7


  • Учителю
  • 'Эндәш сүзләр' темасына дәрес

'Эндәш сүзләр' темасына дәрес

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Биектау районы Мәмдәл урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Җамалиева Ләйсән Ильяс кызы


Тема: Эндәш сүзләр дөньясы


Максат: укучыларның тема буенча белемнәрен ныгыту, тикшерү, гомумиләштерү; танып белү активлыгын үстерү; укучыларның сүзлек байлыкларын тулыландыру; белемнәрне практикада куллана белергә өйрәтү; әхлак тәрбиясе бирү.


Җиһазлау: магнитофон, индивидуаль биремнәр, тестлар, кроссворд, компьютер, плакатлар.


Метод һәм алымнар: әңгәмә, үзлектән эш, иҗади эш, эзләнү эше


Предметара бәйләнеш: татар әдәбияты, рус теле.


Дәрес төре: белемнәрне ныгыту

Дәрес барышы.


  1. Оештыру.

  • Исәнмесез, укучылар! Кәефләрегез ничек?

  • Исәнмесез, апа! Кәефләребез яхшы. Татар теле дәресенә без әзер.

2.Тема өстендә эш.

  • Балалар, бүген без дәресебездә эндәш сүзләр дөньясына юл алырбыз.

Сөйләм нинди генә төрдә булмасын, ул һәрвакыт кемгә дә булса мөрәҗәгать ителгән була. Шуңа күрә эндәш сүзләрнең сөйләмдәге роле бик зур.

Эндәш сүзне без күп кулланабыз. әмма аларны җөмлә кисәкләреннән аеруда укучылар кыенсыналар һәм язганда алар янында тиешле тыныш билгеләре куюда хаталар да җибәрәләр.

Безнең белемнәребез нинди икән? Өйрәткәннәр исегездә калдымы икән? Бүген шул сорауларга җавап эзләрбез.

Бүгенге дәресебездә без, укучылар, читтән генә экскурсиягә барырбыз. Кая юл аласыбызны белер өчен кроссворд чишәргә туры килер.

3. Кроссворд чишү

Кроссворд сораулары:

  1. Эндәш сүз җөмләнең нинди кисәге? (модаль кисәге)

  2. Кешедән кала башка предметларга төбәп эндәшү күренеше ничек атала? ( сынландыру)

  3. Сөйләм төбәп әйтелгән кеше ? (зат)

  4. 8) Составы ягыннан нинди эндш сүзләр була? (җыйнак, җәенке)

  5. Сөйләм төбәп әйтелгән затны, предметны белдерә торган сүз (эндәш сүз)

  6. Эндәш сүз кайсы килештә килә? (баш)

  7. Көчле тойгы белән әйтелгән эндәш сүздән соң нинди билге куела? (өндәү)

9)Эндәш сүз җөмлә кисәгеннән нинди тыныш билгесе белән аерыла? (өтер)

10) Эндәш сүз ничәнче зат белән бәйле? (ике)

- Бик яхшы, укучылар. Хәзер әйдәгез укыйк әле, вертикаль баганада нинди сүз килеп чыкты?

- Казан шәһәре.

- Дөрес. Димәк, без бүген читтән торып башкалабызга юл алабыз.

Слайд. Хуш, авылым, сау бул! ( тактага да шул ук сүзләр эленә)

- Укучылар, туган авылыбыздан аерылу безнең өчен дә, башкалар өчен дә бик авыр. Шагыйрь Ф.Хәйруллинның "Хуш,авылым" дигән шигырендә түбәндәге юллар бар:

Хуш, авылым, сау бул, сәламнәр әйт,

Җылы җилләр искәндә.

Мин җырлармын өзелеп-өзелеп

Авылым искә төшкәндә...

  • Шагыйрьнең эндәшү объекты нәрсә?

  • Авыл.

  • Без дә кузгалдык. Юлыбыз урман аша. Слайд: урман, шүрәле

Каршыбызда Шүрәле. Шагыйрь Г.Тукайны башкала белән нәрсә бәйләде икән? Тыңлап китик әле.

( Бер укучы Г.Тукайның тормышында Казан шәһәренең әһәмияте турында сөйли).

  • Рәхмәт, ә хәзер укучылар Шүрәленең биремен үтик .

4.Бирем. Г.Тукай шигырьләрендә төшеп калган эндәш сүзләрне һәм тыныш билгеләрен куярга, тыныш билгеләренең куелышын аңлатырга


  1. Тынма, эшлә и __________ Бел тәңредән эшләргә көн.

Эшләп арыгачтын, бирелгәндер тыныч йокларга төн. ("Эш")


  1. Курыкмагыз ____________ күреп сез яныгызда мин барын;

Мин тимәм сезгә, фәкать сайравыгызны тыңлармын. ("Кошларга").


  1. Кызык сезгә _________________ кышкы кичтә!

Җылы өйдә утырасыз якын мичкә;

Утырасыз рәхәтләнеп, тезелешеп, -

Шатлык сезгә, уңайсызлык килми һич тә. ("Кышкы кичтә")


  1. Йокла __________ йом күзең,

Йом, йом күзең ___________

Кичтән йокың кала да,

Егълап үтә көндезең. ("Бишек җыруы")


  1. Әйт әле __________

Сөйләшик бергәләп.

Бу кадәр күп очып

Армыйсың син ничек? ("Бала белән Күбәләк")


  1. Ат та, сүзгә кушылып, үз нәүбәтендә зарлана:

"Юк ла и ________________ - ди, - сезгә тормыш бик уңай,

Эшләсәгез алты ай, сез ял итәсез алты ай. ("Арба, Чана, Ат")


  1. Әйдәле _________ өйрән син, арт аягың берлә тор;

Аума, аума! Туп - туры тор, төз утыр, яхшы утыр! ("Кызыклы шәкерт")


  1. И ________ һич юк икәндер мәрхәмәт хисең синең,

Әйтче, зинһар, мәрхәмәтсез! Кем син? Исмең кем синең? ("Шүрәле")


  1. Бар халык та: "Бар _____________ бар,"- диләр,

" Бу Кисекбаш хатынын коткар," - диләр. ("Кисекбаш")


  1. ... Ни карыйсың? Тиз бул әле, тиз бул ________

Капчыктагы Бүре башын китер алып!" ("Кәҗә белән Сарык")

Файдалану өчен эндәш сүзләр: Җегет; Күбәләк; сабый; Сарык; яшь балалар; Арба, чана; угълым, йолдызым; Карәхмәт; кошлар; Акбай.


  • Яхшы, укучылар. Менә алдыбызда Казан шәһәре. Слайд : Казан күренеше.

(Бер укучы Казан турында сөйли)

Тактада Ф.Кәрим шигыреннән өзек:

Казан, Казан! Сагынып кайтам сине,

Килеп җиттем менә Иделгә,

Шатлык ярсуының дулкыннары

Сыеша алмый минем күңелгә.

  • Укучылар, нинди эндәш сүз бар әлеге шигырьдә? Казанга экскурсиябезне дәвам итәбез. Слайд : М.Җәлил

  • М.Җәлил һәйкәле янына тукталыйк. М.Җәлилне Казан белән нәрсә бәйли?

( Укучы М.Җәлилнең Казан белән бәйләнеше турында сөйли)

Ә хәзер М.Җәлилне герой шагыйрь итеп таныткан "Моабит дәфтәрләрен" кулга алыйк. Үлемсез шигырьләрендә шагыйрь кемгә мөрәҗәгать итте икән?

5. Бирем.

М.Җәлил шигырьләреннән эндәш сүзләрне табарга,

тыныш билгеләрен куярга, аңлатырга.


  1. Җилләр җилләр исегез,

Болытларны кичегез! ("Җилләр")

  1. Хыял хыял Нинди ләзәтле син,

Ташламыйсың мине һичкайчан. ("Хыял")


  1. Бер минутлык күрешү бәхете белән

Инде язмыш мине бүләклә! ("Аерылу")

2 в


  1. Рәхмәт сиңа җылы назың өчен

Татлы сүзең өчен сөеклем ("Терелү")


  1. Беләм егет синең җырыңда

Күп илеңә сөю, якынлык. (" Батырлык турында")


  1. Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,

"Ул егылган арып," - дисәләр.

Син ышанма бәгърем мондый сүзне

Дуслар әйтмәс, якын күрсәләр. ("Ышанма")


3 в


  1. Җырларым сез шытып йөрәгемдә

Ил кырында чәчәк атыгыз! ("Җырларым")


  1. Рәхмәт сиңа илем шундый йөрәк

Биргән өчен безнең кызларга. ("Яшь ана")


  1. Кайгырма дус яшьли үләбез дип

Без алмадык сатып гомерне. ("Дуска")


-Бик яхшы , укучылар. Икенче биремгә күчәбез. "Ана бәйрәме" шигыреннән эндәш сүзләрне табыйк.

( Укучыларның эзләнү эше)

Эндәш сүзләр: күгәрчен

Ана

Җилкәй

Балам

Улым

Алтыным

Куанычым минем, актыгым

Анам

  • Шагыйрь кемнәргә эндәшә?

  • Ни өчен сынландыруга еш мөрәҗәгать иткән? (хыял, җырларым , җилләр ..

Алга таба юлыбыз Ф.Кәрим музеена булыр. 100 еллыгы уңаеннан искә алу кичәләре дә үтте. Шагыйрьне Казан белән нәрсә бәйли?

6. Хәзер Ф.Кәрим шигырьләреннән эндәш сүзләр эзләп карыйк. Укучыларга түбәндәге шигырьләре тәкъдим ителә:

"Туктатыйк" "Ак күбәләк"

"сагынып көтәм" "Партизан егет"

"Кайтырмын мин" "Пионерка Гөлчәчәккә хат"

"Газиз әнкәй"


  • Игътибар итегез әле ни өчен эндәш сүзләр кулланганнар һәм без кулланабыз?

  • Ә сез нинди матур эндәшү сүзләре кулланасыз?

(Укучылар эндәш сүзләр әйтәләр, шул вакытта тактага эленгән эндәш сүзләрне дә карарга кирәк)

7.Иҗади эш: Бирелгән эндәш сүзләр белән җөмләләр уйлау.

әнием, әтием, улым, кызым, сеңелем, иркәм, сөеклем, үскәнем...

Әфәнде, ханым, туташ, апа, абый...

Молодой человек, девушка, женщина, мужчина...

(Әлеге сүзләрне куллану үзенчәлеге турында сөйләнелә)


8. Бирем. Игътибарлыкларын тикшерү. Шигырьне тыңлаганда эндәш сүзләрне табу

  1. Әйдә, чыршы, түрдән уз,

Туңгансыңдыр, тиз җылын.

Җырла безгә быелгы

Дәртле яңа ел җырын. М.Җәлил "Чыршы җыры"


  1. Түзәлмәдем, бардым җырлаучыга,

Дидем: "Кардәш, бу көй нинди көй?"

Җавабында милләттәшем миңа:

"Бу көй була, диде, Әллүки" Г.Тукай "Милли моңнар"


  1. - Иптәшләр, берегез,-ди,-

әнә шул гармунны, зинһар,

Китереп бирегез, -ди. Ф.Кәрим "Кыңгыраулы яшел гармун"


  1. Суык бабай, кил безгә

Яңа ел бәйрәменә,

Чыршы әйләнәсендә

Җыр җырлап әйләнергә. М.Җәлил "Суык бабай"


  1. И туган тел, и матур тел,

Әткәм-әнкәмнең теле.

Дөньяда күп нәрсә белдем

Син туган тел аркылы.


8. Бирем. Белемнәрне тикшерү . Тест


  1. Гомуми интонация астында әйтелгән и, ай, әй, о ымлыклары белән эндәш сүзләр арасына

    1. өтер куела

    2. өтер куелмый


2. Эндәш сүзләр составы буенча

1) җыйнак

2) җәенке

3) җыйнак, җәенке


3 . Көчле тойгы белән әйтелгән эндәш сүздән соң

1) өтер куела

2) өндәү билгесе куела


  1. Эндәш сүз кайсы килештә килә?

    1. баш килеш

    2. иялек килеше


  1. Эндәш сүзне тап:

Урман, урман, мине синнән аера

Чәнечкеле тимер коймалар. (М.Җ.)

  1. коймалар

  2. урман

  3. тимер


  1. Бирелгән җөмләләр арасыннан эндәш сүз булганын күрсәт:

    1. Чик сакчысы сакта тора.

    2. Син чик сакчысы, ә без - игенчеләр.

    3. Син, чик сакчысы, ил чиген сизгер сакла.

    1. икенче җөмлә

    2. беренче җөмлә

    3. өченче җөмлә


  1. Күп нокталар урынына төшеп калган эндәш сүзне куй:

Тор,... , җиттек Казанга.

Алдыбызда бит - Казан!

  1. дустым

  2. шәкерт

  3. улым


  1. Эндәш сүз нинди җөмлә кисәге була?

    1. иярчен кисәк

    2. баш кисәк

    3. җөмлә кисәге була алмый


9. Иҗади эш. Котлау открыткасы язу.


10. Йомгаклау.

    1. Эндәш сүзләрне кулланмау нәрсәгә китерә?

    2. Эндәш сүзләр нинди очракларда кулланыла?

    3. Нинди тыныш билгеләре куела?


Димәк, укучылар эндәш сүзләр безгә дәрестә генә түгел, ә көндәлек тормышта да кирәк икән. Шуңа күрә бер-беребезгә матур итеп эндәшә белсәк, безгә дә шундый ук мөнәсәбәттә булырлар. Елмаюлы йөзебезне, тәмле сүзләребезне кызганмыйк.


- "Аралашу әдәпләре"ннән киңәшләр укыла.


11. Билге кую.


12.Өй эше: Җырлардан эндәш сүзләр табарга.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал