7


  • Учителю
  • Мастер класс: «Пути интеллектуального развития ученика на основе технологии креативного мышления».

Мастер класс: «Пути интеллектуального развития ученика на основе технологии креативного мышления».

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Чистай муниципаль районының 3 нче гимназия муниципаль бюджет гомум белем бирү учреждениесе



















Мастер-класс

«Тәнкыйди фикерләү технологиясе нигезендә укучының иҗади уйлау сәләтен үстерү юллары»

(«Пути интеллектуального развития ученика на основе технологии креативного мышления»)

















Хөсәенова Р.З.

югары квалификацион

категорияле татар теле

һәм әдәбияты укытучысы























11 май, 2015 ел







Тәнкыйди фикерләү технологиясе нигезендә укучының иҗади уйлау сәләтен үстерү юллары

(«Пути интеллектуального развития ученика на основе технологии креативного мышления»)



1.Кереш өлеше.

Укучы шәхесен үстерүдә нәтиҗәләргә ирешү өчен тәп педагогик мәсьәлә булып универсаль уку гамәлләрен (УУГ) формалаштыру тора. Универсаль уку гамәлләрен өйрәтү укучыларга яңа белемнәрне уңышлы үзләштерергә, танып белүнең төрле өлкәсендә ориентлашырга, белем алуга теләк тудыруга мөмкинлек бирә.



Яңа Федераль Дәүләт белем Стандарты куйган таләпләргә нигезләнеп, үземнең мөмкинлекләремә һәм иҗади карашларыма, укучыларның ихтияҗына карап, укытуда үз алымнарымны булдырдым һәм уку максатларын уңышлы үтәүгә ирешәм.

Максатлар һәм бурычлар

- Балаларның зиһеннәрен киңәйтү, иҗади фикерләү сәләтләрен тирәнәйтү өчен уңай алшартлар тудыру ;

- Аерым темалар буенча алган грамматик, орфографик, пунктуация, сөйләм теле һәм язу күнекмәләрен үстерү;

-Шәхескә индивидуаль белем бирүгә юнәлдерелгән үзлектән эш төре- кроссвордлар белән эшләү, аннан кирәкле мәгълүматны ала белү һәм аны тиешенчә үзгәртә алу күнекмәләрен үстерү.



Көтелгән нәтиҗәләр:



- Белемнәр системасын, универсаль уку гамәлләрен формалаштырып, белем алуны дәвам итү шартлары булдыру, уку мәсьәләләре чишкәндә үз-үзләрен көйли, оештыра белүгә ирешү;

- Укучыларны уеннар аша мавыктырып иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү;

- Төрле сүз уеннары аша балаларның сөйләм телен баетып лексик темалар буенча эзлекле сөйләм оештыра алу;

- Әңгәмәдәш яисә партнер белән үзара аралашу алу;

-Теоретик белемнәрне анализлап һәм практик күнекмәләрне үзләштереп, аларны мөстәкыйль рәвештә куллана белү эшчәнлегенә, фәнни эзләнүләргә тизрәк кереп китү юлларын күрсәтүгә ирешү;



Күрсәтмәлелек : Укытучыларга практик эш өчен наутбуклар,эш өстәлендә биремнәр белән файллар,"Укучылар иҗаты" дигән кроссвордлар папкасы,эш барышында күрсәтү өчен презентацияләр.





Мастер классның барышы

1.Кереш өлеше.

Мин укучыларның иҗади эшләү сәләтләрен үстерү өчен, барлык шартларны да тудырам, һәм шуны үстерү өстендә эшлим. Индивидуаль белем бирү өчен сүзле уеннар белән беррәттән кроссвордлар, ребусларны кертәм. Төрле күнегүләр формасында бирелгән кроссвордлар куллану дәресне дә, тел үзләштерүне дә тагын да уңышлырак, кызыклырак, җанлырак итәләр. Компьютер,информацион технологияләрне куллану, баланың иҗади мөмкинлеген, укуга кызыксынуын һәм мөстәкыйльлеген үстерә, күзаллауларын киңәйтә, фикерләү сәләтен камилләштерә.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак мин үзем укыта торган дәресләрне кызыксынучан, нәтиҗәле, файдалы итүдә уку-укытуның сыйфатын яхшыртуда мәгълүмати технологияләрдән, аерым алганда Microsoft Word, Microsoft Power Point программалары, интернет челтәрләреннән файдалануның мөмкинлекләре зур дип саныйм.

2. Төп өлеш.

Беренче татар сыйныфында кроссвордларның ни өчен кулланылуын аңлатканда "Сабыйга","Салават күпере" журналлары үзләренең төсле рәсемнәре, төрле-төрле кроссвордлары белән ярдәмгә килделәр.Уку- язу әсбапларының исемнәрен кроссвордка язганда балалар шакмакларның саны хәреф санына туры килергә тиеш икәнен аңладылар. "Яшелчәләр","Саннар","Хайваннар"темаларын ныгыту дәресләрендә өйдә әти-әниләре күзәтүләре астында шул тема буенча әзер рәсемле кроссвордлар алып килделәр. Мастер класс: «Пути интеллектуального развития ученика на основе технологии креативного мышления».



(Практик эш)

Хәзер без дә сезнең белән табышмаклар буенча телдән бер төрле хәрефтән башланган һәм бер төрле саннан торган кроссворд төзеп карарбыз, "Адашкан аваз" ны эзләрбез һәм табышмакларның җавапларын кроссвордка бергәләп урнаштырып карарбыз.

Мастер класс: «Пути интеллектуального развития ученика на основе технологии креативного мышления».Менә шундый сүзле уеннар ярдәмендә балаларның күрмә зиһеннәре активлаша, алар кроссворд челтәренә салынган табышмак җавапларын, яңа сүзләрне яттан авырсынмыйча сөйли ала башлыйлар.

2 нче сыйныфта уку елының башында кроссворд белән эшемне дәвам итеп, италика сконворды белән таныштырам.

Уку дәреслегендә бик матур "Акыллы һәм зирәк гномнар" турында әсәр укыганнан соң нәтиҗә ясаганда , гномнарның нинди чир белән авырганлыкларын белергә дә сконвордтагы уклар булышты .

(Практик эш) Нинди чир икәнен укып күрсәтүләре.



Мастер класс: «Пути интеллектуального развития ученика на основе технологии креативного мышления».(Әдәпсезлек)

(Практик эш)

1 ничә дәрестән соң санлы сканвордлар белән эшли башладык. Әйдәгез бергәләшеп бирелгән тамгалар эченә нинди сүзләр яшеренгән икәнен укып,тәрҗемә итеп карыйк әле.

(6н,Кз,Т10,5ек,100ек,5мәт,Б6рган,100ә,1дәм,1лек,1үк,һ.б.)



Шул рәвешле танып белү активлыгы арта барган саен, баланың иҗади эшчәнлеккә әзерлек дәрәҗәсе дә үсә бара.

Без дә сезнең белән шундыйрак эш эшләп карарбыз.Мәсәлән табышмакларның җавабыннан чылбыр төзе дип атала ул.Сез дә яңа документ ачыгыз,исемнәп куегыз.Вставка таблицадан үзегезгә кирәкле кадәр шакмак алыгыз һәм сүзләр чылбыры ясап карагыз әле.

(Практик эш)

3нче сыйныфта уку елының икенче яртысында Яңа документ ачып переименовать иткәч Вставка документын ачып "вставка"" таблица"дан горизонталь буенча 3-4 челтәрдән торган таблица ачарга һәм һәрбер таблицаны номерлап чыгарга тәкъдим иттем.

Балалар "Сүзләр челтәре"уенында соңгы хәрефкә беткән хәрефләр белән яңа сүзләр уйлап яза алдылар.

(Практик эш)

Мәсәлән:



Язын ям бирә,

Җәй салкын бирә.

Көзен тәм бирә.

Кышын тун бирәҖәй дә,кыш та,яз да,көз дә

Чәчәк ата бер төстә(Чыршы)

Чыршының инәләре(ылыс)

Үскәндә яфрагын ашыйлар,

Үсеп җиткәч тамырын ашыйлар(Суган)

Синдә бар, миндә бар-

Казанда бар,өйдә юк.(н хәрефе)

Мондый төр эшләрне дәреснең төрле этапларында я әзер формада, я үзлектән төзү биреме итеп тәкъдим итәм.

Мастер класс: «Пути интеллектуального развития ученика на основе технологии креативного мышления».

3-4 дәрестән соң алар үзләре компьютерда кроссворд челтәрен ышанычлырак ясый алдылар. Терәк "ун" хәрефләреннән кушып ясалган сүзләрдән төзелгән кроссвордка җавапны уйлап компютерда үзләре язып аерым шакмакка рәсемен дә копировать итеп куя алдылар.

а) Аның 4 аягы бар,аңа утыралар.

б) Аның белән уйныйлар.

в) Анда биек-биек зур агачлар үсә











Тора бара укылган шигырь, хикәя, әкият эчтәлегенә нигезләнеп ясалган кроссвордлардан күргәзмәләр оештырдык. Төрле эш төрләренән файдалану, уку материалын үзләштерергә, төрле сораулар буенча белемнәрен тирәнәйтергә һәм үткән темаларның белем сыйфатын тикшерергә ярдәм иттеләр.

Мастер класс: «Пути интеллектуального развития ученика на основе технологии креативного мышления».

4 нче класста балаларның мөстәкыйль иҗат итүгә теләкләре тагын да үсәр. Без рабочий столда яңа документы ачып,переименовать итәргә һәм шул слайдка интернеттан алынган рәсемнәрне яисә фотосүрәтләрен копировать итеп куеп, презентацияләр ясарга өйрәнә башларбыз.

Башта мини - группаларда,аннан соң аерым -аерым эшләп үзара дөреслеген тикшерерләр, мөстәкыйль эшләргә өйрәнерләр.

Укучылар берәр тема буенча өйдән әзер биремнәр алып килерләр.Ә дәрестә алар интернеттан рәсемнәр алып биремнәр буенча презентация ясарлар, темасын язып куярлар һәм сыйныфташларына шул кроссвордны чишәргә тәкъдим итәрләр. Мәсәлән: "Татарстан" бүлеген үткәндә ,"Татар халык ашлары","Татар халык киемнәре","Татарстан шәһәрләре"темалары буенча кроссвордлар ясарлар.

(Практик эш) "Татар халык ашлары" буенча презентация ясаулары.

4. Модельләштерү.

Нәтиҗә.

Иҗади эшчәнлеккә хирыслык кече яштән үк салына. Кече яштән үк компьютерда иҗади эшләү күнекмәләре формалашкан яшь буын, тора-бара мөстәкыйль рәвештә рефератлар яза, тестлар да төзи ала һәм имтиханга да үзлегеннән әзерләнә алачак. Ул укучыларның мөстәкыйль эшләрендә теге яки бу тема буенча әдәбиятны белүләрен, андагы проблемага карашын, материалны гомумиләштерә, анализлый, эшне дөрес рәсмиләштерә белүен күрсәтә. Шулай итеп, иҗади эшләү алымнарын яштән үк үзләштергән укучы, мәктәпне тәмамлаганда үз алдына максат куеп, аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелә һәм югары уку йортларында да эзләнү эшләрен тизрәк һәм киңрәк алып бара ала торган шәхескә әверелә.Бу яңа стандартта эшлекле белем дип атала.

5. Рефлексия. Сез нинди алымнар тәкъдим итәр идегез? Нинди сорауларыгыз бар?Нинди смайликны алыр идең? һ.б.







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал