7


  • Учителю
  • Конспект по татарскому языку на тему Бәйлек сүзләр

Конспект по татарскому языку на тему Бәйлек сүзләр

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема: Бәйлек сүзләр.

Максатлар: 1. Бәйлек сүзләрне килеш белен төрләнешен аңлату һәм аларны үрнәк нигезендә кулланырга өйрәтү.

2. Килеш кушымчаларын дөрес сайлау күнекмәләрен үстерүне дәвам итү.

</ 3. Әдәп- әхлак тәрбиясе бирү.





Җиһазлау: дәреслек( Р.З. Хәйдәрова: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 5 нче сыйныфы өчен дәреслек), интерактив такта, компьютер, презентация.

Дәрес төре: ГКФ.

Методлар һәм алымнар: аңлату-күрсәтү һәм репродуктив методлар.

укытучы сүзе; тыңлау-күзәтү; сәнгатьле уку; дәреслек белән эшләү, күрсәтмәлелектән файдалану, күнегүләр эшләү алымнары.









Дәрес барышы.

I Башлам.

  • Исәнмесез, укучылар.

  • Исәнмесез, саумысез!

  • Хәерле иртә, балалар!

- Кәефләрегез ничек соң?

  • Рәхмәт, яхшы

  • Сез дәрескә әзерме?

  • Әйе, әзер.

  • Утырыгыз.

  • Бүген сыйныфта кем дежур. (Кизү укучының рапортын тыңлау).

  • Без бүген гадәти булмаган дәрес үткәрәбез. Безнең ярдәмчебез - компьютер. Без бүген бәйлек сүзләр темасы белән танышырбыз, аларның әһәмиятен ачыклап, үз җөмләләребездә кулланырга өйрәнербез.

II. Өйгә эшне тикшерү.

"Яхшы уку өчен нишләргә кирәк?" соравына җаваплар язып килү.

  • Дәресләрне әзерләргә кирәк.

  • Укытучыны тыңларга кирәк.

  • Дәрестә җавап бирергә кирәк.





III. Актуальләштерү.

Укучылар, әйдәгез хәзер ы, е хәрефләренең дөрес язылышын искә төшереп китик.

Бол_т, йолд_з, төсл_, дөр_с, бор_н, чок_р, сөлг_, көчл_, бор_ч.









IV. Яңа төшенчәләр формалаштыру.

  • Татар телендә бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр бар. (Компьютер экраннарында кагыйдә язылган. Бер укучы кычкырып укый.)

  • В татарском языке большую группу послеложных слов составляют имена, выражающие пространственные и временные отношения. Употребляясь в пространственных падежах, они являются своеобразным средством связи. Это такие слова, как ас (низ), өс (верх), урта (середина), баш (начало), як (сторона), ян (бок), арт (зад), ал (перед), төп (низ, дно), ара (промежуток), каршы (перед, навстречу), буй (вдоль) и т.д. Они употребляются в трех падежах: дательном, исходном, местно-временном (часто с аффиксами принадлежности третьего лица).



Бәйлек сүзләр икенче бер сүзгә иярәләр, тартым, чыгыш, урын - вакыт килешендә булалар.

- Укучылар, хәзер бирелгән бәйлек сүзләрне кулланып артыбызда, яныбызда, алдыбызда кемнәр утыруын әйтик.

- Минем артымда Булат, янымда Арина, алдымда Адилә утыра.

- Рәхмәт, Ирина дөрес әйттең. Тагын кайсыгыз әйтә?

- Минем янымда Богдана, артымда Зөфәр, алдымда Софья утыра.

- Рәхмәт, Маша дөрес әйттең.

Укучылар, карыйк әле нинди кушымчалар ялгана икән бәйлек сүзләргә. Алар III заттагы кушымчаларны ялгыйлар. Они обычно присоединяют аффиксы принодлежности III лица -ы, -е, -сы, -се.

Әйдәгез, бирелгән бәйлек сүзләргә III заттагы кушымчалары ялгыйбыз. Аст..., өст..., , ян..., як(г)..., алд..., арт..., баш..., эч..., , урта...

Асты, өсте, яны, ягы, алды, арты, башы, эче, уртасы.



Булдырдыгыз, дөрес эшләдегез. Также могут употребляться в форме трех падежей. Нинди килешләр икәнен ? Сез хәзер үзегез ачыш ясарсыз. Хәзер экрандагы рәсемнәргә карап әйтегез, китап кайда ята?

  • Китап өстәл өстендә ята.

  • Китап өстәл астында ята.

  • Китап өстәл алдында ята.

  • Китап өстәл эчендә ята.

  • Китап өстәл артында ята.

Барлык бәйлек сүзләргә нинди сорау куеп була?

  • Кайда?- Где? соравын куеп була.

Бу нинди килеш соравы?

  • Урын-вакыт килеше.

  • Кушымчаларын билгеләгез.

  • -нда, -ндә кушымчалыры.

  • Димәк, бу бәйлек сүзләр урын-вакыт килешендә кулланганнар. Хәзер бу бәйлек сүзләрне карап китик. Бәйлек сүзләргә нинди сору куеп була?

  • Кая?-Куда?

  • Килешен билгеләгез, кушымчаларын күрсәтегез.

  • Юнәлеш килеше, - на\-нә кушымчалары.

  • Димәк, бу бәйлек сүзләр юнәлеш килешендә кулланганнар. Хәзер тагын башка бәйлекләрне карыйбыз? Бу бәйлек сүзләр нинди сорауга җавап бирә?

  • Кайдан?- Откуда?

  • Килешен билгеләгез, кушымчаларын күрсәтегез.

  • Чыгыш килеше, -ннан, -ннән кушымчалары.

  • Димәк, укучылар бәйлек сүзләр юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт килешләрендә кулланалар.



VI. Яңа төшенчәләрне ныгыту.

1. Хәзер күнегүләр эшләп алыйк. Дәреслекләрне ачабыз 3нче күнегүне язмача эшлибез. Нокталар урыннына тиешле килеш кушымчаларын куеп бәйлек сүзләрне дөрес язарга.

Табын уртасы... матур вазада чәчәкләр. Ул тәрәзә алды... басып тора. Шәһәр урасы... тимер юл үтә. Күл яны... камышлар үсә. Мәктәп алды... чәчәкләр утырттык. Парта өсте... китапларны алды.

Ә хәзер, укучылар, әзрәк ял итеп алыйк. Басабыз сүзләрне кабатлап, күнегүләр эшлибез (физкултьминутка).

Без әле бераз ардык,

Ял итәргә уйладык:

Башны иябез алга,

Ә аннары-артка.

Уңга-сулга борабыз,

Аннан карап торабыз.

Иң өстен сикертәбез,

Кулларны биетәбез.

Бер алга, бер артка сузып

Күңелле ял итәбез.









2. Текст белән эш. Табын янында.

Сүзлек эше.

табын-стол

валчыклар-крошки

аунап ята иде- валялись. Сүзләрне кычкырып укыйбыз һәм сүзлек дәфтәренә язып куябыз.





Текстны укыйбыз, бәйлек сүзләрне табып сорау куябыз килешен күрсәтәбез.



Табын янында.

Мин кичә бер гаиләгә кунакка бардым.Табын янына хуҗа малае Саша да утырды. Өстәл өстендә зур савыт белән салат тора.Саша салатны үз янына куйды һәм тиз-тиз ашый башлады. Хуҗабикә безгә аш бирде: башта миңа, аннан соң Сашага. Саша башкаларны көтмәде, ашны ашый да башлады. Ул авызын чапылдатып, сөйләшә-сөйләшә ашады. Аштан итне кулы белән алды да өстәлгә куйды.Десертка алма бирделәр. Хуҗабикә малае иң зур алманы алды да табын яныннан китте. Өстәл өсте бик пычрак калды: анда ит һәм ипи валчыклары аунап ята иде.

Табын янына - кая ? (ю.к.), өстәл өстендә - кайда? (у-в. к.), үз янына- кая ? (ю.к.), табын яныннан- кайдан? (ч.к.), өстәл өсте- IIIзат.

- Сашаның табын янында үз -үзен тотышы сезгә ошадымы?

- Андый малай нинди була?

- Әдәпсез-невоспитанный

- Сез Сашага биргән киңәшләр белән килешәсезме?

- Ашар алдыннан кулларыңны юма.

- Өстәл янында тәртипле утыр.

- Табын янында сөйләшмә,көлеп утырма.

- Табын яныннан киткәндә,нәрсә әйтергә кирәк?

- Сез дә,балалар,табын янында әдәпле,тәртипле утырыгыз.

VII. Өй эше.

Бәйлек сүзләрне өйрәнергә.

101нче бит 6нчы күнегү. Бәйлек сүзләрне кулланып Сашага табын янында үз-үзеңне дөрес тоту турында киңәшләр бирергә.

VIII. Йомгаклау.

Димәк, укучылар без бүген дәрестә бәйлек сүзләр (послеложные слова) белән таныштык. Сез нинди бәйлек сүзләр беләсез?

  • Өстендә, астында, уртасында, янында, алдында.

  • Бик дөрес. Бу бәйлек сүзләрне нинди килешләрдә кулландык?

  • Юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт килешендә кулландык.

  • Ә алар нинди соруларга җавап бирде?

  • Кая?, кайда?, кайдан? сорауларына җавап бирделәр.

Укучылар, бик дөрес әйттегез, теманы аңлагансыз. Шуның белән дәресебез тәмамам. Көндәлекләрегезне бирегез билге куябыз.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал