7


  • Учителю
  • Разработка урока по татарскому языку

Разработка урока по татарскому языку

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Укытучы: Хаматханова Р. Ф. Класс: 4нче рус сыйныфы (татар төркеме) Предмет: татар теле

Тема: Кушма һәм парлы сүзләр.

( кабатлау дәресе).

(Теманы өйрәнү буенча технологик карта)Кушма һәм парлы сүзләр.

Теманың максаты



  • Укучыларны кушма һәм парлы сүзләрне табарга, аера белергә һәм дөрес итеп билгели белергә, җөмләләр төзегәндә, сөйләмдә аларны кулланырга өйрәтү.

Бурычлар

  • укучыларның танып белү активлыгын үстерергә һәм интеллектуаль үсешенә ирешергә;

  • укучылар үзидарәсен үстерү ярдәмендә укучыларның мөстәкыйльлеген, җаваплылыгын арттыруга ирешергә;

  • укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү, үз мөмкинлекләрен тормышка ашыру өчен шартлар тудырырга;

  • гражданлык-патриотик һәм рухи тәрбия бирүгә аеруча нык игътибар итәргә.

Планлаштырылган

нәтиҗәләр

  • Ясалма сүзләрнең төрләрен, аларның исемнәрен белү.

  • Җөмләләрдән табарга һәм дөрес итеп билгеләргә өйрәнү.

  • Кушма һәм парлы сүзләрнең аермасын билгеләргә өйрәнү.

  • Кушма һәм парлы сүзләрне сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәнү.

  • Кушма һәм парлы сүзләрне дөрес язарга өйрәнү .

Төп төшенчәләр

Кушма, парлы сүзләр.

Эшләү киңлеге булдыру

Предметара бәйләнеш

Рус теле, әдәби уку.

Ресурслар:

- төп

- өстәмә

Дәреслек "Татар теле" 4 сыйныф (Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова) Тема:

« Кушма һәм парлы сүзләр»;

Методик пособие, карточкалар, презентация

Эш формалары



Фронталь, мөстәкыйль, парларда эшләү.



Дәреснең этаплары.



Укучының эшчәнлеге

Укытучының

эшчәнлеге

Дәресне алып бару



Һәр этапта универсиаль укыту гамәле.

Диагностик биремнәр

I этап. Оештыру моменты.

Укучыларны актив-лаштыру, төркемнәрнең дәрескә хәзерлеген күзәтү, барлау; белем алырга әзерлек алып бару.



Дәрестә үзеңе тоту кагыйдәләрен әйттерү һәм аларны дәлилләргә.

Балаларны дәрестә актив эшләргә күнектерү.

I этап. Оештыру моменты.

Чыңлады көмеш кыңгырау,

Безне дәрескә чакырып.

Кызыклы дәресне башлыйк

Парталар артына утырып.

-Дәрестә дөрес утыра белүне тикшерү.

Аяклар? Идәндә.

Арка? Туры.

Куллар? Партада.

Терсәкләр?Парта читендә.

-Дәрестә үзеңне ничек тоту кагыйдәләрен искә төшерик:

-Шауламаска!

-Иптәшеңне бүлдермә, тыңлап бетер!

-Урыннан кычкырма, кулыңны күтәреп кенә җавап бир!

-Җавабың төгәл һәм аңлаешлы булсын!

-Рәхмәт, әйдәгез бер-бере-безгә уңышлар теләп дәре-себезне башлап җибәрик.









I этап. Оештыру моменты.

- Ни өчен бу кагыйдәләрне белергә тиешбез?

Коммуникатив универсаль уку гамәле

1.Башкаларны тыңларга һәм аңларга өйрәтү. .

2.Куелган максат буенча дөрес, төгәл сөйләм төзү күнекмәләре булдыру.

3.Төркемнәрдә, коллективта эшләү күнекмәләре булдыру.

Шәхси УУГ . 1.Мәктәпкә, укуга карата уңай тәсир булдыру.

2.Үзеңне тоту кагыйдәләре турында төшенчә булдыру.

II этап. Белемнәрне актуальләш-терү.

Тема буенча үтелгән материалны гомумиләштерү, искә төшерү.

Яңа материал өстендә эшләү, Табышмак һәм мәкальләр формасында бирелә.

Сорауларга җаваплар бирүдә катнашу, үз фикерләрен төзеп әйтү һәм дәлилләү.

Сорауларга җаваплар ярдәмендә кушма һәм парлы сүзләрне искә төшерү буенча фронталь эшне оештыру, аларның язылышларында, төзелешләрендә булган аерманы күрсәтү.













II этап. Белемнәрне актуальләштерү.

Бергә берне кушкач ничә?

Беләм ике диярсез.

Сүзгә сүзне кушкач?.. Менә

Анысы нәрсә дигән сүз?

(кушма сүзләр)

- Нинди сүзләр дип аталалар?

Ата-ананы тыңлаган адәм булган, тыңламаган әрәм булган.

Аннан-моннан эшләсәң, яңадан эшләрсең.

Алтын-көмеш яуган җирдән, туган-үскән җир артык.

-Калын хәрефләр белән сүзләр нинди сүзләр дип атала?

-Алар бер-берсеннән нәрсә белән аерылалар?

- Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, бу сүзнең бүгенге дәресебездә нинди катнашы бар икән?

- Бүген дәрестә кушма һәм парлы сүзләр белән танышуны дәвам итербез.

II Белемнәрне актуальләштерү.

-Татар телен белү сезнең тормышыгызда нинда урын ала? Ул белемнәр нәрсәгә кирәк?



Шәхси УУГ .

-Мәкальләрнең мәгънәләрен ничек аңладыгыз?

Танып-белү УУ

гамәле













Танып-белү УУ

гамәле



III этап. Яңа материалны өйрәнү.

Укучыларны кушма һәм парлы сүзләрнең төзелеше белән таныштыру.



Күнегүләрне эшләүдә катнашу.

Бер-береңә ярдәм һәм контроль оештыру . (парлап эшләү)

Эшләнгән биремнәр-нең дөреслеген бәяләү.



Сорауларга җаваплар бирүдә катнашу, үз фикерләрен төзеп әйтү һәм дәлилләү.











Кушма һәм парлы сүзләрне өйрәнүне оештыру.

Парларда эшләүне, эшләнгән биремнәрне бәяләүне оештыру.







Уку мәсьәләсен өлешләп чишүдә укучыларны катнаштыру.





III этап. Яңа материалны өйрәнү.

Уку мәсьәләсен кую.

Яңалык ачу.

-Хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм, ә сез табышмакларның җавапларын тактага язарсыз.

Самолет, бозваткыч, тимераяк, карабүрек.

-Слайдта бирелгән сүзләр ничек аталалар? Алар ничек ясалган?

Кайгы-хәсрәр, көн-төн, тиз-тиз, аллы-гөлле, йорт-җир, бер-бер, ата-ана, әби-бабай.

-Кушма һәм парлы сүзләр ничек ясалган?

-Дәресебезнең максаты нинди?

- Димәк, безнең дәрес темасы нинди тема була инде?

Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

-Укучылар, әйдәгез әле презентациядә бирелгән рәсемнәрнең исемнәрен әйтеп нинди сүз булганын билгелик әле.

- Тамырларын күрсәтеп күчереп языгыз.

Көнбагыш (көн+багыш), көнчыгыш(көн+чыгыш), көнбатыш(көн+батыш), һәрвакыт(һәр+вакыт), карабодай(кара+бодай), көньяк(көнь+як), ашъяулык(ашъ+яулык), төньяк(төнь+як), гөлҗимеш(гөл+җимеш).

Исән-сау, аклы-каралы,хатын-кыз, җем-җем, парлы-парлы.

-Бу нинди сәзләр?

-Алар ничек ясалганнар?

(Ике тамыр кушылып, бер мәгънә белдерә; мәгънәдәш, капма-каршы, кабатлану сүзләр ярдәмендә)

-Хәзер дәрестә өйрәнгәннәрне схема, таблица ярдәмендә ясап аңлатыгыз. (парлап эшләү)Сүзләр кушу юлы белән ясала

Кушма

Парлы

-ике сүз, кушылып, бер мәгънә белдерә

-антоним, синоним, аваздаш, сүзләрне кабатлап ясала

-кушылып языла

- сызыкча аша языла



-Таблицаны тутырып языгыз:

Физминутка

III этап. Яңа материалны өйрәнү.

- Ни өчен кушма һәм парлы сүзләрнең ничек ясалышы турында әйтәлмибез?

Кушма сүзләр ничек ясала?

Парлы сүзләр ничек ясала?

Парларда эшләү.





































Шәхси УУГ

Регулятив УУГ

Танып-белү УУГ

Текстан, рәсемнәрдән яңа информацияне таба белү кунекмәләре булдыру.



Коммуникатив УУГ



-Нинди сүзләр антоним, синоним дип атала?







IV этап. Өйрәнгәннәрне ныгыту.

Кушма һәм парлы сүзләрне дөрес язарга өйрәнү, ясалышларын истә калдыру.

Дәреслектә бирелгән күнегүләр өстендә эшләү.

Парларда эшләгәндә бер-береңә ярдәм күрсәтү, тикшерү оештыру.



Сорауларга җаваплар бирүдә катнашу, үз фикерләрен төзеп әйтү һәм дәлилләү.





Парларда эшләүне оештыру, эшләнгән эшләргә контроль булдыру.



Дәреслек буенча эш оештыру.



Укучыларны проблемалы сораулар буенча фикер алышуда катнаштыру.



IV этап. Өйрәнгәннәрне ныгыту.

V. Дәфтәрләрдә эшләү.

- Дәреслекнең 21нче битендә бирелгән 52нче күнегүне язып эшләү. Җөмләләрдән кушма сүзләрне табып, ясалышларын телдән аңлатырга. (кара+бодай, төн+боек, озын+борын, көн+батыш, көнь+як, көн+чыгыш, төнь+як)

-54нче күнегүне парлап эшләү. Бирелгән кушма сүзләрнең кайсы сүз төркеменә керүен билгеләү.

(Унбиш -сан, Илшат - исем, Гөлшат - исем, китапханә-исем, тизйөрешле-сыйфат, көнбатыш-исем, Актырнак-исем, уетугыз-сан, Караборын-исем, үзсүзле-сыйфат, Яңавыл-исем, башкала-исем, ассызыклау- фигыль, унҗиде-сан, озынборын-исем, карабодай-исем, ташбака- исем, гөлбакча- исем.)

-Үзегез сайлаган биш сүз белән җөмләләр уйлап языгыз.

Күзләргә зарядка:слайдларда бирелгән күнегүләрне кабатлау.

- Ә хәзер дәреслектә бирелгән 56нчы күнегүне телдән эшлибез. Сүзләрнең ясалышын һәм язылышын аңлатыгыз.

Мөстәкыйль эш.

-Карточкаларда бирелгән таблицаны тутырып языгыз.Антонимнары пар-лап ясал-ган сүзләр

Синонимнары пар-лап ясал-ган сүзләр

Аваздаш сүз-ләрне парлап ясал-ган сүзләр

Сүзләрне ка-батлап ясалган сүзләр











Ачлы-туклы, яну-көю,иге-чиге, кат-кат, яше-карты, уй-фикер, берән-сәрән, икәүдән-икәү,юк-бар, урын-җир, икеле-микеле, бөртек-бөртек, караңгылы-яктылы, уйнап-көлеп, имеш-мимеш, рәт-рәт.

VI. Дәресне йомгаклау

- Бүгенге дәрестә нәрсәгә өйрәндек?

- Дәрес кайсы ягы белән файдалы булды?

-Дәрестә нинди төшенчәләр белән таныштык?

- Бүгенге дәрестән үзегез өчен нинди сабак алдыгыз?



IV этап. Өйрәнгәннәрне ныгыту.

Дәфтәрләрдә эшләү.

(мөстәкыйль эш)

















Регулятив УУГ

1.Укытучы ярдәмендә дәрестә эшләнәчәк эшләрне планлаштыру.



Танып-белү УУГ

Коммуникатив УУГ





























Регулятив УУГ

1.Дәреслек материалы өстендә эшләгәндә үз фикереңне әйтә белүне булдыру.

2.Уку эшчәнлеген, куелган максаттан чыгып, бәяли белү күнекмәләре булдыру.



VII. Йомгаклау. Рефлексив-бәяләү этабы.

Дәрестә эшләнгән эшләргә нәтиҗә, йомгак ясау.

VII. Йомгаклау. Рефлексив-бәяләү этабы.

-Бүгенге дәрестә нәрсәгә өйрәндек? беләм

Схема буенча сөйлә:

Исемдә калды

булдырдым



Танып-белү УУГ Анализ ясау, схема буенча йомгак ясау күнекмәләре булдыру.









 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал