7


  • Учителю
  • Сочинение 'Каким должен быть прокурор?'

Сочинение 'Каким должен быть прокурор?'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Прокурор нинди булырга тиеш?

Мәктәптә прокуратура оешмасына карата сочинениелар бәйгесе оештырыла дигән игъланны укыгач, үземне сынап карарга дип инша язарга утырдым. Өстәл өсте китап, газета-журнал, кәгазьләр белән тулган, уртада, сочинение нигезләмәсе. Ниндидер бер эчке сиземләү белән һәр теманың актуальлеген дә чамалап, арадан "Прокурор- кем соң ул" дигәнен сайлап алырга уйладым.

Прокурор... Карасаң, прокурор дигән сүз ничек куркыныч яңгырый. Башка әллә нинди уйлар килә, күз алдына усал, таләпчән кеше килеп баса. Прокурор - кем соң ул? Нинди булырга кирәк? Нинди кеше прокурор исеменә лаек булырга тиеш? Аңа нинди сыйфатлар хас? Шушы сорауларга җавап эзләп китап, газета - журнал битләрен актара башладым. Кулыма тәрҗемә китабын алып кирәкле сүзне таптым, укыйм :"Прокурор - законнарның дөрес үтәлүен тикшерүче, судларда гаепләүче". Бу юлларны укыгач, куркырлык бер генә нәрсә дә юклыгы ачыкланды. Газета - журнал битләрен актарам, күз алдымда район газетасы "Байрак" , битләрен ачам, анда прокурор Илдар Гомәр улы Гайнуллин турында язылган. Озак уйлап тормастан миндә дә аның турында язарга кирәк дигән фикер барлыкка килде.Тик нидән башларга, нәрсәләр язарга? Шушы сорауларга җавап табарга тырышып прокурорның үзенә шалтыратырга дип, кулыма телефон трубкасын алдым. Дөресен әйтим, тиешле саннарны җыяр алдыннан бик озак уйлап тордым. Сорыйсы сорауларымны кат-кат уйлап башымнан кичердем дә саннарны җыйдым. Телефонда мөләем хатын-кыз тавышы ишетелде. Кем икәнлегемне һәм ни өчен шалтыратуымны аңлаткач, ягымлы тавыш Илдар абыйның эштә тоткарлануын, үзенең ярдәм итә алуын әйтте. Аралашу дәверендә минем барлык куркуларым онытылган иде инде. Халык хак әйтә: "Кешенең кем икәнен ачыкларга теләсәң, аның белән аралаш". Бу бик дөрес фикер.

Үсмер кешегә тормышта үзенә һөнәр сайлау, дөрес юл табу авыр чордыр мөгаен. Кем булырга, кая укырга барырга? Олысы-кечесе баш вата, ярдәмгә укытучы, әти-әни, әби-бабайлар, туган- тумачалар килә. Нәтиҗә -дөрес уку йорты сайланмаган, сайланган һөнәр яраксыз, эшкә җан тартмый... Ә менә Илдар Гомәр улы Гайнуллинның сайлаган язмышы бөтенләй башкача.

Буа районының Әхмәт авылында 1964 нче елның 4 нче гыйнварендә Гомәр ага Гайнуллиннар гаиләсендә ир бала дөньяга килә. Аңа Илдар дип исем бирәләр. Илдар гади авыл гаиләсендә үсеп, мәктәптә белем ала. Ул барлык балалар кебек шаяра, уйный, спорт белән шөгыльләнә, хәзерге һөнәре турында уйлап та карамый. Мәктәпне тәмамлагач, Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында укып белем ала. 1983-1985 нче елларда армия сафларында хезмәт итеп кайткач, туган ягына булган ярату хисләре аны Буа машина төзү заводына алып килә. Анда мастер булып эшли.

Халык язмышын кайгырту теләге аны Мәскәү шәһәрендә урнашкан юридик институтны тәмамларга мәҗбүр итә. 1992 нче елда Илдар Гомәр улы Кайбыч районына, прокурор урынбасары итеп билгеләнеп, эшкә җибәрелә. Бер күпме тәҗрибә туплаган, үз эшенә җаваплы караган, законнарны төгәл үтәгән прокурор урынбасарын шундый ук вазыйфа белән үз районы Буага чакыртып алалар. Таләпчән, дөрес хөкем карарын кабул итүче Илдар Гомәр улы 2001 нче елдан Буа шәһәре прокуроры вазыйфасында эшли башлый.

Илдар Гомәр улы Гайнуллин үз эшен яратып эшли. Күпме кеше язмышлары күз алдыннан үткән, күпме вакыйга узган, кызыклысы, кайгылысы. Алардан китап язып, сериаллар төшереп булыр иде. Илдар абый бер генә дә үкенми , сайлаган һөнәрен алыштырырга да теләми. Ә бит прокурор вазыйфасының таләпләре киң: җинаятьләрне ачыклау, административ эшләрне карау, законнарның дөрес үтәлү-үтәлмәвен тикшерү, мәгариф, медицина өлкәсенә караган кеше хокукларын яклау һ.б.

"Прокуратура законнарны яклаучы, саклаучы бердән-бер оешма. Шуңа да законны бозучы кеше чиновникмы, әллә гади кешеме ул, аннан курка. Законны төгәл үтәүче кешегә прокуратураның бер куркынычы да юк, киресенчә, аларның ышанычын яклый ул" - ди Илдар Гомәр улы. Моңа халыкны инандыру өчен ниләр эшләргә соң? Бу сорауга ул болай дип җавап кайтарды: "Беренче чиратта прокуратора органнарында эшләүчеләр дөрес итеп хөкем итәргә, дөрес фикер йөртә белергә, халыкка карата мәрхәмәтле булырга тиешләр",-ди. Прокурор хезмәтен укытычы хезмәте белән чагыштырып тагын шуны өстәде: "Укытучы укытып кына калмый, тәрбияли дә, ул үзе дә сизмәстән, үсеп килүче буынга хокук бозуларга каршы тәрбия эшләре алып бара, әңгәмәләр кора, укучыларының уй-фикерләрен уртаклаша, алар белән килешә.Законга карата мәрхәмәт тәрбияли, аларны үтәргә өнди. Үзе тугры, ачык, дөрес фикерле укытучының укучылары да шундый була. Прокурор эше дә шулай", - дип сүзен тәмамлады Илдар абый елмаеп. Бу фикере аның тикмәгә генә түгелдер: яраткан тормыш иптәше Лилия Фәһим кызы- Буа мәгариф бүлегендә методист. Олы уллары Илназ да, әтисе юлыннан атлап, КФУның юридик факультетында укый. Кече уллары Раил да, ачык фикерләп, киләчәктә әтисенең алмашчысы икәнен әйтә.

Яраткан эш, яратып хөрмәт иткән хатын, иркәләп сөйгән балалар... Кешегә бәхетле булу өчен тагын ни кирәк? Илдар Гомәр улы Гайнуллин бәхетле гаилә башлыгы, эштә таләпчән җитәкче булып күренде миңа. Үз урынын тапкан бәхетле кеше дип әйтер идем мин аның хакында.

Инде язмамны төгәлләр алдыннан, сүз башындагы фикеремә янә әйләнеп катырга мәҗбүрмен. Килерме ул халыкка дөреслек, дөрес хөкем итүләр? Кайтырмы үткән көннәр даны? Мин шушы юлда нәрсә эшли алам? Кайсы юлдан китәргә, кайсын сайларга? Бүген, җиргә салып тапталган сүз булса да, безгә дөреслек кирәк. Әлбәттә, дөреслекне кайтару өчен күп эшләр башкарасы:законнарны төгәл үтисе, хокукларны һәм бурычларны ачыклыйсы, ришвәт белән көрәшәсе бар әле.

Менә шуңа күрә дә бу изге көрәштә Илдар Гайнуллин кебек татар халкының пәйгамбәрләре итеп санарлык затларның идея мирасын, фидакарь- лек үрнәген безгә төсе уңмас, әйдәүче байрак сыман корал итеп файдалану кирәк.



МБГББУ "Татарсран Республикасы Буа муниципаль районы Гомәр Гали исемендәге Иске Тинчәле урта гомуми белем мәктәбе"



Республика күләмендәге сочинениелар бәйгесе



Прокурор нинди булырга тиеш?


Башкарды: 11 нче сыйныф укучысы Әбелханова Ландыш Рамил кызы

Җитәкчесе: I квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Сәлимҗанова Зөлфия Заһит кызы



Иске Тинчәле - 2015 ел


ЗАЯВКА

МБОУ "Старо-Тинчалинская средняя общеобразовательная школа имени Г.Гали Буинского муниципального района РТ" на республиканский

конкурс сочинений на татарском языке


Номинация

ФИО участника

Место учебы (Полное название организации)

Класс

Возраст

Руководитель

"Прокурор нинди булырга тиеш"


Абулханова Ландыш Рамилевна

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старо-Тинчалинская сош имени Г.Гали Буинского муниципального района РТ»

11

21.08.97

Салимзянова Зульфия Загитовна



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал