7


  • Учителю
  • Методическая разработка Рабочая программа по татарскому языку и литературе для 9 класса

Методическая разработка Рабочая программа по татарскому языку и литературе для 9 класса

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Рабочая программа по татарскому языку в 9 классе.



Предмет татар теле

Сыйныф 9

Сәгать саны 68

Барлыгы 68 ; атнага 2

Планлаштырылган контроль дәресләр 2 , зачет 2 , тест 2

Административ контроль дәресләр __

Тематик - укыту планы 2011 нче елда чыккан " Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбияты укыту программасы" нигезендә төзелде.

Дәреслек: Зиннәтуллина К.З, Фатыйхова Ф.Ф, Мирзаһитов Р.Х.Татар теле. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 9 нчы сыйныфы өчен дәреслек. Казан, "Мәгариф" нәшрияты, 2011.

Өстәмә әдәбият:

  1. Абдрәхимова Я.А. " Татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре.

  2. Галиуллина Г.Р. Татар теле. Лексикология. Казан, "Мәгариф" нәшрияты, 2007.

  3. Максимов Н.В. Урта мәктәптә татар теле укыту. Казан, "Мәгариф" нәшрияты, 2008.

  4. Максимов Н.В. Татар теленнән тестлар. "Мәгариф" нәшрияты, 2004.

  5. Максимов Н. В., Трофимова С.М. Татар теленнән диктантлар һәм изложениеләр (5-11). "Мәгариф" нәшрияты, 2005.

  6. Харисов Ф.Ф., Харисова Ч.М. Татар теле. Кагыйдәләр, күнегүләр. Казан, "Мәгариф" нәшрияты, 2007.

  7. Хәбибуллина З.Н., Нәбиуллина Г.Ш. Диктантлар җыентыгы. Казан, "Мәгариф" нәшрияты, 2006.

  8. Җир Хартиясе. ТР гомуми белем бирү мәктәпләре укытучылары өчен методик күрсәтмәләр. Казан, 2007.

  9. Җир Хартиясе . Укыту ярдәмлеге. Казан, "Заман" нәшрияты, 2007



















Аңлатма язуы

IХ сыйныф

Татар теле

Календарь - тематик план 2014 нче елның базиз укыту планына нигезләнеп төзелде.

Мәктәпнең укыту планы нигезендә атнага сәгать саны -2, уку елына сәгатьләр саны -68.

9 нчы сыйныфта татар теле традицион һәм заманча белем бирү технологияләре нигезендә укытыла.

План " Татарстанның рус телле мәктәпләрендә татар телен ана теле буларак укыту эчтәлегенә таләпләр минимумы"нда каралган шартларны исәпкә алып төзелде.

9 нчы сыйныфта кушма җөмлә синтаксисы үзләштерелә, шулай ук текст синтаксисы, текстның бер төре буларак тезем, чит сөйләмле текст буенча төшенчә бирелә, андагы тыныш билгеләре өйрәнелә.

Дәреслектәге һәм өстәмә материаллар укучыларда туган телгә карата кызыксыну уяту, укуга уңай мөнәсәбәт, иҗади караш, мөстәкыйльлек, җаваплылык хисләре тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Дәресләрдә милли төбәк компонентын файдалануга игътибар ителә. Рус мәктәбендә укучы татар балаларына ана теле буенча системалы фәнни яктан белем бирелә, тел һәм сөйләм күнекмәләре булдырыла, ягъни танып белү, гамәли юнәлештәге эш тормышка ашырыла.

Рус мәктәбендә ана теле буларак татар теле укытуның төп бурычлары түбәндәгеләр:

1. Татар теленең барлык тармаклары буенча эзлекле рәвештә фәнни белем бирү.

2. Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру. Туган телдә матур һәм дөрес аралашырга өйрәтү.

3. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү, татар теле мөмкинлекләреннән тулысынча файдалана белергә өйрәтү.

4. Татар телен башка фәннәр буенча белем алу чарасы буларак кулланырга өйрәтү күнекмәләре булдыру.

5. Укучыларның логик фикеләү сәләтләрен үстерү.

6. Дәреслек, өстәмә һәм белешмә әдәбият белән эш итү, уку, язу күнекмәләрен камилләштерү.

Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларының күбрәк рус телендә аралашуларын һәм фәннәрнең рус телендә үзләштерелүен истә тотып, темаларны үткәндә, грамматик категорияләрне аңлатканда, татар теленә хас күренешләрне рус теле белән янәшә куеп (сопостовительная грамматика) аңлату нәтиҗәле.

Укучыларның гомуми грамоталылыгын тикшерү һәм үстерү өчен төрле характердагы диктантлар, шулай ук сүзлек байлыгын арттыру, бәйләнешле сөйләм үстерү, логик фикерләү дәрәҗәсен камилләштерү максатыннан сочинение һәм изложениеләр яздырыла. Язма эшләрнең күләме: барлыгы -14, шул исәптән диктантлар -5, изложениеләр - 2,сочинениеләр- 5

Эш программасы тел белеме тармаклары арасында системалылык һәм эзлеклелек, фәннилек, аңлаешлылык принципларын истә тотып төзелде.



Программа эчтәлеге:

1. Гади җөмлә синтаксисы.(4 сәг.)Җөмләдә сүзләр бәйләнеше. Җөмлә кисәкләре. Туры һәм кыек сөйләм.

2. Кушма җөмлә синтаксисы һәм пунктуация(44 сәг.)

Кушма җөмләләрнең төрләре: тезмә кушма һәм иярченле кушма җөмләләр. Теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр. Күптезмәле кушма җөмләләр

Тезмә һәм иярченле кушма җөмләләр. Тезмә кушма җөмлә турында гомуми мәгълүмат. Теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр, аларның аерым компонентлары арасында­гы мәгънәви бәйләнешләр. Тезмә кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре.

Иярченле кушма җөмлә турында гомуми мәгълүмат. Иярченле кушма җөмләләрнең төзелеше һәм мәгънә ягыннан төрләре.Баш җөмләгә үзенең хәбәре составында тормаган чаралар ярдә­мендә бәйләнгән (аналитик) иярченле кушма җөмләләр. Татар теленең үзенчәлеге буларак, баш җөмләгә үзенең хәбәре соста­вындагы чаралар ярдәмендә бәйләнгән (синтетик) иярченле кушма җөмләләр. Аналитик һәм синтетик иярченле кушма җөмләләрдә бәйләүче чаралар һәм тыныш билгеләре.

Татар һәм рус телләрендә тезүле һәм ияртүле бәйләнеш яр­дәмендә барлыкка килүче кушма җөмләләр. Аларның охшаш һәм үзенчәлекле билгеләре.

Мәгънәсе ягыннан иярчен җөмләләрнең төрләре турында гомуми төшенчә. Җөмлә кисәкләре белән иярчен җөмлә төр­ләре арасындагы мәгънә ягыннан бәйләнеш үзенчәлекләре. Иярчен ия җөмләләр. Иярчен хәбәр җөмләләр. Иярчен аергыч җөмләләр. Иярчен тәмамлык җөмләләр.

Иярчен хәл җөмләләр: иярчен вакыт җөмлә, иярчен урын җөмлә, иярчен рәвеш җөмлә, иярчен күләм җөмлә, иярчен сәбәп җөмлә, иярчен максат җөмлә, иярчен шарт һәм иярчен кире җөмләләр.

Ике компонентлы һәм катлаулы кушма җөмлә. Ике компо­нентлы тезмә һәм иярченле кушма җөмләләр. Катлаулы куш­ма җөмләләр: күп тезмәле кушма җөмлә, күп иярченле (тиң­дәш иярүле, тиңдәш түгел иярүле, бер-бер артлы иярүле һәм

берничә төр иярүле) кушма җөмлә, катнаш кушма җөмлә ту­рында мәгълүмат. Катлаулы кушма җөмләләрнең кулланы­лыш үзенчәлекләре һәм алардагы тыныш билгеләре. Кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау.

3. Текст синтаксисы (9сәг.)

Текст синтаксисы турында гомуми төшенчә. Текстның бер төре буларак тезем һәм чит сөйләмле текст турында кыскача мәгълүмат. Тезем һәм чит сөйләмле текстларда тыныш билгеләре.Эндәш һәм кереш сүзләр, кереш җөмләләр янында тыныш билгеләре.

Хәзерге татар әдәби теленең синтаксик нормалары.Барлык төр җөмләләргә синтаксик анализ ясау. Синтаксис һәм пунктуацияне гомумиләштереп кабатлау.

4. Стилистика (6сәг.)

Функциональ стильләрнең төрләре: сөйләмә һәм язма сөйләм стильләре. Язма сөйләм стильләре: фәнни, рәсми, эпистоляр, публицистик стильләр. Матур әдәбият стиле. Бу стильләрнең лексик-грамматик үзенчәлекләре. Синонимнарның сөйләм оештырудагы роле. Стилистик хаталар.

Сөйләм культурасы. Әдәби сөйләмнең төп билгеләре: дөрес, ачык, эзлекле, сәнгатьле, аһәңле, җыйнак, матур яңгырашлы сөйләм. Татар әдәби теленең байлыгы һәм тәэсирле булуы. Телнең кеше тормышында тоткан урыны. Татар милли әдәби теле, аның нормалары.Сөйләмдә калькалар куллану.Сөйләмдә лексик чараларның( антоним, синоним, фразеологизмнарның, мәкаль, әйтемнәрнең) кулланылыш мөмкинлекләре.

5. Гомумиләштереп кабатлау (5сәг.)

Фонетика, орфоэпия, графика һәм орфография буенча 5 нче сыйныфта өйрәнгәннәрне кабатлау. Сүзләргә фонетик анализ ясау.

Лексикология буенча 5 нче сыйныфта өйрәнгәннәрне ка­батлау. Сүзләргә лексик анализ ясау.

Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы буенча 5 нче сыйныфта өйрәнгәннәрне кабатлау. Сүзләрнең төзелешен һәм ясалышын тикшерү.

Морфология буенча 6-7 нче сыйныфларда өйрәнгәннәрне кабатлау. Сүзләргә морфологик анализ ясау.

Синтаксис һәм пунктуация буенча 8-9 нчы сыйныфларда өйрәнгәннәрне кабатлау. Җөмләләргә синтаксик анализ ясау.





























Татар теле. 9 нчы сыйныф

саны

Дәрес тибы

Эш алымнары һәм методлар

Укучыларның белем дәрәҗәләрен тикшерү

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Милли-төбәк коипоненты

Өй эше

Үткәрү вакыты

План буенча

фактик

1,2

Гади җөмлә синтаксисын кабатлау

2

Дәрес-әңгәмә, кабатлау

Сорау-җавап әңгәмәсе, дәреслек белән эшләү



Җөмләдә сүзләр бәйләнешен, җөмлә кисәкләрен белү.

Буа төбәге язучылары әсәреннән 6 җөмлә язып алырга

3 нче күнегү ( 4 бит)

11 нче күнегү (8 б)





Кушма җөмлә синтаксисы һәм пунктуация

3

Кушма җөмлә турында гомуми төшенчә

1

Яңа материалны өйрәтү

Аңлату

Сүзлек диктанты

Кушма җөмләләрне гади җөмләләрдән аера белү, сөйләмдә дөрес куллану.



16 нчы күн (13 бит)





4

Тезмә кушма җөмләләр турында гомуми төшенчә

1

Яңа материалны өйрәтү

Аңлату





Тезмә кушма җөмләләр турында мәгълүматлы булу.

Теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр, аларның аерым компонентлары арасында мәгънәви бәйләнешләр,тезмә кушма җөмләләрдә тыныш билгеләрен белү. Синтаксик анализ, кушма җөмләләрне гади җөмләләрдән аера белү, сөйләмдә дөрес куллану.



19 нчы күн (16 бит)





5

Тикшерү диктанты



1

Белем-күнекмәләрне тикшерү

Диктант№!











6

Теркәгечле тезмә кушма җөмләләр

1

Катнаш дәрес

Өлешчә эзләнү





22 нче күн (18 бит)





7

Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр

1

Яңа материалны өйрәтү

Эвристик әңгәмә





27 күн (21 бит)





8

Тезмә кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау

1

Белем һәм күнекмәләрне гомумиләштерү дәресе

Практикум дәрес

Тест биремнәре



31 нче күн (23 бит)

22 бит -

5-10 сорау

















9

Иярченле кушма җөмләләр. Баш һәм иярчен җөмләләр

1

Яңа материалны өйрәтү

Аңлату



Иярченле кушма җөмләләрнең асылы; аларның рус телендәге кушма җөмләләрдән аермасын белү.



34 нче күн (26 бит)





10

Иярчен җөмләләрне мәгънә һәм төзелеш ягыннан төркемләү

1

Яңа материалны өйрәтү

Сөйләү-лекция





28 нче биттәге сораулар





11

Бәйләнешле сөйләм үстерү

"Туган телне камил белүнең зарурлыгы турында сыйныф алдында чыгыш ясау"

1

БСҮ

Эвристик әңгәмә



БДИ ның С өлешен аңлату.

БДИга куелган таләпләр белән танышу.







12

Аналитик иярчен җөмләләр, аларның үзенчәлекләре

1

Яңа материалны өйрәтү

Аңлату, өлешчә эзләнү

Сүзлек диктанты

Аналитик һәм синтетек иярченле кушма җөмләләрдә бәйләүче чаралар һәм тыныш билгеләре.



40 нчы күнегү (32 бит)





13

Синтетик иярчен җөмләләр, аларның үзенчәлекләре

1

Яңа материалны өйрәтү

Аңлату, өлешчә эзләнү





46 нчы күнегү (35 бит)





14

Иярченле кушма җөмләләрнең синонимлыгы

1

Материалны ныгыту, белем һәм күнекмәләрне камилләштерү

Эвристик әңгәмә, дәреслек белән эшләү





"Кышкы урманда" хикәя язу

50 нче күнегү

(38 нче бит)





15

Иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре

1

Катнаш дәрес

Аңлату, күрсәтмәлелектән файдалану

Контроль сораулар





41 нче биттәге сораулар





16

Аңлатмалы диктант



1

Белем һәм күнекмәләрне тикшерү

Диктант№2



















Мәкальләр файдалану







17

Иярчен ия җөмлә

1

Яңа материалны өйрәтү

Аңлату, гамәли күнегүләр эшләү









Җөмлә кисәкләре белән иярчен җөмлә төрләре арасындагы мәгънә ягыннан бәйләнеш үзенчәлекләре.

56 нчы күн

(43 бит)





18

Иярчен хәбәр җөмлә

1

Яңа материалны өйрәтү

Аңлату, гамәли күнегүләр эшләү





59 нчы күнегү (44 бит)





19

Иярчен тәмамлык җөмлә

1

Яңа материалны өйрәтү

Аңлату, гамәли күнегүләр эшләү



62 нче күнегү (46 бит)





20

Иярчен аергыч җөмлә

1

Яңа материалны өйрәтү

Аңлату, гамәли күнегүләр эшләү

Тест биремнәре



66 нчы күнегү (49 бит)





21,

22

Изложение



2



Язма эш













23

Иярчен хәл җөмләләр. Иярчен вакыт җөмлә

1

Яңа материалны өйрәтү

Аңлату, гамәли күнегүләр эшләү







72 нче күн., 53 нче биттәге сораулар





24

Иярчен урын җөмлә

1

Яңа материалны өйрәтү

Аңлату, гамәли күнегүләр эшләү







74 нче күнегү (54 бит)





25

Иярчен рәвеш җөмлә

1

Яңа материалны өйрәтү

Аңлату, гамәли күнегүләр эшләү







81 нче күн егү (58 бит)





26

Иярчен күләм җөмлә

1

Яңа материалны өйрәтү

Аңлату, гамәли күнегүләр эшләү







85 нче күнегү (60 бит)





27

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Татарчадан урысчага, урысчадан татарчага тәрҗемә итү күнегүләре

1

БСҮ

Карточкалар белән эшләү



Фразеологик әйләнмәләрне дөрес тәрҗемә итү. БДТ эшләү.



БДТ эшләү.





28

Иярчен сәбәп җөмлә

1

Яңа материалны өйрәтү

Аңлату, гамәли күнегүләр эшләү







89нчы күнегү (тәрҗемә)





29

Иярчен максат җөмлә

1

Яңа материалны өйрәтү

Аңлату, гамәли күнегүләр эшләү







93 нчы күн ( 64 бит)





30

Иярчен шарт җөмлә

1

Яңа материалны өйрәтү

Аңлату, гамәли күнегүләр эшләү







"Ял көне" хикәя язарга





31

Иярчен кире җөмлә

1

Яңа материалны өйрәтү

Аңлату, гамәли күнегүләр эшләү







102 нче күнегү

(диалог )





32

Контроль диктант



1

Белем һәм күнекмәләрне тикшерү

Диктант№3













33

Иярчен кереш җөмлә

1

Яңа материалны өйрәтү

Аңлату, гамәли күнегүләр эшләү







105 нче күнегү (70 бит)





34

Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау

1

Материалны ныгыту, бе-лем һәм кү-некмәләрне камилләште

рү

Практикум дәрес, зачет (тест)

тест





73 бит сораулар, 111 нче күнегү





35

Иярченле кушма җөмләләрне сөйләмдә дөрес куллану, үзгәртеп төзү

1

Катнаш дәрес

Әңгәмә, өлешчә эзләнү



Бер үк төзелештәге кушма җөмләләрнең төрле мәгънә белдерүе



116 нчы күнегү (76 бит)





Катлаулы кушма җөмләләр

36

Күп тезмәле кушма җөмлә

1

Яңа материалны өйрәтү

Сөйләү-лекция



Күп тезмәле һәм күп иярченле кушма җөмләләргә синтаксик анализ



Әдәбият китабыннан 3 җөмлә язарга





37,

38

Күп иярченле кушма җөмләләр.

2

Катнаш дәрес

Сөйләү-лекция

Контроль биремнәр



121 күнегү ( 82 б), 124 күнегү

(84 б)





39

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

Әле генә булган вакыйга (факт) турында мәкалә язу

1

БСҮ

Әңгәмә, мөстәкыйль язма эш



БДТ эшенә хәзерләнү, В өлешен эшләү.



БДТ биремнәрен эшләү.





40

Катнаш кушма җөмләләр турында төшенчә

1

Яңа материалны өйрәтү

Аңлату





Катнаш кушма җөмләләр турында мәгълүмат. Синтаксик анализ ясау.



128 нчы күнегү ( 86 бит)





41,

42

Кушма җөмлә синтаксисы һәм анда кулланылучы тыныш билгеләрен гомумиләштереп кабатлау

2

Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру

Практикум дәрес, карточкалар белән эш.



Р.Харис, Ш.Хөсәенов әсәрләреннән җөмләләр алу

131 нчы күнегү

(88 бит)





43,

44



Изложение

2



Язма эш













Текст синтаксисы һәм пунктуация

45

Текст синтаксисы турында төшенчә. Тезем

1

Яңа материалны өйрәтү

Сөйләү-лекция







134 (3-5) күнегү (93 бит)





46

Чит сөйләмле текст

1

Катнаш дәрес

Өлешчә эзләнү



Туры һәм кыек сөйләмне аера белү, схемаларын ясау.Диалог, туры һәм кыек сөйләм янында тыныш билгеләрен куя белү.



Кагыйдә

ләр, 139 нчы күнегү





47

Туры сөйләм янында тыныш билгеләре

1

Катнаш дәрес

Әңгәмә-аңлату





141нчы күнегү (98 бит)





48

Нокта, сорау, өндәү билгеләре куела торган очраклар

1

Катнаш дәрес

Практикум дәрес



Җөмлә һәм текстта тыныш билгеләре куелырга тиешле урыннарны дөрес табу.



148 нче күнегү (104 бит)





49

Бәйләнешле сөйләм үстерү

"Туган төбәгебез сандугачы"

1

БСҮ

Әңгәмә



БДТ эше А өлешен кабатлау.

Ринат Рахматуллин турында сөйләшү

БДТ эше





50

Күп нокталар һәм куштырнаклар куелу очраклары

1

Катнаш дәрес

Өлешчә эзләнү







Бирелгән җөмлә һәм текстта куелган тыныш билгеләренә аңлатма бирү.

БДТ эшенә хәзерлек.



151нче күнегү

(106 бит)





51

Өтер куелу очраклары

1

Катнаш дәрес

Күнегүләр эшләү





154 нче күнегү (108 бит)





52

Нокталы өтер, ике нокта куелу очраклары

1

Катнаш дәрес

Аңлату, өлешчә эзләнү





158 нче күнегү (111 бит)





53

Сызык, җәяләр куелу очраклары

1

Катнаш дәрес

Аңлату, өлешчә эзләнү





159 нчы күн (114 б)





54,

55

Синтаксис һәм пунктуацияне гомумиләштереп кабатлау

2

Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру

Практикум дәрес







162, 164 нчы күн (117 бит)





56

Диктант



1

Белем һәм күнекмәләрне тикшерү

Диктант №4













57

Хаталарны төзәтү. Кабатлау

1



Хаталарны төзәтү, күнегүләр эшләү



БДТ эшен тулысы белән эшләп чыгу.









Стилистика һәм сөйләм культурасы

58,

59

Әдәби һәм язма сөйләм стильләре турында төшенчә

2

Яңа материалны өйрәтү

Әңгәмә катыш лекция



Әдәби сөйләмнең төп билгеләрен (дөрес, ачык, эзлекле, сәнгатьле, аһәңле, җыйнак, матур яңгырашлы сөйләм) белү. Сөйләмдә калькалар куллану.

Якташ язучыларның әсәрләре телен тикшерү. (Р.Харис, Р.Әхмәтҗанов)

Төшенчәләрне өйрәнергә





60

Синонимнарның сөйләм оештырудагы роле. Стилистик хаталар

1

Катнаш дәрес

Эвристик әңгәмә, өлешчә эзләнү.

169 нчы күн (122б)

174 нчы күн (126б)





61

Сөйләм культурасы. Әдәби тел нормалары

1

Яңа материалны өйрәтү

Сөйләү-лекция

178нче күнегү (129 бит)





5-9 нчы сыйныфларда үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау

62

Фонетика, орфоэпия, графика һәм орфография

1

Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру

Сорау-җавап әңгәмәсе,биремнәр үтәү



Сүзәргә фонетик анализ ясау



186, 191 нче күн (131 бит)





63

Лексикология

1

Сорау-җавап әңгәмәсе,биремнәр үтәү



Төрле типтагы сүзлекләрдән файдалана белү



199 нчы күнегү





64

Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы

1

Сорау-җавап әңгәмәсе, биремнәр үтәү



Сүз төзелешен, ясалышын тикшерү



203 нче күнегү





65

Контроль диктант



1

Белем һәм күнекмәләрне тикшерү

Диктант№5













66

Морфология

1

Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру

Сорау-җавап әңгәмәсе,биремнәр үтәү, тест эшләү



Морфологик-синтаксик анализ ясау



208 нче күнегү( 137 бит)





67

Синтаксис һәм пунктуация

1

Сорау-җавап әңгәмәсе,биремнәр үтәү



Синтаксик анализ ясау



214 нче күнегү





68

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Стилистик хаталары булган текстны төзәтү

1

Йомгаклау дәресе

Әңгәмә



БДТ эше С өлешен эшләү.









Язма эшләр











IX СЫЙНЫФ

I вариант

Диктант.

Ташаяк урамы.

Казанда иң борынгы урам - Ташаяк урамы. Республикабыз башкаласында ул шулай ук иң кыска урам буларак та билгеле. Кремль янында Бауман урамын Сул як Болак урамы белән тоташ­тыручы бу урамда барысы берничә йорт кына. Әмма аның бай һәм кызыклы тарихы бар. Борын­гы заманнарда, әле Казан ханлыгы чорында ук, биредә яз көннәрендә Ташаяк ярминкәсе үткә­релә торган була. Ташаяк-таш аяк (савыт) дигән сүзләрдән тора. Бөтен Идел буенда данлыклы бу ярминкәнең уртасында таштан ясалган зур савыт булган. Ираннан, Хорезмнан, Кытайдан һәм башка илләрдән килгән сәүдәгәрләр шул са­вытка ярминкәдә катнашу хокукы өчен акча сала торган булганнар. Урамның исеме өнә шул дәверләрдән сакланып калган. (99 сүз.)

(Ф.Латыйповтан)

Биремнәр.

1. Беренче, икенче җөмләләрдән кече тел тар­тыклары [къ], [гъ] ны белдергән сүзләрне язып алырга.

2. Ясалма сыйфатларны табып, асларына сы­зарга.

3. Билгеләнгән җөмләнең төрен күрсәтергә.





































Изложение №1



Алтын көз



Сентябрь - гөмбә ае... Без күбрәк гөмбәләр патшасын - ак гөмбәне эзләдек. Урманда ерым битләрендә була ул. Каеннар аска йөгерешкән җирләрдә, йә катнаш урманда, андагы яссы калкулыкларда... Коры тау битен кырмыскалар ярата, аны ак гөмбәләр дә ярата. Җәй коры килсә, алар агач төпләренә елыша, явымлы килсә, читкәрәк йөгерә, аланда, агачлыкта күп була.

Без бергә йөрмибез. Аерым эзлибез. Мин алдан табыйм да, мин алдан алыйм дип таптап йөрмибез. Тәкәббер гөмбә акмыек яки артыш куаклары астында яшеренеп тора, зур коңгырт эшләпәсен басып кигәнгә, күзгә бик әллә ни ташланмый. Син үзең эзләп тапканны, баш игәнеңне, билеңне бөккәнне көтә. Төптән үк пәке белән кисүгә, ак гәүдәсен күрсәтеп куандырып куя. Хуш исе борынга бәрелә.

Ак гөмбә аш өчен тәмле ул... Кыздырырга да бер дигән. Кояшта яки җылы мичтә киптерсәң, йә булмаса мичкәдә тозлап куйсаң, тәмен кыш буе җуймый.

Без җыя торган бүтән гөмбә дә бар әле - нарат гөмбәсе. Ул тозлау өчен бик әйбәт. Чыршы һәм каен булган тирәдә, наратлыкта үсә. Тәбәнәк куыш аяклы, тигез эшләпәле. Түгәрәк эшләпәсе, картаеп искерә төшкәндәй, аз гына аска бөгелеп, чокыраеп тора. Нарат гөмбәсе берьялгызы булмый, көтүе белән үсә.

Тагын каен һәм усак гөмбәләре, кәҗә һәм әтәч гөмбәләре бар әле, җирән һәм кызыл гөмбә, ал гөмбә, баллы гөмбә, майлы гөмбә бар. Саный китсәң, ике йөзгә тулыр. Тик син аларның ашый торганын гына җый. (205 сүз)

Г.Хәсәновтан





































 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал