7


  • Учителю
  • Рабочая программа по татарской литературе для 1 класса русскоязычных групп по Р.З.Хайдаровой

Рабочая программа по татарской литературе для 1 класса русскоязычных групп по Р.З.Хайдаровой

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Укыту - тематик планлаштыру

Эш программасы

Сыйныф: 1Б сыйныфы (рус төркеме)

Программа мәктәпнең укыту планы буенча елга 33сәгатькә исәпләнә, сәгатьләр күләме атнага 1 сәгать.

Аңлатма язуы

</ Планлаштыру: Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасына(1 - 11 нче сыйныфлар. ), мәктәпнең ФДБС буенча укучы класслар өчен эшләнгән локаль актка нигезләнеп төзелгән.(№323, 31нче август,2016 ел.), ООП ООО , (педагогик киңәшмә карары № 1 , 31 нче август,2016 ел; 323 нче номерлы боерык, 31нче август, 2016 ел)

Дәреслек :

Р.З.Хәйдарова, Н.Г.Галиева "Күңелле татар теле". Дүртьеллык башлангыч рус мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен татар теле һәм әдәби уку дәреслеге (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Казан, "Татармультфильм" нәшрияты, 2014.

Өстәмә әдәбият:

  1. Борһанова Р.А. Татар теле өйрәнә нәниләр: Балалар бакчалары өчен кулланма.-Казан: Мәгариф, 2005.-207 б.

  2. Гәрәева Г.Ф. Уйный-уйный укыйбыз. - Казан: Яңалиф, 2007.-240 б.

  3. Газизова А.Н. Башлангыч сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы. -Казан: Яңалиф, 2007.-56 б.

  4. Р.З Хайдарова , Р.Л.Малафеева. Татарский язык в таблицах. г.Набережные Челны, 2005

  5. Сборник правил по татарскому языку.- Казань: Издательство " Гыйлем", 2008.

  6. Татар теленнән диктантлар: 1-4 с. өчен.- Казан: Мәгариф, 2006. -159 б.

  7. Татар теленнән диктантлар җыентыгы (1класс өчен) Яр Чаллы ,2002.

11. Фатхуллова К.С., Газизова А.Н. Тесты по татарскому языку: для 4 класса четырёхлетней начальной школы (для русскоязычных учащихся). -.- Казань: Гыйлем, 2010

12. Харисова Ч.М. Обучение татарскому произношению в русской школе.-М.: Гуманит. Изд. Центр ВЛАДОС , 2001.- 414 с.

13. Харисов Ф.Ф., Харисова Ч.М. В мире слов и предложений

14.Интерактивный учебник по татарскому языку для 1 класса .https://edu.tatar.ru/page2593.htm/cors/

15.Мультимедийная интерактивная звуковая иллюстрированная библиотека детских книг «БАЛА"





Укытуны материаль-техник һәм мәгълүмати яктан тәэмин итү

Татар теленә өйрәткәндә, түбәндәге материаль-техник чаралардан файдалану таләп ителә:

  • күрсәтмә әсбаплар;

  • белешмә материаллар;

  • аудио һәм видео әсбаплар;

  • мультимедиа укыту программалары;

  • электрон дәреслекләр;

  • компьютер программалары;

  • интерактив программалар;

  • татар сайтлары;

  • электрон китапханә;

  • лингафон кабинеты;

  • татар сайтлары (belem.ru; tatarile.org.com);

  • "АНА ТЕЛЕ" онлайн-мәктәбе.





Әдәби укудан эш программасы рус телендә сөйләшүче балаларны Р.З.Хәйдарованың коммуникатив технология нигезендә татарча сөйләшергә өйрәтү өчен төзелгән укыту-методик комплексына таянып төзелде.

1нче класста укучы рус телле балаларга тәкъдим ителгән укыту-методик комплекты федераль дәүләт стандартларының төп положениеләренә һәм психология, педагогика фәннәренең казанышларына таянып, шулай ук, тел өйрәтү процессында методик стандарт итеп кабул ителгән коммуникатив технология нигезендә укыту принципларын исәпкә алып төзелде.

Татар телен дәүләт теле буларак укыту телне аралашу чарасы буларак куллану, шулай ук укучыларны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү, аларның күпмилләтле җирлектә аралашу культурасын формалаштыру максатларын күзаллый. Татар телен аралаштыру чарасы буларак үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда полиэтник җәмгыятьтә үзара аңлашу һәм хезмәттәшлек итү әзерлеге һәм осталыгы тәэмин ителү фаразлана.

Укыту-методик комплексы балаларның психик үсешендә федераль дәүләт стандартларында аеруча басым ясалган түбәндәге юнәлешләрне үстерүне максат итеп куя:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бөйләнешләрен табу, индуктив, дидуктив фикерләү;

  • хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;

  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

  • ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү.



Рус телле балаларга уку дәресләрен укытуның төп максаты: укучыларны татарча аралашырга өйрәтү, лексик, грамматик нигезләрен системалы рәвештә үзләштерү,телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү, татар теленә хөрмәт тәрбияләү, бу телнең дәүләт теле буларак әһәмияте зур булуына төшендерү.

Бу максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычларны хәл итү сорала:

1. татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү;

2. татар этикеты тәгъбирләрен кертеп, бирелгән ситуация буенча диалогик сөйләм оештырырга өйрәтү;

3. программада күрсәтелгән лексик темалар буенча телдән яки язмача монологик сөйләм булдыруга ирешү;

4. карап чыгу, танышу, өйрәнү, эзләнү максаты белән уку төрләрен кулланып, төрле жанрдагы текстларны аңлап уку күнекмәләрен үстерү;

5. татар халкының фән, мәгариф, сәнгать, мәдәният өлкәсендәге казанышлары, күренекле шәхесләре белән таныш­тыруны дәвам итү;

6. халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү.

Укыту процессын коммуникатив технология нигезендә оештыру принциплары:

1.телне аралашу аша өйрәнү принцибы;

2. уку процессын индивидуальләштерү;

3. телне актив фикерләү нигезендә өйрәнү принцибы;

4. телне функциональ төстә өйрәнү принцибы;

5. ана телен исәпкә алу принцибы.

Программаның тематик эчтәлеге

Искәрмә:

Мәктәпнең уку-укыту планына нигезләнеп эш планында сәг. саны кыскарды. (Программада уку һәм татар теле дәресләренә 136 сәг.каралган, ә безнең мәктәпнең уку-укыту планы буенча 132 сәг.).10

8

6

2



7

Кыш җитте

15

15

12

3



8

Без шәһәрдә яшибез

10

10

7

3



9

Безнең гаилә

11

11

8

3



10

Татар халык ашлары

10

10

7

3



11

Сәламәт бул

9

9

7

2



12

Кибеттә

12

12

9

3



13

Җәй җитә

10

10

8

2









Барлыгы:

136

132

99

33



СӨЙЛӘМ ЭШЧӘНЛЕГЕ ТӨРЛӘРЕНӘ ӨЙРӘТҮГӘ ТАЛӘПЛӘР:





ТЫҢЛАП АҢЛАУ







ДИАЛОГИК СӨЙЛӘМ





МОНОЛОГИК СӨЙЛӘМ





УКУ





ЯЗУ







Нормаль темп белән әйтелгәнне ишетү аша мәгънәне аңлау, аңлаган турында фикер йөртү;

Сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетеп аера белү.







Темалар буенча бирелгән сүзләрне аңлап, кара-каршы сөйләм оештыру (репликалар саны 3 тән ким булмаска тиеш); дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку һәм сөйләү.







Темалар буенча бирелгән сүзләрне аңлап, монологик сөйләмдә куллану.



.

Татар алфавитындагы хәрефләрне таный белү; дәреслектә уку өчен бирелгән җөмләләрне, текстларны дөрес интонация белән укый белү.















Укылган өзек яки караган рәсем буенча, өйрәнелгән җөмлә төрләрен файдаланып, хикәя язу;





Бәйрәмнәр белән котлап, котлау кәгазьләре язу;

Сүзлек диктантлары язу.





I . Сөйләшү.

Дәреслекнең төп максаты- сөйләшергә, ләкин аралашуда кулланырлык итеп сөйләшергә өйрәнү. 1 нче сыйныфта дәрес вакытының 70-80%ы сөйләшергә өйрәнүгә китә.

II . Ишетеп аңлау (аудирование)

Аралашу өчен, төп шартларның берсе- әңгәмәдәшләрнең бер-берсенең сөйләмен аңлавы. 1 нче сыйныфтаишетеп аңларга өйрәтүнең төп бурычлары түбәндәгеләр:

  • нормаль темп белән әйтелгәннең ишетү аша мәгънәсен аңларга, аңлаган турында фикер йөртергә, аралашуда куллана белергә өйрәтү;

  • сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетү аша аерырга өйрәтү;

  • ишетү хәтеренең күләмен үстерү.

III. Уку.

Уку эшчәнлеген оештырганда, укытучы укучыларның "Букварь"белән эшләүләрен даими рәвештә күзәтә, башлангыч сыйныф укытучысы белән элемтәдә тора.

Уку эшчәнлеген оештыру буенча материал дәреслектәтүбәндәге принциплар нигезендә бирелде:

1. Авазларны өйрәнү "Букварь"ны өйрәнү белән параллель яисә аз гына соңга калып бара.

2. Татар әлифбасына гына хас ә, ө, ү, җ, ң, һ хәрефләре а,о, у, ж, н, х хәрефләре белән бергә бирелә.

3. Бер үк хәрефнең төрле авазлар белдерүе, хәреф белән таныштырганда ук, транскрипцион билгеләр ярдәмендә күрсәтелә. Балалар транскрипцион билгеләрне укый һәм куллана белсеннәр өчен, дәреслектәмахсус күнегүләр системасы бирелде.

4. Бер үк сөйләм материалының сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә саклану принцибын истә тотып, дәрестә үзләштерергә тиешле сөйләм үрнәкләре уку текстларында, диалогларда, язуда кабатланылды.

5. Уку техникасын үстерүгә ярдәм итә торган рифмовкалар, җырлар, рифмалаштырылган әкиятләр бирелде.

Татар теленә өйрәтүнең метапредмет нәтиҗәләре

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү,сәбәп - нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

  • иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;

  • объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

  • төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

  • тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия,белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

  • эш тәртибен аңлап,уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

  • билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

  • укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;

  • ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

  • дәрескә кирәкле уку - язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;

  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

  • әңгәмәдәшеңнең сөйләмен тыңлый,аның фикеренә туры килерлек җавап бирә белү;

  • әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;

  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

  • парларда һәм күмәк эшли белү;

  • мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару;

  • әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Тәрбияви максатның эчтәлеге

Укучының түбәндәге шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана:

  • шәхесара һәм мәдәният ара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;

  • әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлый белү;

  • әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирә белү;

  • "гаилә", "туган ил", "мәрхәмәтлелек" төшенчәләрен кабул итү, "башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык" , "кеше кадерен белү" кебек хисләр формалаштыру.













Программаның тематик эчтәлеге

1 нче сыйныф (132 сәгать)Әйдәгез танышабыз! (3 сәг.)

Танышу. Бер-береңнең исемен сорау, яшәү урынын әйтү. 1дән 10га кадәр саннар.



Әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, хәлен сорый белү. Әңгәмәдәшеңнең яшәү урынын сорый һәм үзеңнең кайда яшәвең турында хәбәр итә белү.

Бер-береңнең яшен, ничәнче сыйныфта укуын сорый, җавап бирә белү. Бергә уйнарга чакыра белү.

Урман дусларыбыз (2сәг.) Кыргый хайваннар, аларның исемнәре, яшәү урыннары. Аларны сурәтләү.

Кыргый хайваннарның исемнәрен атый, санын әйтә белү. Кыргый хайваннарның кайда яшәгәнен әйтә, аларны сурәтли белү.



Спорт бәйрәме (2 сәг.)

Без команда бирәбез. Спорт бәйрәмендә катнашу.

Иптәшеңә командалар бирә белү. Спорт бәйрәмендә нишләгәнеңне әйтә белү. Дустыңны уйнарга чакыра, кем белән уйнаганыңны әйтә белү.

Мәктәптә (2 сәг.)

Уку-язу әсбаплары. Уку-язу әсбапларының саны, төсе, барлыгы, юклыгы. Мәктәптә уку хезмәте. Мин ничек укыйм?

Уку-язу әсбапларының исемнәрен әйтә, үзеңә сорап ала, иптәшеңә тәкъдим итә, кирәклеген, санын әйтә белү. Мәктәптәге уку хезмәтен атый, үзеңнең, иптәшеңнең ничек укуын әйтә белү. Предметларның урынын әйтә белү (китап өстәлдә)

Йорт хайваннары һәм кошлары (3 сәг.)

Йорт хайваннары һәм кошлары, аларның исемнәре, яшәү урыннары. Аларны сурәтләү.

Йорт хайваннарының һәм кошларының исемнәрен әйтә, саный, яшәү урынын әйтә белү



Бакчада (2 сәг.)

Яшелчә исемнәре, саны, аларның төсе, тәме. Җиләк-җимешләр, саны, аларның төсе, тәме.

Яшелчә һәм җиләк-җимеш исемнәрен, санын, аларның төсен, тәмен әйтә, аларны сорап ала белү. Бакчада нәрсә үскәнен, нинди эшләр эшләгәнеңне әйтә белү.

Нәрсә яратканыңны, яратмаганыңны әйтә, сорый белү. Хезмәтенә карап, геройга бәя бирә белү.

Кыш җитте (3 сәг.)

Кыш билгеләре. Кышкы уеннар. Яңа ел бәйрәме.

Кыш билгеләрен әйтә, сорый, һава торышын тасвирлый белү. Яңа ел бәйрәме турында сөйли белү. Бәйрәмгә барганыңны, бәйрәмнең кайда булганын әйтә белү. Кышкы уен төрләрен әйтә, уенга чакыра белү. Чана, чаңгы, тимераякларның барлыгын, юклыгын, нәрсә белән шуганыңны әйтә белү.

Сәламәт бул (2 сәг.)

Тән әгъзаларының исемнәре. Табиптә. Шәхси гигиена предметлары.

Тән әгъзаларының исемнәрен атый, кайсы җирең авыртканын сорый, әйтә белү. Сәламәт булу өчен, киңәшләр бирә белү. Авыру кешенең хәлен сорау, аңа дару, чәй тәкъдим итә белү. Шәхси гигиена предметларының исемнәрен, аларның барлыгын, юклыгын, кирәклеген әйтә, аларны сорап ала белү.

Безнең гаилә (3 сәг.)

Гаилә әгъзалары. Без гаиләдә нишлибез? 8нче Март - әниләр бәйрәме. Язгы көн.

Гаилә әгъзаларының исемнәрен атый, үз гаиләң турында сөйли белү, иптәшеңнең гаиләсе турында сорый белү. Язгы көнне сурәтләп сөйли белү. Яз фасылының ошаганын, ошамаганын әйтә белү. Бәйрәм белән котлый, кемгә бүләк бирүне әйтә белү.

Татар халык ашлары (3 сәг.)

Татар халык ашлары. Кунакта.

Табын янында. Туган көн.

Татар халык ашларының исемнәрен, ризыкларның тәмле булуын, нинди ризыклар яратканыңны, нинди ризык кирәк икәнен, нәрсә белән чәй эчкәнеңне әйтә белү. Кунакларны каршы ала, аларны табынга чакыра белү. Туган көн турында сөйли, туган көн белән котлый белү.

Кибеттә (3 сәг.)

Ашамлыклар. Ашамлыклар кибетендә. Савыт-сабалар. Савыт-саба кибетендә. Киемнәр. Киемнәр кибетендә.

Ашамлыклар исемнәрен,нәрсә ашаганыңны, эчкәнеңне әйтә, кибеттә сатып ала белү. Савыт-саба исемнәрен дөрес әйтә белү. Киемнәрнең исемен, төсен, нинди кием кигәнеңне әйтә белү.



Без шәһәрдә яшибез (3 сәг.)Шәһәрдә. Безнең шәһәр. Мин транспортта барам.

Нинди республикада яшәгәнеңне, Татарстан шәһәрләре исемнәрен әйтә белү. Нинди транспортта барганыңны әйтә белү.

Җәй җитә ( 2сәг.)

Күңелле җәй. Җәйге ял. Без Сабантуйга барабыз.

Җәй билгеләрен әйтә белү. Дусларны Сабантуй бәйрәменә чакыра, бәйрәмдә нишләгәнеңне әйтә белү.



























ТЕМА

Укучыларның эшчәнлек төре

Үткәрү вакыты

План

Фактик

1-чирек (9-сәг.)

Әйдәгез танышабыз

(3 сәг.)



1

Әйдәгез танышабыз.

Тылсымлы сүзләр.

Сорау-җавапларны ситуациягә туры китереп кую.

2.09



2

Исемнәргә кем? Нәрсә? Сорауларын кую.

Раслау һәм кире кагу формалары.

Диалог төзү,ситуатив күнегүләр,чылбырны дәвам итү

9.09









3

Син кайда яшисең?соравы һәм аңа җавап формасы.

Рәсем буенча диалог төзү.

Кара-каршы сөйләү, чагыштыру



16.09





Урман дусларыбыз(2 сәг.)

4

Кыргый хайваннар .

Рәсем буенча хайваннарны 2 төркемгә бүлү.

Сүзлек эше. Кара-каршы сөйләү.

23.09









5

Кыргый хайваннар.

"Төремкәй" әкиятен сәхнәләштерү.

Сүзләргә сораулар кую.

Кара-каршы сөйләү.

30.09



Спорт бәйрәме

(2 сәг.)

6

Спорт бәйрәме.

Сүзлек эше.

Рәсем буенча күнегүләр эшләү.



7.10



7

"Кем белән уйныйсың? "соравы, аңа җавап формасы.

Диалогик-монологик сөйләм, хаталарны төзәтү,өстәлгән сүзләрне алыш тырып язу.

14.10









Мәктәптә (2 сәг.)

8

Мәктәптә.Уку-язу әсбаплары.

Сүзлек эше,сүзләрне төркемнәргә бүлү.

Рәсем буенча җөмләләр төзү.

21.10



9

Уку-язу әсбапларының кирәклеген әйтү, үзеңә сорап алу белү формасы

Сорау-җавапларны ситуациягә туры китереп кую.Экранда бтрелгән рәсемнәрне, ниндидер билгеләренә карап,төркемләү

28.10





2-чирек

(7сәг.)

Йорт хайваннары һәм кошлары

(3 сәг.)

10

Йорт хайваннары һәм кошлары.

Сүзләрне дөрес уку һәм дөрес әйтү.

Рәсем буенча җөмләләр төзү.

11.11



11

Хайваннарны сурәтләү.

Парлап һәм коллективта эшләү күнекмәләрен ныгыту.

18.11



12

"Без йоклыйбыз" тексты.

Сорау-җавапларны ситуациягә туры китереп кую,төшеп калган сүзләрне язу.

25.11



Бакчада, базарда

(2 сәг.)

13

Яшелчәләр, җиләк- җимешләр.

Логик тәртиптә план төзү.

Рәсем буенча хикәя уйлау.

Сорауларга җавап бирү.

2.12



14

"Шалкан" әкиятен сәхнәләштерү .Безнең бакчада

Рольләргә бүлеп уку һәм сәхнәләштерү.

Фикерне дөрес һәм төгәл итеп әйтә белү күнекмәләре .



09.12



Кыш җитте

(3 сәг.)



15

Кыш билгеләре

Сүзләрне төркемләү, парлы рәсемнәрне 2 төркемгә аеру.

Рәсем буенча хикәя төзү

16.12



16

Кыш Бабай килә. Яңа ел бәйрәме.

Хаталарны төзәтү,ситуатив күнегүләр



23.12



3-чирек

(10сәг.)

17

Кышкы уеннар.



Рәсем буенча хикәя төзү.

Рольләргә бүлеп уку һәм сәхнәләштерү.

13.12





Сәламәт бул!

(2 сәг.)

18

Тән әгъзаларының исемнәре

Парларда эш,төшеп калган сүзләрне кую

Рәсем буенча диалог һәм монолог төзү.

20.01



19

Шәхси гигиена предметлары ."Мин сабын беән кул юам "төзелмәсе.

Артык сүзләрне табу, хаталарны төзәтү, төшеп калган сүзләрне кую

27.01



Безнең гаилә(3 сәг.)

20

Гаилә. Минем гаиләм.

Бирелгән рәсемнәрне төркемләү.

Рәсем буенча диалог һәм монолог төзү.

3.02



21

Гаиләдә кемнәр барлыгын әйтү, сорау. Гаилә әгъзаларының нишләгәнен әйтү.

Сүзлек эше, төшеп калган сүзләрне табу. Сызылган сүзләргә сораулар кую.

Диалогик сөйләм.

10.02



22

Яз фасылы

Ел фасылы билгеләрен әйтә белү.Сүзлек эше.



24.02



Татар халык ашлары

(3 сәг)

23

Татар халык ашлары

Бирелгән сүздәрне таблицага кую, сүзләрнең ахырын табу, парларда эш, сораулар уйлау

3.03



24

Кунакта

Диалог уку. Сорау- җавапларны ситуациягә туры китереп кую.

10.03



25

Туган көн-зур бәйрәм

Текст өстендә эшләү.

Рәсем буенча сөйләү.

17.03





Кибеттә(3 сәг)

26

Ашамлыклар.

Ашамлыклар кибетендә.

Сүзләрне төркемнәргә аеру,ситуатив күнегүләр,сызылган сүзләргә сораулар кую

24.03



4-чирек

(8сәг.)

27

Савыт-саба .

Кибеттә савыт-саба сатып алу.

Сүзлек эше.

Рәсем буенча җөмләләр төзү.Диалог төзү.

7.04



28

Киемнәр кибетендә.

Сүзләргә сораулар кую,ситуатив күнегүләр

Парлап эшләү.

14.04



Без шәһәрдә яшибез(3 сәг.)

29

Безнең шәһәр.

Хаталарны төзәтү, сүзләрне төркемнәргә бүлү,ситуатив күнегүләр

28.04



30

Мин транспортта барам.

Текстны рольләргә бүлеп уку.

Рәсем буенча хикәя төзү.

5.05





31

"Шәһәрдә" темасын йомгаклау.

Биремле карточкалар буенча эш.

Парлап эшләү.

12.05



Җәй

(2 сәг.)

32

Ямьле җәй җитте

Г.Тукай." Бала белән күбәләк".

Шигырьне ятлау .Ситуатив күнегүләр.

19.05



33

Сабантуй-күңелле бәйрәм.

Диалогик -монологик сөйләм. Ситуатив күнегүләр.

25.05









 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал