7


  • Учителю
  • “ Габдулла Тукай әсәрләрендә тиңдәш кисәкләр” (7 сыйныф )

“ Габдулла Тукай әсәрләрендә тиңдәш кисәкләр” (7 сыйныф )

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

</<font color="#000000">Тема: " Габдулла Тукай әсәрләрендә тиңдәш кисәкләр" (7 сыйныф )

Максат:

Уку максаты:

-Тиңдәш кисәкләр турында гомуми төшенчә формалаштыру:

- Габдулла Тукай турында мәгълүматлар арттыру;

- Габдулла Тукай иҗатында тиңдәш кисәкләрнең ролен аңлату;

- Тел, сөйләм өлкәсендә эшләү күнекмәләрен үстерү;

Тәрбия максаты:

-Төркемләп эшләтү аша дустанә мөнәсәбәтләр урнаштырырга булышу;

-Г.Тукай әсәрләре аша укучыларда туган телгә мәхәббәт, рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләү;

Үстерү максаты:

- Үзаллы иҗади эшләү күнекмәләрен үстерү;

- Укучыларда әдәбият белемнәрен арттыру;

- Г. Тукай иҗатын тирәнрәк өйрәнү;

- Тиңдәш кисәкләр турындагы белемнәр ярдәмендә укучыларның сөйләм телен үстерү;

- Аның тел чараларыннан тиңдәш кисәкләрне куллану үзенчәлекләре;

Дәрес төре: Интеграл дәрес (татар әдәбияты материалында татар теле дәресен үткәрү)





Методлар:

-Гамали күрсәтмә бирү;

-Аңлатмали әңгәмә;

-Эзләнү - практик ңәтиҗәгә килү;

Алымнар:

-Аңлату - өйрәтү характерындагы комментарийлар;

- Сорау һәм җавап бирүләр;

Чаралар:

-уку - өйрәнү эшен җиңеләйтү, тизләйтү чаралары;

- күзаллап аңлауга китерүче техник чаралар;

Педагогик технологияләр: аудио - видео язмалар, презентация;

Предметара бәйләнеш: татар әдәбияты, рус теле;

Җиһазлау: дәреслек, компьютер, проектор, биремле карточкалар, тест;





  1. Оештыру этабы:





Укытучы:

Исәнмесез ,укучылар!

Хәерле көннәр сезгә!

Зиһен һәм тел ачкычлары

Телим мин һәммәгезгә!

Елмая ,көлә кояш,

Сез дә елмаегыз әле бераз.

Утырышыгыз укучылар! Мин бүгенге очрашуыбызга бик шатмын. Дәресебез нәтиҗәле, уңышлы үтәр дип ышанам.

Татар теле дәресен башлау өчен бергәләп шушы шигырь юлларын укырга тәкъдим итәм.

( Укытучы шигырь юлларын укый, аннары укучылар белән берлектә кабатлана)

( Слайд №1)

Хәзер бездә татар теле,

Яратам сине телем!

Рәхмәт сиңа, синең аша

Алабыз яхшы белем.

Рәхмәт!

Укытучы: Укучылар, дәресебезнең төп өлешен башлар алдыннан, әйдәгез тизәйткечләр белән телләребезне шомартып алыйк.

( Укучылар укытучы артыннан тизәйткечләр кабатлый)

( Слайд № 2)

- Абагага бага-бага-

Башым бәрдем баганага.

( Слайд № 3)

- Мич башында биш мәче,

Биш мәченең биш башы.

Биш мәченең биш башына

Ишелмәсен мич ташы.

( Слайд № 4)

-Сабирова Саниянең сеңлесе Салиха

Саба совхозында сыер сава.

Укытучы: Афәрин укучылар! Бүген дәрес материалын өйрәнү дәверендә без сезнең белән татар әдәбиятының бөек шагыйре Габдулла Тукай иҗаты белән очрашырбыз.

( Слайд № 5- Г.Тукай портреты)

Укытучы: Аның иҗаты, әлбәттә, сезгә берникадәр таныш. Балачактан ук без аның "Шүрәле", "Су анасы" кебек әкиятләрен тыңлап, аның шигырьләрен укып үстек. Сез аның нинди шигырьләре белән танышсыз? Кайсы әкиятләрен беләсез?

(укучылар җавабы)

Укытучы: Укучылар, әйдәгез, искә төшереп үтик әле, Габдулла Тукай ничәнче елны, кайда дөньяга килде икән? Кайсыгыз әйтә ала?

(укучылар җавабы; котелгән җавап 1886 елның 26 (14) апрелендә Казан губернасы Кушлавыч авылы)

Укытучы: Әйе укучылар, дөрес. Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай 1886 елның 26 (14) апрелендә Казан губернасы Кушлавыч авылында дөньяга килә.

(Слайд № 6 - Г. Тукай портреты, яшәгән еллары, туган җире)

(Слайд № 7- Г.Тукайның әти-әнисе)

Укытучы: Ә болары Габдулла Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф һәм әнисе Мәмдүдә. Белүегезчә Габдулла Түкай бик яшьли ялгыз кала. Габдуллага нибары 5 ай тирәсе булганда әтисе, ә бераз соңрак, аңа 4 яшь булганда әнисе вафат була. Ятим калган Габдулла Тукай төрле җирләрдә тәрбияләнеп үсә.

( Слайд № 8- Тукай үскән җирләр схемасы)

Укытучы: Ә хәзер, әйдәгез, дәфтәрләребезгә бүгенге датаны һәм теманы язып куябыз.

( Слайд № 9- "Габдулла Тукай әсәрләрендә тиңдәш кисәкләр")

Укытучы: Укучылар, безнең темабыз "Габдулла Тукай поэзиясендә тиңдәш кисәкләрне куллану үзенчәлекләре" дип атала. Тиңдәш кисәкләр... Әйдәгез искә төшереп үтик әле, тиңдәш кисәкләр дип без нинди җөмлә кисәкләрен атыйбыз?

(укучылар җавабы: җөмләдә бер үк сүзгә караган һәм бер үк сорауга җавап биргән кисәкләрне тиңдәш кисәкләр дип атыйлар )

  1. Яңа тема аңлату:





Укытучы: Әйе укучылар, фикерләрегез дөрес юнәлештә. Әйдәгез, тактада язылган менә шушы җөмләгә игътибар итегез әле.

(укытучы тактага: Ак, кызыл, ал чәчәкләргә бал корты куна. -дигән җөмлә яза)

Укытучы:

Ә хәзер тактага язылган менә шушы җөмләгә карагыз әле, бу җөмләдә бер үк сорауга җавап биргән сүзләр бар микән?

(укучылар җавабыз; көтелгә җавап: әйе, "ак", "кызыл", "ал" дигән сүзләр "Нинди?" соравына җавап бирә. Алар бер предметның төрле төсләрне атыйлар.)

Укытучы: Әйе, "ак", "кызыл", "ал" сүзләре "Нинди?" соравына җавап бирә.. Ә менә шушы "ак", "кызы", "ал" сүзләре нинди сүзгә карый, кайсы сүзне ачыклап, аңлатып килә икән?

(укучылар җавабы; көтелгән җавап: бу сүзләр "чәчәкләргә" сүзен ачыклап киләләр)

Укытучы: Әйе, алар барсы да чәчәкләрнең төсен белдерәләр; "чәчәкләр" сүзенә карыйлар. Алар барсы да бер үк сорауга- "нинди?" соравына җавап бирәләр. Димәк, тиңдәш сүзләр дип без нинди сүзләне атыйбыз?

(укучылар җавабы; көтелгән җавап- Җөмләдә бер үк сүзгә караган һәм бер үк сорауга җавап булган кисәкләр тиңдәш кисәкләр дип атала)

Укытучы: Әйе, укучылар. Җөмләдә бер үк сүзгә караган һәм бер үк сорауга җавап булган кисәкләр тиңдәш кисәкләр дип атала.

(Слайд №6- Тиңдәш кисәкләр турында билгеләмә)





  1. Белемнәрне ныгыту:

Укытучы: Укучылар, хәзер темабызның төп өлешен Г.Тукай иҗатында өйрәнүгә күчәбез.

Моның өчен Викторина сорауларына җаваплар табып, Тукай иҗатын искә төшереп алыйк. Мин сезгә сорау бирәм, ә сез аларга җавап бирергә тырышыгыз.

(Викторина сораулыры:

  1. Алтын тарак урлаучы малай турында язылган әкиятнең исеме? ("Су анасы")

  2. Бу юллар кайсы әкияттән икәнен табыгыз?

"Нәрсә бу? Качкынмы, җенме? Йә өрәкме, нәрсә бу?

Кот очарлык, бик килешсез, әллә нинди нәрсә бу!

Борыны кәп-кәкре - бөгелгәндер тәмам кармак кеби;

Төз түгел куллар, аяклар да - ботак-тармак кеби.

Ялтырый, ялт-йолт киләдер эчкә баткан күзләре,

Кот очар, күрсәң әгәр, төнлә түгел - көндезләре.

Яп-ялангач, нәп-нәзек, ләкин кеше төсле үзе;

Урта бармак буйлыгы бар маңлаенда мөгезе.

Кәкре түгелдер моның бармаклары - бик төз төзен,

Тик килешсез - һәрбере дә ярты аршыннан озын." (Шүрәле")

  1. Бу видеоязманың кайсы шигырь буенча барганын ачыкларга. ( "Кызыклы шәкерт") Видеоязма карау





Укытучы: Афәрин укучылар! Сез Г. Тукай әкиятләрен, шигырьләрен бик яхшы беләсез икән.

Ә хәзер без сезнең белән тактага алдында биремнәр үтеп алырбыз.

..... (укучы исеме) Әйдә, рәхим ит такта яныңа.

( Укучы "Саргая таллар, усаклар, алмагачлар һәм каен" (Г. Тукай "Чыршы") дигән җөмлә язып тиңдәш кисәкләрнең астына сыза)

Афәрин ... . Инде ... (укучы исеме) такта алына чакырабыз.

( Укучы "Әткәй, әнкәй, мин, апай, әби, бабай һәм бер песи - Безнең өйдә без җидәү..." (Г. Тукай "Безнең гаилә") дигән җөмлә язып тиңдәш кисәкләрнең астына сыза)

Афәрин ... . Ә хәзер соңгы җөмләне языбыз, кемнең чыгарга теләге бар?

Әйдә, рәхим ит ... (укучы исем) .

( Укучы "...Алсу йөзле, кара кашлы, кара күзле кызларын. (Г. Тукай "Шүрәле") дигән җөмлә язып тиңдәш кисәкләрнең астына сыза)

Биремне яхшы үтәдек. Рәхмәт укучылар.

Укытучы: Ә хәзер экранга игътибар итегез әле. Сезгә "Су анасы" әкиятенең өзеге тәкъдим ителә. Шушы өзектән тиңдәш кисәкләрне табу сезнең максат.

Сезнең игътибарыгызга Г. Тукайның "Су анасы" әкиятеннән өзек тәкъдим ителә. (видеоязма "Су анасы"-өзек)





(укучылар җавабы; көтелгән җавап: "Койнам","Чәчрәтәм", "Уйныйм", "Чумам", "Сөзәм")

Укытучы: Афәрин укучылар! Ә хәзер "парлап" эш башкарырбыз. Яныгызда утыручы иптәшегез белән бергә биремне үтәгез.

(укытучы карточкалар тарата)

Менә шушы карточкаларда "Су анасы" әкиятенең юлларыннан тиңдәш кисәкләрне табыгыз.

Биремнәр:

(укучылар биремне үти)

Әйдәгез укучылар җавапларыгызны тикшереп карыйк.

1 вариант биремнәр җавап бирә:

( көтелгән җавап: "койнам", " йөзәм", "чәчрәтәм", "уйныйм", "чумам", "сөзәм")

2 вариант җавап бирә:

( көтелгән җавап: "сикерде", "төште", "чумды", "юк булды")

3 вариант: җавап бирә:

(көтелгән җавап: "чабам", "ашыгам", "тирлим", "пешәм")

4 вариант җавап бирә:

(көтелгән җавап: "Таптым", "сусадым", "ардым", "Чаптым")

5 вариант җавап бирә:

( көтелгән җавап: "катлырыйм", "куркам")

Афәрин укучылар! Сез инде бик күп күңегүләр эшләдегез, әйдәгез, ял итеп алабыз!

Укытучы: Афәрин укучылар! Инде сез тиңдәш кискәләр турында белдегез, аларны җөмләдән табарга өйрәндегез. Алар җөмләне матурлый, мәгънәсен тулырак җиткерергә ярдәм итәләр. Әйдәгез хәзер тиңдәш кисәкләр кулланып бер бербезгә карата матур сүзләр әйтәбез. Мәсәлән: Сез бик матур, итәгатьле, актив укучылар!

(укучылар бер берсенә карата матур сүзләр әйтә)

Ял минуты:

Физкультминутка:

(Слайд №7)

Без шулай ял итәбез

Без әле бераз ардык

Ял итәргә уйладык,

Башны иябез алга,

Ә аннары - артка.

Уңга - сулга борабыз

Аннары карап торабыз,

Иң өсләрен сикертәбез,

Кулларны биетәбез.

Бер алга, бер артка сузып

Күңелле ял итәбез!

Укытучы: Рәхмәт укучылар! Утырышыгыз! Ә хәзер мин сезгә "Милли моңнар" шигырен укып ишеттерәм. Игътибар белән тыңлагыз!

(Слайд №8-"Милли моңнар" шигыренең беренче строфасы)

(Укытучы "Милли моңнар шигыренең беренче строфасын укый)

Укытучы:

Милли моңнар

Ишеттем мин кичә: берәү җырлый

Чын безнеңчә матур, милли көй;

Башка килә уйлар төрле-төрле, -

Әллә нинди зарлы, моңлы көй...



Укытучы: Безнең бөек шагыйребез Габдулла Тукай менә ничек матур итеп безең туган телебез-татар телен данлый. Ул аны "Әллүки" белән тиңли. "Әллүки" сүзен аңлатмалы сүзлектән караганда ул "бишек" дигән мәгънәне белдерә. Бишектә тибрәлгәндә "бишек җырларын" тыңлап йөкыга талганыгызны хәтерлисезме? Бишек җыры иң матуры, ә бишектә тибрәлеп йокыга талгына чак бит ул укучылар! Ә Г. Тукай өчен безнең татар белебез бишек кебек назлы, матур моңлы. Ул туган тел кадерен белә. Бу шигырьдә тиңдәш кисәкләр бар микән? Кайсыгыз тапты?

(укучылар җавабы; көтелгән җавап: "матур", "милли", "моңлы", "зарлы")

Афәрин укучылар!

Укытучы: Ә хәзер әйдәгез бергәләп шагыйребез Габделла Ткай турында хикәя төзеп карыйк әле. Чиратлашып, һәрберебез бер җөмлә әйтеп бербербезне дәвам итсәк, Г. Тукай турында менә дигән хикәя барлыкка киләчәк. Ләкин җөмләләр гади генә тугел, ә тиңдәш кисәкләр кертелеп төзелергә тиеш. Әйдәгез, башлыйбыз! Мин беренче җөмләне әйтәм, ә сез дәвам итегез! " Габдулла Тукай татар халкының бөек, даһи шагыйре. ..."

(укучылар тиңдәш кисәкләре булган җөмләләр әйтеп хикәя төзиләр)

Укытучы: Афәрин укучылар! Безнең Габдулла Тукай турында бик матур хикәя килеп чыкты. Тиңдәш кисәкләр куллангач, хикәябез нинди матур, җанлы килеп чыкты шулай бит. Габдулла Тукай инде аңлавыгызча, шулай ук, тиңдәш кисәкләрне бик оста итеп куллана белгән. Моны Г. Тукайның киләсе шигырендә дә ачыклап китик әле. Сезнең игътибарыгызга Г. Тукайның " Иртә" шигырен тәкъдим итәм. Бу шигырьне Венера Думаева-Вәлиева рус теленә тәрҗемә иткән. Без бу шигырьне рус телендә дә укып карарбыз. Тиңдәш кисәкләрне табып, аларны чагыштырыбыз. Әйдәгез оригиналдагы тиңдәш кисәкләрне рус вариантыннан эзләп карыйк: мин сезгә татарча вариантын укыйм, сез миңа шуның русчага тәрҗемәсен табып бирегез.

(Слайд № 9)



Иртә

Иртә. Дөнья җанлана,

Мәшрикъ ягы аллана,

Кояш чыгып, нурлары

Төшеп җиргә ялгана.



Яктыра кала. Урамнар,

Кырлар, якын урманнар,

Таулар, багълар, бакчалар

Нурга гарык булганнар.



Торды халык, уянды:

Шау-шу һәрбер төшләрдә;

Көтү-көтү менмәктә

Күккә җитез кошлар да.



Шушы вакыт балалар

Мәктәп таба баралар;

Букчалары артында,

Алар гыйлем дәртендә.



Мәшрикъ - көнчыгыш.

Гарык булу - чуму.





Утро

Утро. Ожила земля.

Загорается заря.

Солнце встало на востоке,

Землю светом обагря.



Площадь, рынок - город весь,

Парк, сады и ближний лес,

Горы, долы и равнины

Заливает свет с небес.



Шум, движение; встаёт,

Просыпается народ.

Птицы, стаями сбираясь,

Поднимаются в полёт.



В школу школьники спешат,

Ранцы с книгами висят

На спине. Ученья радость

Ожидает всех ребят.





"Урамнар" сүзе.

(укучылар җавап бирә алмый)

Укучылар игътибар белән карагыз әле икече строфаның беренче юлында калын хәрефләр белән язылган "площадь", "рынок" сүзләренең татарча вариантын эзләп карагыз әле. Туры тәрҗемәсе юк шулай бит. Укучылар, бу шигырьдә "урамнар" сүзе "площадь", "рынок" сүзләре белән алыштырылган. Бу нин өчен шулай? Чөнки, укучылар, бу милләт кулҗтурасы, яшәү рәвеше төрле булганлыктан мондый хәл күзәтлә. Рус телендә "улица" сүзенә караганда, "площадь" сүзе кулланыла. Бу, әлбәттә, рифма булдыру максатыннан да куелаган сүз.

(шушы рәвешле башка калын хәрефләр белән язылган сүзләр дә тикшерелә)





  1. Белемнәрне тикшерү:

Укучылар, ә хәзер бүген дәрестә алган белемнәрегезне тикшере өстен тест үтәп алыйк:

( Укучыларга тест сораулары таратыла )

Тест сораулары:

  1. Җөмләдә бер үк сүзгә караган һәм бер үк сорауга җавап булган кисәкләр ........ дип атала.

  1. Охшаш кисәкләр

  2. Тиңдәш кисәкләр

  3. Парлы кисәкләр

  4. Матур кисәкләр

  1. Болында ак, зәңгәр, кызыл, сары чәчәкләр үсә.

Курсив белән язылган сүзләр җөмләдә нәрсә булып киләләр:

  1. Тиңдәш кисәкләр

  2. Охшаш сүзләр

  3. Парлы сүзләр

  4. Бертөрле сүзләр

  1. "Су анасы", "Шүрәле", "Кәҗә белән сарык" әкиятләренең авыторы:

  1. Габдулла Тукай

  2. Шәүкәт Галиев

  3. Абдулла Алиш

  4. Роберт Миңнуллин

  1. "Су анасы" әкиятендә малай нәрсә урлады:

  1. Китап

  2. Алтын тарак

  3. Көмеш тарак

  4. Кәнфит





  1. Йомгаклау:





Укытучы: Афәрин укучылар! Әйдәгез инде дәресебезгә йомгак ясап, алган белемнәребезне кабатлап үтик. Димәк, тиңдәш кисәкләр дип җөмләдә бер үк сүзгә караган һәм бер үк сорауга җавап булган кисәкләрне атыйбыз. Ә Г.Тукай иҗатында киң кулланылган тиңдәш кисәкләр аның иҗатына аһәң, моң өстиләр һәм укучы күңеленә тирән үтеп керерлек итеп әсәрне җанландыралар. Шагыйрь иҗатында тиңдәш кисәкләр төрле җөмлә кисәкләре булып килә алалар.





  1. Билгеләр кую:





Укытучы: Укучылар, бүген дәрестә баргыз да бик актив булдыгыз, бирелгән белемнәрне яхшы үтәдегез.



6. Саубуллашу:





Укытучы:

Ә ахырда, татар халыкының гимнына әверелгән, Габдулла Тукай сүзләренә халык иҗат иткән " Туган тел" җыры белән тәмамлап куярбыз!

(Слайд № 8)

Сау булыгыз!









13



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал