7


  • Учителю
  • Тесты по татарской литературе

Тесты по татарской литературе

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗаты буенча тест



1. М.Җәлил кайчан туган?

а. 1886 елның 26 апрелендә

б. 1906 елның 15 февралендә

в. 1900 елның 3 декабрендә



2. М.Җәлил кайда туган?

а. Оренбург өлкәсе Мостафа авылы

б. Казан шәһәре

в. Арча районы Кушлавыч авылы



3. Мусаның әти - әниләре кемнәр?

а. Мәмдүдә һәм Мөхәммәтгариф

б. Рәхимә һәм Мостафа

в. Әминә һәм Хәсән



4. Мәктәпкә укырга кергәндә Мусага ничә яшь була?

а. 5 яшь б. 6 яшь в.7 яшь



5. Авыл мәктәбеннән соң Муса укуын кайда дәвам итә?

а. "Хөсәения" мәдрәсәсендә

б. "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә

в. Рус мәктәбендә



6. Муса ничә яшендә шигырьләр яза башлый?

а. 9-10 яшендә б. 15 яшендә в. 19 яшендә



7. Муса Җәлилнең гәҗиттә басылып чыккан бренче шигыре ничек атала?

а. "Карлыгач" б. "Бәхет" в. "Туган ил"



8. Муса кайсы шагыйрьнең иҗатын яттан белгән?

а. Тукай б. Такташ в. Сәйдәш



9.Мусаның Оренбург мәдрәсәсендә укыганда язган пьесасы ничек атала?

а. "Урман әкияте"

б. "Кайнатма"

в. "Фронттан хатлар"





10. Мусаның бик яратып һәм бик оста уйнаган музыка коралы?

а. баян б. мандолина в. скрипка



11. Муса Җәлилнең сакланып калган иң беренче шигыре?

а. "Чәчәкләр" б. "Ятим" в. "Син кайда?"



12. Мусаның "Бәхет" исемле шигыре нинди гәҗиттә басыла?

а. "Кызыл йолдыз" (1917ел)

б. "Очкын" (1919 ел)

в. "Совет Татарстаны" (1920 ел)



13. Муса Җәлилнең әтисе кайчан үлә?

а. 1919 елның сентябрендә

б. 1915 елның ноябрендә

в. 1927 елның июнендә



14. Үзенең туган авылы Мостафада Муса комсомол оешмасы төзи. Бу кайчан була?

а. 1921 елда б. 1920 елда в. 1927 елда



15. Ничәнче елда шагыйрь Казанга килә?

а. 1920 елда б. 1922 елда в. 1925 елда



16. Казанга килгәч Муса кайда укый?

а. Педагогия институтында

б. Татар рабфагында

в. Казан университетында

17. Бу җыентыкларның кайсы М.Җәлилнеке түгел?

а. "Барабыз" (1925), "Иптәшкә" (1929)

б. "Патриотлар" (1945), "Язмыш" (1937)

в. "Поэмалар һәм шигырьләр" (1934), "Миллион орденоносецлар" (1933)



18. М.Җәлил 1925-1933 елгы иҗатында нинди темаларга өстенлек бирә?

а. Балачак, табигать

б. Яшьлек, мәхәббәт, гаилә

в. Патриотлык, ирек



19. Ничәнче елларда Муса Җәлил күбрәк либретто, поэма һәм җырлар яза?

а. 20нче еллар ахырында

б. 40нчы еллар башында

в. 30нчы еллар ахырында



20. Бөек Ватан сугышына шагыйрь ничәнче елда китә?

а. 1941 елда б. 1942 елда в. 1940 елда



21. Кайчан пленга эләгә?

а. 1941 елда б. 1942 елда в. 1943 елда



22. Муса Җәлил фашист тоткынлыгында күпме вакыт була?

а. 345 көн б. 791 көн в. 565 көн



23. Җәлилнең тоткынлыкта язган шигырьләр җыентыгы ничек атала?

а. "Моабит дәфтәрләре"

б. "Тоткынлыкта"

в. "Ирекле сугышчы"



24. Җәлилне һәм аның иптәшләрен ни өчен җәзалап үтерәләр?

а. "Идел - Урал легионы"ннан качкан өчен

б. Совет пропагандасы тарату, "Идел - Урал легионын" таркату, төрмәдән коллектив качулар оештырганнары өчен

в. Туган илгә хыянәт өчен



25. Мусаның тоткынлыкта язган шигырьләренең ничәсе туган илгә исән-имин кайтты?

а. 105 шигыре

б. 92 шигыре һәм 2 өзек

в. 68 шигыре һәм 3 поэмасы



26. "Моабит дәфтәре"ндәге соңгы шигыре ничек атала?

а. "Яңа ел теләге" б. "Табут" в. "Яралар"



27. "Яңа ел теләге" шигыре кемгә багышлап язылган?

а. Андре Тиммерманска б. Хатыны Әминәгә

в. Дусларга



28. Җәлилне һәм җәлилчеләрне кайчан җәзалап үтерәләр?

а. 1943 елның 20 июлендә

б. 1944 елның 25 августында

в. 1942 елның 25 мартында



29. Казанда нинди театр Муса Җәлил исемен йөртә?

а. Опера һәм балет театры

б. Зур рус драма театры

в. Яшьләр театры



30. Ничәнче елда Муса Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме бирелә?

а. 1948 елның 2 январенда

б. 1956 елның 2 февралендә

в. 1967 елның 2 мартында



31. Җәлил 1957 елда "Моабит дәфтәре" шигырьләр циклы өчен нинди премиягә лаек була?

а. Г.Х.Андерсен премиясе

б. Каюм Насыйри премиясе

в. Ленин премиясе



32. Муса Җәлилнең хатынының исеме ничек?

а. Хәдичә б. Әминә в. Зәйнәп



33. Муса Җәлилнең кызының исеме ничек?

а. Алсу б. Чулпан в. Зөхрә



34. Фронттан язган хатларында Муса хатынын нинди исем белән атый?

а. Нина б. Маша в. Әминә - матурым



35. Муса Җәлилнең тормышын һәм иҗатын тирәнтен өйрәнүче язучы, тарихчы галимне атагыз.

а. Ф. Галимуллин

б. Р. Мостафин

в. Т. Миңнуллин







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал