7


  • Учителю
  • Разработка внеклассного мероприятия на тему Җилкәннәр җилдә сынала(5-9 класс)

Разработка внеклассного мероприятия на тему Җилкәннәр җилдә сынала(5-9 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема: " Җилкәннәр җилдә сынала"

Максат: 1) Укучыларны якташыбыз,халык шагыйре Фәнис Яруллинның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру.

2) Язучының иҗатына кызыксыну уяту.

3) Укучыларда мөстәкыйльлелек һәм үз көчеңә ышаныч тәрбияләү.

Җиһазлау: компьютер, интерактив такта, язучының китаплар күргәзмәсе.

Сыйныфтан тыш чараның барышы.

Укытучы :

Хәерле көн кадерле балалар! Бүген без сезнең белән якташыбыз,татар халкының корыч ихтыярлы ир-егете, Муса Җәлил, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре лауреаты, Татарстанның халык шагыйре Фәнис ага Яруллинны искә алырга җыелдык.

"Кешенең иң кадерлесе - тормыш. Тормыш аңа бары бер тапкыр гына бирелә һәм аны шундый итеп үтәргә кирәк: үлгән вакытта бөтен гомерем, бөтен көчем дөньядагы иң матур нәрсәгә ... көрәшкә бирелде,- дип әйтерлек булсын". Рус язучысы Николай Островскийның бу сүзләре - Фәнис ага Яруллинның тормыш кредосы.

Фәнис Яруллин 1938 нче елның 9 нчы февралендә Баулы районы Кызыл - Яр авлында, игенче гаиләсендә дөньяга килә. Ул туган авылы турында: "Туган авылым Кызыл - Яр табигатьнең матур җиренә урнашкан. Бакча артында гына Ык елгасы агып ята. Ыкның аргы ягында таулар башлана. Таулар итәгендә сандугачлы-җырлы әрәмәләр җәелеп киткән ..."

"... Туган ягым, Баулы ягым,

Җырлы ягым, моңлы ягым.

Көзләрең дә, кышларының да

Җаннарыма җылы ягым", - дип искә ала.

Ә хәзер Ф.Яруллинның " Безнең авыл " шигырен тыңлап китәрбез.

1 нче алып баручы:

Фәнис Яруллин 7 еллык белемне туган авылында ала, Баулы урта мәктәбендә 8 нче сыйныфны тәмамлый. 1957 нче елда армия сафларына алына. Спорт күнегүләренең берсендә турниктан егылып имгәнә. Шушы көннән соң аның бөтен тормышы, яшәү рәвеше үзгәрә.Ул көтелмәгән бу бәхетсезлек белән көне-төне көрәшеп яшәргә мәҗбүр була. Фәнис Яруллин минут саен, сәгать саен ихтыяр көче, рух ныклыгы сорый торган язмыш белән яши башлый. Урын өстендә, шифаханәләрдә озак ятуына карамастан, ул аң-белемгә омтыла.Читтән торып Казан Дәүләт университетын тәмамлый. Шул елларда шигырьләр,хикәяләр иҗат итә башлый.

2 нче алып баручы:

Яшәү өчен көрәш әнә шулай башлана. "Мин авыруга бирешергә тиеш түгел" дигән фикер аның күңеленә ныклап урнаша. Ул үзенең барлыгын әдәбият аша белдерергә тели. Язучы эше аңа тормыш, кешеләр белән бәйләнеш тоту чарасына әверелә. Тыңларга теләмәгән кулларына каләм алып язу аның өчен энә белән кое казудан да авыррак була. Аны тормыш нинди генә сынаулар аша уздырса да,ул:

Алтыннан кече түгел мин,

Ипидән олы түгел.

Үлемнән көчле түгел мин,

Тик язмыш колы түгел, - дип әйтергә үзендә көч таба.

Шагыйрь иҗатында яшәүнең мәгънәсе, гадилек һәм гаделлек, кешелеклелек, намус һәм батырлык төшенчәләре кызыл җеп булып сузылып бара.

Ә хәзер Ф.Яруллинның " Тәрбияче " шигырен тыңлап китәрбез.

Укытучы :

Фәнис Яруллинның кырыкка якын китабы дөнья күрде. Аның иҗат җимешләре төрле халык телләренә тәрҗемә ителеп тә, төрле газета-журналларда да басылып тора. Шагыйрьнең юмористик шигырьләрен укыганда "Бу шагыйрьнең дөньясы җиткән , сау-сәламәт, шаянлыгы ташып торган кеше дип уйлыйсың".

Әйдәгез Ф.Яруллинның "Менә шундый хыяллар" дигән шаян шигырен тыңлап китик.

1 нче алып баручы:

Шагыйрьнең иҗатында туган як темасы төп урынны алып тора. Бу аңлашыла да, чөнки иҗат дәрте, көч биргән туган җир, туган авыл, аның кешеләре белән рухланып яшәү аны яңа иҗат биеклекләренә күтәрә.

</ Ф.Яруллинның "Туган ягы кирәк кешегә" шигыре укыла.

2 нче алып баручы:

Ф.Яруллин Казанга күчкәч, аның янында һәрвакыт ярдәмчел, яхшы күңелле кешеләр генә туплана.Кичке эшче яшьләр мәктәбе укытучылары һәм җитен комбинатыннан кызлар килеп ярдәм итеп йөриләр. Шуларның берсе аның тормыш иптәше булып кала. Нурсөя апа белән Фәнис ага 40 елдан артык бергә булалар. Шагыйрьнең фаҗигале тормышында янәшәсендә таш кыядай нык булып, олы җанлы Нурсөясе тора.

Укытучы :

Мәхәббәт белән яшәү, гаилә бөтенлеге Фәнис абыйны бәхетле итә, иҗатына дәрт өстәп тора. Бөек рус шагыйре Н.Некрасов үзенең "Русские женщины"шигырендә: "Коня на скаку остановит, в горячую избу войдет" дип рус хатыннарына мәдхия җырлый. Гади татар хатыны Нурсөя янып торган йортка кермәсә дә, чабып барган атны туктатмаса да аның бөтен тормышы үзе бер батырлык. Кеше күзенә күренеп тормый торган тыйнак батырлык, чөнки ул авырлыкларны бергә күтәрешеп, кайгысын бүлешеп, аның күргән газапларын үз йөрәге аша үткәреп, бөтен гомерен яраткан кешесенә багышлаган.

Фәнис ага үзе дә : "Минем шәфкать туташым да, секретарь-машинисткам да, шоферым һәм сөйгән ярым да - Нурсөя"ди. Шагыйрь аңа үзенең иң матур шигырьләрен багышлаган. Шагыйрьнең 1976 нчы елда Нурсөя апага багышлап язган "Ак чәчәк" шигырен тыңлап китик әле.

1 нче алып баручы:

Чәчмә, сәхнә әсәрләре авторы, шагыйрь, әдип, халкыбызның каһарман улы Ф.Яруллин үзенең иҗаты белән безне дөнья ваклыкларыннан һәм вакытлыча булган ыгы-зыгылардан өстен, чын мәгънәсендә Кеше булырга чакыра.

2 нче алып баручы:

Фәнис Яруллин балалар өчен матур әкиятләр авторы. Аның "Зәңгәр күлдә ай коена" , "Биюче бака", "Яз гөлләре" исемле китапларында бары тик хыял белән генә ирешеп була торган батырлыклар, кеше күңелендә яшеренеп яткан тылсым көче, хәйлә һәм тапкырлык, яманлык эшләү һәм үкенүләр сурәтләнә.

Ә хәзер Ф.Яруллинның "Хыялый чебеш" әкияте буенча әзерләнгән инсцинировканы сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәбез.

1 нче алып баручы:

Менә шулай дусларым."Азга риза бул, күпкә кызыкма", дигән акыллы фикерне Фәнис ага безгә кечкенә генә әкияттә ничек матур итеп сурәтләп биргән.

2 нче алып баручы:

Безнең сыйныф сәгатебез юкка гына "Җилкәннәр җилдә сынала" дип аталмый. Бу исем астында язучының иң беренче автобиографик повесте басылып чыкты. Кеше яшәвенең ни дәрәҗәдә кыйммәт икәнен, аның гүзәллеген, зур хәзинә икәнен раслаучы, тормыш диңгезенең ни дәрәҗәдә аяусыз булуын һәм шау-шулы дәрьяда, нык җилкәнлеләр генә үз ярын таба алуы турында сөйләүче шушы китапның исеме, һәр кешегә яшәүгә дәрт һәм көч өстәр дип ышанасы килә.

Укытучы :

Бүгенге сыйныф сәгатебезне Ф. Яруллинның "Җилкәннәр җилдә сынала" исемле повестеннән укучыларга мөрәҗәгате белән тәмамлыйбыз.

"Язмыш синең тез астына китереп сукса - егылмас өчен якасына ябыш. Утларга салса - үзең аннан да көчлерәк итеп ян, шул вакытта аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа - күбек булып өскә күтәрелмә, асылташ булып төпкә бат, ялтыравыңны күреп чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә - яңгыр тамчыларына кушылып җиргә төш. Карурманнарга адаштырса - кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса - чишмәгә әверелеп ургы.

Җиргә күмсә - орлык шикелле шытып чык. Җилкәнеңне җилләр екса - йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатына ирешә алалар. Түземнәр генә бәхеткә лаек".







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал