7


  • Учителю
  • Татар теленнэн тестСуз торкемнэре

Татар теленнэн тестСуз торкемнэре

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала



6 сыйныф. Татар теле. Тест

Исем



1. Исем сүз төркеме нәрсәне белдерә?

а) предметның билгесен белдерә;

б) предметның исәбен белдерә;

в) предметны белдерә.



2. Нәрсә ул тартым? Исемнәрнең тартым белән төрләнеше дигәндә нәрсә күз алдында тотыла?

а) эш-хәл, хәрәкәтне башкаручы затка ишарә итү;

б) предметның кайсы затка караганлыгын махсус кушымчалар ярдәмендә белдерү;

в) исемнең җөмләдәге башка сүзләргә мөнәсәбәтен махсус кушымчалар ярдәмендә белдерү.



3. Ясалышы ягыннан тамыр исем булмаганын күрсәтегез:

а) ефәк;

б) каеннарда;

в)моңсулык;

г) табигатьнең.



4. Ясагыч кушымчалы исемнәр язылган рәтне билгеләргә:

а) басма, ачкыч, гөрләвек, меңлек;

б) чәчәкләр, диңгезе, авылдашым, йөзем;

в) бөҗәкләр, наратлык, җанварны, имтиханга.



5. Ташлар( исем сүз төркеме) сүзенең ясалу ысулы ягыннан төрен билгеләгез:

а) ясалма сүз;

б) тамыр сүз;

в)парлы сүз;

г) кыскартылма сүз;



6. Дөрес язылмаган сүзне күрсәтегез:

а)мәктәпләр;

б)кешеләр;

в)урманлар;

г)авыллар.



7. Тартым кушымчалы сүзне күрсәтегез:

а) ачкыч;

б) өчпочмакны;

в)әбием;

г)күгәрченнәр.



8. Исем сүз төркемен табыгыз:

а)күчтәнәч;

б) күчү;

в) күчмә;

г) күрү.

9. Кайсы рәттәге исемнәрнең барысында да күпнокталар урынына һ хәрефе языла?

а) шә…ес, бә…ет, мә…әббәт;

б) ил…ам, мә…абәт, …әйкәл;

в) …ат, …езмәт, …өрмәт.

10. Гөлнур сүзенең ясалу ысулы ягыннан төрен билгеләгез:

а) тамыр исем;

б) ясалма исем;

в) кушма исем;

г) парлы исем;

д) тезмә исем;

е) кыскартылма исем.



11. Кем? соравына җавап бирми торган сүзне билгеләгез:

а) апа;

б) балык;

в) Галия;

г) егет.

12. Дөрес язылмаган исемне билгеләргә:

а) Эшкә өндәү шигыре;

б) "Су анасы" балеты;

в) Казан шәһәре;

г) "Салават күпере" журналы.



13. Исем ясамый торган кушымчаны билгеләргә:

а) -чы/-че, -гыч/-геч, -лык/-лек;

б) -лы/ле, -сыз/-сез, -лык/-лек;

в) -даш/-дәш, -лык/-лек, -ым/-ем/-м;

г) -кы/-ке, -выч/веч, -ыш/-еш.



14. Артык рәтне табарга:

а) батырлык, кыргыч, умартачы;

б) тозлы, кыюсыз, сәгатьлек;

в) калкавыч, басым, сөйләм;

г) авылдаш, утырыш, чалгы.



  1. Дөрес язылган сүзне табарга:

а) бал-ачак;

б) балачак;

в) бала-чак;

г) бала чак.



  1. Дөрес язылган сүзне күрсәтегез:

а) исемнан;

б) исемдән;

в) исемнән;

г) исемтән.



  1. Хаталы рәтне табарга:

а) Омскида, Ижевскига, музее;

б) гербариең, нефте, роялен;

в) стеналарында, учреждениесе, комедиядә;

г) фестивальга, Тобольскийдан, армияда.













Сыйфат



1.Сыйфат сүз төркеме нәрсәне белдерә?

а) предметның билгесен белдерә;

б) предметның исәбен белдерә;

в) предметны белдерә.



2. Сыйфатланмыш дип нәрсә атала?

а) сыйфаттан соң килгән сүз;

б) сыйфат ачыклап килгән исем;

в) сыйфаттан алда килгән исем.



3. Сыйфатлар төрләнәме?

а) әйе;

б) юк.



4. Ясалышы ягыннан сыйфатлар нинди төрләргә бүленә?

а) тамыр, ясалма, парлы, кушма, тезмә сыйфатларга;

б) тамыр, ясалма, парлы, кыскартылма, тезмә сыйфатларга;

в) тамыр, кушма, ясалма, тезмә сыйфатларга.



5. Сызыкча аша язылырга тиешле сүзләрне күрсәт:

а) иң йомшак, дөм сукыр, бик тәмле;

б) үтә салкын, җете кызыл, гаять күп;

в) ямь яшел, зәп зәңгәр, кап кара;

г) шундый кызык, ифрат күңелле, чибәрнең чибәре.



6. Татар телендә сыйфат дәрәҗәләре ничәү?

а) 5

б) 3

в) 4



7.Үтә суык - сыйфатының дәрәҗәсен билгеләгез:

а) чагыштыру,

б) кимлек,

в) артыклык,

г) гади.



8. Ачы, ачырак, ачкылт, үтә ачы. Дәрәҗәләре дөрес билгеләнгән рәтне күрсәтегез:

а) гади, кимлек, чагыштыру, артыклык дәрәҗәсе;

б) гади, чагыштыру, кимлек, артыклык дәрәҗәсе;

в) гади, кимлек, артыклык, чагыштыру дәрәҗәсе.



9. Иң, җете, үтә, дөм, бик кисәкчәләре ярдәмендә сыйфатның нинди дәрәҗәсе ясала?

а) артыклык дәрәҗәсе;

б) чагыштыру дәрәҗәсе;

в) кимлек дәрәҗәсе;



10. Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатлар гына булган рәтне билгеләгез:

а) күгелҗем, зәңгәрсу, салкынча, җиләс, аксыл, әчкелтем;

б)бик эссе, саргылт, ап-ак, матур, ялтыравыклы, нәни;

в)кыйммәтле, яшькелт, җылымса, алсу, көрән, хәйләкәррәк.







11. "Эшлегә көн җитмәс, эшсезгә көн үтмәс".Әлеге мәкальдәге сыйфатның үзгәрешен нинди күренеш дип атыйлар?

а) сыйфатның исемне ачыклап килүе;

б) килеш белән төрләнүе;

в) сыйфатларның исемләшүе.





12. Нисби сыйфатлар нәрсәне белдерә?

а) предметларның, кеше һәм хайваннарның төп билгеләрен белдерә;

б)предметның бүтән предметка, хәлгә, эшчәнлеккә мөнәсәбәтле билгесен белдерә.



13. Нисби сыфатларны билгеләгез:

а) әче (как), түгәрәк (күл), сәләтле (бала);

б)кышкы (салкын), карлыгач (оясы), ата-ана (мәхәббәте),

в)кара-кучкыл (болытлар), алсу (нур), тәвәккәл (егет).



14. Ялгыш язылган сүзләрне билгеләгез:

а) ваграк, сусылрак, очлырак;

б) югарырак, сарырак, гамьсезрәк;

в) агырак, тырышырак, түгәрәгерәк;

г) куерак, усалрак, тозлырак.



Сан

  1. Сан сүз төркеме нәрсәне белдерә?

а) эш-хәлнең билгесен белдерә;

б) предметның исәбен белдерә;

в) предметны белдерә.



  1. Сан ачыклап килгән сүз ничек атала?

а) санагыч;

б) санаучы;

в)саналмыш.



  1. 0,046% санының дөрес укылышын билгеләгез:

а) 0 0 46 процент;

б) 0 бөтен меңнән 46 процент;

в) 0 бөтен 46 процент;



  1. Хаталы рәтне табарга:

а) ун сигез, илле өч, уналты;

б) ике-өч, дүрт мең биш йөз унөч, җитмеш җиде;

в) унбиш, алтышар-җидешәр, утыз дүрт.



  1. Сиксән сигез, алты-җиде, унбер, тугыз. Ясалышы ягыннан төрләре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләргә:

а) тамыр, кушма, тезмә, парлы;

б) парлы, тамыр, тезмә, кушма;

в) тезмә, парлы, кушма, тамыр.



  1. Хаталы рәтне билгеләргә:

а) 10 нчы укучы, 100ләп кеше, 20дән алып 30 гача;

б) IV сыйныф, XXI гасыр, III том;

в) 1944 - 1945 нче еллар, VI В сыйныфы, Петр I.



  1. Микъдар саны, чама саны, җыю саны, тәртип саны, бүлем саны. Мәгънә төркемчәләре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләргә:

а) 3/5, алтмышынчы, берәү, унар, егермеләп;

б) утыз-кырыклап, унҗиде, 1995 нче, туксанышар, өчәү;

в) биш йөз, меңнәрчә, дүртәү, сиксән беренче, йөз илле бишәр.



8. Кайсы саннар татар теленә генә хас?

а) бүлем саны, чама саны;

б) җыю саны, чама саны;

в) бүлем саны, тәртип саны;



9. 15/84 санының дөрес укылышын күрсәтегез:

а) 15 тән 84;

б) 15 тә 84;

в) 84 тән 15.

  1. Кайсы санның саналмышы булмый?

а) җыю саны;

б) бүлем саны;

в) чама саны.



  1. Чама саны саны кушымчаларын күрсәтегез:

а) -ар/-әр, -шар/-шәр, -ышар/-ешәр;

б) -лап/-ләп, -ларча/-ләрчә, -нарча/-нәрчә, -лаган/-ләгән;

в) -ау/-әү.



Рәвеш



  1. Рәвеш сүз төркеме нәрсәне белдерә?

а) предметның билгесен белдерә;

б) эш яки хәлнең билгесен белдерә;

в)эш яки хәлне белдерә;



2. Рәвеш төрләнәме?

а) әйе;

б) юк.



3. Рәвеш кайсы сүз төркеменә ияреп килә?

а) исемгә;

б) санга;

в) фигыльгә, сыйфатка, рәвешкә.



4. Татар телендә рәвеш дәрәҗәләре ничәү?

а) 5

б) 3

в) 4



5. Тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә рәвешләр. Ясалышлары ягыннан туры килгән рәтне билгеләгез:

а) тиз, дусларча, бүген, бөгелә-сыгыла, чын күңелдән;

б) бу юлы,бервакыт, алай-болай, шактый, кояштай;

в) җәен, сирәк, быел, армый-талмый, ал да гөл.



6. Хаталы рәтне табарга:

а) иртән, башта, озакка, алмадай, тиз-тиз;

б) бераздан, искиткеч, элеккечә, уңга-сулга, соң;

в) күп-күп, бер вакыт, йөгерә йөгерә, бөтенләйгә, шәп.



7. Бүген сүзенең ясалу ысулы ягыннан төрен билгеләгез:

а) парлы;

б) кушма;

в) тамыр.



8. Дөрес язылмаган сүзне күрсәтегез:

а) берникадәр;

б) бер аздан;

в) төркем-төркем.



9. Дөрес язылган сүзне табарга:

а) алма-дай;

б) өчәү ләп;

в) әйберләтә.



10. Сызыкча аша язылырга тиешле сүзләрне күрсәт:

а) иртә кич, өр яңадан, ашык пошык;

б) көннәрдән бер көнне, бу юлы, ул да түгел;

в) сул якка, иртән иртүк, төркемләп.

Алмашлык



1.Алмашлык сүз төркеме нәрсәне белдерә?

а) исемне ачыклый;

б) предметның кемнеке икәнен белдерә;

в) исемне, сыйфатны, сан һәм рәвешне алмаштырып килә.



Ясалышы ягыннан алмашлыклар ничә төркемгә бүленә?

а) 6

б) 4

в) 5



3. Теләсә кем, үз, бернинди, барлык, тавышсыз-тынсыз. Ясалышы ягыннан дөрес билгеләнгән рәтне табыгыз.

а) тамыр, кушма, ясалма, парлы, тезмә алмашлыклар;

б) тезмә, тамыр, кушма, ясалма, парлы алмашлыклар;

в) кушма, ясалма, тезмә, парлы, тамыр.



4. Һәрберсе, кайбер, беркая алмашлыкларының төркемчәләрен билгеләгез:

а) билгеләү, юклык, билгесезлек алмашлыклары;

б) билгесезлек , юклык, билгеләү алмашлыклары;

в) билгесезлек, билгеләү, юклык, алмашлыклары.

г) билгеләү, билгесезлек , юклык.



5. Язылышы хаталы булган рәтне табарга:

а) нинди дә булса, ниндидер, болай;

б) андый-мондый, барлык, теләсә кем;

в) һәр вакыт, кайсы дыр, һич кайчан да.



6. Билгесезлек алмашлыкларын билгеләгез:

а) әллә кайчан, нидер, ни дә булса;

б) шушы, тегеләй, болай;

в) һәммә, барлык, һәркем.



7.Зат алмашлыклары ничәү?

а) 5

б) 6

в) 7



8.Тартым алмашлыклары нәрсәне белдерә?

а) предметның кемнеке, кайсы затныкы икәнен белдерә;

б) затны яки предметны, аларның билгеләрен күрсәтү өчен кулланыла;

в) зат һәм предметларны җыеп яки аерым-аерым билгеләп күрсәтә.



9. -дыр/-дер, -тыр/-тер кисәкчәләре ничек языла?

а) аерым;

б) кушылып;

в) сызыкча аша.



10. Сорау алмашлыкларына һич яки бер сүзләрен ялгау юлы белән нинди алмашлык ясала?

а) юклык;

б)билгесезлек;

в) тартым.













Тестка җаваплар

6р/тат сыйныфы



Исем





Сыйфат



Сан





Рәвеш



Алмашлык





Җаваплар:









Җаваплар:

  1. - б

  2. - а

  3. - в

  4. - в

  5. - в

  6. - б

  7. - а

  8. - а

  9. - в

  10. - б

  11. - б





Җаваплар:



  1. -б

  2. -в

  3. -б

  4. -а

  5. -в

  6. -а

  7. -в

  8. -а

  9. -в

  10. -а

  11. -б





Җаваплар:

1.-б

2. -б

3. -в

4. -б

5. -а

6. -в

7. -б

8. -б

9. -в

10. -а





Җаваплар:



























































 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал