7


  • Учителю
  • Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буенча виртуаль сәяхәт.

Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буенча виртуаль сәяхәт.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буенча виртуаль сәяхәт.

6в сыйныфының рус төркемендә

үткәрелгән сыйныфтан тыш чара.

Укытучы: Гатауллина М.Г.



Максат: Балаларның Г.Тукай турында булган белемнәрен тирәнәйтү.Иҗади фикерләү сәләтен үстерү. Әкиятләр нигезендә балаларда шәфкатьлелек, дуслык, әдәплелек, өлкәннәргә карата игътибарлы булу сыйфатларын тәрбияләү.

Җиһазлау: интерактив китап "Габдулла Тукай. Тормыш юлы һәм иҗаты", чара темасына презентация, компьтер, Г.Тукай китапларыннан күргәзмә, Г.Тукай әсәрләренә ясалган рәсемнәр.

Чара барышы.

1. Исәнләшү.

Укытучы: -Ә хәзер бер-берегезнең хәлен сорагыз, исәнләшегез.(пышылдашып хәл сорашалар)

Укытучы: Сыйныфта уңай хәләт тудыру өчен бер-берегезгә комплементлар әйтегез. (пышылдашып әйтәләр.)

Укытучы: Укучылар бүгенге чараны, виртуаль сәяхәтне, мин гади итеп , сезнең барыгызга да таныш булган бер шигырь белән башларга булдым. Әйдәгез тактага карагыз һәм шигырьне эчтән 1тапкыр укыгыз.

«Туг Туган тел» («Родной язык»)

И тугаИ туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең белән синең,
Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.
И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, ходам!


«РРодной язык» («Туган тел»)

Родной О язык - святой язык, отца и матери язык,
Как ты прекрасен! Целый мир в твоем богатстве
я постиг!
Качая -колыбель, тебя мне в песне открывала мать,
А сказки бабушки потом я научился понимать.
Родной язык, родной язык, с тобою смело шел я
вдаль,
ты радость возвышал мою, ты просветлял мою печаль.
Родной язык, с тобой вдвоем я в первый раз
молил творца: - О боже, мать мою прости, прости меня,
прости отца.

1910


2. Тактадан шигырьне кычкырып, сәнгатьле итеп укучылар (2 укучы) укый.

3. Чараның темасын әйттерү.

- Бу шигырьнең авторы кем? (Г.Тукай)

-Димәк, без бүген кем турында сөйләшәчәкбез.(Г.Тукай турында)

-Әйе, без шагыйрьнең иҗатына сәяхәт ясарбыз. Без Г.Тукай турында нәрсәләр беләбез? ( 1 укучы истә калганнарын татарча, ә 1 укучы русча сөйли)

( Г.Тукай 1886 нчы елның 26нчы апрелендә Арча районы Кушлавыч авылында туган. Кечкенәдән әти-әнисез калган, күп гаиләләрдә тәрбияләнә...)

(В прекрасный солнечный апрельский день родился наш любимый поэт Габдулла Тукай. Это был 1886 год 26 апреля. Сложная была судьба Г. Тукая. Он очень рано осиротел. Скитался от одного человека к другому. Детство у него было очень трудное. Г. Тукай рос старательным, смышленным ребенком, рано научился писать, читать.

Г. Тукай прожил всего 27 лет. За свою короткую жизнь успел написать много стихов, интересных сказок, где воспевал красоту родного края, любовь к народу.)



4. Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган презентацияне карау.

Укытучы: -Бөек Тукаебыз турында белгәннәрне сөйләдек, әйдәгез хәзер Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган презентацияне карыйк (презентация карау).

Укытучы: Г.Тукайның исемен зурлап, мәңгеләштереп шагыйрь исеме белән район, авыл, урам, пропект һәм башка объектларны атаганнар. Ә безнең туган шәһәребез Алабугада Г.Тукайга багышланган истәлекле урыннар бармы? Г.Тукай һәйкәле кайда урнашкан?(...)

Укытучы: -Әйе, укучылар 1 номерлы мәктәп каршында татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайга һәйкәл куелды. Һәр ел шагыйрьнең туган көненә -искә алу кичәсенә , без һәйкәл янына Г.Тукайның шигырьләрен укырга, чәчәкләр куярга җыелабыз.

5. Тукай әкиятләренә сәяхәт

Укытучы: Сез шагыйрьнең әкиятләрен беләсезме? Әйдәгез, тикшереп карыйк. 2 командага бүленәбез. Һәр команданың өстәлендә сораулар бирелгән. Җавап әзерләгез. Бу сораулар Г.Тукайның кайсы әсәреннән?

Сораулар:

1. Тарак кемнеке? 1.Әби белән бабайның нәрсәләре булган?

2. Басмада чәчен кем тараган? 2. Кәҗә белән Сарык кая киткәннәр?

4. Таракны кем урлаган? 3. Алар нәрсә башы тапкан?

4. Әнисе кемне ачуланган? 4. Башны кая салганнар?

5. Ни өчен ачуланган? 5. Кәҗә белән Сарык дусмы?.



6. Тукай китапларыннан күргәзмә карау.

Укытучы: -Бу әкиятләр күргәзмәдә бармы? Китап тышына нәрсә ясалган? (Китапны кулларына алып сөйлиләр)

7. Әкиятләрне карау.

Укытучы: -Әйдәгез, бу әкиятләрне карап үтик.("Су анасы", "Кәҗә белән Сарык")

Укытучы: -Эти сказки Г.Тукая чему нас учат?

8.Чараның икенче өлешенә күчик. "балачак" сүзеннән яңа сүзләр ясагыз.(бал, ала,....)

9. Кем тизрәк уенын уйнап алыйк. (Рәсемнәрне кем тизрәк җыя)

10. Кем әйбере? уенын уйнап алабыз. (Сондыктан кирәкле предмет алына һәм бу предмет кайсы әсәрдән икәнен әйтергә кирәк)

  • 1.Алтын тарак (Су анасы Г.Тукай)

  • 2. Акбай (Кызыклы шәкерт)

  • 3. Күбәләк (Бала белән күбәләк)

  • 4.Сарык (Кәҗә белән Сарык)

  • 5. Балта (Шүрәле Г.Тукай)

  • 6. Чирәм (Гали белән Кәҗә)



11.Үзләре теләгән әкиятнең татарча һәм русча вариантларын уку, яки карау.

12. Йомгаклау.

Укытучы:

-Без кем турында сөйләштек? Тукаебызның нинди әсәрләре белән таныштык?(..)

Укытучы:

-Әйе, Габдулла Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгән, 8 ел гына иҗат иткән. Шулай булса да ул гаять зур, бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган. Сөекле шагыйребез шигырьләрен бабаларыбыз ятлаган, әти-әниләребез укып үскән, хәзер аларны без өйрәнәбез. Аның әсәрләре җанны җылыта, күңелне яктырта, туган телгә мәхәббәт тәрбияли. Туган телгә мәхәббәт безгә Габдулла Тукайның И туган тел шигыре аша тәрбияләнде. Бүгенге сәяхәтебезне Габдулла Тукайның туган тел шигыре белән тәмамлыйсыбыз килә. (укучылар басып "Туган тел" җырын җырлыйлар)

Укытучы: Шуның белән, хөрмәтле укучылар, сәяхәтебез ахырына якынлашты, барыгызга да бик зур рәхмәт.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал