7


Мастер- класс на тему Дуслык

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы

Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе





























Дуслык

























«Азнакай шәһәре

2 нче гомуми урта

белем бирү мәктәбе"нең

1нче квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Хәкимова Ләйсән Әсгать кызының

эше









2016 нчы уку елы

Максат:

1. Туган ил турында белемнәрне тулыландыру. 2. Дуслык, бердәмлек , хезмәттәшлек төшенчәләрен аңлау, тормышта әһәмиятен төшенү. 3) Бер - береңә карата түземле, игътибарлы булу сыйфатлары булдыру, дуслыкның әһәмиятлелегенә төшендерү, әдәплелек сыйфатлары, дуслык хисләре тәрбияләү.

Дәрес тибы: Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

Дәрес формасы : информацион- мультимедиа куллану, уен, группада эш

Методлар: хәбәр итү методы, аңлату методы, гамәли күрсәтмә бирү методы, аңлату-дәртләндерү методы, эзләнү-иҗат итү методы,әңгәмә.

Җиһазлау:

-җир шары проекты

- кеше фигуралары

-мультимедиа системасы

-презентация































Дәрес барышы:

I. Психологик уңай халәт тудыру.

Исәнмесез, укучылар! Мин бүген сезнең белән эшләвемә бик шат. Мин - Ләйсән Әсгатовна. Ә сез кем буласыз? (б-р җавабы) Яхшы! Ягез әле минем арттан кабатлыйк:

  • Хәерле көн, миңа,

  • Хәерле көн, сиңа,

  • Хәерле көн, сезгә,

  • Хәерле көн, барыбызга!

II. Бик яхшы! Утырыгыз. Әйдәгез экранга игътибар итегез.

( Экранда мултьфильм карау. Диск - Мультэкспедиция - 3 страница - Татарстан)

III. мәсьәлә кую.

  1. Балалар, әйтегез әле, без кайсы илдә яшибез? ( Россиядә)

  2. Ә безнең республика ничек дип атала? (Татарстан)

  3. Татарстанда нинди милләт кешеләре яши? ( татар, рус, украин ....)

  4. Без үзара ничек яшибез? (дус, тату, бердәм)

IV. мәсьәләне чишү.

Дөрес, балалар! Без Россия илендә Татарстан Республикасында төрле милләт кешеләре белән бергә дус, бердәм, тату һәм хезмәттәшлек итеп яшибез.

Әйдәгез, бер уен уйнап алабыз. Барыгыз да торыгыз һәм бүлмә буйлап тезелегез. Уртага бер бала кирәк. Ул башлап җибәрә. Яле ..... кил монда. Уенның тәртибе: 1 че бала башлап җибәрә. Үзеңдәге бер сыйфатың кайсы балада бар, шуны яныңа чакырасың. Ул кеше 2 че баланы чакыра. Шулай итеп һәрберегез дә монда басасыз. Мәсәлән, "Синең чәчең минеке төсле сары". Башладык. (Балалар җыелып бетте)

Менә карагыз. Без күптөрле, ләкин һәрберебез дә башкаларга нәрсә белән булса да охшаганбыз.

Хәзер бер - берегезнең кулларын тотыгыз һәм түгәрәк ясап басызыз.

-Ничек уйлыйсыз, түгәрәк нәрсәне аңлата? ( мәңгелек)

- Ә безнең куллар тоташкан. Ул нәрсә? (Дуслык, бердәмлек , хезмәттәшлек)

Дөрес.. Әгәр берәрегез ялгышса, аңа ярдәм итәргә, дуслары булмаса, дус булырга; кешедән көлмәскә, фикереңне әйтә , сабыр була белергә кирәк.

Менә шуннан дуслык килеп чыга да инде.

Без үзебезнең "илебездә" - Сыйныфыбызда мәңге дус, бердәм, ярдәмчел булырга тиеш.

Сезнең алдыгызда Җир шары һәм кешеләр бар. Ягез әле бүген сөйләшкәннәрдән чыгып, үзебезнең эмблеманы ясап карыйк. Якынрак килегез. ( кешеләрнең кулларын ябыштырып түгәрәк ясыйлар, җир шарына куялар)

Менә балалар, бу безнең классыбызның эмблемасы булыр. Рәхмәт, утырыгыз.

Кайсыгыз аңлатып карый, бу нәрсәне аңлата?

( җир шарында, безнең класста төрле кешеләр бар. Алар дус, бердәм, ярдәмчел, Әгәр берәребез ялгышса, аңа ярдәм итәләр, дуслары булмаса, дус- лашалар; кешедән көлмиләр, фикерләрен әйтәләр , сабыр.)

VI. Рефлексия Шулай, балалар. Бер - берегезгә ярдәм итеп туган илебездә матур итеп яшик. Миңа сезнең белән эшләргә бик рәхәт булды. Рәхмәт сезгә, сау булыгыз.





































Чын дус нинди була?

















 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал