7


  • Учителю
  • Разработка урока на тему 'Галимҗан Ибраһимов' (7 класс)

Разработка урока на тему 'Галимҗан Ибраһимов' (7 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Дәреснең темасы: Галимҗан Ибраһимовның "Алмачуар" хикәясе. (1нче сәгать)

Дәреснең максаты:

  1. Язучы биографиясе белән танышу һәм иҗаты турында гомуми күзаллау булдыру.

  2. "Алмачуар" хикәясенә кызыксыну уяту, аны әдәби телдә үзләштерү.

  3. Балаларда хайваннарга карата мәхәббәт, миһербанлылык хисләрен тәрбияләү. Шул әсәргә таянып, татар халкының милли бәйрәмнәрен, йолаларын саклап калуның һәм дәвам итүнең әһәмиятен аңлау.

Дәрес барышы

I. Башлам

Исәнмесез, укучылар! Бүген без сезнең белән күренекле язучы Г.Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышырбыз.

Г.Ибраһимовның исемен белмәгән, ишетмәгән кеше юктыр ул, мөгаен. Аның турында безнең күренекле галимнәребез, язучыларыбыз истәлекләр, очерклар язып калдырганнар. Алар аша әдибебезнең атаклы язучы, талантлы әдәбият галиме, татар тарихчысы булуы белән бергә, нечкә күңелле, миһербанлы, табигатьне яратучы шәхес булганын да белә алабыз. Хәзер мин сезгә берничә истәлек укып китәм. Алар аша язучының нинди кеше булганлыгын билгеләп буламы икән? Игътибар белән тыңлагыз әле!

"Ибраһимов!

Ул - гаҗәеп матур, нечкә тел маһиры, тормышның бөтен катламнарын тирәнтен өйрәнеп, белеп иҗат иткән чын реалистик әсәрләр - романнар, повестьлар, хикәяләр язган проза остасы, ул - әдәбият галиме, күренекле тәнкыйтьче, тарихчы һәм телче, педагог, күп яшьләрнең турыдан-туры дәрес биргән укытучысы; ул - журналист та, башлап йөрүче - оештыручы, җәмәгать эшлеклесе" (Р.Гатауллин).

"Бер генә күреп, бер генә сәгать сөйләшеп, гомергә хәтердә кала торган кеше сирәк очрыйдыр. Шундыйларның берсе минем өчен татар халкының бөек язучысы Г.Ибраһимов булды." (С.Ариш).

"Безнең Галимҗан бер татар халкының гына булмыйча, барлык шәрык халыкларының да зур язучысы" (С.Вурун).

"Әһәмияте үз илендә генә калмыйча, еракларга тарала торган сәнгатьчеләр була.Галимҗан да - шуларның берсе. Ул кешелек дөньясындагы иң яхшы шагыйрьләр арасында күкрәк киереп керә ала" (П.С.Коган).

"Галимҗан минем беренче укытучым булды: өстәп әйтеп, ихтимал, бердәнбер укытучым булгандыр... Һәм мин Г.Ибраһимовның бер генә әсәрен дә укымый калмадым. Аның һәр сәхифәсе минем өчен бер ачыштай була иде" (Б.Кербабаев).

Укытучы: Димәк, әлеге истәлекләр буенча без язучының нинди кеше икәнлеген билгели алабызмы?

Укучы: Укымышлы, белемле...

Укытучы: Бик тә кызыксынган укучыларга "Г.Ибраһимов турында истәлекләр" дигән китапны тәкъдим итәм. Әлеге китаптан үзегезне кызыксындырган күп кенә сорауларга җаваплар табарсыз дип ышанам.

II. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

II.1. Укытучы: Ә хәзер Г.Ибраһимовның портретына игътибар итик. Портрет аша язучының нинди характер үзенчәлекләрен билгели аласыз?

Укучы: Кырыс, күз карашы мәгънәле...

Укытучы: Әйе, укучылар, кырыс акыллы йөз, гүяки, кискен сораулар белән төбәп караучы күзләр, күпне күргән, кичергән булуы турында сөйләүче йөз чалымнары, олылык, олпатлык, азамат ирләрчә мәһабәтлелек, ныклык.

Укучылар, без сезнең белән истәлекләрдән, портреттан чыгып, язучы турында кыскача мәгълүмат ясадык. Әдипкә биргән характеристикабыз дөресме икән? Шуны ачыклау йөзеннән мин сезгә аның биографиясен сөйләп китәм.

II.2. Ә башта аның китаплары белән таныштырып үтәсем килә.(Китаплар күргәзмәсе белән таныштыру).

II.3.Г.Ибраһимовның сабый чагы Башкортсан җирендә, табигатьнең күркәм байлыгы белән бизәлгән Солтанморат авылында уза. Ул шушы авылда мулла гаиләсендә туа. Галимҗан әти-әнисен, бик сагынып, иң җылы хисләр белән искә ала: "Әнием бик миһербанлы, эшчән, кунакчыл иде. Без аны бик ярата идек. Ләкин бик кызганыч, иртә үлеп китте..." Әтисе турында да болай ди: "... Әти безне бик иркәли иде дип әйтә алмыйм. Андый кеше түгел иде. Шулай да ул безне кеше итәргә бик тырышты. Заманы өчен үз даирәсендә алдынгы кеше иде. Шуңа күрә указын кайтарып, муллалыгын ташлады, гомеренең соңгы көннәренә чаклы гади крестьян булып үткәрде. Башта ул минем язучы булып китүемә шактый кырын карады.... Минем беренче әдәби адымнарыма кырын каравы аның язучылык эшенә ихтирамы булмаганлыктан түгел, ә минем, үз эшемне тиешенчә булдыра алмыйча, тормышта үзенең урынын, сәләтен таба алмаган кеше булып калуымнан куркуы булгандыр дип уйлыйм. Ул исән чакта минем кайбер хикәяләрем басылып чыкты. Боларны күреп шатланды гына. Минем тормыш юлыма, җәмгыятьтәге урыныма ышана иде..."

Солтанморат авылы тирәсендәге матур табигать күренешләре аның күңеленә тирән тәэсир ясый:анда очсыз-кырыйсыз тигезлеккә ямь биреп, җәйрәп яткан көзгедәй күлләр, боргаланып аккан елгалар, авыл кырыннан ук башланып киткән иген басулары, яшел тугайлар, ә авылның икенче ягында биек-биек таулар, калын урманнар, Галимҗанга әкияттәге сыман сихри, җырдагыдай серле күренәләр. Чөнки Галимҗан әйләнә-тирәне күзәтүче, табигатьтәге һәр үзгәрешне сизгер тоючы, туган якларының очсыз-кырыйсыз табигать байлыкларына карап тәэсирләнүче, шигърияткә омтылучы малай була. М.Ибраһимов та болай искә ала: "Бу җирләрнең сихри матурлыгы Галимҗанны нечкә күңелле әдип итеп тәрбияләп үстермәдеме икән?" Мөгаен, бу сүзләрдә хаклык бардыр. Аның табигать турындагы язган әсәрләре әлеге сүзләрне раслыйлар. Аның әсәрләрендә кояш нурының җылысы да, талгын искән йомшак җил дә, боргаланып аккан чишмә тавышы да ишетелә. Гүзәл табигать кочагында үткән балачакның күңел түрендә уелып калган истәлекләре соңыннан язучының әсәрләрендә дә чагылыш таба.

Бала чакта Галимҗанның тормышы башка крестьян малайлары тормышыннан берни белән дә аерылмый. Җәй көннәрендә ул иптәшләре белән бергәләп җиләккә йөри, елгада һәм кондызлы күлдә балык каптыра. Җәйге төннәрдә малайлар белән бергәләп, яланга яисә урманга ат сакларга китә. Кыскасы, Г.Ибраһимов - табигатькә гашыйк кеше була.

II.4. Ат - татар халкының изге хайваннарыннан берсе. Борынгы заманнарда ук көнкүреш яшәешне атсыз күз алдына китерегә дә мөмкин түгел. Кырда, өйдә, төрле күңел ачу бәйрәмнәрендә дә ат мөһим рольне уйнаган. Хәтта татар халкының милли бәйрәме - Сабантуй да ат чабышларыннан башланып киткән,һәм бу традиция әлеге көнгәчә дәвам итә.

Яшь егетләр Сабантуйларныннан
Ут уйнатып чыгып киттеләр.
Күңелемә яткан толпарларга
Камчы белән сызып үттеләр...
(Р.Ягъфаров).

(Дага күрсәтелә)

Кайсыгыз ишек башларында әлеге даганы күргәне бар? Булса, ул ни өчен анда куелган?

(Укучыларның җавапларын тыңлау)

Игътибар итсәгез, һәр ат тоягының астында дага кадакланган. Бу ат тоягы ашалмасын өчен куела.

Ат - бәхет китерүче хайван буларак билгеле,һәм әлеге дага да бәхет символы булып тора. Ул йортларны төрле бәла-казалардан саклый дигән фараз бар. Менә шушы кечкенә генә элемент та халыкның атларга булган мөнәсәбәтен, ихтирамын күрсәтеп тора.

("Бәхет дагасы" җыры яңгырый. И.Хөснетдинов сүзләре,Г.Сәйфуллин көе).

Җыр ошадымы? Аны ишеткәнегез бармы? Әлеге җырны тыңлагач, сездә нинди хисләр уянды?

(Укучыларның җавапларын тыңлау)

Димәк, ат - бәхет-шатлык, яшьлек иртәсе булып тора. Ә ат нинди хайван соң ул? Аңа карап, нинди сыйфатларын билгели алабыз?

Укучы: Сабыр карашлы, түзем, чыдам, хуҗасына тугры, эшчән хайван.

II.5. Укытучы: Кечкенә вакытта ук атта утырып йөрергә хыялланмаган бер генә малай да юктыр ул! Бүгенге дәрестә без сезнең белән ат яратучы малай турында укып китәрбез. Әсәрнең исеме - "Алмачуар".

Алмачуар - ат исеме, чуар булган атларга шулай диләр.Әйтеп үткәнчә, Галимҗан үзе атларны бик яраткан һәм болай ди: "Атлар ярату миңа әтидән күчкән булса кирәк..."Алмачуар" дигән хикәям дә үз тормышымнан алып язылган дисәм дә ялгыш булмас..."

Ә хәзер мин әсәрне укый башлыйм, ә сез дәвам итәрсез.(81-84нче битләрне уку).

II.6. Аңлашылмаган сүзләргә игътибар итик:

фатиха кылдыра-ата-ананың, остазның һ.б. рәсми рәвештә белдерелгән изге теләге, ризалыгы, юлламасы;

әбүҗәһел-хәйләкәр, алдакчы, явыз кеше;

хәер-дога-яхшы теләк, яхшы дога;

хәрәмләде-алдады, ялганлады;

әүлия-изге кеше;

хәстә-авыру, кыерсыту,кысу,урынсызга кимсетү, җәберләү;

нәзер-үз өстенә алган эш, шартлы вәгъдә;

нәфес-нәрсәне дә булса булдырырга көчле омтылыш, күпне өмет итү, комсызлык.

III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

III.1. Укытучы: Укучылар, әсәрдә нинди геройлар белән таныштык?

Укучы: Хафиз, Әлемгол, Сафа бабай белән таныштык.

Укытучы: Әсәр нәрсә белән башланып китә?

Укучы: Тирә-якка усаллыгы, саранлыгы белән даны чыккан Әлемгол тик торганда үзенең гомерлек дошманы Хафизга, ягъни малайның әтисенә, бия китереп бирә.

Укытучы: Ни өчен ул моны эшли? Әсәрдән шушы урынны табыгыз.

(83-84нче битләр, 3нче кызыл юл)

Укытучы: Әлемгол һәм Хафиз арасындагы каршылык кайда һәм кайчан башланып китә?

Укучы: Сабантуй бәйрәмендә Хафиз белән Әлемголның мәйданга көрәшкә чыккан вакытыннан башланып китә.

Укытучы: Әлеге бүлекләрдән чыгып, Хафиз картка нинди сыйфатлар хас дия аласыз?

(Укучыларның җавапларын тыңлау)

Укытучы: "Без капчыкта ятмый" дигән мәкальне әсәрдә нинди геройга туры китереп була һәм ни өчен?

Укучы: Әлеге мәкальне Әлемголга туры китереп була, чөнки ул Сабантуйда көрәшкәндә хәрәмләшә һәм авырый башлый. "Терелсәм, кара бияне Хафиз картка илтеп бирер идем"-дип әманәт әйтә һәм сүзендә тора, шуның белән хәрәме беленә.

Укытучы: Димәк, Әлемгол яманлык эшли, һәм бу яманлыгы аңа чир булып кайта. Яхшылык эшли, хатасын таный һәм бияне илтеп бирә- күңел тынычлыгы ала..

III.2. Укытучы: Хәзер һәр бүлеккә исем куеп карыйк.

1б. - Бияне алып китү;

2б. - Хәрәмләшү;

3б. - Дөреслек.

Укытучы: Бүлекләргә исем куйдык. Ләкин әлеге исемнәр дөрес тәртиптә бирелгәнме соң?

Укучы: Юк.

Укытучы: Әйдәгез әле, бүлекләрне вакыйгалар үстерелеше тәртибе буенча куеп чыгыйк.

1б. - Хәрәмләшү;
2б. - Дөреслек;
3б. - Бияне алып килү.

III.3. Укытучы: Укучылар, игътибар итсәгез, Хафиз белән Әлемгол икесе ике авылдан. Бу вакыйгалар тирә-күрше авылларга бик тиз арада мәгълүм булалар. Ни сәбәпле?

Укучы: Чөнки әлеге вакыйга Сабантуй вакытында була.

Укытучы: Әйе, Сабантуйга тирә-күрше авыллардан дуслар, туганнар җыелалар. Димәк, Сабантуй - барлык милләт халкын берләштерүче, милли рухта сугарылган бәйрәм булып тора, чөнки Хафиз - татар, Әлемгол - башкорт милләтеннән.

Ә сез үзегез Сабантуйлар турында нәрсәләр беләсез? Ул нинди бәйрәм? Кайчан уздырыла?

(Укучыларның җавапларын тыңлау).

IV. Йомгаклау

IV.1. Укытучы: Укучылар, сезгә укылган бүлекләр ошадымы?

(Укучылар җавапларын тыңлау)

Укытучы: Язучы турында нинди мәгълүматлар алдыгыз?

(Укучылар җавапларын тыңлау)

Укытучы: Дәресебезне Г.Ибраһимовның тормыш иптәше Гөлсем Мөхәммәдованың сүзләре белән тәмамлыйсым килә:

"Галимҗан - бала җанлы кеше иде...

Моңа инаныр өчен "Алмачуар" әсәрен генә укып карау да җитә. Бу гүзәл повесть минем иң беренче укыган әсәрем иде. Мин аны хәзер дә кайта-кайта укыйм. Ул шундый әсәр. Аны бөек язучы һәм бала җанлы кеше язган.

Ә бөек язучы - үз күңелендәге балалыкны җуймаган кеше ул".

IV.2. Бүгенге дәрестә билгеләр…

V. Өй эше

Укытучы: Өйгә эш итеп Г.Ибраһимовның биографиясен укып, сөйләргә әзерләнергә һәм үзегезгә ошаган бер эпизодка иллюстрация ясап килергә.

Дәрес шуның белән тәмам. Саубулыгыз.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал