- Учителю
- Бердәм республика тестына хәзерлек (татар мәктәбе)
Бердәм республика тестына хәзерлек (татар мәктәбе)
2 бүлек.
Текстны укыгыз һәм биремнәрне үтәгез.
1)Ул айлар буе кул тимичә яткан скрипкәсен шактый озак азапланып
көйләде. 2)Шул чакта мин аның әнисенә күтәрелеп карадым: ана үзенең
шәкерт улына шундый бер бәгырьгә төшәрлек тирән мәхәббәт белән,
бәхет-сөенеч белән сихерләнеп, эреп, мөкиббән китеп карап утыра иде
ки, мин хәтта йөрәгем-тәнем белән әллә ничек тетрәнеп куйгандай
булдым. 3)Аңлыйсызмы, күз алдыгызга китерә аласызмы - гүя бу зураеп
ачылган сыңар күздәге өнсез карашта, бер адәм затына гына түгел,
бөтен җан иясенә хас ниндидер менә үзе эшләгән могҗизага таң калу
һәм шуңа чиксез куану, шуның белән әйтеп бетергесез горурлану
ап-ачык чагылып тора иде: ул тапкан бит бу баланы! 4)Ул имезгән бит
аңа күкрәк сөтен! 5)Ул шушы сөлек кебек егетнең әнисе бит! 6)Шәкерт
әнисе, гыйлем иясе булачак кешенең әнисе... 7)Ихтыярсыздан йөрәгем
үкси башлап, мин тизрәк башымны түбән идем.
8)Бәдретдин, маташа торгач, ахырда скрипкәсен көйләде, иңбашына
терәде, җәя сыман смычогы белән сызгаларга тотынды. 9)Скрипкәнең
тавышы бик зәгыйфь иде, чеби тавышыдай көчсез-нечкә иде, ләкин бу
минутта безнең күңелләргә ул да бик ягымлы, бик тансык иде.
10)Бәдретдиннең уйнавын барыбыз да шылт та итмичә, тып-тын калып
тыңлап утырдык. 11)Бу ярлы өйнең һавасында ук ниндидер бер авыр
сагышлы моң - мәңгелек моң йөзә кебек иде. 12)Текә генә катып
утырган ап-ак бабай ни уйлый, бүкәне өстеннән бер генә дә
кузгалмаган абзый кеше ни кичерә - моны белүе һич мөмкин түгел иде.
13)Тик шушы моң эчендә, томан аша караган тулы ай төсле,
Бәдретдиннең әнисе үзенең сүзсез шатлыгы белән яктырып утыра.
(Әмирхан Еники)
2. Ирен гармониясе күзәтелгән сүзне билгеләгез.
1)көйләде; 2) мөкиббән; 3) сөтен; 4) шәкерт.
3. Саңгырау тартыклар гына булган сүзне билгеләгез:
1) айлар; 2) белән; 3) гыйлем; 4) чакта.
4. Билгеләнгән сүз нинди җөмлә кисәге булып килә?
Ул шушы сөлек кебек егетнең әнисе бит!
1) тәмамлык; 2) аергыч; 3) хәл; 4) ия.
5. Билгеләнгән сүзнең антонимын табыгыз.
Ул айлар буе кул тимичә яткан скрипкәсен шактый озак азапланып көйләде.
1) уйнады; 2) төзәтте; 3) рәтләде; 4) ватты
6. Әйтелеше язылышына туры килмәгән сүзне билгеләгез.
1) горурлану; 2) чеби; 3) абзый; 4 ) түгел.
7. Борын ассимиляциясе күзәтелгән сүзне билгеләгез.
1) сихерләнеп; 2) ачылган; 3) могҗизага; 4) Бәдретдиннең.
8. Рус теленнән кергән сүз булган җөмләне билгеләгез.
1) Ул имезгән бит аңа күкрәк сөтен!
2) Ул айлар буе кул тимичә яткан скрипкәсен шактый озак азапланып көйләде.
3) Бу ярлы өйнең һавасында ук ниндидер бер авыр сагышлы моң - мәңгелек моң йөзә кебек иде.
4) ... Ихтыярсыздан йөрәгем үкси башлап, мин тизрәк башымны түбән идем.
9. 2 нче җөмләдән билгеләү алмашлыгын табып языгыз.
10. 4 - 6 нчы җөмләләрдән төшем килешендәге исемне табып языгыз.
3 бүлек.
2 нче бүлектә укылган текстны файдаланып, 11.1 биремен үтәгез.
11.1. «Тик шушы моң эчендә, томан аша караган тулы ай төсле, Бәдретдиннең әнисе үзенең сүзсез шатлыгы белән яктырып утыра» дигән фикерне сез ничек аңлыйсыз? Фикерегезнең дөреслеген раслау өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Бу вакытта файдаланган җөмләләрне тулысынча языгыз яки номерларын күрсәтегез.
Сочинениенең күләме 50 сүздән дә ким булмаска тиеш.
2016
Балыкларны коткаручылар
1) Көннәрдән бер көнне балыкчылар каргаларны каравылга - балыкларны сакларга куярга булдылар. 2) Кәҗәне кәбестәгә, песине каймакка якын китермәскә икәнлеген һәммәбез дә биш бармагы кебек белә. 3) Ә менә балыкчылар нигәдер каргаларга балыкларны ышанып тапшырдылар. 4) Каян башларына килгән диген?!
5) Кыш көне су асты дөньясында караңгылык, төссезлек хакимлек итә. 6) Кыш ахырларына таба балыклар, авызларын ачып, көчкә-көчкә кыймылдыйлар. 7) Һава җитми, суларга кыен аларга. 8) Боз астында кислород бетеп килә, ә боз өстендә һава керердәй бер ярык-тишек тә юк. 9) Күр дә тор, тиздән балыклар көтүләре белән, мур кыргандай, кырыла башлаячак. 10) Кул кушырып карап торсаң, балыксыз калуың бар.
11) Менә каргаларның файдасы кайчан тиде.
12) Су астында һава бетә башлагач, балыклар бәке авызына җыелалар да авызларын судан чыгаралар. 13) Моны күреп, төрле-төрле яклардан бәке яннарына каргалар җыела башлый. 14) Балыкчылар балыкларның эшләре хөрти икәнне шуннан беләләр дә инде. 15) Әмма авыз ачып тормыйлар, ломнар, балталар эләктерәләр дә тизрәк балыкларны коткарырга ашыгалар. 16) Су астына чиста саф һава керсен өчен, боз өстендә күп итеп бәкеләр тишәләр. 17) Шулай итеп, каргалар сигналы балыкчыларны дәррәү аякка бастыра. 18) Каргалар да сынатмыйлар, алар да үткен күзле, ышанычлы каравылчылардан бер дә ким түгелләр. 19) Күргәнегезчә, балыклар язмышын ышанып тапшырырга була икән үзләренә.
(Николай Сладков буенча.)
2.Бирелгән җөмләләрнең кайсысы арткы рәт сузыкларыннан гына торган сүзләрдән төзелгән?
1) Кул кушырып карап торсаң, балыксыз калуың бар.
2) Менә каргаларның файдасы кайчан тиде.
3) Су астында һава бетә башлагач, балыклар бәке авызына җыелалар да авызларын судан чыгаралар.
4) Моны күреп, төрле-төрле яклардан бәке яннарына каргалар җыела башлый.
3.Антонимнар кулланылган җөмләне күрсәтегез
1) Кыш ахырларына таба балыклар, авызларын ачып, көчкә-көчкә кыймылдыйлар.
2) Һава җитми, суларга кыен аларга.
3) Боз астында кислород бетеп килә, ә боз өстендә һава керердәй бер ярык-тишек тә юк.
4) Күр дә тор, тиздән балыклар көтүләре белән, мур кыргандай, кырыла башлаячак.
4. 17-19 нчы җөмләләрдән ясалма сыйфатны табып языгыз.
5. 1-4 нче җөмләләрдән билгесезлек алмашлыгын табып языгыз.
6. 15 нче җөмләдән фразеологик әйтелмәне табып языгыз.
7. 19 нчы җөмләдән туры тәмамлыкны күчереп языгыз.
8. 6-9 нчы җөмләләрдән катнаш кушма җөмләне билгеләгез.
9. Түбәндәге җөмләдә барлык тыныш билгеләре номерланган. Тиңдәш кисәкләр арасына куелган тыныш билгесенең номерын языгыз.
Әмма авыз ачып тормыйлар,(1) ломнар, (2)балталар эләктерәләр дә тизрәк балыкларны коткарырга ашыгалар.(3)
10. 5 -8 нче җөмләләрдән кире сүз тәртибе кулланылган җөмләнең номерын языгыз.
11.1. " Каргалар да сынатмыйлар, алар да үткен күзле, ышанычлы каравылчылардан бер дә ким түгелләр. Күргәнегезчә, балыклар язмышын ышанып тапшырырга була икән үзләренә" дигән фикерне сез ничек аңлыйсыз? Фикерегезнең дөреслеген раслау өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Бу вакытта файдаланган җөмләләрне тулысынча языгыз яки номерларын күрсәтегез.
Сочинениенең күләме 50 сүздән дә ким булмаска тиеш.