучыларның аналитик иярченле кушма җөмләләр турындагы белемнәрен тирәнәйтү, җөмлә төзелешенә һәм мәгънәсенә бәйле рәвештә тыныш билгеләрен дөрес куярга өйрәтү;

2) укучыларның логик фикерләү сәләтен, иҗади активлыкларын үстерү; төркемнәрдә эшләп, дустанә мөнәсәбәт булдыру;

3) Мәдәният елы уңаеннан театрга карата кызыксыну уяту

Җиһазлау: мультимедиа, презентация, физкультминут өчен бию көе, схемалар.

Дәрес барышы

Оештыру. Хәерле көн, укучылар! Барыбызга да яхшы кәеф, нәтиҗәле эш теләп, дәресебезне башлыйбыз. Бүген без иярченле кушма җөмләләр темасын өйрәнүне дәвам итәбез. Дәрес барышында белемнәребезне системалаштырырбыз, уңышларыбызга куанырбыз, кимчелекләребезне бетерү өстендә эшләрбез. Дәресебезгә Ризаэддин Фәхреддиннең гыйбрәтле сүзләрен эпиграф итеп алабыз:

"Кеше булыр өчен гәүдә булу гына җитми, гыйлем булу да шарттыр. Гыйлем вә тәрбия орлыкларын хәзер ихлас вә мәхәббәт илә чәчсәгез, киләчәктә файдалы җимешләрен дә үзегез җыярсыз". (Ризаэддин Фәхреддин)

  1. Кадерле ,укучылар!Бүгенге дәреснең һәр этабында сез үзегезгә билге куя барырсыз.Моның өчен сезгә юллама бирелә.


  1. Юллама

Фамилия_____________



1. Сорау-җавап- -

2. Җөмлә төзелешен билгеләү

3. Синтетик һәм аналитик җөмләләрдә тыныш билгеләре

4.Текст өстендә эш

5. Җөмләләр төзү

II. Актуальләштерү. 1Сорау-җавап (Укучылар бер-берсенә иярчен җөмләләр буенча сораулар бирәләр, җавапларны тыңлап, белемнәрен бәялиләр һәм юлламага үзбәяне куялар

Укытучы. Ә хәзер әйдәгез, иярченле кушма җөмләләр турында искә төшерик. Якынча сорау һәм җаваплар

-Нинди җөмләне кушма җөмлә дип атыйлар?

+Берничә гади җөмләдән торган җөмлә кушма җөмлә дип атала?

-Кушма җөмләләрне билгеләү өчен,иң элек кайсы кисәкләрне табарга кирәк.?

+Кушма җөмләләрне билгеләү өчен иң башта ия белән хәбәрне табарга кирәк.

-Нинди җөмләне тезмә кушма җөмлә дип атыйлар?

+Үзара тезү юлы белән бәйләнгән җөмләләрне тезмә кушма җөмлә дип атыйлар.

-Теркәгечле тезмә кушма җөмләдә бәйләүче чаралар нинди?

+Теркәгечле тезмә кушма җөмләләрдә бәйләүче чаралар булып тезүче теркәгечләр санала.(җыючы,каршы куючы,бүлүче)һ.б ш сораулар

2) Сез тезмә һәм иярченле кушма җөмләләрне инде беләсез. Ә хәзер белемнәребезне тикшерү һәм ныгыту өчен иярченле кушма җөмләләрнең схема төзеп, җөмләләрнең төзелешен билгелибез.

(Экранга җөмләләр чыга , укучылар җөмләләрнең төрләрен билгелиләр)

Презентациядәге җөмләләр


1. Кариев беренче көннәрдән үк зур тырышлык белән эшләгәнгә күрә ,татар театры зур тәҗрибә туплый.(-гә күрә), [ ] - синтетик

2. Тукай артистларны хөрмәт итә,чөнки бу чорда халык театрны бик ярата.[ ] , (чөнки...) -аналитик

3.Кайда "Сәяр"труппасы,шунда зал тулы халык була (кайда..),[шунда.].

4.Ул киткәч,бу урынны Кәрим Тинчурин ала.(-кәч),[]

5. Драмтүгәрәкнең төп көчләре фронтка китсә дә, драмтүгәрәк таркалмады.

6. Кем намус белән хезмәт итә,шул зур хөрмәткә ия була .

7..Габдулла Кариев сәхнәдә күренүгә,бөтен халык кул чаба башлады.

Дәфтәрләрне алыштырабыз һәм бер-беребезнекен тикшерәбез.


Менә бер җөмлә тыңлагыз: "Әгәр без үз вактында ял итмәсәк, сәламәтлегебез какшаячак". Мин нинди һәм ни өчен бу җөмләне әйттем. (укучылар җавабы) Дөрес. Димәк, безнең ял вакыты җитте. (Талгын музыка астында укучыларга күзләр өчен күнегүләр эшләтелә). Физкультминут Музыка куела.Шул музыка вакытында...................



Укытучы .Укучылар ә җөмлә төзелешләрен тикшергән вакытта,җөмләләрнең эчтәлегенә игътибар иттегезме икән?Җөмләләр нинди теманы яктырткан?Димәк без сезнең белән бүген нәрсә турында сөйләшәчәкбез?

Дөрес,чөнки 2014нче ел Татарстан Республикасында Мәдәният һәм сәнгать елы буларак игълан ителде.Мәдәният сүзен ничек аңлыйсыз?(әңгә



III. Күнекмәләр формалаштыру. Аналитик иярченле кушма җөмләләр янында тыныш билгеләре

Баш җөмләдән соң килеп, көттерү интонациясе белән бәйләнгән иярчен җөмлә алдыннан ике нокта куела.

Ялгызак мөнәсәбәnле сүзе булган баш җөмлә иярчен җөмләдән алда килсә, җөмләләр (компонентлар) арасына ике нокта куела.

Иярчен җөмлә алдан килеп, баш җөмлә ялгызак мөнәсәбәтле сүздән башланса, җөмләләр арасына өтер куела.

Парлы мөнәсәбәтле сүз ярдәмендә бәйләнешкә кергән баш һәм иярен җөмлә арасына өтер куела.

Ияртүче теркәгеч ярдәмендә бәйләнешкә кергән баш һәм иярчен җөмлә арасына өтер куела.

Иярчен җөмлә алдан килеп, баш җөмлә ялгызак мөнәсәбәтле сүздән башланмаса, җөмләләр арасына сызык куела


(1) Шунысы куанычлы: авылыбызда театр яшәп килә.

(2) Бикүле халык театры тарихы 1920инче еллардан соң башланып китә.

(3 )Шуннан соң берничә еллар үткәч,театрның эшчәнлеге никтер сүрелә башлый.

(4)50-60 нчы елларда сәхнә яшь артистлар белән тулылана, авыл халкы шуңа шатлана.(5) Нәкъ менә шул елларда Гомәр абый театр коллективын оештыра,яшьләрне үз тирәсенә туплый.(6) Гомәр Ибраһимов җитәкләгән чорда театр зур күтәрелеш кичерә.(7) Коллектив кая барса, халык шунда җылы каршы ала.

(8)Иң гаҗәбе шул була :1979нчы елда театрга "Халык театры" исеме бирелә..(9) Кемнең белеме бар , шуның кадере бар.



IV.

"Театр" темасы буенча бер сүздән торган 9 карточка тәкъдим ителә.

Карточкалар 3 х 3 итеп таратып куела. Диагональ, өстән аска, уңнан сулга куелган 3 сүзне кертеп, иярченле кушма җөмлә төзергә кушыла.

Талантлы

спектакль

артист

ярату

рухи азык

танылган

тамашачы

моң

сәхнә

V. Рефлексия.

VI. Өй эше.1.Синтетик һәм аналитик иярченле кушма җөмләләр янында тыныш билгеләрен кабатларга.

2.Матур әдәбияттан 5әр җөмлә күчереп язарга.

3. "Авылыбыз гармунчылары " дигән темага иярченле кушма җөләләр төзеп, кечкенә күләмле инша язарга.Тыныш билгеләренең куелышын аңлатырга.

.

Укытучы сыйныфны 2 төркемгә бүлә. Белемнәрен тикшерү уен формасында үткәрелә.1 төркем - синтетик , 2 төркем - аналитик җөмләләр язылган таблицаны тутыра. Җөмләләр язылган. Схемалар бутап бирелә. Тиз арада дөрес схемасын җөмлә кырыена беркетеп куярга. (Схемаларны укытучы партага тезә, яки тактага магнитлар белән беркетә ала).



4

3

0

0

0

0





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал