7


  • Учителю
  • Ана җылысы – кояш җылысы (Ф. Яруллинның “Кояштагы тап” әкияте буенча) (Сингапур методикасын кулланып, 6 нчы сыйныф, рус группасы)

Ана җылысы – кояш җылысы (Ф. Яруллинның “Кояштагы тап” әкияте буенча) (Сингапур методикасын кулланып, 6 нчы сыйныф, рус группасы)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Дәрес планы 6 класс (әдәбият)

Тема: Ана җылысы - кояш җылысы (Ф. Яруллинның "Кояштагы тап" әкияте буенча) (Сингапур методикасын кулланып, 6 нчы сыйныф, рус группасы).

Гатауллина Гөлнур Харис кызы.

Максат. 1. Ф. Яруллин иҗаты белән таныштыруны дәвам итү.

2."Кояштагы тап" әкиятен сәнгатьле уку, сөйләм күнекмәләрен үстерү, образларга характеристика бирү, әсәрнең эчтәлеге буенча уйланырга, үз хисләрен матур итеп әйтә, аңлата белергә өйрәтү; дәлилләү һәм нәтиҗә ясау юлы белән укучыларның фикерләвен һәм чагыштырма күзаллауларын үстерү;

3. Изгелек, яхшылык сыйфатларын аңлау аша әниләргә мәхәббәт һәм ихтирам хисләре тәрбияләү. Әхлак тәрбиясе бирү.



Дәреснең эпиграфы:

Кая барма шунда әнкәй йөзе.

Кая барма - әнкәй күңелдә.

Әни генә шулай синең өчен

Җанын биреп яши гомергә.

Ф. Яруллин.

Җиһазлау. Ф.Яруллин портреты, аның китапларыннан төзелгән китап күргәзмәсе, тактада эпиграф, проектор, презентация, тормыш юлын чагылдырган схема.



Дәрес барышы.

  1. Дәресне оештыру.

II. Психологик уңай халәт тудыру.

  • Хәерле көн, укучылар!Менә тагын яңа көн туды.Яңа көн тууга,бу җирдә яшәүгә омтылышыбыз, теләгебез артты.

Кояшның алтын нурлары

Тәрәзәгә чиртә,

Уята татлы йокыдан:

- Хәерле иртә!

Чемердәтеп тәнне

Салкын

Таң җиле исә.

Ул да гүя тели безгә

Хәерле иртә.

Безне яңа эшләр белән

Яңа көн көтә.

Сәлам сиңа, өр-яңа көн,

Хәерле иртә!

Укучылар, әйдәгез, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк.

1нче укучы. Яңа көн тынычлык алып килсен!

2 нче укучы.Әти- әниебезгә ягымлы булыйк!

3нче укучы. Яңа көндә яңа "5"ле алыйк!

4 нче укучы. Яңа көндә барыбыз да яхшы эшләр генә кылыйк!

Теләкләрегез изге балалар. Рәхмәт сезгә. Яңа көн тууга, үзебезнең газиз җиребездә бик бәхетле булуыбызга тагын бер кат ышандык.

-Минем сезгә тели торган 2 теләгем бар: "Күзләрегез карап кына тормасын - күрсеннәр, колакларыгыз тыңлап кына тормасын - ишетсеннәр". Икенче төрле әйткәндә игътибарлы булыгыз. Мин сезгә уңышлар телим. Әнә шундый изге теләк-омтылышларыбыз белән дәресебезне башлап җибәрик әле. Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру.

II.Актуальләштерү.

-Укучылар, без Ф. Яруллиның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәндек. Шагыйрь турында сез ниләр белдегез? Белемнәрегезне сынап карау өчен биографик диктант язып алыйк әле.

-Ф. Яруллин ничәнче елда туган?

-Ф. Яруллин кайсы районда, кайсы авылда туган?

-Ничәнче елда армия сафларына алына?

-Сигезенче сыйныфны кайда тәмамлый?

- Ничәнче елда Казан дәүләт университетынына укырга керә?

- Казан дәүләт университетының нинди факультетын тәмамлый?

-Беренче китабы ничәнче елда иҗат ителә?

-Ничәнче елда Муса Җәлил премиясенә лаек була?

-Ничәнче елда үлгән?

Биографик диктантка үзбәя.

Әйе, балалар, Фәнис Яруллин 1938 нче елның 9 февралендә Баулы районының Кызылъяр авылында туган. Ул яшьли әтисез кала. 1942 нче елда сугыш кырына әтисенең һәлак булуы турында кәгазь килә. Әнисе Гафифә апа 6 баланы беръялгызы үстерә. Фәнис абыйга ачлыгын да ялангачлыгын да тоярга туры килә. Ул сигезъеллык мәктәпне авылда тәмамлый. Аннан монтерлар курсында укый. Шуннан соң өч ел монтер булып эшли. Тормыш катлаулы бит ул. Аның кайбер сикәлтәләре сине гаҗәп зур сынаулар алдына китереп куя. Фәнис абый белән дә шулай була. Типсә тимер өзердәй егет 20 яшендә Н. Островский хәленә кала. Бары тик яшәүгә булган дәртле омтылыш , ихтыяр көче аны тормышка кайтара.

Иҗаты.Ф.Яруллин - күп кырлы иҗат кешесе. Ул - шагыйрь, прозаик, драматург, журналист. 1964 елда авторның беренче мөстәкыйль китабы - «Мин тормышны яратам» исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Аннан соң, алтмышынчы еллар дәвамында, мәктәп балаларына һәм яшүсмерләргә багышлап язылган тагын берничә хикәя һәм шигырь җыентыгы басылып чыга.

Җитмешенче еллар башында Ф.Яруллин үзенең каләм көчен проза жанрының олырак формаларында да сынап карый. 1971 елда ул темасы бүгенге яшьләр тормышыннан алынып, сюжет нигезен автобиографик материаллар тәшкил иткән «Җилкәннәр җилдә сынала» исемле повестен тәмамлый. Әсәр «Казан утлары» журналында (анда ул «Җилкәнне җилләр еккач» дип атала, 1972, № 3) һәм Татарстан китап нәшриятында аерым китап булып басылып чыккач (1973), аны әдәби җәмәгатьчелек тә, укучылар да хуплап каршы алалар. Бу повесте белән Ф.Яруллинның әлегеәсәрерусчага, казакъчага тәрҗемә ителә.

Ф.Яруллин - ике дистәгә якын шигырь һәм проза китаплары авторы «Аерылмас дустым» һәм «Сулыш» шигъри җыентыклары өчен автор 1978 елда Татарстан АССРның М. Җәлил исемендәге комсомол премиясенә лаек булды. Ф. Яруллин сәхнә әсәрләре дә яза. Аның «Әнә килә автомобиль» комедиясе Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры, Республика драма һәм комедия театры сәхнәләренә менеп, берничә сезон рәттән өзлексез уйналып килде һәм тамашачыларда уңыш казанды.



2. Проблема кую.

Үткән дәрестә без сезнең белән Ф. Яруллинның "Кояштагы тап" әкиятен укып калган идек.

- Балалар, бүгенге дәресебездә "Кояштагы тап" турында сөйләшербез. Кояшта таплар була микәнни? Нинди таплар икән ул? Бүген шул сорауга бергәләп җавап эзләрбез.

3. Проблеманы адымлап чишү.

1нче адым.

-Балалар, ә хәзер үзегез өчен иң- иң кадерле булган 3 сүз уйлагыз әле. /…/. Менә шушы карточкаларга шул 3 сүзне матур итеп язып куегыз. /…/.

- Рәхмәт , балалар. Мин күрәм, иң кадерле сүзләр арасында барыбыз өчен дә уртак булган бер сүз бар: ӘНИ сүзе. Ни өчен?

/Көтелгән җаваплар/.

-Чөнки әни иң кадерле кешебез.

-Әни булмаса без дә булмас идек.

-Әни - өйнең матурлыгы, өйнең кояшы.

Укытучы. "Таймд пэа шэа" структурасын кулланып, әйдәгез, һәркем үз әнисе турында сөйләп карасын әле.

- Минем әнием - иң матур әни. Үзе бик зифа буйлы. Сөйләшүе дә йомшак, ягымлы. Әле үзе бик тәмле пешерә.

-Минем әнием - иң акыллы, иң кайгыртучан әни. Ул бик күп белә.

-Минем әнием бертуктаусыз эшли. Бик арыса да, беркайчан да зарланмый. Кайчак энем Илназ төне буе елап чыга, әниемә йокларга бирми…

2 нче адым.

Укытучы. Әйе, балалар, әниләребез турында нинди генә сүзләр сөйләсәк тә, аз булыр кебек. Иң матур җырлар, иң матур шигырьләр дә әниләребезгә багышланган. Аларның берсен без үткән дәрестә генә өйрәндек. /Башлый, балалар 1әр куплетлап дәвам итәләр/. Кем шигыре бу, балалар? /М. Гафури. "Ата- ана" шигыре, 1нче слайд/

Укытучы. Бер генә минутка дөньяны әниләрдән башка күз алдына китереп карыйк әле. Нәрсә булыр иде, балалар?

/Көтелгән җаваплар/

-Ямьсез, күңелсез, шыксыз, салкын булыр иде.

- Кояш сүнгән кебек булыр иде.

3 нче адым.

Укытучы. Әни кеше гомере буе баласы өчен кайгыртып яши. Ә без һәрвакытта да әниләребезне тыңлыйбызмы, аларны борчымыйбызмы, балалар? Буламы әниләребезне тыңламаган чаклар?

/2 нче слайд. «Сак-Сок бәете»/

Хәтергә төшерик әле, балалар. Менә бу матур рәсемле китаптан без бик гыйбрәтле әкият укыган идек. Нәрсә турында иде ул?

- Ике малай турында. Алар әниләренең сүзләрен тыңламаганнар. Әниләре аларны караган. Аллаһым моны ишеткән дә, малайларны кошка әйләндергән.

Алар әле дә очып йөриләр икән, бер-берсе белән күрешә алмыйлар, ди.

4 нче адым.

Укытучы. Балалар, менә шундый гыйбрәтле хәлләрне ишеткәч, халкыбызның акыллы мәкальләре искә төшә. Ата-ананы хөрмәт итү турында нинди мәкальләр өйрәнгән идек әле, кем искә төшерә?

/Көтелгән җаваплар/.

-Ата-ананы тыңлаган - адәм булган, тыңламаган - әрәм булган.

-Ата- анасына игелек күрсәтмәгән, олылайгач, үзе дә игелек күрмәс.

Укытучы. Әйе, балалар, әниләрнең сүзен тыңлаган, үзенең кыланышлары белән аны рәнҗетмәгән, ана киңәшләре, ана ризалыгы белән яшәгән кеше генә бәхетле була. Җырда да шулай дип җырлана бит:

Ташлама, әнкәй, ташлама,

Мине изге догаңнан,

Ташласаң изге догаңнан

Мин бәхетле булалмам.

5 нче адым.

Укытучы. Төнлә белән өстебездән төшкән юрганны рәтләп япканда, чәчләребезне матурлап тарап, ашатып- эчертеп мәктәпкә озатканда, дәресләр беткәч, арып кайтуыбызга тәмле ашлар пешереп, елмаеп каршы алганда әниләр белән бик рәхәт безгә. Ләкин тормышта төрле хәлләр була. Әниләрнең кәефсез, арыган, алҗыган, ә кайчагында, авырып, урын өстенә егылган чаклары була. Менә шундый вакытта безнең аларны ни дәрәҗәдә яратуыбыз күренә инде.

Бүгенге дәрескә, балалар, мин "Кояштагы тап" әкиятен укып килергә кушкан идем. Аны Фәнис абыегыз Яруллин язган. Ул балаларны бик ярата, алар өчен әкиятләр, хикәяләр яза. Менә мин аның кайбер китапларын сезгә күрсәтергә алып килдем /күргәзмәдәге китапларны күрсәтәм/. Фәнис абый бик күп авырлыклар күргән кеше. Ул аякларына басып йөри алмый, гомере буе коляскада гына утыра. 18 яшендә армиядә спорт күнегүләре ясаганда имгәнеп калган. Ләкин ул көчле кеше, чөнки сезнең кебек мәңгелек укучылары бар.

Ә хәзер әкияткә күчик. Өйдә укыганда аңлашылмаган сүзләр булдымы? /Аңлашылмаган сүзләр тактага яздырыла/.

Тап - пятно

Төзәткән - чинила

Өлгермәдем - не успела

Оялудан - от стыда

Бөтенләй бетмәгән - полностью не исчезло

Яманлык - зло

Эзсез - бесследно

Каф тавының артында - очень далеко, за сказочной горой

Иреннәрем көеп чыкты - губы высохли

Күкрәгенә кыскан - обняла

/Әкиятне тагын бер кат сәнгатьле итеп укып чыгам/.

6 нчы адым. Анализ эше.

Укытучы. Бу әкияттә катнашучылар кемнәр?

- Әни, малай һәм кояш.

Малайның әнисе турындагы юлларны табыгыз әле, балалар.

/Балалар әнисе турындагы юлларны сәнгатьле итеп укып күрсәтәләр. Кояш белән бергә, ягъни бик иртә/.

/ 3 нче слайд/

Укытучы. Менә бу рәсемгә карыйк әле, балалар. Малайның әнисе турында нәрсә әйтерсез?

- Ул бик арыган, маңгаеннан тирләре агып тора.

- Әле аның басуда гына түгел, өйдә дә эше бик күп.

Укытучы. Ни өчен тырыша соң ул? Үзе өчен генәме?

- Юк, аңа берүзенә малаен үстерү кыен. Ул көн- төн эшли.

Укытучы. Көннәрдән беркөнне нинди хәл килеп чыга? Әйдәгез, бу урынны рольләргә бүлеп укыйк әле, балалар.

/Рольләргә бүлеп уку/

Укытучы. Бу укылган өзектән малай нинди булып күз алдына килә?

/Көтелгән җаваплар/.

- Ул игътибарсыз, үзе турында гына уйлый.

- Ул шәфкатьсез, рәхимсез. Әнисе авырып ята, ә ул…

Укытучы. Әйтегез әле, балалар, малай урынында сез булсагыз, нишләр идегез?

- Әниемнең хәлен сорашыр идем, чәй алып килеп бирер идем. Температурасын үлчәр

идем, аптекага чабар идем.

- Малай урынында булсам, чишмәгә йөгерер идем. Тизрәк, чөнки әниемнең хәле начарлануы мөмкин.

Физкультминут.

Әкрен генә йөгереп күрсәтегез әле, балалар.Хәзер, туры басып, тирән сулыш алабыз.

Укытучы. Ни өчен суны нәкъ менә Көймә тавы артындагы чишмәдән алырга куша әнисе?

Тексттан шул сорауга җавап табыйк әле.

/ Табалар, укып күрсәтәләр/

- Аның суы тәмле дә, салкын да, шифалы да.

Укытучы. Ә малай? Ул нинди начарлык эшләде?

- Ул әнисен алдады. Уйнады - уйнады да, үзенең эчәсе килгәч кенә, суны якндагы чишмәдән

алып килеп бирде.

Укытучы. Балалар, әйтегез әле, әнисе улына ышанамы? Алдашыр дип уйлыймы?

-Бик нык ышана, чөнки ул малаен ярата.

Укытучы. Балалар, әнисенең малаена бик нык ышануын күрсәткән юлларны эзләп табыгыз әле.

/Укып күрсәтәләр/.

Укытучы. "Су тәме" дигән хикәяне укыганда, без сезнең белән: "Олылар суга бик сизгер була,

суның тәмен бик тиз аералар,"- дигән идек. Ничек әнисе суның тәмен сизмәде икән соң?

-Хәле бик авыр булганга.

-Малаена бик ышанганга.

-Ә, бәлки, сизгәндер, әйтәсе генә килмәгәндер? Малаен начар итеп күрәсе килмәгәндер…

/4 нче слайд/

Укытучы. Шулайдыр, балалар. Мин сезнең белән килешәм. Менә хәзер бу рәсемгә карагыз. Үз

сүзләрегез белән әкиятнең шушы рәсемгә туры килгән урынын сөйләп бирегез әле.

/Рәсемгә карап шул эпизодның эчтәлеген сөйлиләр/.

Укытучы. Малай кая чаба, кем янына?

Әйе шул, әнисе янына.

Усаллардан яклар өчен,

Җил- яңгырдан саклар өчен

Әни кирәк!

7 нче адым.

Укытучы. Тексттан бу җөмләләрне табыгыз әле, балалар: "Кояшның…"

Ни өчен кояш ачуланган?

/Җаваплар/.

Укытучы. Бу малай без элек укыган "Өч кыз" әкиятенең кайсы геройларын хәтерләтә?

/Җаваплар/.

Балалар, малай үзенең гаебен аңлыймы?

-Әйе, ул әнисеннән гафу үтенә.

/5 нче слайд/

Укытучы. Табигать үзгәрдеме? Ни өчен? Нәрсәләр аңларга кирәк бу җөмләдән?

/Җаваплар/.

8 нче адым. Нәтиҗә.

Балалар, бу әкияттәге иң әһәмиятле җөмлә кайсысы булыр?

- Бары тик кояштагы кара тап кына бөтенләй бетеп җитмәгән.

Әйе, эшләгән начарлыкны гафу үтенеп кенә бетереп булмый. Аның барыбер эзе кала. Ул эз

йөрәктә, күңелдә.

Бергәләп нәтиҗәләр ясау.

Укытучы.Дәреснең башында, балалар, сез "әниләр - өйнең кояшы" дигән идегез. Менә бу

кояшны әни дип күз алдына китерик әле. Бу кояштан безгә нинди нурлар төшә? /Нурлар таратыла/

/Әйдәгез әле, шул нурлар белән классыбызны җылытыйк. /Тактага зур сары түгәрәк эленә. Балалар берәм- берәм аның нурларын тараталар, ул нурларда: "шәфкать", "җылылык", "игелек", "мәрхәмәт", "сабырлык" һ.б. әниләргә хас сыйфатлар язылган/.Ә хәзер, күзләрегезне йомып, "Әнием - өебезнең кояшы" дип кабатлагыз.

/Балалар күзләрен йомалар. Шул арада сары түгәрәк астыннан балаларның әниләре төшерелгән икенче түгәрәкне ачам/.

Менә бу кояшта беркайчан да таплар булмасын! Әниләрнең йөзе безнең өчен тапланмасын, кызармасын, каралмасын!

IV.Түбәндәге образларга характеристика бирегез. МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР структурасын кулану.

1 нче төркем - малайга;

2 нче төркем - әнигә;

3 нче төркем - кояшка.

МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР (Frayer Model)

Укучылар, сезнең алда альбом битләре ята, башта аны икегә, аннан тагын икегә бүләбез. Шул бүленгән кисәкнең бер почмагын әз генә бөклибез һәм альбом битен вертикаль рәвештә ачып каршыбызга куябыз. Әлеге биттәге бөкләнгән урыннарны карандашлар белән кабатлап чыгабыз һәм уртага 1 нче төркем малай, 2 нче төркем әни, 3 нче төркем кояш дип яза. Беренче баганага сүзләргә характеристика, икенче баганага бу сүзләргә туры килмәгә характер сыйфатларын, өченче баганага мисаллар, дүртенче баганага капма-каршы мисалларны язабыз. Һәр кәгазь битен мөстәкыйль рәвештә тутырабыз. Cезгә барлыгы дүрт минут вакыт бирелә.

Ана җылысы – кояш җылысы (Ф. Яруллинның “Кояштагы тап” әкияте буенча) (Сингапур методикасын кулланып, 6 нчы сыйныф, рус группасы)



Характеристика Туры килмәгән характер сыйфаты

Миһербанлы, акыллы, эшчән, Усал, ялкау, кешелексез, тәҗрибәсез.

тәҗрибәле, кешелекле.

Ана җылысы – кояш җылысы (Ф. Яруллинның “Кояштагы тап” әкияте буенча) (Сингапур методикасын кулланып, 6 нчы сыйныф, рус группасы)Ана җылысы – кояш җылысы (Ф. Яруллинның “Кояштагы тап” әкияте буенча) (Сингапур методикасын кулланып, 6 нчы сыйныф, рус группасы)Ана җылысы – кояш җылысы (Ф. Яруллинның “Кояштагы тап” әкияте буенча) (Сингапур методикасын кулланып, 6 нчы сыйныф, рус группасы)

Ана җылысы – кояш җылысы (Ф. Яруллинның “Кояштагы тап” әкияте буенча) (Сингапур методикасын кулланып, 6 нчы сыйныф, рус группасы)Ана җылысы – кояш җылысы (Ф. Яруллинның “Кояштагы тап” әкияте буенча) (Сингапур методикасын кулланып, 6 нчы сыйныф, рус группасы) әни



Ана җылысы – кояш җылысы (Ф. Яруллинның “Кояштагы тап” әкияте буенча) (Сингапур методикасын кулланып, 6 нчы сыйныф, рус группасы)Ана җылысы – кояш җылысы (Ф. Яруллинның “Кояштагы тап” әкияте буенча) (Сингапур методикасын кулланып, 6 нчы сыйныф, рус группасы)Мисаллар Капма-каршы мисаллар

1.Кояш белән бергә тора . 1Озак йоклый.

2.Көне буе нидер чәчә. 2.Көне буе берни дә эшләми.

3.Бик күп эшли. 3.Малаен яратмый.





V.Синквейн төзү. (Әни, кояш, малай)

(Синквейн - биш юллы шигырь. Тәртибе түбәндәгечә булырга тиеш:

Беренче юл - бер исем сүз төркемендәге сүз;

Икенче юл - ике сыйфат;

Өченче юл - өч фигыль;

Дүртенче юл - Билгеле бер мәгънәле фраза. бер җөмлә-метафора;

Бишенче юл - бер сүз - беренче сүзнең синонимы, нәтиҗә.)



Әни.

Яхшы, гадел.

Булыша, кайгыра, үстерә.

Әнигә һәрвакыт булышырга кирәк.

Бердәнберем.



Малай.

Ялкау, ялганчы.

Тыңламый, елый, алдалый.

Өлкәннәрне тыңларга кирәк.

Өметле.



Кояш

Якты, җылы.

Яктырта, җылыта, иркәли.

Кояшта кара таплар булмасын.

Яшәеш.

V.Конэрс структурасы.

1нче почмак кояш, 2 нче почмак әни, 3 нче почмак малай.

VI.БДИ нарына әзерлек.

Тест сорауларына җавап бир.

1.Малайның бары тик әнисе генә булган.

2.Беркөнне малайның әнисе авырмаган.

3.Малай су алып кайтырга риза булган.

4.Малай суны Көймә тавы артындагы чишмәдән алып кайткан.

5.Кояш каралгач, әнисе суның кайсы чишмәдән икәнен белгән.

6.Малай гафу үтенгән.

7.Кояштагы тап бөтенләй беткән.

VII.Тэйк оф - тач даун структурасы.

1.Каф тавы артында яшәгән бер малай.

2.Малайның әтисе дә, әнисе дә булган.

3.Әнисе авыргач, малайга чишмәдән су алып кайтырга кушкан.

4.Малай суны каф тавы артындагы чишмәдән алып кайткан.

5.Суны эчкәч, әнисе терелгән.

6.Малай әнисен алдаганга күрә, кояшта тап барлыкка килгән.

7.Яманлыкны хәтта кояш та бетерә алмый.

8.Әниләргә ялганларга ярый.

VIII.Йомгаклау.

1."Ана җылысы - кояш җылысы" дигән әйтем бар. - ниөчен шулай әйтәләр икән?

-Ни өчен Ф. Яруллин кояш образына мөрәҗәгать итә?

- Кояш - символик образ. Ул - яктылык, матурлык билгесе. Кояш җиргә, хайваннарга, үсемлекләргә көч, җылылык бирә."Әнинең җылы кочагы" диләр. Әни дә безгә җылылык, көч, рәхәтлек бирә. Шушы мәкальне дәресебезнең темасы итеп алган идек. Димәк, дөрестән дә "Ана җылысы - кояш җылысы".

2.- Язучыны нәрсә борчый, ул ни әйтергә тели?

Әйе, дөньяда бер генә яманлык та, бер генә ялган да эзсез калмый.

Укучылар, әти-әниегезнең, укытучыларның, олыларның сүзен тыңлагыз. Хәтерләрен калдырмагыз. Яманламагыз, киң күңелле, мәрхәмәтле булыгыз.

3.Бу дәрес сезне нәрсәгә өйрәтте инде, балалар?

-Әниләр турында кайгыртырга, аларны борчымаска.

-Аларга тагын да шәфкатьлерәк булырга.

-Әниләрнең эшләгән яхшылыкларын үзләренә кайтарырга тырышырга.

Укытучы. Әйе, балалар, күктәге кояшның нурлары көзгедә чагылган кебек, әниләрнең изге эшләре дә аларга кире кайтырга тиеш. Әниләргә, якыннарыбызга, дусларыбызга. Балалар, әти-әниләрнең сүзләрен тыңлыйк, хәтерләрен калдырмыйк. Аларга кояш гомере телик. Укучылар, әти-әниегезнең, укытучыларның, олыларның сүзен тыңлагыз. Киң күңелле, мәрхәмәтле булыгыз.

Хасанова Эльза башкаруында җыр: "Кояш гомере телим мин әнием сиңа".

/Бергәләп слайдтагы шигырьне укыйлар/.

Кайберәүләр: "Кояш - бер генә", - ди

Мин ышанмыйм, икәү ул минем!

Берсе аның балкый күк йөзендә,

Икенчесе өйдә - әнием.

IX.Өй эше 31-33 нче бит, эчтәлеген сөйләргә.

X.Билгеләр куела.



































 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал