- Учителю
 - Конспект урока по татарскому языку 'Бәйлек сүзләр' 6 класс
 
Конспект урока по татарскому языку 'Бәйлек сүзләр' 6 класс
Дәреснең темасы: Бәйлек сүзләр.
Максат: 1. Бәйлек сүзләр турында белешмә бирү.
2. Укучыларның тәрҗемә эше күнекмәләрен үстерү.
3. Табын янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерү.
Дәрес барышы:
 
I. Кереш өлеш. 1.Оештыру.
2.Укучыларны барлау - дежур укучы чыгышы.
II. Актуальләштерү. Ситуатив күнегүләр эшләү:
-  
Как скажешь если ты научила сестренку обливаться холодной водой?
 -  
Как скажешь если папа научил тебя делать зарядку?
 -  
Как скажешь если Вячеслав Юрьевич научил тебя заниматься спортом?
 
- Как скажешь если учитель научил вас беречь природу?
-  
Как скажешь если книга научила тебя любить природу?
 -  
Как скажешь если мама научила вас помогать людям?
 
 
III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.
1. Яңа теманы аңлату. Слайдлар белән эшләү.
(2слайд) В татарском языке в функции послелогов очень активно употребляются имена существительные, имеющие значения времени и места:
 ас(т)-низ 
 өс(т)-верх 
 ян-бок
 як-сторона
 ал-перед
 арт-зад
 баш-начало
 эч-внутри
 урта-середина һ.б. 
(3 слайд) /Алар III заттагы кушымчаларны ялгыйлар. /Они обычно присоединяют аффиксы принадлежности
 III лица - ы,-е, -сы,-се 
Аст..., өст..., , ян..., яг..., алд..., арт..., баш..., эч..., , урта...
 
(5 слайд) -Рәсемнәргә карап әйтегез. Китап кайда ята?
(7 слайд) - Барлык бәйлек сүзләргә нинди сорау куеп була?
- Килешен билгеләгез. Кушымчаларны әйтегез.
(8 слайд) - Җөмләләр төзегез.
(11-16 слайдлар) -Рәсемгә карагыз әле. Ә бу сүзләр рус телендәге нинди предлогларга туры килә?
-Бәйлек сүзләргә нинди сорау куеп була? Килешен билгеләгез.Кушымчаларны әйтегез
2. Дәреслек материалы белән эш:
1) 182 бит. Истә калдыр! Бергәләп кычкырып уку.
2) 183 бит, 2 нче күнегү. Текстны тәрҗемә итеп дәфтәргә язу;
- Бәйлек сүзләргә нинди предлоглар туры килде?
3. Текст белән эш:
Табын янында.
 Мин кичә бер гаиләгә кунакка бардым.Табын янына Саша да утырды. Өстәл өстендә зур савыт белән салат та бар иде.Саша салатны үз янына куйды һәм тиз-тиз ашый башлады. Майлы коймакны өстәл өстенә куйды. Десертка алма бирделәр. Саша иң зур алманы алды да, рәхмәт әйтмичә, табын яныннан китте. Малай киткәннән соң өстәл өсте бик пычрак калды. 
- Сүзлек эше. Сүзләрне уку, дәфтәргә язып кую.
- Текстны укыгыз. Бәйлек сүзе булган җөмләләрне табып тәрҗемә итәргә.
- Бәйлек сүзләрнең кушымчаларын күрсәтегез.
- Тексттан алынган җөмләләрне укып чыгыгыз (23 слайд):
Табын янына Саша да утырды.
 Саша салатны үз янына куйды һәм тиз-тиз ашый башлады. Майлы коймакны өстәл өстенә куйды. Саша иң зур алманы алды да, рәхмәт әйтмичә, табын яныннан китте. 
 
- Сашаның табын янында үз-үзен тотышы сезгә ошадымы? Саша нинди малай?
- (25 слайд). Сез Сашага биргән киңәшләр белән килешәсезме? Тәрҗемә итегез.
- Ашар алдыннан кулларыңны ю.
 - Өстәл янында тәртипле утыр.
 - Табын янында сөйләшмә,көлеп утырма.
 - Табын яныннан киткәндә,рәхмәт әйтергә кирәк. 
IV. Нәтиҗә чыгару.
-  
- Нинди бәйлек сүзләрне белдегез?
 -  
- Бу бәйлекләрне нинди килешләрдә кулландык?
 -  
- Алар нинди сорауларга җавап бирде?
 -  
- Рус телендәге предлог белән татар телендәге бәйлекнең нинди аермасы бар?
 
V. Йомгаклау.
1. Өйгә эш бирү: 1.Бәйлек сүзләрне ятларга.182 бит.
 2. 183бит,6нчы күнегү. 
2. Дәрескә билгеләр кую.