7


  • Учителю
  • КИМы по татарскому языку для 10 классов татарских групп

КИМы по татарскому языку для 10 классов татарских групп

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала



Татарстан Республикасы Казан шәһәре

Башкарма комитеты мәгариф идарәсе

"8нче гимназия"

бюджет муниципаль белем бирү учреждениесе









"Каралды" "Килешенде" "Расланды"

МБ җитәкчесе Директор урынбасары Гимназия директоры

________Айзатуллова Э.М _________ Шәрәфиева Г.М. ____________Пичугина М.В.

МБ утырышы беркетмәсе № "__1_"сентябрь 2015 ел. Боерык №_171_

"__1_"сентябрь_2015 ел . "__1_" _сентябрь_2015 ел.





10 нчы сыйныф (тат.төрк.) өчен татар теле буенча контроль үлчәү биремнәре

(сәгатьләр саны атнага 1 сәгать, елга 35 сәгать)



Төзүче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Айзатуллова Әлфия Мөнир кызы









Казан, 2015



Контроль диктант. (№1)

Печән өсте.

...Иртәгесен көн искитәрлек иде: якты, җылы, тын, аз гына бөркү, тик ара-тирә әллә каян гына искәләгән уйнак җил биткә йомшак кына орынып китә. Җирдә төнлә аккан гөрләвекләрдән комлы эзләр калган. Аяк асты, шактый дымлы булса да, пычрак түгел, шлаклы туфракка яңгыр сеңеп өлгергән. Агачлар, үләннәр, бакча рәшәткәләре, өйләр - бар да тузаннан тәмам чистарынган, яшәреп, бәйрәм иртәсендәге кызлар шикелле, сөенечле балкып торалар. Һавада тополь исе аңкый, тик бу таза-тәмле искә аралашып, әлеге тамак төбен кытыклаган әчкелтем ташкүмер исе дә килә. Күк йөзе ерак, сыек зәңгәр. Бик биектән төнге яшен теткәләгән күперенке ак болытлар каядыр акрын гына ага.

...Җәйге табигатьнең нәкъ пешеп өлгергән чагы. Печән өсте. Яланнардан бал исе килә. Төннәрен яшенле эре яңгырлар ява, иртәләрен җирдән сөттәй ак пар күтәрелә, көндезләрен урман-кырлар өсте ямь-яшел нурланып тора.

__________________________________________________________________________________









































Изложение. (№2)

Көз.

Менә беркөнне көз үзе килеп җитте.Таңда авыр гына кырау төште. Бераздан ялт итеп кояш чыкты да үзе югында ниләр булганын күреп туктап калды. Бәрәңгене харап иткән бит бу кырау! Тизрәк, тизрәк җылытырга, эретергә кирәк аны! Һәм кояш нурларын көчәйтте. Ләкин ул соңга калган иде инде, кешеләр йокыдан торганда, бәрәңге сабаклары инде, язмышка риза булып, башларын игән, кичәге яшеллекнең заты да калмаган, кара-кучкыл чия төскә кергән иде. Кырау көйдергән бәрәңге сабагы исе дөньяны баскан.

Шәһәр кешесенең борынына ул ис кагылмый, әмма авылда туып, авылда үскән кеше өчен көз хәбәрчесе ул.

Шул көнне урман төрле төскә кереп чуарлана башлый, каен сап-сары, миләш кып-кызыл, усак кап-кара була, шул көнне һавада пәрәвез оча башлый, шул көнне көньякка таба торналар кузгала. Зәңгәр күк гөмбәзендә бик биектә аларның , тылсымлы әкияттәге кошлардай, сихри тавышлары авыл өстенә ишетелә.

Кырау көйдергән бәрәңге басуларын, юантык кибәннәрне, майлы таба исе катыш төтенләп утырган морҗаларны, кызгылт-чуар урманнарны, киртә буена аркаланган ялкау, йокымсыраган бозауларны, су буендагы кара мунчаларны, коточкыч биеклектән карап, торналар китә. Кая баралар? Кемнәр кулына? Әллә ниткән шыксыз чүлләргә, саранчалар яши торган ташлы басуларга, еланнар яши торган калын урманнаргамы? Нигә үзебездә генә калмыйсыз? Нигә җылы абзарлар барында әллә кая китәсез? Ишетмиләр. Күк түбәсендәге сихри музыка аһәңе үзәкне өзә. (М.Мәһдиев, 198 сүз)

___________________________________________________________________________





























Контроль диктант. (№3)

Рухи тормышның бөтенлеге.

Халкыбызның җырларын тикшереп карасаң, искитәрлек фәлсәфә һәм табигать белән бердәмлек. Ата-бабаларыбыз беркайчан да үзләрен табигатьтән аерым куймаганнар. Алар терлек-туар, күбәләкләр белән киңәшеп, серләшеп, кайгы-шатлык уртаклашып, әвәрә килеп яшәгәннәр. Бу инде - рухи тормышның бөтенлеге.

Ата-баба сандугач, карлыгач, күке, тургай, кыр казы белән серләшеп гомер кичергән. Бу кошларның һәрберсе кеше күңеленә үзенчә тәэсир иткән, кеше күңеленең аерым халәтенә аерым кош булган. Я, нинди урман инде ул, карт юкә башында, бәрәңге тукмагы кебек, тып-тын гына утырган ябалагы булмаса? Май аенда урманга керүнең ни яме бар, әгәр анда вакыт-вакыт күке кычкырып, синең гомереңне санап алмаса? (Бер күке кычкырган вакытта, икенчесе катышмый; ялгышып катышса - шундук туктап төзәтәләр. Безгә гыйбрәт!) Нинди уҗым басуы инде ул, ук булып, ыргылып күккә тургай күтәрелеп сайрамаса; нинди кыр инде ул, биектә-биектә тилгән тибрәлмәсә?

Авыл халкы шулар белән бай. Кошлар аның рухи дөньясына шулкадәр сеңгән, җәйге җылы кичләрдә кара кулъяулык булып куркыныч очып йөргән ярканат та аның күңелендә кош булган. (М.Мәһдиев, 149 сүз)

_____________________________________________________________________________________































Изложение. (№4)

Балыкка бару.

Быел мин үзем белән бер класста укый торган Гали исемле иптәшемне, җәйге каникулда ял итәр өчен, туганнарыма авылга чакырдым. Ул берсүзсез риза булды.

Менә без авылда. Кая гына бармадык, ниләр генә күрмәдек!.. гали бик тынгысыз кунак булып чыкты. Балык та тотмагач, ул каникулны ялга да санамый икән.

Мин шунда ук аны авылдан 9-10 километр ераклыктагы күлгә алып барырга вәгъдә иттем. Без әзерләнә башладык.

Һәрбер эшнең үз вакыты була бит. Балыкның да иң шәп чиртә торган чагы таң алдыннан һәм кояш чыкканда була икән. Шуңа күрә Гали мине кичтән үк алып чыгып китте.

Җәйге төннең матурлыгы, матурлыгыннан бигрәк тын булуы, җылылыгы һәм кыска булуы кемне генә сокландырмый?! Иң элек, алсу нурларын чәчеп, кояш батты. Шунда ук, янгын кебек, тирә-якны кызыл төскә керткән тулы ай калыкты. Ул көянтә буе да күтәрелергә өлгермәде, сызылып кына таң беленә башлады.

Шулвакыт, таң алдының тынлыгын бозып, кискен җил исеп куйды. Урман ягыннан бөтен күкне каплап, кызгылт-кара төстәге болытның, диңгез дулкыны кебек булып, ишелә-ишелә ургылып якынлашып килүен күрдек. Кинәт нәрсәдәндер курыккандай тынып калган урман өстен яшен камчылап алды. Һәм шунда ук бер-бер артлы күк күкрәде.

Без, якын-тирәдә ышыкланырлык урын булмаганлыктан, юлдан бераз читтәрәк булган әрәмәлеккә таба йөгердек. Куаклыклар астына яшеренргә дә өлгермәдек, кинәт, агач башларын шаулатып, салкынча көчле җил исте. Һәм шунда ук, яфракларны шапылдатып, беренче тамчылар да төште. Яңгыр чиләкләп койган кебек ява да башлады.

Бер минут эчендә безнең энә белән чәнчерлек тә коры җир калмады. (М.Хәсәнов, 231 сүз)

___________________________________________________________________________________





















Диктант. (№5)

Тормыш турындагы җыр

"Тормыш турындагы җырга" мин үземдә булган бөтен иркәлегемне бирергә тырыштым. Мин аның һәр сүзе, һәр авазы турында озак-озак уйладым. Әллә күп уйлап йөргәнгә, колак төбендә гел шул көй яңгырап торды. Бу җырда мин азатлык һәм матурлык, табигать һәм сөю турында күп кенә нәрсә әйтергә теләдем. Мин җырымның һәрбер сүзенә ачык буяу һәм тавыш яктылыгы бирергә тырыштым. Кырга чыгып, буш биналарга кереп, репетицияләр ясадым. Җырланасы җырымны мин иртәнге һава җилләрендә назладым, кояш нурларында җылыттым. Минем җырымны илебезнең матурлыгы бизәде. Иртәнге завод гудоклары аңа аккордлар бирде. Хезмәтем бушка китмәде. Зал мине тиз аңлады. Инеш җыр, ямь-яшел үләннәр, ал, зәңгәрсу чәчәкләр арасыннан атылып чыккан чишмә диңгезгә кушылган кебек, аккан саен арта, киңәя барып, диңгезгә кушылган зур елга төсен алды. Чәчәкләр арасыннан чыккан чишмә диңгезгә кушылган кебек, минем җырым да шәхес лирикасыннан, аерым кеше тойгысыннан җиңүче сыйныф лирикасына, җыр диңгезенә әйләнде. Мине кат-кат сәхнәгә чакырдылар.(Г.Кутуй. 139 сүз)

______________________________________________________________________________































Диктант. (№6)

Кичке азан.

Ике яктан да сөзек таулар белән ышыкланган авыл кичке талгынлыкка чума.Талчыккан кояш тау артына төшеп чумуга, адашып калган кызгылт нурлары мәчет манарасы буйлап өскә таба шуыша башлый.Шул мәлдә авыл өстендә кичке азан башлана.Борынгыдан килгән моңлы җыр шикелле, сихри тавыш сирлегендә авыл, тынын кысып, бер ноктага төбәлә.

Киртә буеннан, аяк тавышын чыгарырга да куркып, сипкелле малай посып кына мәчеткә таба юнәлә.Манара башыннан яңгыраган моңлы тавыш һаман якыная, көчәя бара.Манара күзгә күренеп биегәя-биегәя, тирә-юньдәге өйләр исә тагын да тәбәнәкләнә, чүгә бара.Мәйдангә ук чыгарга малайның батырлыгы җитми, тыкрык буенда туктап кала.Күктән иңгән хикмәтле аваз аның бөтен барлыгын били, акылын ала.Бу аваз үзеңне оныттырып каядыр чакыра, бүтән бер илаһи дөньяга димли, аякларны җирдән аера...





























ТЕСТ

1 вариант

I бүлек

Текстны укыгыз һәм А1-А7; В1-В9; С2 биремнәрен үтәгез.



Таңнар кайда да матурдыр...

I) Җәйге каникулга кайткач, Гыйззәтуллинның бер көне авыл белән танышып үтте. 2)Аларның авылында зур су юк.З) Электән суны көрәкләр белән буалар да, бала-чага, каз-үрдәк шунда ята. 4) Эссе көнне су җылы була, кояшны аз гына болыт капласа суына. 5) Җәй бик коры килгәндә, ул су кибә. 6) Шуңа күрә каз-үрдәк авызын ачып әлсерәп, тавышлары бетеп тилмереп йөри.

7) Инеш суы кипкәч, халыкның табигате бозыла, кеше үзеннән-үзе холыксызлана. 8) Ул кеше моның сәбәбен белми, әмма Гыйззәтуллин бик яхшы аңлый: сусызлык хикмәте бу. 9) Училищеда укый башлагач, Гыйззәтуллин үзенең күзәтүләрен тагын да тирәнәйтте. 10) Бигрәк тә психология фәнен өйрәнгәннән соң.

II) Халыкның мораль сыйфатлары, Гыйззәтуллин фикереңчә, әнә шуңа бәйле. 12) Ул хәзер белә: зур сулы авылның халкы әйбәтрәк холыклы була. 13) Вакчыл булмый, киң күңелле, байлык туплау өчен артык көчәнми, әмма хөр тормышны ярата. 14) Сусыз авыл халкы, киресенчә, вак холыклы һәм гайбәтчән була.

15) Чишмәле, инешле авылның да эш ярыйсы. 16) Болар эштә бик актив, боларның каралты-кура таза, холык-фигыль уртача. 17) Чишмәле авылның тагын бер ягы бар: чишмә тавышын ишетеп үскән бала моңлы була. 18) Мәсәлән, Гыйззәтуллин үзе җырлый белми, әмма күңеле тулы моң, йөрәгендә һәрвакыт җыр яши. 19) Күңеле гел шуны җырлый. 20) Моның сәбәбе - аларның авылы урманга якын. 21) Ике чакрым үтсәң, урман. 22) Чишмә буенда уйнап үскән кешенең яшьлеге урман белән бәйле. (Мөхәммәт Мәндиевтән)





Мөхәммәт Сөнгать улы Мәһдиев - (1930-1995) Татарстанның халык язучысы, әдәбият галиме, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты; "Фронтовиклар"романы, "Без - кырык беренче ел балалары ", "Кеше китә -җыры кала", "Торналар төшкән җирдә", "Бәхилләшү" повестьлары, "Ачы тәҗрибә" (1 нче китап) истәлекләр китабы н.б. әсәрләр авторы.



А1-А7 биремнәрен укыган текстның эчтәлеген истә тотып үтәгез. Аларның Һәрберсенә бирелгән 4 җавап вариантының берсен - дөресен генә түгәрәкләп алыгыз.

А1 Ирен гармониясе күзәтелгән сүзне билгеләгез:

1) эссе;

2) көнне;

3) җылы;

4) капласа.

А2 Саңгырау тартыклар гына булган сүзне билгеләгез:

1) халыкның;

2) табигате;

3) кипкәч;

4) инеш.

АЗ Әйтелеше белән язылышы туры килмәгән сүзне билгеләгез:

1) бик;

2) кибә;

3) килгән;

4) коры.

А4 Кайсы рәттә күчерелмә мәгънәле сүз бар?

1) Гыйззәтуллин җырлый.

2) Күңеле җырлый.

3) Бала җырлый.

4) Халык җырлый.

А5 Синонимнар рәтен билгеләгез.

1)эссе, зур;

2) эссе, салкын;

3) эссе, кызу;

4) эссе, коры.

А6 Бирелгән җөмләдә ясагыч кушымча белән ясалган фигыльне

күрсәтегез. Инеш суы кипкәч, халыкның табигате бозыла, кеше үзеннән-үзе холыксызлана.

1) кипкәч;

2) табигате;

3) бозыла;

4) холыксызлана.

А7 Вакыт рәвеше кергән җөмләне билгеләгез.

1)Халыкның мораль сыйфатлары, Гыйззәтуллин фикеренчә, әнә шуңа бәйле.

2) Ул хәзер белә: зур сулы авылның халкы әйбәтрәк холыклы була.

3) Вакчыл булмый, киң күңелле, байлык туплау өчен артык көчәнми, әмма хөр тормышны ярата.

4) Сусыз авыл халкы, киресенчә, вак холыклы, гайбәтчән була.





В1-В9 биремнәрен укылган текст нигезендә үтәгез. Әлеге биремнәрнең җавабын тиешле урынга сүзләр яки цифрлар белән языгыз.

В1 1-Знчеҗөмләләрдән иялек килешендәге алмашлыкны табып языгыз. Җавап:_______________.

В2 14 нче җөмләдәге кереш сүз янына нинди тыныш билгесе куелган? Җавап:______________.

ВЗ Сөйләмнең сәнгатьлелегенә ирешү өчен, 16 нчы җөмләдәге кайсы сүзне яңа, нык синонимнары белән алыштырып була?

Җавап:_______________.

В4 5-7 нче җөмләләрнең кайсысында дүрт хәл фигыль бар?

Җавап:_______________.

В5 15-17нчеҗөмләләрнең кайсысы теркәгечсез тезмә кушма җөмлә?

Җавап:_______________.

В6 3-5 нче җөмләләрнең кайсысы синтетик иярчен вакыт җөмләле кушма җөмлә?

Җавап:_______________

В7 22 нче җөмләдәге сүзтезмәләрнең санын языгыз.

Җавап:_______________.

В8 Бирелгән җөмләдәге тиңдәш ияләр арасына куелган тыныш билгесенең номерын языгыз.

Электән суны көрәкләр белән буалар да,(1) бала-(2)чага,(3) каз-(4)урдәк шунда ята.(5)

Җавап:_______________.

В9 7-9нчыҗөмләләрнең кайсысында кире сүз тәртибе күзәтелә?,

Җавап:_______________.



IIбүлек



2 нче бүлектә укылган текстны файдаланып, С2биремен үтәгез. Яза башлар алдыннан номерын күрсәтегез.



С2

"Гыйззәтуллин үзе җырлый белми, әмма күңеле тулы моң, йөрәгендә һәрвакыт җыр яши. Күңеле гел шуны җырлый" дигән фикерне сез ничек аңлыйсыз? Күңеле гел җырлап торган кеше нинди була? Фикерегезнең дөреслеген раслау өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Бу вакытта файдаланган җөмләләрнең номерларын языгыз яки тексттан цитата китерегез.

Сочинениенең күләме 70 сүздән дә ким булмаска тиеш. Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.

































ТЕСТ

2 вариант

I бүлек

Текстны укыгыз һәм А1-А7; В1-В9; С2 биремнәрен үтәгез.____________

Моңлы тел

1) Безнең телебез - бик моңлы тел. 2) Борынгы татар халык җырларын тыңлаганда, моң, безнең күңелләребезне айкап, тирән уйларга, кичерешләргә сала. 3) Шушы моң халыкның хәтер кылларына кагыла да үткәннәрне бүгенге белән тоташтыра.

4) Телнең нечкәлекләрен белү өчен, аны һәркөн куллану кирәк. 5) Әгәр син үз телеңне белмисең икән, үз халкыңның мәдәниятен, аның рухи байлыгын үзләштерә алмыйсың. 6) Моңа мисал итеп К.Г.Паустовскийның туган тел турында әйткән сүзләрен искә алу белән чикләнәм: "Үз илеңә булган мәхәббәтне үз телеңә булган мәхәббәттән башка күз алдына китереп булмый".

7) Әйе, туган телне белмәү - наданлык. 8) Үз телеңне, үз мәдәниятеңне белмәү, бүтәнгә табыну, аларны үз мәдәниятеңнән өстен кую кебек зарарлы караш китереп чыгарырга мөмкин. 9) Кайвакыт ачык тәрәзә аша үсмерләрнең урам бетереп, шаулап-гөрләп барганнарын ишетергә туры килә. 10) Ирексездән ишетелгән сүзләрдән колаклар кызара. 11) Гүя урам буйлап бу үсмерләр кешеләрнең йөзләренә пычрак атып йөриләр. 12) Бу нәрсә, минемчә, телгә һәм үз халкыңа мәхәббәт булмаудан килеп чыга. 13) Әгәр без халкыбызның гасырлар буе тупланып килгән рухи байлыгын аңларга, үзләштерергә телибез икән, иң беренче туган телебезне белергә тиешбез. 14) Телне ярату өчен, аны аңлау, я булмаса аңларга тырышу кирәк.

15) Тел - халык күңеленең кыңгыравы. 16) Ә кыңгырау - кагылмасаң чыңламый. 17) Әйдәгез, шушы кыңгырауны ешрак кагыйк! 18) Ул тутыкмасын, тавышы гел саф, гел матур булсын, аның моңы еракка яңгырасын! {ФәнисЯруллиннан)



Фәнис Гатаулла улы Яруллин (1938-2011) - Татарстанның халык шагыйре, ТАССРның ат казанган мәдәният хезмәткәре. 1958 нче елдан урын өстендә булуына карамасатан, заманыбызның сулышын тоеп яшәүне белдергән һәм тормышка соклану,аңа ышану хисләре белән сугарылган, төрле жанрда язылган бик күп әсәрләр авторы.

А1-А7 биремнәрен укыган текстның эчтәлеген истә тотып үтәгез. Аларның һәрберсенә бирелгән 4 җавап вариантының берсен - дөресен генә түгәрәкләп алыгыз._______________________________________

А1 Кайсы җөмләдә ирен гармониясенә буйсынган сүз бар?

1) Телне ярату өчен, аны аңлау, я булмаса аңларга тырышу кирәк.

2) Тел - халык күңеленең кыңгыравы.

3) Ә кыңгырау - кагылмасаң чыңламый.

4) Әйдәгез, шушы кыңгырауны ешрак кагыйк!

А2 Сингармонизмга буйсынмаган сүзне билгеләгез.

1) телеңне;

2) рухи;

3) халкыңның;

4) байлыгын.

АЗ Кайсы сүздә аваз саны белән хәреф саны туры килми?

1)шушы;

2) матур;

3) телне;

4) ярату.

А4 Җөмләдәге күчерелмә мәгънәле сүзне билгеләгез.

Борынгы татар халык җырларын тыңлаганда, моң, безнең күңелләребезне айкап, тирән уйларга, кичерешләргә сала.

1) татар;

2) җырларын;

3) сала;

4) күңелләребезне.



А5 Антонимнар булган рәтне билгеләгез.

1)саф, матур;

2) телгә, халкыңа;

3) ерак, якын;

4) туган, телебезне.

А6 Ясагыч кушымча белән ясалган исемне күрсәтегез.

1) халкыбызның;

2) байлыгын;

3) телебезне;

4) белергә.

А7 Зат алмашлыгын билгеләгез.

1) аларны;

2) телеңне;

3) өстен;

4) зарарлы.В1-В9

биремнәрен

укылган

текст

нигезендә

үтәгез.

Әлеге

биремнәрнең җавабын

тиешле

урынга

сүзләр яки

цифрлар

белән

языгыз

.



























В1 Текст нинди стильдә язылган?

Җавап:________________.

В2 Сөйләмнең сәнгатьлелеген арттыру өчен, текст ахырында әйтү максаты буенча нинди җөмләләр бар?

Җавап:________________.

ВЗ П-13 нче җөмләләрдә кереш сүз янында нинди тыныш билгесе

куелган?

Җавап:________________.

В4 16-18 нче җөмләләрнең кайсысында чагыштыру дәрәҗәсендәге рәвеш

бар?

Җавап:________________.

В5 8-10 нчы җөмләләрнең кайсысында бәйлек юк?

Җавап:_______________.

В6 16-18 нче җөмләләрдән теркәгечсез тезмә кушма җөмләнең номерын языгыз.

Җавап:_______________.

В7 1-2 нче җөмләләрдән тиңдәш кисәкләр булган җөмләнең номерын языгыз.

Җавап:_______________.

В8 15 нче җөмләдә аергыч булып килгән ничә исем бар: Җавап:_______________.

В9 15-16 нчы җөмләләрнең кайсысында исем белән белдерелгән баш кисәкләр арасында сызык куелган?

Җавап:_______________.

II бүлек

2 нче бүлектә укылган текстны файдаланып, С2 биремен үтәгез. Яза башлар алдыннан номерын күрсәтегез.______________________________

С2

"Тел - халык күңеленең кыңгыравы. Ул тутыкмасын, тавышы гел саф, гел матур булсын, аның моңы еракка яңгырасын!" җөмләләрендә әйтелгән фикерләрне сез ничек аңлыйсыз? Фикерегезнең дөреслеген раслау өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Бу вакытта файдаланган җөмләләрнең номерларын языгыз яки тексттан цитата китерегез.

Сочинениенең күләме 70 сүздән дә ким булмаска тиеш.

Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.





























10 кл тест

1 нче вариант1 нче бүлек

Интернет дус.

1)"Бер керсәң, аннан аерыла алмыйсың", - дип әйтәләр Интернет турында. 2)"Балалар кечкеннәдән Интернетта начарлыкка өйрәнәләр, әдәпсез булып үсәләр", - дип тә әйтәләр. 3)Күзгә, хәтергә зыяны да - Интернетның тискәре сыйфатлары. 4)Әйе, килешәм, Интернетның зыянлы яклары күп.

5)Күз алдыгызга китерегез: бөтен дөньяда Интернетны өзделәр, ди (...) 6)Әби-бабайларга бу үзен бик сиздермәс, ә менә калганнар үзләрен ике кулсыз кебек хис итәчәкләр.

7)Гаиләмдә Интернет бигрәк тә миңа кирәк.8) Дөнья яңалыкларын аннан беләм, дусларым белән аралашам, гзетага язмаларымны җибәрәм, кирәк-ярак әйберләргә дә аннан заказ бирәм.

9)Интернеттан актив файдаланучы - сеңлем. 10)Иптәшләре белән аралашуын әйтеп тә торасы түгел. 11)Өй эшләрен әзерләү, берәр мәгълүматны эзләү, китапханәдә булмаган берәр әсәрне табып уку - барысына ярдәмгә Интернет килә. 12)Һәр укучының алган билгеләре андагы махсус электрон журналларда теркәлә, һәм аны әти-әниләр дә күзәтеп тора.

13)Апама исә Интернет - эше буенча төп булышчы һәм киңәшче. 14)Исәп-хисап кәгазьләре, документлар белән эш Интернет аша гына алып барыла. 15)Әнием дә буш вакытында Интернет белән бик дус. 16)Анда хуҗабикәләр өчен киңәшләр дә, аш-су рецептлары да бик күп. 17)Әти өчен Интернет юл картасын карап алу, штрафларны һәм башка түләүләрне башкару өчен бик уңайлы.

18)Кыскасы, Интернет - фән-техника казанышы. 19)Аралашу, белгечләр белән киңәшү, белем алу, эш табу, акча эшләү, килешүләр төзү, яңалыкларны белү, төрле түләүләр башкару, бүләкләр ясау - анда барысы да мөмкин. 20)Шулай булгач, Интернетның тскәре якларына караганда, уңайлары күбрәк түгелме?

21)Интернет тормышыбызның бөтен тармакларына үтеп керде, һәм аның файдасы чиксез. 22)Хәзерге көндә интернет кибетләр, банклар, дәресләр бар. 23)Киләчәктә интернет хастаханәләр, интернет югары уку йортлары барлыкка килсә дә аптырамассың. 24)Уңайлы, файдалы һәм рәхәт бит!

А1. Кайсы җөмлә түбәндәге сорауга җавап була ала?

Интернетның кайсы яклары файдалы?

1) Аралашу, белгечләр белән киңәшү, белем алу, эш табу, акча эшләү, килешүләр төзү, яңалыкларны белү, төрле түләүләр башкару, бүләкләр ясау - анда барысы да мөмкин.

2) "Балалар кечкенәдән Интернетта начарлыкка өйрәнәләр, әдәпсез булып үсәләр",- дип тә әйтәләр.

3) Уңайлы, файдалы һәм рәхәт бит!

4) Әби-бабайларга бу үзен бик сиздермәс, ә менә калганнар үзләрен ике кулсыз кебек хис итәчәкләр.

А2. Хаталы билгеләмәне табыгыз.

1) БӨТЕН сүзендә икенче иҗектә килгән(Э) авазы (Ө)ләшеп әйтелә.

2) ЮЛ сүзендә авазлар һәм хәрефләр саны бертигез.

3) КИТАПХАНӘ сүзендә әйтелеш белән язылыш аерыла.

4) УКУЧЫНЫҢ сүзендә кулланылган сузыклар калынлыкта ярашалар.

А3. Яңгырау тартык авазлар гына кергән сүзне табыгыз.

1) сеңел

2) булышчы

3)Интернет

4) белем

А4. Хаталы сүзтезмәне табыгыз.

1) электрон журнал

2)юл картасысы

3) буш вакыт

4) өй эше

А5. МӘГЪЛҮМАТ сүзендә Ъ хәрефе ни өчен язылган?

1) һәмзә тартыгын белдерү өчен

2) иҗекне калынауту өчен

3) (г) авазын калынайту өчен

4) аеру билгесен белдерү өчен

А6. Парлы сүзне билгеләгез.

1) күз

2) файда

3) киңәшче

4) әби - бабай

А7. "Интернеттан актив файдаланучы - сеңлем." Җөмләсенең дөрес тәрҗемәсен билгеләгез.

1) Твоя сестрёнка - активный пользователь Интернетом.

2) Его сестрёнка - активный пользователь Интернетом.

3) Моя сестрёнка - активный пользователь Интернетом.

4) Моя сестрёнка активно пользуется Интернетом.

А8. Юнәлеш килеше кушымчасы ярдәмендә бәйләнгән сүзтезмәне билгеләгез.

1) Интернетның сыйфатлары

2) газетага юллау

3) дуслар белән аралашу

4) берәр әсәр

А9. Калын хәрефләр белән бирелгән фигыльнең төрен билгеләгез.

1) сыйфат фигыль

2) хәл фигыль

3) исем фигыль

4) инфинитив

А10. Дөнья яңалыклары сүзтезмәсенең дөрес тәрҗемәсен табыгыз.

1) местные новости

2) мировые новости

3) главные новости

4) жизненные новости

А11. Җөмләнең баш кисәкләрен табыгыз.

Исәп - хисап кәгазьләре, документлар белән эш Интернет аша гына алып барыла.

1) исәп - хисап кәгазьләре

2) документлар белән эш

3) Интернет аша гына алып барыла

4) эш алып барыла.

2 нче бүлекВ1. 3нче җөмләдән зарарлы сүзенә синоним булган берәмлекләрне табып языгыз.

Җавап: .

В2. 20нче җөмләдән азрак сүзенә антоним булган берәмлекләрне табып языгыз.

Җавап: .

В3. 7нче җөмләдән алмашлыкларны табып языгыз.

Җавап: .

В4. 4нче җөмләдән сыйфатны табып языгыз.

Җавап: .

В5. 6-8 нче җөмләләр арасыннан тиңдәш кисәкләр булган җөмләләрнең номерын языгыз.

Җавап: .

В6. 18-20 нче җөмләләр арасыннан сорау җөмләнең номерын языгыз.

Җавап: .

В7. Аерымланган хәлгә бәйле куелган өтернең номерын языгыз.

"Бер керсәң, (1)аннан аерыла алмыйсың", (2)- дип әйтәләр Интернет турында.

Җавап: .

В8. 2-4 нче җөмләләр арасыннан туры сөйләмле җөмләнең номерын языгыз.

Җавап: .

В9. 21нче җөмләдә ничә гади җөмлә бар? Җавапны сан белән языгыз.

Җавап: .

В10. 10нчы җөмләдән әйтелеше язылышына туры килмәгән сүзне табып языгыз.

Җавап: .

В11. 5нче җөмләдә (...) тамгасы урынына кайсы тыныш билгесе куелырга тиеш? Җавапны сүз белән языгыз.

Җавап: .

В12. Тиңдәш кисәкләр арасына куелган тыныш билгесенең номерын языгыз.

Күзгә, (1) хәтергә зыяны да - (2) интернетның тискәре сыйфатлары. (3)

Җавап: .

3 нче бүлекС1. "Интернет тормышыбызның бөтен тармакларына үтеп керде, һәм аның файдасы чиксез. Хәзерге көндә интернет кибетләр, банклар, дәресләр бар. Киләчәктә интернет хастаханәләр, интернет югары уку йортлары барлыкка килсә дә аптырамассың. Уңайлы, файдалы һәм рәхәт бит!" Текст ахырында китерелгән бу сүзләрнең мәгънәсен аңлатып, сочинение языгыз.

Укылган тексттан фикерләрегезне раслый торган 2 дәлил китерегез. Мисаллар китергәндә, кирәкле җөмләләрне тулысынча языгыз яки аларның номерларын күрсәтегез.

Сочинение күләме 100 сүздән ким булмаска тиеш. Сочинениене пөхтә һәм аңлаешлы итеп языгыз.

































1 нче бүлек.

Чын дус.

1)Кәрим белән Камил - аерылмас дуслар. 2)Бергә мәктәпкә баралар, бергә кайталар. 3)Дәресләргә дә бергә хәзерләнәләр, урамда да бергә булалар. 4)"Менә ичмасам дуслар!" - диләр алар турында.

5)Укулар тәмамаланырга ай ярым калгач, Кәримне шифаханәгә салдылар. 6)Бу хәбәрне ишетү белән, сыйныф җитәкчесе Рәсимә апа балаларга дәресләр тәмамлангач таралышмаска кушты.

7)Сыйныф җитәкчесенең сүзе кыска булды.

8)-Иртәгедән башлап, чиратлап, шифаханәгә йөрергә кирәк, югыйсә, Кәримнең сыйныфта утырып калуы ихтимал, - диде ул. 9)-Ягез, кем беренче булып аңа ярдәм кулы суза?

10)Барысы да, Камил инде дигәндәй, карашларын малай ягына төбәделәр. 11)Тик тегесе, ни өчендер, кулын күтәрергә яисә нинди дә булса сүз әйтергә ашыкмады.

12)-Камил (...) ник дәшмисең? 13)Синең иртәгә дустың янына барырга теләгең бармы? - дип сорады Рәсимә апалары, малай партасы янына ук килеп.

14)Камил теләр - теләмәс кенә урыныннан торды, үзенә төбәлгән дистәләгән күзләрдән карашын читкә борды һәм:

-Минем спорт секциясенә барасым бар, безнең тренер бик усал, - диде.

15) Кемнән - кемнән, әмма Камилдән андый җавап булыр дип берәү дә көтмәгән иде. 16)Укытучы апалары сер бирмәде. 17)Иң арткы партада утырган яңа укучы Гаязның кул күтәргәнен күреп:

-Ни әйтергә телисең, Муллаянов? - дип сорады.

18) -Рөхсәт итсәгез, мин барам, - диде малай.

19) -Синең мәктәпкә килгәнеңә дә ике - өч көн генә, Кәрим белән танышып та өлгермәгәнсеңдер әле, - дип шик белдерде сыйныф җитәкчесе.

20)-Анысы шулай, тик шифаханәдә танышырбыз дип уйлыйм, - диде малай, - анда минем әнием шәфкать туташы булып эшли. 21)Аның белән без Кәримне тиз терелтербез. 22)Ышаныгыз...

23)Ихлас күңелдән яңгыраган сүзләр умарта кортыдай гөжли башлаган сыйныфны тиз тынычландырды.24) Рәсимә апалары, дулкынлануыннан:

-Рәхмәт, Гаяз, син чын кеше икәнсең!, -генә дия алды.



А1. Кайсы җөмлә түбәндәге сорауга җавап була ала?

Камил шифаханәгә бара алмавын ничек аңлата?

1) Сыйныф җитәкчесенең сүзе кыска булды.

2) Минем спорт секциясенә барасым бар.

3) Камил теләр - теләмәс кенә урыныннан торды.

4) Кәрим белән Камил - аерылмас дуслар.

А2. Хаталы билгеләмәне табыгыз.

1) Йөрергә сүзендә икенче иҗектә килгән (э) авазы (ө)ләшеп әйтелә.

2) Рәхмәт сүзендә авазлар һәм хәрефләр саны бертигез.

3) Мәктәп сүзендә әйтелеш белән язылыш аерылмый.

4) Шифаханә сүзендә кулланылган сузыклар калынлыкта яралашалар.

А3. Яңгырау тартык авазлар гына кергән сүзне табыгыз.

1) урам

2) дәрес

3) хәбәр

4) кеше

А4. Хаталы сүзтезмәне табыгыз.

1) чын кеше

2) ихлас күңел

3) спорт секциясы

4) яңа укучы

А5. Шәфкать сүзендә ь хәрефе ни өчен язылган?

1) Һәмзә тартыгын белдерү өчен

2) иҗекне нечкәртү өчен

3) тартыкны нечкәртү өчен

4) аеру билгесен белдерү өчен

А6. Ясалма сүзне билгеләгез.

1) арткы

2) кыска

3) ике - өч

4) кеше

А7. "Камил белән Кәрим - аерылмас дуслар" җөмләсенең дөрес тәрҗемәсен билгеләгез.

1)Карим и Камиль - лучшие друзья.

2) Карим и Камиль - закадычные друзья.

3) Карим и Камиль - истинные друзья.

4) Карим и Камиль - верные друзья.

А8. Юнәлеш килеше кушымчасы ярдәмендә бәйләнгән сүзтезмәне билгеләгез.

1) мәктәпкә килү

2) сыйныфны тынычландыру

3) ихлас күңел

4) иртәгә бару

А9. Калын хәрефләр белән бирелгән тезмә фигыльнең төрен билгеләгез. Рөхсәт итсәгез, мин барам.

1)сыйфат фигыль

2) шарт фигыль

3) исем фигыль

4) инфинитив

А10. Чын кеше сүзтезмәсенең дөрес тәрҗемәсен табыгыз.

1) близкий человек

2) умный человек

3) настоящий человек

4) хороший человек

А11. Җөмләнең баш бикәкләрен табыгыз.

Барысы да, Камил инде дигәндәй, карашларын малай ягына төбәделәр.

1)Камил инде дигәндәй

2) малай ягына төбәделәр

3) карашларын төбәделәр

4) барысы да төбәделәр

2 нче бүлек

В1. 5 нче җөмләдән бетәргә сүзенә синоним булган берзәмлекләрне табып языгыз.

Җавап: . .

В2. 1 нче җөмләдән дошманнар сүзенә антоним булган берәмлекләрне табып языгыз.

Җавап: . .

В3. 18 нче җөмләдән алмашлыкны табып языгыз.

Җавап : . .

В4. 9 нчы җөмләдән санны табып языгыз.

Җавап: . .

В5. 11 - 13 нче җөмләләр арасыннан тиңдәш кисәкләр булган җөмләнең номерын языгыз.

Җавап: . .

В6. 22 - 24 нче җөмләләр арасыннан тойгылы җөмләнең номерын языгыз.

Җавап: . .

В7. Аерымланган хәлгә бәйле куелган тыныш билгеләренең номерларың языгыз.

Барысы да, (1) Камил инде дигәндәй (2) карашларын малай ягына төбәделәр.(3)

Җавап : . .

В8. 15 - 17 нче җөмләләр арасыннан туры сөйләмле җөмләләрнең номерын языгыз.

Җавап : . .

В9. 18 нче җөмләдә ничә гади җөмлә бар? Җавапны сан белән языгыз.

Җавап: . .

В10. 16 нчы җөмләдән әйтелеше язылышына туры килмәгән сүзне табып языгыз.

Җавап : . .

В11. 12 нче җөмләдә (...) тамгасы урынына кайсы тыныш билгесе куелырга тиеш? Җавапны сан белән языгыз.

Җавап : . .

В12. Кушма җөмлә составындагы гади җөмләләр арасына куелган өтернең номерын языгыз.

Камил теләр - теләмәс кенә урыныннан торды, (1)үзенә төбәлгән дистәләгән күзләрдән карашын читкә борды һәм:

-Минем спорт секциясенә барасым бар, (2)безнең тренер бик усал, (3)- диде.

Җавап: . .

3 нче бүлек

С1. "Рәсимә апалары, дулкынлануыннан:

-Рәхмәт, Гаяз, син чын кеше икәнсең!, -генә дия алды..."

Текст ахырында китерелгән бу сүзләрнең мәгънәсен аңлатып, сочинение языгыз.

Укылган тексттан фикерләрегезне раслый торган 2 дәлил китерегез. Мисаллар китергәндә, кирәкле җөмләләрне тулысынча языгыз яки аларның номерларын күрсәтегез.

Сочинение күләме 100 сүздән ким булмаска тиеш. Сочинениене пөхтә һәм аңлаешлы итеп языгыз.



























 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал