7


  • Учителю
  • Технологическая карта на тему Яшәгән, ди, булган, ди...К.Насыйриның “Патша белән карт” әкияте ( 5 класс)

Технологическая карта на тему Яшәгән, ди, булган, ди...К.Насыйриның “Патша белән карт” әкияте ( 5 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

5 нче сыйныф рус төркеме өчен Мотыйгуллина Ә.Р., Ханнанов Р.Г. тарафыннан төзелгән татар әдәбияты дәреслеге буенча К.Насыйриның "Патша белән карт" әкиятен өйрәнү дәресенә технологик карта.





1)К.Насыйриның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру; "Патша белән карт" әкиятен өйрәтү; "автор әкияте", "әдәби герой" төшенчәләрен аңлату.

2)Укучыларның тыңлап- аңлау, логик фикерләү сәләтләрен, диалогик һәм монологик сөйләмнәрен үстерү.

3) Укучыларда тапкырлык , зирәклек, кешелеклелек, намуслык, гаделлек кебек сыйфатларны тәрбияләү. Төрле ситуацияләрдә югалып калмаска , чыгу юлын таба белергә өйрәтү.

Планлашты-рылган нәтиҗәләр

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: Төрле ситуацияләрдә югалып калмау, чыгу юлын таба белү.

Тапкырлык , зирәклек, кешелеклелек, намуслык, гаделлек сыйфатларын үзеңдә булдыру;.

Метапредмет нәтиҗәләр :

Танып-белү УУГ:

текстан кирәкле информацияне аерып ала белү; нәтиҗәләр чыгара белү; үз фикереңне дәлилле итеп җиткерә белү.

Коммуникатив УУГ: укытучының сөйләмен тыңлау һәм аңлау; телдән (диалог һәм монолог) сөйләм күнекмәләрен үстерү; укытучы һәм сыйныфташлар белән хезмәттәшлек планлаштыру.

Регулятив УУГ: дәреснең темасын, максатын формалаштыру; эшчәнлеккә үзбәя бирү; үзләштерелергә кирәк булган материалны билгели белү.

Предмет буенча нәтиҗәләр : К.Насыйриның тормыш юлы һәм иҗаты турында белү; "Патша белән карт" әкиятенең эчтәлеген белү; "автор әкияте", "әдәби герой" төшенчәләрен аңлау.

Дәреснең тибы

Яңа белемнәр үзләштерү дәресе.

Төп төшенчәләр

"автор әкияте", "әдәби герой", патша, хаким, явыз, әшәке, илне бетерде,таныйсыңмы, ике мәртәбә, саташып йөрү, идарә итә.

Предметара бәйләнеш

рус әдәбияты.

Эшне оештыру

төркемнәрдә, парларда, индивидуаль



Чыганаклар

1)Дәреслек: Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). 5 нче с-ф. Ике кисәктә. / Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Л.К.Хисмәтова. - Казан: "Мәгариф-Вакыт" нәшр., 2014 ел., 1кисәк, 40-42бит.

2)Эш дәфтәре: Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен эш дәфтәре (татар телен өйрәнүче укучыларга). 5нче с-ф/ Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Л.К.Хисмәтова. - Казан: "Мәгариф-Вакыт" нәшр., 2014 ел,13 бит.

3) К. Насыйри портреты, китаплары, әсәрләреннән күргәзмә.

4) Презентация

5) Проектор, ноутбук







Дәрес этаплары

Укытучу эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре(УУГ)

Оештыру, мотивлаштыру

(1-2 мин)

Исәнләшү, уңай психологик халәт тудыру

-Исәнмесез, укучылар.

-Кәефләрегез ничек?

- Дәресебез әйбәт һәм күңелле узсын өчен, бер- беребезгә елмаябыз, хәерле көн телибез!



Исәнләшү, дәрескә әзерлекне күрсәтү,сыйныфташыңа , укытучыга хәерле көн теләү:

-Хәерле көн миңа!

Хәерле көн сиңа!

Хәерле көн сезгә!

Хәерле көн безгә!



ШКУУГ: укытучы һәм сыйныфташлар арасында хөрмәт булдыру; дәреслеккә әзерлеккә үзбәя бирү;үз уңыш- уңышсызлыкларыңны ачыклау.

МУУГ:

РУУГ: эш урынын әзерләү. КУУГ:укытучы, сыйныфташлар белән хезмәттәшлек итү;

Белемнәрне актуальләште-рү. (Өй эшен тикшерү этабы)

Өй эшен тикшерү; сораулар бирү:

-Укучылар, үткән дәресләрдә без әкиятләр укыган идек. Ул әкиятләрне кем язган? Өй эшенә укырга бирелгән "Куркак юлдаш" әкияте безне нәрсәгә өйрәтә?Аның авторы кем?

Бүген дә без бер әкият белән танышырбыз...

Бу әкият белән укылган әкиятләр арасында булган аерманы күрсәтегез. Сез ничек уйлыйсыз, халык әкиятеме, автор әкиятеме алдан барлыкка килгән?Авторлар иҗат иткән тагын нинди әкиятләр укыганыгыз бар?Автор иҗат иткән нинди рус әкиятләрен беләсез?

сорауларга җавап бирү; әңгәмәдә катнашу, нәтиҗә чыгару.



ШКУУГ.: Дустың үзеңнән батыррак булсын дигән фикергә төшенү.

МПУУГ.:

ТБУУГ:чагышыру, төшенчә чыгару

КУУГ:үз фикереңне дәлилле итеп җиткерә белү;

укытучының сөйләмен тыңлау һәм аңлау.

РУУГ:башкаларны тыңлау, фикерләү

ПУУГ.: "Куркак юлдаш" әкиятенең эчтәлеген белү. "Автор әкияте" төшенчәсен аңлау.

Уку мәсьәләсен кую

-Укучылар , бүгенге дәрестә без нәрсә турында сөйләшәчәкбе?

Тема буенча фаразлар ясау. Уку мәсьәләсен билгеләү.

МУУГ.:

РУУГ: фаразлау, дәреснең темасын, максатын ачыклау; уку мәсьәләсен куя белү, планлаштыру.

Уку мәсьәләсен адымлап чишү.

К.Насыйриның тормыш юлы турында белешмә бирү, темага караган презентация күрсәтү.Укучы-лардан аңлаганнарын сораштыру.



Яңа сүзләр өстендә эшләү. Яңа сүзләрне укучылардан кабатлату,

русчадан - татарчага,татарчадан -русчага тәрҗемәсен сорап, туп белән уйнату; сүзтезмәләр һәм бәйләнешле текст төзетү.





Әкиятнең исеме белән эш.

-Әкият нәрсә турында булыр икән?

Әкиятне сәнгатьле уку; укучылардан

теоретик материал белән таныштыру ("әдәби герой")

К. Насыйри турында тыңлау, презентация карау, сорауларга җавап бирү.













Укытучы артыннан яңа сүзләрне кабатлау;

русчадан - татарчага , татарчадан -русчага тәрҗемәсен сорап, туп белән уйнау;

сүзтезмәләр һәм бәйләнешле текст төзү.











Дәреслектә бирелгән текстны тыңлау,уку, сорауларга җавап бирү,авторның әйтергә теләгән фикеренә төшенү,

рольләргә бүлеп уку, төп геройларны чагыштыру. (Әкияттә ил белән идарә итүче патша образы. Аның явызлыгы, әшәкелеге һәм халыкның бер вәкиле булган тапкыр карт образы, аның зирәклеге.) Әкиятнең диалогка корылган булуын әйтү.



ШКУУГ: Яхшы һәм начар сыйфатларны аера белү һәм яхшы сыйфатларны үзеңдә булуда омтылу.Төрле ситуацияләрдә югалып калмау,чыгу юлын таба белү.

Тапкырлык , зирәклек, кешелеклелек, намуслык, гаделлек кебек сыйфатларны үзеңдә булдыру;

МПУУГ:

ТБУУГ: тыңлап - аңлау, төп фикерне аерып чыгару, нәтиҗә чыгару, чагыштыру, иҗади фикерләү.

КУУГ: әңгәмәдә катнашу, фикерләрне дөрес һәм ачык итеп җиткерү.

РУУГ: сүзлек эшен оештыра белү, фаразлау, җавапларны бәяли белү.



ПУУГ.: К. Насыйри турында мәгълуматлы булу; "Патша белән карт" әкиятенең эчтәлеген белү; теоретик төшенчәләрен аңлау;

Ял минуты

Яңа теманы ныгыту.

Әңгәмә оештыру. Дәреслектәге ( 42 бит, 5- күнегү), эш дәфтәрдәге биремнәрне бирү(13 -бит, 1- күнегү), укучылардан диалог төзетү,

синквейн уенын уйнату.

2 төркемгә бүленеп уйныйлар.

1че юлда патша, карт сүзләре

2че юлда сыйфатлар( әшәке, явыз,.... хәйләкәр, тапкыр, зирәк)

3че юлда фигыльләр (идарә итә, булыша,сөйли..... эшли ,йөри)

4 юлда 4 сүздән торган фикер

5 юл- беренче сүзгә синоним.

( хаким....... бабай, өлкән кеше.)







Әңгәмәдә катнашу, нәтиҗә чыгару. Дәреслектәге, эш дәфтәрендә бирелгән биремнәрне үтәү; төркемнәрдә эшләү.

Әкиятнең эчтәлеген уз сүзләре белән сөйли белү, диалог төзү, синквейн уенын уйнау.



МПУУГ.:

ТБУУГ: нәтиҗә чыгару, гомумиләштерү, төп фикергә төшенү, сөйләм төзү.

КУУГ:әңгәмәдә катнашу,диалог төзи белү, фикерләрне дөрес итеп әйтә белү, парларда эшли белү, хезмәттәшлек итә белү; диалогта катнаша белү, үз фикереңне ачык һәм төгәл әйтә белү; монологик сөйләм төзи белү. төркемнәрдә эшләү.

РУУГ:эшчәнлекне оештыра белү, җавапларга контроль ясау һәм бәяли белү.

Өй эше бирү.

Өй эшен аңлату:

1)К.Насыйриның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләргә.

2)" Патша белән карт " әкиятенең эчтәлеген сөйләргә.

3)Эш дәфт.биремне эшләргэ.(13 бит, 2 - күнегү. Хәзерге вакытта безнең ил белән идарә итүчене ничек атыйлар? Алар турында нәрсәләр беләсез?



Үз мөмкинлекләрен-нән чыгып, өй эшен сайлау; язып алу



МПУУГ.:

ТБУУГ: биремнәрне аңлау.

РУУГ:эшчәнлекне оештыра белү

Рефлексия, бәяләү, үзбәя.

Рефлексияне оештыру, дәрестә туган авырлыклар турында сорау, дәрескә нәтиҗә ясау, һәр укучының максатка ирешү дәрәҗәсен билгеләү укучыларның эшенә бәя бирү.

Сорауларга җавап бирү,әңгәмәдә катнашу,үз эшчәнлекләрен бәяләү.

ШКУУГ.: үзбәя, үз эшчәнлекнең максаты һәм нәтиҗәсе арасында бәйләнешне билгеләү; үз уңыш-уңышсызлыкларынаңлау; Яхшы һәм начар сыйфатларны аера белү һәм яхшы сыйфатларны үзеңдә булуда омтылу.Төрле ситуацияләрдә югалып калмау,чыгу юлын таба белү.

Тапкырлык , зирәклек, кешелеклелек, намуслык, гаделлек кебек сыйфатларны үзеңдә булдыру;

МПУУГ.:

КУУГ:

Фикерләрне дәлилле итеп җиткерә белү.

РУУГ:җавапларны бәяли белү, үзбәя.







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал