7


  • Учителю
  • Призентация по татарскому языку Фатих Карим

Призентация по татарскому языку Фатих Карим

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала





Фатих Кәрим исемендәге республикакүләм фәнни - гамәли конференциясе





Фатих Кәримнең тормышы һәм иҗаты





















Җырым кала үткән юлымда

















Эшне башкарды:





Фәнни җитәкчесе:





























Эчтәлек

  1. Кереш...........................................................................................................2 - 3

  2. Төп өлеш

Җырым кала үткән юлымда ……………………………………………..4 - 8

  1. Йомгаклау………………………………………………………………....9

  2. </<font face="Times New Roman, serif">Кулланылган әдәбият……………………………………………………..10

















































































Кереш

Кече яшьтән үк туган телемне, туган җиремне ихтирам итеп яшим мин. Җирдәге һәр кешегә үз туган шәһәре, авылы, районы аеруча якын. Ул - аның кечкенә Ватаны. Анда кеше беренче мәртәбә табигатьнең, аның янәшәсендәге әйберләрнең матурлыгын күрә. Менә шушы тәэсирләр аша туган якка һәрчак тугрылыклы булып калу, Ватанны олылау хисе, аның үткәнен барлау хисе барлыкка килә. Ватанны олылау - якыннарыңны, туганнарыңны, үзең яшәгән җиреңне, анда яшәүче кешеләрнең хезмәтен хөрмәт итү, безнең бәхетле тормышыбыз өчен гомерләрен биргән якташларыбызны, язучыларны, шагыйрьләрне һәм аларның гаиләләрен барлау, милли мәдәнияткә, туган телгә мәхәббәт ул. Үземнең шушы матур, мул тормышта яшәвем өчен мин өлкән буынга рәхмәт әйтәм. Өлкәннәрне хөрмәт итү, сугыш ветераннарына дан җырлау - безнең бурычыбыз.

Сугыш кечкенә һәм зур булмый... Сугыш аяусыз һәм мәкерле, барлык яшәеш кануннарына каршы оештырылган әшәке һәм куркыныч була. Сугышны башка бернинди түбәнлекләр белән дә чагыштырып булмый, тереклек дөньясына ул алып килгән газапларны бернинди законнар, ант итүләр, үкенүләр аклый алмый.

1941 елның 22 июнендә немец-фашист илбасарлары безнең илебезгә басып керделәр, шәһәрләрне, авылларны талый, яндыра башладылар. Халкыбыз, бердәм булып, дошманга каршы көрәшкә күтәрелде. Илебезнең барлык халыклары белән бергә авыр көрәштә татар язучылары да катнаштылар; язучы, шагыйрь, журналист буларак фронт газеталарында хезмәт иттеләр; кулларына корал алып, алгы сызыкларда сугыштылар; ялкынлы сүз белән җиңүгә ярдәм иттеләр. Әдәбият Җиңүгә ышанычны ныгытуга зур иҗат ялкыны белән хезмәт итте. Бөек Җиңүне якынайтуда татар язучыларының өлеше гаять зур. Алар туплар тынып торган арада, гаҗәеп әсәрләр иҗат итәргә дә вакыт тапканнар. Дошманга каршы корал белән генә түгел, ә үткен каләм белән дә күтәрелгәннәр. Шундый әдипләребезнең берсе - патриот-шагыйрь Фатих Кәрим аерым урын биләп тора.

Фатих Кәрим үзенең тормышы һәм иҗаты, ялкынлы йөрәге, саф хисләре һәм какшамас рухы белән Муса Җәлилгә бик якын. Тик алар патриот шагыйрь исемен икесе ике шартта казаналар: Муса Җәлил "Моабит дәфтәрләре" һәм дошман тылындагы чиксез батырлыгы белән күтәрелсә, Фатих Кәрим бозлы окопларда кулындагы коралы һәм каләме белән үзенең корыч рухлы совет кешесе икәнлеген раслады. "Бу ике шагыйрьнең үзләренә генә хас уртак яклары бар, - дип язды С. Хәким, - аларны Бөек Ватан сугышы зур шагыйрь итте. Поэзия тавының алар икесе ике ягыннан күтәрелделәр... Татар поэзиясендә Муса Җәлилдән кала Фатих Кәрим кебек батырлык эшләгән яңадан бер генә шагыйрь дә юк. Ул - һәрвакыт Муса Җәлил белән рәттән атлап бара торган шагыйрь". Күренекле рус совет шагыйре А. Сурков: "Бары тик олы батырлыкка ия булган йөрәк кенә иң тирән түреннән шундый шигырь юлларын чыгара ала", - дип Ф. Кәрим поэзиясенә югары бәя бирде.

Ялкынланып яшәү һәм иҗат итү теләге белән янган шагыйрь яу кырында ятып калганда аңа бары36 яшь иде. Ул, "шаулы шигъри хисләр диңгезенең дулкынчысы", халык йөрәгенә кереп, ил хәтерендә сакланырлык шөһрәт казанып һәлак булды...

Әлеге язмада Фатих Кәримне патриот шагыйрь итеп кенә түгел, җир кешесе - сөйгәнен, балаларын, үз эшен яраткан шәхес буларак ачарга омтылыш ясалды.

Фәнни эшемнең максаты:

  1. Ф. Кәримнең тормыш юлын һәм иҗатын киң җәмәгатьчелеккә җиткерү;

  2. Шагыйрьнең иҗаты үрнәгендә сугыш фаҗигасен ачыклау;

  3. Өлкән буын кешеләренә, ветераннарыбызга хөрмәт, ихтирам хисе тәрбияләү.



Фәнни эшемнең бурычлары:



  1. Тема буенча әдәбиятны өйрәнеп, аны тәнкыйть күзлегеннән бәяләү;

  2. Фактик материал туплау;

  3. Җыелган материалларны анализлау;

  4. Гомумиләштерүләр, нәтиҗәләр ясау;

  5. Алынган теманы тулысынча яктыртып, үземнең фикерләремне эзлекле рәвештә язу;

  6. Ф. Кәрим иҗатын һәм тормыш юлын тирәнтен өйрәнү.































Төп өлеш

Фатих Кәрим (Фатих Вәли улы Кәримов) 1909 елның 9 гыйнварендә хәзерге Башкортстан АССРның Бишбүләк районы Аст авылында мулла гаиләсендә туа. Фатихка 8 яшь тулганчы ук, әтисе авырып үлә, малай әнисе карамагында кала. Башлангыч белемне ул туган авылындагы мәктәптә ала. 1922 елда, бертуган абыйсы Габдулла Кәримовка ияреп, Бәләбәй шәһәренә китә, педагогия техникумының хәзерлек группасына укырга керә һәм аны тәмамлый.

Ф. Кәрим заманы өчен укымышлы саналган гаиләдә үсә. Абыйсы шагыйрь Ярлы Кәрим - Октябрь революциясе өчен актив көрәшкән коммунист. Әнисе һәм апасы да әдәбият белән кызыксыналар, үзләре җырлар чыгаралар. Октябрьреволюциясе, гражданнар сугышы булачак шагыйрь күңелендә тирән эз калдыра. Бәләбәй техникумында Фатих булачак язучылар Гази Кашшаф, Кәшфи Басыйров белән бергә укый, кулъязма әдәби журналда катнаша башлый. 1925 елда Н.К. Крупская исемендәге яшүсмерләр йортында тәрбияләнгәндә, Ф. Кәрим комсомолга керә. 1925 - 1929 елларда Казан җир төзелеше техникумында укый.

Яшь комсомолецның энергиясе ташып тора. Ул укуда да, җәмәгать эшләрендә дә кайнап йөри, иң алдынгы укучыларның берсе була. Техникум комсомол оешмасының секретаре, профком председателе итеп сайлана. Кулъязма әдәби журналның редакторы буларак бик күп эшли, үзе дә язарга өлгерә. Җитез һәм хәрәкәтчән, эшчән табигатьле егетнең яшьлек дәрте аның беренче шигырьләренә дә хас.

Ф. Кәримнең беренче шигырь һәм фельетоннары 1927 - 1929 елларда Татарстан матбугаты битләрендә басыла башлый. Бу вакытларда татар поэзиясе социалистик реализм юлына ныклап аяк баскан иде инде. Авылда да, шәһәрдә дә яңа дөнья төзү өчен катлаулы һәм дәртле көрәш кызган чор. Ф. Кәрим татар совет поэзиясенең Такташ әйдәп барган шагыйрьләре сафына баса. Ул таулар казып, яңа төзелеш күтәрүче комсомол яшьләргә, аларның рухландыргыч хезмәтенә дан җырлап килә.

" Без бик яхшы хәтерлибез: Фатих Кәрим язучылар арасына кызыл галстук таккан пионер кыяфәтендә килеп керде. Озакламый аның галстугы комсомол значогы белән алмашынды. Шуның белән бергә ул әдәбият - поэзия дөньясына да кайнап торган комсомол рухы алып килде " , - дип язды аның яшьтәше һәм дусты Мирсәй Әмир.

Ф. Кәримнең башлангыч чор иҗатындагы лирик герой - үзенең бар уйлары, теләкләре белән яңа кеше. Ул - үз заманындагы сыйнфый көрәш вакыйгаларына да, киләчәккә дә нык ышаныч белән карый. Шагыйрьне илебездәге бөтен вакыйгалар җәлеп итә. Шул ук вакытта чит илләрдәге политик хәлләрне дә ул совет кешесенә хас тирән кызыксыну белән күзәтеп бара. Ил эчендәге уң һәм сул оппортунистларның явыз ниятләрен фаш итә, сыйнфый уяу булырга чакыра.

Утызынчы еллар дәвамында Ф. Кәримнең әдәби сиземе һәм зәвыгы, дөньяга карашы тиз үсә, чыныга, киңәя бара. Аның иҗат офыгы зурая, иҗтимагый - политик темалар янына лирик - интим хисләр өстәлә.Шагыйрьзур темаларны да лирик хис белән сугарып язу юлларын эзли. "Зәйтүнә" (1931), "Беренче бала" (1932) кебек шигырьләрдә үк инде лирик җылылык, мөлаемлык, эчкерсез ачыклык белән, табигый сөйләү сыйфатлары күренә башлый.

Иҗатының беренче чорында ук Ф. Кәрим - шагыйрь - гражданин, көрәшче һәм патриот. Һәр шыгырендә ул, бөтен дөньяга хаклылык һәм иреклелек нуры чәчкән социолизм иленеңтулы хокуклы гражданины буларак, ныклы ышаныч һәм горур хис белән сөйли.

Үз чорындагы ялкынлы көрәшнең батырларын - авылда һәм шәһәрдә яңа тормыш коручы, илебез чикләрендә сакта торучы замандашларын шагыйрь чын йөрәктән чакыра. Социалистик хезмәткә, киләчәкне төзү өчен көрәшкә чакырган яңадан - яңа шигырьләре, мәкаләләре, очерклары аның ил каршында зур җаваплылык хисе тоеп, олы хисләр белән, заман сулышын яхшы сизеп яшәүче булуы турында сөйли. Һәрвакыт алга, югарыга омтылып яшәү, һәр эшкә бөтен күңелне биреп, янып эшләү, иҗтимагый - политик активлык Ф.Кәримнең гомер һәм иҗат юлына хас.

Ф. Кәрим әле техникумда укыганда ук ВЛКСМның Татарстан өлкә комитеты аны "Яшь ленинчы " газетасының җаваплы секретаре итеп билгели. Техникумны бетергәч, ул "Крестьян газетасы"нда эшләргә кала, башка газета һәм журнал редакцияләрендә эшли. Мондый хезмәт аңа тормыш сулышы белән бергә барырга, каләмен чарларга ярдәм итә. Ул әхлак, комсомол һәм хезмәт, әдәби хәрәкәт темаларына күп санлы очерклар, кечкенә хикәяләр, фельетоннар яза. 1928 - 1931 еллардагы ныклы



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал