7


  • Учителю
  • План-конспект урока по татарскому языку на тему 'Символика Татарстана' (6 класс)

План-конспект урока по татарскому языку на тему 'Символика Татарстана' (6 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: ДӘРЕСНЕҢ ТЕМАСЫ:ТАТАРСТАН СИМВОЛИКАСЫ Дәресне үткәрде: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Каюмова Ләйсән Расих кызыӘлмәт районы Миңлебай станциясе, 2014Дәреснең темасы: Татарстан символикасы I.Дәреснең максатлары: 1.Коммуникатив: диалогик, могологик сөйләмне үстерү2.Фәнн
предварительный просмотр материала





ДӘРЕСНЕҢ ТЕМАСЫ:

ТАТАРСТАН СИМВОЛИКАСЫ





Дәресне үткәрде:

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Каюмова Ләйсән Расих кызы

Әлмәт районы Миңлебай станциясе, 2014

Дәреснең темасы: Татарстан символикасы

  1. Дәреснең максатлары:

  1. Коммуникатив: диалогик, могологик сөйләмне үстерү

2.Фәнни: татар символикасы һәм Татарстан турында яңа мәгълүмат бирү

3. Тәрбияви: туган якка мәхәббәт тәрбияләү, туган җирнең матурлыган күрергә өйрәтү

II. Бурычлар:

1.Теманы укучыларга җиткерү

2. Дәрестә психологик уңай халәт булдыру

3. Ныклы күнекмәләр формалаштыруга игътибарны юнәлтү

4. Сүзләрне татар һәм рус телләрендә чагыштыру, алар хисабына рус мәктәбендә укучыларның сүз байлыгын арттыруга юнәлеш бирү

III. Принциплар:

  1. Дидактик

  • Фәннилек. Татар символикасы һәм Татарстан турында яңа мәгълүмат бирү

  • -күрсәтмәлелек. Презентация эше, дәүләт гимнын тыңлау

  • Уку-укыту тәрбияви характерда

  1. Лингвистик

  • Функциональ. Диалогик, могологик сөйләмне үстерү

  1. Аспектлы- комплекслылык принцибы

- сүзлек эше

4. Психологик принцип:

-индивидуаль яктан якын килү

-укучылар белән дифференциаль эшләү

IV. Җиһазлау: такта, акбур, дәреслек, сүзлекләр, интерактив такта, компьютер.

V. Укыту ысулы: аңлату-күрсәтү, өлешчә эзләнү, тикшеренү.

VI. Укыту алымнары: әңгәмә (сорау җавап), тәрҗемә эше (сүзлекләр белән эш), ДЙА биремнәре үрнәгендә "текстка туры килә, туры килми" алымын куллану, уен элементлары.

VII. Дәреснең төре: Кереш дәрес

Дәрес планы

  1. Башлам өлеше. Исәнмесез, укучылар! Барыгызга да хәерле көннәр, яхшы кәеф телим! Утырыгыз! 1 мин.

  2. Актуальләштерү этабы. 14 мин.

  1. Дежур укучының сыйныфка сораулары:

Мин Афанасьев Владимир буген сыйныфта дежур. Буген ничәнче число? Бүген Һава торышы нинди?

Дәрестә кемнәр юк? Үткән дәрестә нинди тема үттек? Өй эшенә нәрсә бирелгән иде? Синең нинди яраткан шөгыльләрең бар? һ.б.

  1. Өй эшен тикшерү.

Узган дәрестә үткән тема буенча укытучының укучыларга сораулары:

Укытучы: Нинди дәүләтне мөстәкыйль дәүләт дип атыйбыз?

Укучы җавабы

Укытучы: Мөстәкыйль дәүләт нинди билгеләргә ия булырга тиеш?

Укучы җавабы

Укытучы: Татарстан кайчан мөстәкыйль дәүләт статусын ала? һ.б.

  1. Яңа материалны аңлату. 10 мин.

Бүген, укучылар "Татарстан символикасы" дигән тема белән танышачакбыз. Ничек уйлыйсыз, дәүләт символларына нәрсәләр керә?

Укучылар җавабы.

Укытучы: дөрес укучылар, бүген Татарстанның флагы, гербы һәм гимны турында әңгәмә алып барачакбыз. Дәфтәрләрне ачып, бүгенге числоны, һәм теманы язып куябыз!

Хәзер, укучылар, экраннарга күз ташлый әле!( Презентаөия белән танышу)

Гимн тыңлау. Шул арада укучылар белән әңгәмә алып бару.

Гербта нәрсә сүрәтләнгән, нәрсәне аңлата?

Флаг ничә төстән тора, төсләр ни аңлата?

Гимнның авторы кем булган? кебек сораулар хакында бергә фикер йөртү. (10 мин.)

  1. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту 15 мин.

Алга таба дәреслектәге текст белән танышабыз.

Укытучы текстны башта үзе укый (тыңлап аңлаү сәләтен үстерү максатыннан), аннан соң бүлеп өч укучыдан укыта. Аңлашылмаган сүзләрне тактага язып барабыз. Шул ук вакытта, уен алымы белән, калын һәм нечкә әйтелешле сүзләрне искә төшерәбез(калын әйтелешле сүз очраса, укучылар кул чаба, нечкә әйтелешле булса хәрәкәтләр ясамыйлар ). Бу сүзләрне укучылар сүзлек- дәфтәрләренә язып куялар.

Аннан соң төркемнәрдә эш башкарыла. Икешәр, икешәр өч төркем, бүлешеп, текстны тәрҗемә итә, һәм эшләрне бергәләп тикшерәбез.



Аннан " Текстка туры килә, килми " алымын кулланып, кунекмәләрне ныгыту эшен башкарабыз.(Туры килсә, укучылар басалар, туры килмәсә, урыннарда калалар)

Фикерләр:

Татарстан флагында өч төс бар;

Татарстан флагында зәңгәр төс бар;

Ак төс - чисталык, пакълек символы

Татарстан гимнын С. Сәйдәшев язган;

Татарстан гербында аю сурәтләнгән һ.б.

Текстка карата укучылар сораулар төзи һәм бер-берсенә әйтеп карый.

Вакыт калса, дәресне уен формасында дәва итәргә мөмкин. Мисал өчен, барлык укучыны бастырабыз, һәм һәрберсе дөрес җавап әйткән саен утыра бара. Татарстанда нинди шәһәрләр бар? Татарстан аркыла ага торган нинди елгаларна беләсез? Башкалабызда нинди истәлекле урыннар бар? сорауларын бирергә мөмкин.

  1. Йомгаклау.

  • Нәтиҗә ясау;

  • Укучыларның хезмәтләрен бәяләү.

  1. Өй эше.

2 этапта:

  1. Татарстан символикасы турында сөйләргә өйрәнергә;

  2. Схема буенча диалог төзергә.

-Сорау

-Җавап

- Каршы сорау

- Җавап



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал