7


  • Учителю
  • Ачык дәрес Ата-анага хөрмәт(7 нче класс)

Ачык дәрес Ата-анага хөрмәт(7 нче класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала





</





Тема: "Ата-анага хөрмәт " темасына караган лексик-грамматик материал. (7 нче класс, рус төркеме)

Максат: 1. "Иң зур кеше" шигырендәге яңа сүзләрне дөрес әйтергә, сөйләмдә кулланырга өйрәнү. Шигырьне дөрес һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү, исем фигыльләрнең килеш белән төрләнешен кабатлау.

2. Төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү.

3. Ата-анага, өлкәннәргә карата ихтирам, хөрмәт хисләре тәрбияләү.

Дәрес тибы: ЛГКК

Дәрес барышы:

I. Оештыру.

-Уңай психологик халәт тудыру.

- Исәнмесез, укучылар. Хәлләрегез ничек?

Бер-беребезгә карадык, матур итеп елмайдык. Парларыбызга хәерле көн һәм уңышлар теләгез. (Сәлам, дустым, хәерле көн! )

II. Актуальләштерү.

1. -Узган дәрестә без нинди тема өйрәндек? (исем фигыль)

- Исем фигыль нәрсәне белдерә?

-Нинди сорауларга җавап бирә?

- Ничек ясала?

2. Өй эшен тикшерү: 63 нче бит, 6 нчы күнегү (3 укучы ө/э тикшерәләр)

3. - Өлкәннәргә кемнәр керә?

- Кечкенәләр дип кемнәргә әйтәбез?

-Кечкенәләр нишләргә ярата?

-Ә өлкәннәргә нәрсә ошый?

III. Уку мәсәләсен кую һәм чишү.

1. Без сезнең белән "Өлкәннәр һәм без" темасын өйрәнүне дәвам итәбез Һәм Рөстәм Мингалимовның "Иң зур кеше " шигыре белән танышырбыз.

- Шигырь буенча "Иң зур кеше кем? " соравына җавап бирербез.

2. Сорауга җавап биргәнче сүзлек өстендә эшлибез.

64 нче бит, 1 нче күнегү.

Күп- много

Күптән - давно

Белә - знает

Белгән кеше - знающий человек

Бик- очень

Зуррак- больше

Шул- тот

Шуны - того

Җөмләләр төзү

3. Сүзләрнең антоним парларын табу:

Күп- ...

Күптән-...

Зуррак-...

Белә-...

IV. Яңа төшечәләрне формалаштыру, шигырь өстендә эш.

1. Шигырьне укытучының укуы.

2. Укучыларның кычкырып укуы.

3. Шигырьне ике юллап уку, тәрҗемә итү.

V. Ныгыту.

1. Ә хәзер "Иң зур кеше кем? " соравына җавап бирербез.

2. 3 нче күнегү, 64 нче бит (парларда эшләү).

3. Шигырьдән фигыльләрне табабыз, исем фигыль ясыйбыз.

Белгән - белү

Була - булу

Булмый - булмау

  • Исем фигыльләрне вариантлап килеш белән төрләндерү.







4. Җөмләләрне шигырь эчтәлеге буенча урнаштырыгыз.

1) Шуны белгән кеше зур кеше була.

2) Күпне белгән кеше зур кеше була.

3) Бик зур кешегә тиң зур кеше була.

4) Әти-әнидән дә зур кеше булмый. (карточка белән эш, парларда)



5. Прослушайте и укажите, что изменено во втором предложении.

1) Күпне белгән - зур кеше.

Күпне белгән зур кешене зур кеше дип әйтәләр.



2)Әти-әни иң зур кеше.

Әти-әнине хөрмәтләүче кеше дә - иң зур кеше.



3)Өлкәннәргә һәрвакыт булышу кирәк.

Өлкәннәргә һәрвакыт булышасы килә.



4) Өлкәннәр белән аралашу кирәк.

Өлкәннәр белән әдәпле аралашу кирәк.



6. Прослушайте и переведите на татарский язык. (Төркемнәрдә эш)



1. Кто много знает, тот умный человек.

2. Надо уважать своих родителей.

3. Надо уважать взрослых.

4. Человек который знает давным -давно - очень большой человек.

5. Не бывает больших людей, чем папа и мама.



7. Прослушайте и измените глаголы по образцу.



Хөрмәт итә - хөрмәт итми.

Ярата -

Хәлен белә -

Оныта -

Тыңлый -





VI. Рефлексия.

  1. Йомгак ясау.

-Димәк без бүген нәрсә турында сөйләштек?

2. Ө/э: "5" - 4 нче күнегү, 64 нче бит, бирем буенча фикерләрен язу.

"4" - шигырьне сәнгатьле укырга, тәрҗемәсен белергә.

"3" - шигырьне сәнгатьле укырга

3. Бәяләү.











 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал