7


  • Учителю
  • Мәктәптә Габдулла Тукай иҗатын өйрәнүдә методик традицияләр һәм заманчалык

Мәктәптә Габдулла Тукай иҗатын өйрәнүдә методик традицияләр һәм заманчалык

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала



Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы

муниципаль бюджет оешмасы

"Тымытык урта гомуми белем бирү мәктәбе"







Мәктәптә Габдулла Тукай иҗатын өйрәнүдә методик традицияләр һәм заманчалык











Эшнең авторы: Нургалиева Халидә Әбүзәр кызы,

Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль

районы муниципаль бюджет оешмасы "Тымытык

урта гомуми белем бирү мәктәбе"нең югары

категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы













2016

Мөхәммәтгариф углы Габдулла Тукай 130 ел элек, 1886 елның 26 нчыапрелендә,Казан артындагы Кушлавыч авылында мулла гаиләсендә дөньяга килгән. Габдулла Тукай кече яшьтән ятим калып, кулдан кулга күчеп йөрү михнәтләрен күргән.

1886 нчы елдан алып1895 нче елга кадәр, ягъни Җаекка килгәнче, кечкенә Габдулла бик күпләр озын гомер кичереп күрмәгәннәрне башыннан үткәрә.1886 нчы елның 29 нчы августында әтисе Мөхәммәтгариф үлеп китә. Бу вакыт Габдуллага дүрт ай ярым була.Әнисе, ире үлгәч,бер елга якын Кушлавыч авылында яши, шуннан соң гына, улын алып,Өчилегә - әтисе Зиннәтулла йортына кайта.

1891 елда Идел буенда бик каты корылык була, халык ач кала. Ачлык 1892 елда да дәвам итә.Бабасының өендә болай да алты бала үсә. Кечкенә генә авылның фәкыйрь мулласы өчен гаиләдә тагын бер тамак арту, күрәсең,авыр тоела.

Ниһаять,1892 елның июнендә малай Кырлай авылына - Сәгъди абзый белән Зөһрә апа гаиләсенә килеп керә. 1894-1895 еллар арасындагы кышта исә аны инде Җаекка алып китәләр. Ул анда унике ел яши. Шунда егет булып җитешә, шагыйрь буларак таныла.Габдуллага шигырь иҗат итү серләрен беренче булып өйрәтуче - Мотыйгулла хәзрәт.

Казанга кайткач,Г.Тукай әдәбият мохитенә чума. Гаиләскәр Камал белән бергә "Яшен", "Ялт-Йолт" журналларын оештыра,Фатих Әмирхан нәширлегендә чыга торган "Әлислах" газетасында еш языша.Башка вакытлы матбугат органнары белән дә якын элемтәдә тора.

Г.Тукай үз чорының иң талантлы ,әдәбият һәм сәнгать мәйданында үзе кебек ат уйнаткан Г.Камал, Ф.Әмирхан,С.Рәмиев,С.Сүнчәләй, Г.Кариев, К.Мотыйгый һ.б.шәхесләр белән аралашып яши, алар белән фикердәш сердәш,иҗатташ ,хезмәттәш була.

Чыншагыйрьбулубервакытта да җиңел булмаган. Чөнкиихласшагыйрьтормыш дөреслегенҗырларгатиеш. «Дөрес сүз күзгәкылчыкбулыпкадала», - дихалык. Г. Тукай да шагыйрьлеккәюгары бәя бирә, аны «сәмави сүз» («күк сүзен») сөйләүче итеп күз алдынакитерә. Шагыйрьлек көченәиябулганкешекуркыпкалмаскатиеш, аны төрлеяктанкыссалар да, «күкрәк бирепкаршы» торыргатиеш.

Уңга, сулгааумыйм, һәнүз алга барам,

Юлдаманигъ күрсәм, тибәм дәаударам;

Каләмкулдабулаторып, яшьшагыйрьгә,

Мәгълумдерки, курку берлән өркүхарам.

(«Бер татар шагыйренең сүзләре»)

Тәне картайса да, шагыйрьнең куңелеяпь-яшь, җаны көчлебулып кала. Күкрәгендәшигырьутысаубулганда, ултауларны күтәрерлек куәткәия.

Ләкиншигъриятнеулуен-көлкечарасыитеп түгел, бәлкикешеләрне тәрбияләү, тормышныматурлауһәм жәмгыятькә тәэсиритунең көчлекоралыбулараккарый.

Шагыйрьнеңижатыәнәшул «ачы хәсрәт көен» көйләве белән халык күңеленҗәлепитте дә.Үзеяшәгән елларныңбер генә хәл-әхвәленә, игътибарны җәлеп итәрлек бер генә вакыйгасына да Г. Тукай битараф калмый. Ул курыкмыйча өстен катлауларны, кеше хакын ашаучы, изүче сыйныфларны тәнкыйтьли, хакимиятләргә тел-теш тидерүдән дә тыелып тормый. Мәсәлән, ул, үз-үзенә эндәшеп, болай ди:

Яза күрмә, житәр артык, Тукаев, вастрок бар бит;

Куярлар астырып дарга, ятып тор бер дә кузгалмай.

Язам, юк, туктамыйм мин һич, алардан бер дә кот чыкмай;

Нидәндержаннарымбу куркуларданбер дәсызланмый.

(«Сорыкортларга»)

Улмилләтебезнең кол хәлендәяшәвенәсызланды, татарның бетүгә хөкем ителүенәихласәрнеде. Г. Тукай бик дөрес күрсәткәнчә, халыкүзенең бәхетен тату, дусбулганда, бермаксатка бердәм баргандагынатабаала. Егермеяшьлекшагыйрь, шулайитеп, гасырыбызныңберенчеелларындаукхакыйкатьнеачып сала, татарныңтаркаулыгынзуркимчелекитеп күрсәтә. Ләкинтатарныуятырга, урыныннанкузгатыргаәлебайтак нәрсәкирәк булачагынулаңлый.

</ Г. Тукай СәгыйтьРәмиевкаязганхатында (КазаннанӘстерханга, 1911, 4 март) болайдигән: «Мин поэт кына түгел, мин дипломат, политик, общественный деятель дә бит. Минем күз күпне күрә, колак күпне ишетә…»Бусүзләр аны шәхесбуларакшактыйачык күзалларга ярдәм итә. Үзенең «Китмибез!» исемлешигырендә Г. Тукай татар халкыүз туганжирендә бәхетлетормышитәргәтиеш.Бубезнеңата-бабаларыбыз күпгасырларяшәгән җир, без мондатуганбыз, димәк, әҗәлебез дәбиредәбулыргатиеш. Безнеңбөекмаксатыбыз - ирекле мәмләкәт (дәүләт) булдыру.

1910 елны Тукай үпкә чире белән интегә башлый.Ике-өч ел гына булса да яшәп калу омтылышы көчле була.Әмма тузган тәнендәге әгъзалары инде аның теләгенә буйсынмый. 1913 елның 26 феврвлендә ул Клячкин шифаханәсенә (айга 150 сум түләп) кереп ятарга мәҗбур була.Ләкин бер айдан аз гына артык вакыт үткәч,икенче апрельдә кичке тугызынчы унбиш минутта аның йөрәге тибүдән мәңгегә туктый.

Г. Тукайның шәхситормышы да, туганхалкыныңязмышы да бертөслебулды. Ултормышкаҗайлашмады, өстен катлаулар, түрәләр алдында баш имәде. Нәрсәуйлаганынһичрияланмыйчаүткенитепәйтепбирә барды. Улүзенеңшагыйрьлеквазифасынәнәшулайнамусыкушканчабашкарды. 1913 елныңмартындаул, гомеренәйомгакясап, «Кыйтга» шигырендәболайдипязды:

Көчләремне мин кара көннәргәсаклыйалмадым,

Көннәремнеңһичберен дә чөнкиакдиалмадым.

Булдыюлдакиртәләр, эттән күбәйдедошманым,

Чөнкизалимнәрне, өстеннәрнеяклыйалмадым.

Кайтмадыүч, бетте көч, сындыкылыч-шулбулдыэш:

Керләнепбеттемүзем, дөньяныпакьлиалмадым.

Шундый туры сүзле, өстен катлаулар алдында баш имәгән, тәлинкә тотмаган Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турындамәгълүматларны мин укучыларыма бик яратып җиткерәм. Шагыйрьнең биографиясен җентекләп өйрәнәбез, шигырьләрен укып анализлыйбыз. Күп кенә шигырьләрен ятлатам,мәсәлләрен анализлап, белем һәм тәрбия бирәм.Тукай сүзләренә язылган җырларны("Туган тел", "Туган авыл", "Карлыгач", "Иртә", "Бала белән күбәләк", "Пар ат" һ.б.) өйрәнәбез. Мәктәптә апрель аенда үтә торган атналыкта мәктәп радиосыннан шагыйрьнең шигырьләрен һәм җырларын радиотапшырулар аша да укучыларга җиткерәбез. Тукайга багышланган конкурсларда актив катнашабыз. Шагыйрьгә багышлап чыгарылган газетабыз районда призлы урын алды.

V сыйныфта Тукайның биографиясен һәм "Исемдә калганнар"дигән автобиографик әсәрен өйрәнгәндә, укучыларымны үзем иҗат иткән "Тукай бәете" белән таныштырам.

Тукай бәете

Әтием Гариф исемле, ә әнием- Мәмдүдә,

Ятимлек ачысын тоеп, үстем мин күпме өйдә?!

Миңа алты ай булганда, үлеп китте әткәем,

Дүрт яшьтә минем белән бәхилләште әнкәем.

Тугач та болай буласын мин бит әле белмәдем,

Өйдән өйгә йөргән чакта, ана назын күрмәдем.

Әнкәм Саснага китте, Шәрифә әбидә калдым.

Аның битарафлыгыннан үпкәмә чирләр алдым.

Сасна мулласында әнкәм озак яши алмады.

Ул салкын гүрләргә кергәч, миңа рәхәт калмады.

Саснадан Өчилегә киттем - Зиннәтулла бабама.

Алар үзләре дә ишле, анда да алты бала.

Бераз аларда яшәгәч, әби-бабай киңәште.

Мине Казанга илтергә ямщик белән сөйләште.

Печән базарында мине асрарга бирделәр.

Кала асравы булдым, шулай мәгъкуль күрделәр

Мондагы әти-әнием бик мәрхәмәтле булды.

Алардан аерылганда, күземә яшьләр тулды.

Әти-әни авырдылар, аерылдым каладан.

Язмыш нигә ачы көлә миндәй ятим баладан?

Тагын кайттым Өчилегә - Зиннәтулла бабама.

Алар үзләре дә ишле, анда да алты бала.

Бабай- әби киңәшеп, шул карарга килделәр:

Асрамага Кырлайга Сәгъдигә бирделәр.

Мондагы әти-әнинең ике кызы бар иде.

Әти - әйбәт, тик әнинең күңелләре тар иде.

Зәхмәт авыруыннан Сабира апай үлеп китте.

Әнидән миңа игътибар шул чагында гел бетте.

"Үксез бозау асрасаң, авызың- борының май китәр.

Үксез бала асрасаң, авызың - борының кан китәр."

Шундый сүзләрне миңа ишетергә туры килде.

Бу үлемгә юкса мин гаеплеме инде?!

Берникадәр вакыттан Сираҗетдин энем туды.

Ул тугач, әнкәй миңа бөтенләй дәшмәс булды.

Кырлай авылына беркөн Бәдертдин абзый килде.

"Җаек шәһәренә сине алырга килдем,"- диде.

Кырлай белән саубуллашу бик тә ямансу булды.

Кырлайдан киткән чагында, күземә яшьләр тулды.

Килеп җиттек Җаекка, Газизә апа каршы алды.

Дөньяга күземне ачкан Кырлай да артта калды.

Җаек шәһәрендә мин егет булып җитлектем.

Пар атларыма утырып,Казанга кайтып киттем.

"И Казан, нурлы Казан!"-дип, җырларымда җырладым.

"Кисекбаш"ны язар өчен, Печән базарын урадым.

Халкымның ачы язмышын шигырьләремдә бирдем.

Турысын әйтеп язган өчен, кыенлыклар да күрдем.

Гомерем кыска булды инде, шулай язгандыр миңа.

Халкым мине онытмый, рәхмәтлемен мин шуңа.

2001 нче елның апрель аенда без Азнакай районының бер төркем укучылары(шул исәптән безнең Тымытык мәктәбе укучылары да, Тукай эзләре буйлап, Кырлайга экскурсия оештырдык. Кырлай музеендагы, Сәгъди абыйның йортындагы экспонатлар, бу йортның ишек алды, коесы, кечкенә Апуш бәрәңге җыйган бакчаларда йөрү укучылар күңелендә тәэсирләндергеч хисләр уятты.

Тукайның иҗатын өйрәнгәндә куллана торган презентациянең бер бүлегендә дә безнең сәяхәтебездән истәлекле фотолар бар. [Презентациянең "Тукай эзләре буйлап... Без Кырлайда" дигән өлешен карарга]

Быел Әлмәт шәһәрендә үтә торган "Театр как театр" һәм Азнакайда үткән "Тукай әсәрләрен сәнгатьле уку" VI Бөтенрәсәй конкурсында укучым Йосыпов Рамазан (11нче сыйныф укучысы) Тукайның "Яшь агач" мәсәле белән катнаштыһәм призёр булды.[Карарга видеоязмасын җибәрәм]

Җыйнап шуны әйтәсем килә: бу фани дөньяда бары тик 27 генә ел яшәсә дә, Тукай иҗаты белән халык күңеленә мәңгелеккә кереп урнашкан. Аның шигырьләре көйгә салынып, моң булып агыла, күңел кылларын тибрәндерә.

Тукай бер генә, Тукай кабатланмас һәм Тукай мәңгелек! Шуңа күрә без аның иҗатын бик яратып өйрәнәбез дә.



Кулланылган әдәбият:

  1. Әдәбият (XX гасыр башы һәм 20 нче еллар татар әдәбияты: татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәбенең10 нчы сыйныфы өчен дәреслек/ [М. Х. Хәсәнов һ б.; А.Г. Әхмәдуллин ред.]. - төзәтелгән 4нче басма . - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011 - 399 бит: рәсемнәр белән.

  2. Габдулла Тукай "Сабыйга"- Казан: Татарстан китап нәшрияты, Бауман урамы, 19 ; полиграфия һәм китап сәүдәсе эшләре дәүләт комитетының камил Якуб исемендәге полиграфия комбинаты, 1982.





















 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал