7


  • Учителю
  • Конспект урока по теме Гамил Афзал

Конспект урока по теме Гамил Афзал

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема: Гамил Афзал - 1960-2000нче еллар поэзиясенең күренекле вәкиле

(11 нче сыйныфта татар әдәбияты дәресе)

Дәреснең максаты: Гамил Афзалның тормыш юлы белән танышу, укучыларда шагыйрь иҗаты турында гомуми күзаллау булдыру, идея-тематик үзенчәлеген билгеләү. Аның "Өф-өф итеп", " "Кызыл балчык" промартелендә", "Мыек борам" шигырьләрен укып анализлау, аларда юмор-сатира бирелешен күзәтү. Авырлыклар алдында бирешмичә, тормышта үз юлыңны табарга цйрщтъ; ваемсыз булмаска, бала тәрбияләүгә җаваплы карарга өндәү.

Дәреснең бурычы: Компьютер программаларын кулланып, белем алырга, үз фикерләрен белдерергә, нәтиҗә ясарга өйрәтү.

УМК:Татар әдәбияты: рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия (татар балалары өчен), Ф. М. Мусин, З.Н. Хәбибуллина, Ә. М. Закирҗанов. Казан, Татар. китап нәшрияты, 2012 ел.

Дәрес тибы: Яна материалны өйрәнү.

Эш формалары: индивидуаль, төркемнәрдә эш.

Дәресне җиһазлау: Г.Афзал турында белешмәләр, презентацияләр, китаплар күргәзмәсе, компьютер.

Дәрес барышы.

  1. Мотивлаштыру-ориентлашу.Уку максатын билгеләү.

    1. Психологик уңай халәт тудыру.

2.Яна теманы өйрәнү.

- Һәр төбәк үзенең күренекле шәхесләре белән горурланып яши. 50-60 нчы елларда нефть төбәге, яңа шәһәр Әлмәт тә язучыларны үзенә чакыра, яңа әсәрләр язарга дәртләндерә. 1963 елда Әлмәт Язучылар оешмасы эшли башлый. Гариф Ахунов, Шамил Бикчурин, Гамил Афзал, Саҗидә Сөләйманова, Рафаил Төхфәтуллин, Энҗе Мөэминова, Нур Әхмәдиев, Разим Вәлиуллин, Клара Булатова һ.б. - шәһәребездә яшәп иҗат иткән талантлы каләм ияләре. (Әлмәттә яшәп иҗат иткән язучыларның китаплар күргәзмәсе ) Шулар арасында 1960-2000 елларда Әлмәттә яшәп иҗат иткән, Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Гамил Афзал да бар.

3. Дәрес максаты билгеләнә.

- Шулай итеп, бүгенге дәресебезнең максаты нинди? (Гамил Афзалның тормыш һәм иҗат юлына күзәтү ясау.)

II. Уку максатын чишү.

  • Без Гамил Афзалның тормыш юлы һәм иҗаты буенча проект-презентация дә ясадык. Ә хәзер шуның буенча бирелгән темаларга төркемнәрдә чыгышлар тыңларбыз.

  1. 1) Гамил Афзалның тормыш юлы (1нче төркем чыгышы)

- Магнитогорск шәһәренә сөрелгән вакытта аңа бары 10 яшь була. Җидееллык мәктәпне тәмамлый. Педагогика техникумына укырга керә. Ләкин аяклары йөрми башлагач, укуын ташлап, апасы гаиләсенә - Башкортстанның Калтасы районы Шәрип авылына күчеп килә. Авырлыклар алдында бирешми:

Бөгелмәдем,

Бирелмәдем чиргә,

Моңын җиңеп кайгы-сагышның,

Тешем кысып,

Шушы туган җиргә

Ун тырнагым белән ябыштым..., - дип яза.

1957 елда беренче шигырьләр җыентыгы басылып чыга. 1964 елда Әлмәт шәһәренә күчеп килә һәм шунда яшәп кала.

2) Нәтиҗә ясау:

  • Әдипнең чын мәгънәсендә шагыйрь булып китүенә, тормышта үз юлын табуына нәрсә этәргеч ясый? ( 1) Укыганда ук шигырьләр белән мавыгуы. 2) Үзлегеннән күп укуы. 3) Башкортстанның Калтасы районы Шәрип авылының табигате, халкы аңа этәргеч була. Дәреслекнең 97 битендәге өзекне (истәлекне укып китү)

  1. Гамил Афзал иҗатының үзенчәлеге (2нче төркем чыгышы)

  • Г.Афзалның 1960-2000 елларда өч дистәдән артык китабы дөнья күрә.

50-60 елларда юмор-сатира жанры, ә аннан соңгы елларда лирик шигырьләре өстенлек ала.

Г.Афзал тирән мәгънәле фикерне гади итеп әйтеп бирә ала.

Ул сурәтләр, образлар, символлар (Тау, Карурман, Җил, Юл, Елан, Пәйгамбәр һ.б.) белән эш итә. Алар явызлык белән яхшылык, имансызлык белән иманлылык арасында барган көрәш темасын ачуга хезмәт итә.

Нәтиҗә ясау:

  • Шулай итеп, иҗатының төп темалары нинди? (Туган җир, халык, Тукай.)

  • Туган җир темасы җыр булып яңгырый. Дәрес башында тыңлаган җыр - Г.Афзал сүзләренә, Шәүкәт Капкаев көе "Татарстан таңнары" җыры.

  1. Гамил Афзал - юморист шагыйрь (3нче төркем чыгышы)

  • Г.Афзал тормыштагы кимчелекләрне, җитешсезлекләрне тәнкыйтьли. Эчүчелек, битарафлык, әхлаксызлык, алдау, ришвәтчелек кебек ямьсез яклардан ачы итеп, сарказм белән көлә. Дөреслекне ярып сала. Мисал итеп, "Мыек борам" шигырен алыйк. Битарафлыктан ачы итеп көлә. Лирик герой тормыштагы җитешсезлекләрне күрә, "гайрәт белән мыек борып карап торам", ди. Ләкин шул җитешлекләрне бетерү өчен бернәрсә дә эшләми, күрмәмешкә салыша, дәшми. Ә беркөн аның үзен "тукмап китәләр". "Кызыл балчык" промартелендә" шигырендә төп тема - җәмгыятьтәге гаделсезлек. Әдип башкалар хисабына яшәүчеләр артуына борчыла, хезмәт кешесенә карата булган гаделсезлеккә ачына.(Өзеген укырга)

Нәтиҗә:

  • Юмор-сатираны, үткен тел, осталык, тапкырлыкны Г.Афзал каян алган? (Г.Тукай, Ш.Бабичтан, үзлегеннән күп укыган, бу образларны үзенең шигырьләрендә дә тасвирлаган. Икенчедән, Башкортстанда, апасының авылы кешеләренең җор теле аңа тәэсир итми калмагандыр.)

  1. "Өф-өф итеп" шигыренең аудиоязмасын тыңлау һәм эчтәлеге буенча фикер алышу.

  • Бу шигырьдә автор нинди тема-идеяне күтәреп чыккан?

  • Темасы: бала тәрбияләү.

  • Эчтәлеге: дөрес тәрбия бирмәү нәтиҗәсендә, баланың әрәмтамак булып үсүе.

  • Шигырьнең беренче өлешендә бала туганга шатлану хисе өстенлек итә.

  • Икенче өлештә бу гаиләдә тәрбиянең баланың һәр теләген үтәүгә, бала белән мактануга кайтып калуы күрсәтелә. Шуның нәтиҗәсендә сөенү борчу-мәшәкать хисе белән алышына.

  • Өченче өлештә "тәрбия"нең нәтиҗәсе тасвирлана: малай әрәмтамак булып үсә, ата-анасы җилкәсендә яши, алар тапканга рестораннарда типтерә, җилбәзәк тормыш алып бара, хәтта аларга кул күтәрүгә кадәр барып җитә. Ата-ананың борчу хисе кайгы-хәсрәт белән алышына. Һәр строфа ахырындагы кабатлаулар хис дәрәҗәсен арттыра.

  • Нәтиҗә: автор бәхет-шатлык китерергә тиешле баланың әрәмтамак, җилкуар булып үсүен, ата-анасына да, җәмгыятькә дә файдасыз бер бәндә булуын хис төрләренең үзгәрешенә бәйле күрсәтә. Моның сәбәбе булып, баланы "өф-өф итеп", иркәләп үстерү, ягъни халыкның борынгыдан килгән тәрбия чараларын санга сукмау тора.

  • Баланы ничек тәрбияләргә?( Укучыларның фикерләре тыңлана)

Укытучы фикере:

  • Бала тәрбияләүдә "Халык педагогикасы"на, милли традицияләргә таянырга. Мәшһүр мәгърифәтче, галим, педагог Ризаэддин Фәхреддиннең педагогик карашларын өйрәнергә кирәк. Аның "Тәрбияле ана", "Тәбияле ата", "Тәрбияле бала", соңрак "Гаилә" хезмәтләрендә Р.Фәхреддин, күпгасырлык халык педгогикасына таянып, гаиләдә, мәктәптә бала тәрбияләүнең һәм шуның нигезендә җәмгыятькә лаеклы шәхес үстерүнең бөтен серләрен ачып бирә. (Буклетлар тарату)

  1. Белемнәрне ныгыту.

"Сорау-җавап" уены. Карточкаларга дәрес темасына туры килгән сорау, җаваплар язалар, шул сорауны, үзләренә пар табып, иптәшләренә бирәләр. Дөрес җавапны әйтәләр. Аннан парлар шулай алмашынып, уен дәвам итә.

  1. Рефлексия. Бәяләү.

  • Гамил Афзал нинди шәхес? (Плакатта схема ясау яки "NetOpSchool" компьютер программасында "Разговор" функциясендә эшләү)

  • Көчле, ихтыяр көченә ия, бирешмәүчән, туры сүзле, тапкыр, жор сүзле, гадел,сабыр, түзем, тәнкыйди, эзлекле, тирән фикерле, юмор-сатирага ия, көлә белүче, укымышлы, бик күп уңышларга ирешкән шәхес.

  • Шундый көчле шәхес булу өчен нишләргә соң? (Фикер алышу:1)Укырга, 2)авырлыкларлар алдында бирешмәскә өйрәнергә, тормышта бернәрсә дә җиңел генә бирелми, 3) сабыр, түзем булырга, 4)көчле рухлы, ихтыяр көче тәрбияләргә, 5) гадел, туры сүзле, 6)ярдәмчел, башкаларны хөрмәт итәргә, 7) хезмәт сөючән, 8) терәк, әти-әни, туганнар, 9) эчкерсез булырга һ.б.)

  • Шундый көчле шәхес булу өчен безгә дә үзебездә ныклы ихтыяр көче тәрбияләргә, ярдәмчел булырга, туганнар белән дус-тату яшәргә кирәк. Гамил Афзалга да тормышта абый-апасы, авылдашлары, алга таба хатыны-балалары ныклы терәк булалар. Шулай булмаса, ул мондый югарылыкка ирешә алмас иде. Сезгә дә уңышлар, сәламәтлек телим.

  • Бәяләү карталарына үзбәя, иптәшегез эшенә билге куегыз. Рәхмәт.

  1. Өй эше . Гамил Афзалның "Мыек борам" шигырен укып, анализлап килергә. Гамил Афзалның башка шигырьләрен, өстәмә материаллар да табып укырга.























































































































 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал