7


  • Учителю
  • Конспект урока по татарскому языку в 6 классе 'Минем туган көнем'

Конспект урока по татарскому языку в 6 классе 'Минем туган көнем'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

6нчы сыйныф

Дәрес темасы: "Туган көндә" текстындагы яңа лексика

Дәрес тибы: ЛКФ

Дәреснең максаты:

Укытучы өчен:

  • "Туган көндә" текстындагы яңа сүзләр белән таныштыру, аларны ситуатив күнегүләрдә, диалогик-монологик сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү;

  • Гаиләдәге өлкән кешеләргә хөрмәт, игътибарлылык хисе тәрбияләүгә йогынты ясау.

  • Укучылар өчен:

  • өйрәнелгән лексик һәм грамматик төзелмәләрне кулланып, туган көнеңнең

кайчан икәнен әйтә, туган көнеңә чакыра белү, туган көнең турында сөйли белү;

  • "Туган көндә" тексты өстендә эшләү өчен яңа лексик берәмлекләр белән танышу (ризыклар, карт, искиткеч, шундый, тәртиптә, чыкмасын, бераз, аңламады, сүзсез, борчулы, йөзе), аларны ситуатив күнегүләрдә, диалогик-монологик сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәнү;

  • яңа лексик берәмлекләрне файдаланып, әбиең, бабаең турында сөйли, алар турында дустың белән сөйләшә белү;

  • төркемнәрдә эшләү барышында, үз фикереңне аңлата, раслый, дәлилли белү, ситуация аңлашылмаганда, сорау биреп ачыклау, әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;

Дәресне җиһазлау: дәреслек , эш дәфтәрләре, дәрескә әзерләнгән презентацион материал, Р. З. Хәйдәрова "Татарский язык в таблицах».


Дәрес барышы.

  1. Дәрескә оештыру, уңай эмоциональ халәт булдыру. (максаты- укучыларны дәрескә әзерләү, дәрес эшчәнлегенә керешеп китү ихтыяҗы булдыру өчен шартлар тудыру)

II . Белем һәм күнекмәләрне актуальләштерү. (Максат: элек үзләштергән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә искә төшерү мөмкинлеге булдыру)

  1. Өй эшен тикшерү.

  • Өй эшләрен тикшерә башлаганчы, башта искә төшереп алыйк, бу безгә дәрестә бик кирәк булачак.

Слайд 1.

  • Кирәкле кушымчаларны куеп, бер- берегезгә укып карагыз.

Слайд 2.

  • Үрнәк буенча укыгыз, командада тәрҗемә итегез, Таблицалардан файдаланырга мөмкин. Кайсы таблица кирәк? Дәрестә җавап биргәндә, кушымчаларны дөрес кулланыгыз.

  • Узнай у соседа, когда у него день рождения. А если у вас день рождения сегодня, скоро?

  • Позови друга на день рождения. Убеди его, что на дне рождения будет очень весело.

  • Узнай у друга. кого он позовет на свой день рождения.

  • Узнай у друга. ходил ли он на день рождения Марата. Кто был у него на празднике?.

  • Мин тактага элеп куям, дәрестә карарга , файдаланырга мөмкин.

ТАЙМ-ПЭА- ШЭА.

- Әйдәгез, хәзер өй эшен тикшерик. Каршы утырган сыйныфташыгызга туган көнегез турында сөйләгез. А номеры башлый. Һәр кеше бер минут сөйли. Если ваш собеседник расскажет менее 1 минуты, вы задаете дополнительные вопросы. (таймер куела). Ә хәзер В номерлары сөйли.

- Даша, Диманың туган көне кайчан? Ул сиңа туган көне турында нәрсәләр сөйләде? Син ничек уйлыйсың, Диманың туган көне күңелле булганмы? (2-3 укучыдан сорала). Никита, син Ильяга туган көнең турында нәрсәләр сөйләдең?

- Әйдәгез, менә бу схема буенча туган көн турында синквейн язып карыйк әле? Сезгә 2 минут вакыт бирелә. Башладык.

Синквейн

1 исем

2 сыйфат

3 фигыль

Җөмлә

Синоним


  • Хәзер бер-беребезнең эше белән танышабыз. 1 нче номердан башлап, һәр укучы үз эше белән таныштыра. 20 секунд бирелә.(укучылар бер-бер артлы укыйлар)

  • 2 нче парта, кемнең синквейны иң яхшы? Әйдә, безгә дә укып күрсәт әле. Cезгә Настяның эше ошадымы? Әйдәгез аны мактыйк.

  • Димәк, туган көн-нинди бәйрәм?

  • Туган көн -иң күңелле бәйрәм.



III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

  1. Дәреснең максатын билгеләү, уку максатын кую.

  • К сожалению, не всегда праздники получаются веселыми. Иногда случаются события, которые омрачают праздник. Мы с вами на следующем уроке прочитаем рассказ о не очень веселом дне рождения. А чем мы будем заниматься сегодня на уроке?

  • Познакомимся с новыми словами, которые помогут нам работать над текстом.

  • Әйе. Сез дөрес әйтәсез.

  1. Яңа сүзләр белән эшләү.

Слайд

Ризыклар - вкусные блюда, разные блюда,блюда вкусные? мама готовит вкусные блюда

Кунаклар - мои гости гости Алсу,гости пришли, гости пришли? гости пришли на день рождения

Карт - старая бабушка, бабушка не старая, твоя бабушка старая?

Искиткеч - удивительно красивая, удивительно щедрая. Очень вкусные блюда.Моя мама удивительно красивая

Шундый - такой красивый. Такой умный. Мой друг такой умный, такой красивый. торт такой вкусный. Дома так чисто

Барысы да, бар да - все было вкусно, дома все чисто, гости все пришли.

Тәртиптә - дома все в порядке, сегодня дома все в порядке, дома все в порядке?

Чыкмасын - выходи, не выходи. Пусть не выйдет. Какая форма глагола? Пусть не выходит в мою комнату.

Йөзе- мамино лицо, лицо очень красивое, у мамы лицо очень красивое, настроение хорошее. Какое будет лицо, а если без настроения?

Борчулы -когда нет настроения, говорят лицо расстроенное, у мамы лицо расстроенное, у мамы лицо и глаза расстроенные. Почему у мамы лиөо расстроенное?

Уздырмыйбыз- праздник не будем проводить , день рождения не будем проводить. Почему не проводим?

а) сүзләрне семантизацияләү;

б) яңа сүзләрнең әйтелеше өстендә эш, үзенчәлекле авазларга, игътибар итү, сүзләрне кабатлау;

в) сүзләр белән сүзтезмәләр, кечкенә җөмләләр төзү;

  1. Яңа сүзләрне сүзлеккә язу, тәрҗемә итү, төркемнәрдә бер-берсен тикшерү.

  2. Яңа сүзләр белән ситуатив күнегүләр.

  • узнай у друга, какие блюда он любит;

  • Сообщи ему о своих любимых блюдах;

  • Узнай у него, какие блюда мама готовит на его день рождения.

  • Узнай, а чак-чак готовит?

  • Как ты скажешь, что на празднике гостей было много;

  • Узнай у друга. какие блюда гостям понравились?

  • Спроси, есть ли у твоего друга бабушка и дедушка и старые ли они?

  • Как ты скажешь, что твоя бабушка еще не старая?

  • Вырази бабушке свое восхищение, свою любовь, используя новые слова.

  • Сообщи маме, что ты убралась дома и сейчас дома все в порядке.

  • Составь микродиалог с соседом по ситуации. Вы немного повздорили с братом (сестрой). Попроси маму, чтобы он(а) не выходила в твою комнату. Что скажет мама?

  • Ты видишь, что у Саши нет настроения и лицо у него расстроенное. Скажи об этом своему соседу.

  • Узнайте у Саши, почему он расстроенный.

IV. Яңа белемнәрне ныгыту, мөстәкыйль куллану.

  1. Парларда бер-берсенә сүзләрне тәрҗемә итеп әйтүләре.

  2. Ишетеп аңлау күнегүләре.


  1. Яңа сүзләр кергән микротекст өстендә эш.

  • Слайдта бирелгән текстны укыгыз, бер-берегезгә сөйләп карагыз.

Слайд

Алсуның әбисе бар. Алар бергә яшиләр. Әбисе карт инде, ул тәмле ризыклар пешерә, өй җыештыра алмый. Ләкин Алсу әбисен бик ярата, чөнки ул шундый акыллы, шундый юмарт.

Мәктәптән кайткач, Алсу әбисе белән чәй эчә. Ул әбисенә мәктәп турында, дуслары турында сөйли. Әбисе белән чәй эчү искиткеч рәхәт!

  1. Диалог төзү.

  • Төшеп калган репликаларны куеп укыгыз, сөйләшергә өйрәнегез

  • - Оля, синең әбиең бармы?

  • - ...

  • - ....?

  • - Әбием безнең белән яши.

  • - Син әбиеңне яратасыңмы?

  • - ....!


V. Рефлексия. Уку эшчәнлегенә нәтиҗә. (Максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү; дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү)

- Бүген дәрестә нишләдек? Кайсы сүзләр исегездә калды? Бу сүзләр нәрсәләр турында сөйләшергә булыша? Кем турында сөйләштек? Әбиләр нинди булалар? Минемчә, әбиле бала- бәхетле бала. Сез ничек уйлыйсыз?

- Сез дәрестә ничек эшләдегез? Үзегезгә билге куегыз. Тиешле карточканы алыгыз һәм фамилиягезне языгыз. Дәрестән чыкканда, өстәлгә куярсыз.

"5" - мин дәрес материалын яхшы аңладым, дәрестә актив эшләдем, дөрес җавап бирдем, дусларыма булыштым.

"4" - мин дәрес материалын аңладым, дәрестә актив эшләдем, бераз хаталарым булды.

"3" - мин дәрестә эшләдем, ләкин миңа укытучының һәм дусларымның ярдәме кирәк.

VI. Өй эше (Максат: өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату)

  1. Яңа сүзләрне өйрәнергә, транскрипцияләрен язарга

  2. Әбиегез, бабагыз турында дәфтәргә хикәя язарга, хикәяне сөйләргә өйрәнергә.

  3. Әбиегезнең, бабагызның рәсемен ясарга да мөмкин.

VI. Чыгу билеты. Төшеп калган кушымчаларны куеп язарга.

Бүген Алсу____ туган көн____. Алсуның әни_____ тәмле-тәмле ризыклар пешер_____. Тиздән Алсуның кунаклар___ килер. Алсу кунаклар____ каршы алырга әзерләнә.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал