- Учителю
- Конспект урока по литературному чтению по теме Спорт бәйрәмендә (1 класс)
Конспект урока по литературному чтению по теме Спорт бәйрәмендә (1 класс)
Тема: Спорт бәйрәмендә
Максат:1) "Спорт " темасына караган яңа сүзләр, текст белән танышу;
2) Бер- береңә мөрәҗәгать итә, бер- береңнән мәгълүмат ала
белүләренә ирешү;
3) Спортның кеше тормышында әһәмиятле булуын ачыклау.
Планлаштыра торган нәтиҗәләр:Спорт белән шөгыльләнү
(спорт түгәрәкләренә язылу).
Үзеңне спортчылар белән чагыштырып уйлану, хисләр кичерү, тәэсирләнү.
"Спорт" темасына караган сүзләрне диалогик һәм монологик сөйләмдә куллана алу.
Материал: Р.З.Хәйдәрова, Н.Г. Галиева. Татар теле һәм уку китабы, 1 класс
Р.З.Хәйдәрова, Н.Г. Галиева. Укытучылар өчен методик кулланма.
Җиһазлау: компьютер презентациясе, йомшак уенчыклар, ситуацияләр язылган
карточкалар
Дәрес тибы: ЛГКФ (лексик-грамматик күнекмәләрне формалаштыру)
Дәрес барышы:
-
Оештыру
-
Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн! Утырыгыз!
а) Дежур укучы белән әңгәмә.
-
Бүген сыйныфта кем дежур?
-
Дәрестә кемнәр юк?
-
Бүген көн нинди?
-
Җил исәме?
б) Фонетик эш
II. Белемнәрне камилләштерү.
- Ә хәзер, әйдәгез, рәсемне карыйк.
- Рәсемдә нәрсә сурәтләнгән? (Бәйрәм)
- Рәсемдә кемнәрне (әкият геройлары) күрәсез? (Хайваннар яки аю, бүре,куян,тиен төлке)
- Бүре һәм куян нишли? (Йөгерә)
- Тиен һәм төлке нишли? (Сикерә)
- Аю кем? (Тренир)
- Синеңчә, финишка кемнәр тиз килә? (Куян, тиен)
- Ни өчен шулай (так) уйлыйсың? (Чөнки куян тиз йөгерә, ә тиен яхшы сикерә).
- Ә син спортны яратасыңмы?(Әйе, юк)
-Кая йөрисең? ("Триумф"ка һ.б.)
III. Яңа материал өстендә эш.
1. Тема һәм максатларны хәбәр итү.
-
Укучылар, бүген без дәрестә нәрсә турында сөйләшербез? (Спорт турында)
-
Әйе, бүген без спорт турында сөйләшүне дәвам итәрбез, яңа сүзләр белән танышырбыз.
-
Тактага карыйбыз. Җөмләләрне укыйбыз. Таныш булмаган сүзләрне билгелибез.
1.Бу - Спорт бәйрәме.2. Спортчы яхшы йөгерә. 3.Бу спортчы әкрен йөгерә. 4.Бу спортчы тиз йөзә.
Яңа сүзләр: спорт бәйрәме,спортчы,әкрен, йөзә. (Рәсемнәр белән эш).
-Бу нинди бәйрәм? (Спорт бәйрәме)
-Бу бәйрәмдә кемнәр катнаша? (Спортчылар)
- Алар нишли?(Йөгерә, сикерә, йөзә)
- Алар ничек йөгерәләр/сикерәләр/йөзәләр? (Яхшы, тиз, әкрен)
- Cүзлек дәфтәрләрен ачтык, яңа сүзләрне сүзлеккә язабыз.
2. - Укучылар, әйдәгез, текст белән танышыйк. Мин укыйм, ә сез карап барыгыз.
1. Укытучының укуы.
2. Укучыларның эчтән укуы.
3. Җөмләләп уку, тәрҗемә итү.
4. Текстны 1-2 укучыдан укыту.
5. Сораулар өстендә эш
- Текстта сүз нәрсә турында бара? (Спорт бәйрәме турында)
- Геройлар кем? (Малайлар)
- Малайлар кем? (Спортчылар)
- Кем тиз йөгерә? (Алмаз)
- Кем әкрен йөзә? (Илдус)
- Укучылар,әйтегез әле, спорт белән шөгыльләнергә (заниматься) кирәкме? (Әйе). - Ни өчен кирәк?
(Укучылар фикере тыңлана)
- Әйе, укучылар. Спорт -ул хәрәкәт (движение). Ә хәрәкәт ул - тормыш (жизнь). Спорт белән шөгыльләнгән кешеләр сәламәт булалар, озак яшиләр. Шуңа күрә Казанда спортка зур игътибар бирелә. 2013 нче елда Казанда универсиада булачак. (Универсиада турында мәгълүмат бирү).
- Әйдәгез, ял итеп алыйк.
IV. Физкульминутка
-
Белемнәрне ныгыту.
1. - Әйдәгез, уйнап алыйк. Мин сезгә йомшак уенчыклар өләшәм.
-
Болар нәрсәләр? (Хайваннар яки аю, бүре,куян,тиен төлке).
-
Алар кайда яши? (Урманда)
-
Бүген урманда спорт бәйрәме. Бәйрәмгә журналист килгән. (Бер баланы билгеләү) Ул хәзер спортчылардан интервью ала.(Исемегез,бәйрәмдә нишлисез,кайда яшисез?, сезгә ничә яшь?)
-Рәхим ит.
Диалог үрнәкләре:
А)-Мин- журналист.Ә син кем?
-Мин-Тиен.
- Син нишлисең?
- Мин сикерәм.
- Син ничек сикерәсең?
- Мин яхшы сикерәм.
Б) - Исәнмесез! Сез-кем?
- Мин- Бүре.
- Син спортчымы?
- Әйе.
- Син нишлисең?
- Мин йөгерәм.
- Син ничек йөгерәсең?
- Мин тиз йөгерәм.
( Куян, төлке белән сөйләшү ).
- Молодцы, укучылар. Ә хәзер ,әйдәгез, күнегүләр эшләп алыйк.
2. а) - Сез спорт бәйрәменә килдегез. Тренир 3 команда җыя.
- Кемнәр йөзә? (Оля, Юля, Миша,Глеб)- беренче команда (I рәткә утыралар)
- Кемнәр йөгерә? (Олеся, Аида, Дима, Денис)-икенче команда (II рәткә утыралар)
- Кемнәр сикерәләр? (Маша, Влад, Владамир, Саша) - өченче команда (III рәткә утыралар)
1)- Тренир: беренче команда басыгыз! Йөзәбез. (Йөзү хәрәкәтләре ясыйлар)
- Болар кемнәр? (Спортчылар)
- Алар ничек йөзә?(Тиз,әкрен, яхшы)
2) -)- Тренир: икенче команда басыгыз! Йөгерәбез. (Йөгерү хәрәкәтләре ясыйлар).
- Болар кемнәр? (Спортчылар)
- Алар ничек йөгерә?(Тиз)
3) )- Тренир: өченче команда басыгыз! Сикерәбез. (Сикерү хәрәкәтләре ясыйлар)
- Болар кемнәр? (Спортчылар)
- Алар ничек сикерә?(Биек, яхшы)
3. Ситуатив күнегүләр (рәтләп)
- Игътибар, бирем.
I рәт- Два друга встретились на спортивном празднике. Каждый спрашивает друг у друга, что будет делать на празднике. Какой разговор произойдет между вами.
II рәт- Марат сообщил Азату, что он плавает. Азат удивился и переспросил. Какой разговор произошел между ними?
III рәт - Ты записываешься в спортивный кружок. Тренир спрашивает, что ты любишь делать. Какой разговор произойдет между вами?
-
Әйдәгез, җавапларны тыңлыйк. Нинди вариантлар бар?
-
Рефлексия
а)
-
Бүгенге дәрестә нишләдек?
-
Нәрсә турында сөйләштек?
-
Нинди яңа сүзләр белән таныштык?
-
Дәрес сезгә ошадымы? Ни өчен?
б) Өй эше бирү.
- Көндәлекләрне ачтык.Өй эшен язабыз.
Ө/э "Спорт" темасына караган сүзләр кертеп, үзең турында кечкенә хикәя төзергә.
в)Укучыларның белемен бәяләү.
-
Бүгенге дәрестә актив катнаштыгыз. Рәхмәт. Түбәндәге укучыларга бишле һ.б.
- Дәрес тәмам. Сау булыгыз!