7


  • Учителю
  • Рабочая программа для татарской подгруппы по татарскому языку

Рабочая программа для татарской подгруппы по татарскому языку

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Рус мәктәбендә белем алучы татар балаларына татар теле укытуның төп максаты:

Укучыларны татар теленең фонетик, грамматик, синтаксик нигезләрен системалы рәвештә үзләштерү: сүзләрне иҗекләргә бүлү һәм юлдан юлга күчерү; авазларның әйтелешен, хәрефләрнең дөрес язылышын өйрәтү, авазларның сузыкларга һәм тартыкларга бүленүен,сингармонизм законын аңлату; иҗек калыплары, сүз басымы белән таныштыру; исем, сыйфат, фигыль, фигыль заманнарын үзләштерү; телдән һәм язма сөйләм осталыгын һәм күнекмәләрен камилләштерү, татар теленә хөрмәт тәрбияләү, бу телнең дәүләт теле буларак әһәмияте зур булуына төшендерү.

Бурычлары:

- татар телен өйрәнүгә карата башлангыч сыйныфларда нигез салынган кызыксынуны көчәйтү, үз милләтеңә, теленә хөрмәт белән карау хисе

тәрбияләү;

- татар теленең барлык тармаклары буенча эзлекле рәвештә фәнни белем бирү;

- сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру. Туган телдә матур һәм дөрес аралашырга өйрәтү;

- телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү;

- телне өйрәнгәндә үзләштергән белем һәм күнекмәләрне дөрес куллана белү;

- укучыларны даими рәвештә татар милли мәдәнияте мирасына тарту;

- халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү, укучыларның татар телен өйрәнүгә ихтыяҗын арттыру.

Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш". Бу - яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем - стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Эш программасы тел белеме тармаклары арасында системалылык һәм эзлеклелек, фәннилек, аңлаешлылык принципларын истә тотып төзелде. 2нче сыйныфта авазлар һәм хәрефләр турындагы мәгълүмат тулыландырыла. Биредә татар теленең үзенчәлекле сузык (ә, ө, ү) һәм тартык (җ, ң, һ) авазлары әйтелешен өйрәтү даими игътибар үзәгендә булырга тиеш. Аңа 35 сәгать каралган. Бу сыйныфта төп фонетик закон - сингармонизмны өйрәнәләр. Сүзләрнең бәйләнешкә керүе рус теле белән чагыштырып күрсәтелә. Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларының күбрәк рус телендә аралашуларын һәм фәннәрнең рус телендә үзләштерелүен истә тотып, темаларны үткәндә, грамматик категорияләрне аңлатканда, татар теленә хас күренешләрне рус теле белән янәшә куеп (сопостовительная грамматика) аңлату нәтиҗәле. Җөмләдәге ия белән хәбәрнең урнашу тәртибен дә рус теле белән чагыштырып күрсәтү үтемле булачак, чөнки укучылар татарча җөмләне рус теле үрнәгендә, андагы җөмлә калыплары буенча төзиләр. "Сөйләм һәм җөмлә" темасына караган материалны аңлатканда, укучыларга татарча дөрес матур, аһәңле сөйләмне ишеттерергә тиеш.

Укучыларның гомуми грамоталылыгын тикшерү һәм үстерү өчен төрле характердагы диктантлар, шулай ук сүзлек байлыгын арттыру, бәйләнешле сөйләм үстерү, логик фикерләү дәрәҗәсен камилләштерү максатыннан хикәяләр яздырыла.

2 нче сыйныф укучыларының белем, осталык һәм күнекмәләренә төп таләпләр

  • 2 нче сыйныфны тәмамлаганда, татар алфавитын яттан белү .Укытучы биргән сүзләрне яки сыйныфташларның фамилияләрен алфавит тәртибендә язу.

  • Калын һәм нечкә сузыкларны аерып, татар телендәге сүзләрнең сингармонизм законына буйсынуын яки буйсынмавын аңлату.

  • Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны аеру. ъ һәм ь хәрефләре ли сүзләрне дөрес уку һәм язу (кулъяулык, көньяк). Я, ю, е хәрефләрен дөрес язу. Татар телендә сүз басымын кую, рус сүзләре белән чагыштыру.

  • Сүз төркемнәреннән исем, фигыль һәм сыйфатларның мәгънәләрен аңлап, җөмлә эченнән табып әйтү.Исемнәрнең берлек , күплек сан формаларын аеру, фигыльләрнең юклык һәм заман кушымчаларын билгеләү.

  • Җөмләнең баш кисәкләрен билгеләү, аларның урнашу тәртибен аңлату. Җөмлә кисәкләре һәм сүз төркемнәре дигән төшенчәләрне аеру.

  • Өйрәнелә торган сүз төркемнәре кергән мәкаль-әйтемнәрне, табышмакларны ятлау һәм аларны язу.

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Уку елы ахырына универсаль уку гамәлләре формалаштыру. УУГ.

-баланың шәхси сыйфатлары, белем алуга әзерлеге һәм белем дәрәҗәсен , танып белүен үстерүгә сәләтле булуы;

- (баланың белем алуга сәләтен һәм алган белемнәрен практикада куллана белү осталыгын булдыручы универсаль уку гамәлләре;

- укучылар тарафыннан үзләштерелгән регулятив, танып белү, коммуникатив универсаль уку гамәлләрен чагылдыралар.

Шәхси нәтиҗәләр. 1) Туган республикага, туган илгә, халкына, ил тарихына карата гражданлык нигезләре, үз милләтен ярату, татар булуы белән горурлану хисләре формалаштыру;

2) табигать, халык, культура, дин төрлелегенберләштергәндөньягасоциалькарашформалаштыру;

3) башка халыкларның культурасына, тарихын ахөрмәтле караш, башкалар фикеренә карата түземлелек формалаштыру;

4) укучының тотканурынын, укучы ролен кабул итү, укуга карата кызыксынууяту, укуның шәхсән мәгънәсен аңлауны формалаштыру;

5) әхлакый нормаларны кузаллауга нигезләнеп, укучының үз эшләгән эшләре өчен шәхси җаваплылыгын, мөстәкыйльлеген үстерү;

6) эстетик ихтыяҗ һәм хис формалаштыру;

7) башкалар хисен аңлау, кайгырта белү, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, әхлакый хисләрен үстерү;

8) балаларның дуслары, олылар белән хезмәттәшлек итү күнекмәләре нформалаштыру, конфликтлы ситуацияләрне булдырмау һәм алардан чыгу юлларын таба белүләрен үстерү;

9) куркынычсыз һәм сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру, төрле тормыш ситуацияләренә һәм әдәби әсәрләрдәге геройларның гамәлләренә кешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

10) иҗади хезмәткә, эшнең нәтиҗәсенә мотивация булдыру, материаль һәм рухи байлыкларга сак караш формалаштыру.

Шәхси универсаль уку гамәлләре:

- "Гаилә", "туган ил", "мәрхәмәтлелек", "башкаларга карата түземлелек" төшенчәләрен кабул итү, аларның кадерен белү;

- Туган республикага, гаиләгә, туганнарга карата хөрмәт, әти-әнине ярату; үз милләтеңне ярату, татар булуың белән горурлану;

- укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү;

- әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләрен һәм геройларның гамәлләренә кешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

Предметара нәтиҗәләр

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

  • Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү.

  • Укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү.

  • Укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү.

  • Эш сыйфатына бәя бирә белү.

  • Эш барышында гади генә эш приборлары белән эш итә белү.( линейка, бетергеч, карандаш, )

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

- Дәреслек белән эш итә белү.

- Хәрефләрне танып, текстны (хикәя, шигырь, әкиятне) сәнгатьле итеп уку.

- Этнокультура өлкәсенә караган сүзләр булган текстны, сүзлекләр кулланып, аңлап уку.

- Текстта очраган таныш сүзләргә таянып, яңа сүзләрнең мәгънәсен төшенү.

- Текстны сәнгатьле итеп укыгач, сорауларга җавап бирү.

- Укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирә, тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.

- Предметларны, чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү.

- Укылган яки тыңланган зур булмаган текстның эчтәлеген сөйли белү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

  • Дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү

  • Укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү;

  • Сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү.

  • Башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү.

  • Парларда эшли белү.

Кулланылган метод һәм алымнар.

1.Традицион: гамәли (күнегүләр эшләү), күрсәтмә (укучыларның күзәтүе, күрсәтмәлелек), дәреслек белән эш, видеометод, телдән (аңлату, әңгәмә)

2.Актив ( төркемдә эш, индивидуаль эш)

3.Белем-күнекмәләрне кулану методы: ныгыту, тикшерү, үзтикшерү, парлы тикшерү, анализ, аерып алу.

4.Проблемалы-эзләнүле, репродуктив, мәгълүмат бирү.

Программаның эчтәлеге


Төп программада (Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (татар балалары өчен): 1-11 нче сыйныфлар. - Казан: "Мәгариф" 2011) 102 сәгать бирелә. Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгының 13.08.2012нче 9777/12 № лы "Гомуми төп белем бирү дәүләт стандартын тормышка ашыручы ТР мәктәпләренең I-IX сыйныфларының уку планы" буенча тәкъдим хатына нигезләнеп, эш программасында Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче10 нчы гомуми урта белем бирү мәктәбе"нең укыту планы буенча атнага 3 сәгатьтән - 102 сәгать каралган.Һәр теманы узганда ,мөмкинлектән файдаланып, милли-төбәк компоненты элементлары кулланыла.


Бүлек һәм темалар

Темаларның эчтәлеге

Төп программада сәгатьләр саны

Эш программа-сында сәгатьләр саны

1.

1 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау

Сүзләрне иҗекләргә бүлү һәм юлдан-юлга күчерү. Аерым сүзләр һәм сүзтезмәләрне, җөмләләрне дөрес итеп уку һәм язу. Бирелгән иҗекләрдән сүзләр, сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзеп әйтү һәм язу. Тәкъдим ителгән җөмләләрне дөрес итеп күчереп язу. Алардагы кем? нәрсә? нинди? кайсы? нишли? сорауларына җавап бирә торган сүзләрне табып әйтү, укучылардан алар белән җөмләләр төзетү. Баш хәреф белән языла торган сүзләрне кабатлау.

10

10

2.

Авазлар һәм хәрефләр

Татар теле алфавиты һәм аны өйрәнү. Сүзлекчәдән сүзләр таба белү. Бирелгән сүзләрне, сыйныфташларның фамилияләрен алфавит тәртибендә язу.

Сузык авазлар. Калын һәм нечкә сузыклар. Аларны дөрес әйтү. Сингармонизм законы. Татар теленең үзенчәлекле сузыклары һәм аларны белдерә торган хәрефләрнең дөрес язылышы.[ А], [э], [о], [ы] сузыкларын белдерә торган хәрефләр һәм аларның дөрес язылышы. Татар һәм рус телләрендә бу авазларның әйтелеш үзенчәлекләре. Я,ю,е хәрефләре, алар кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу.

Тартык авазлар. Яңгырау һәм саңгырау авазлар. Алар кергән сүзләрне дөрес әйтү һәм язу. [W],[гъ],[къ], [х], [ч] тартыкларын дөрес әйтү, аларны белдерә торган хәрефләрнең язылышы. Татар теленең үзенчәлекле тартыклары [җ], [ң], [һ]. Алар кергән сүзләрне дөрес язу күнекмәләре. Ц, щ хәрефләре булган сүзләрне дөрес уку һәм язу. Ъ һәм ь хәрефләре булган сүзләрне дөрес уку һәм язу. Аңлатмалы һәм сүзлек диктантлары язу. Кабатлау.

35

35

3.

Сүз

Сүзләрне иҗекләргә бүлү. Татар теленең иҗек калыплары белән таныштыру. Татар телендә сүз басымы. Аны дөрес куярга өйрәнү. Рус телендәге сүз басымының урыны. Кабатлау.

5

5

4.

Морфология

Исем һәм аның мәгънәсе, сораулары турында белгәннәрне ныгыту. Исемнәрнең берлек һәм күплек сан формалары. Күплек сан кушымчаларының дөрес язылышы, аларны рус теле белән чагыштыру.

Фигыль, аның мәгънәсе, сораулары. Фигыльләрнең заман формалары турында төшенчә. Аларны рус теле белән чагыштырып күрсәтү.

Сыйфат, аның мәгънәсе, сораулары. Предметның төрле билгеләрен белдерә торган сүзләр буларак, аларны сөйләмдә дөрес куллану. Татар һәм рус телләрендә сыйфатларның сыйфатланмышка иярү үзенчәлеге.

Кабатлау. Бирелгән җөмләләрдән, әзер тексттан өйрәнгән сүз төркемнәрен таба белү, андый сүзләрне русчадан татарчага тәрҗемә итү, сөйләмдә дөрес куллану.

17

17

5.

Синтаксис

Сүзләрдән сүзтезмә һәм җөмләләр төзү. Җөмләнең баш кисәкләре турында мәгълүмат бирү, аларның урнашу тәртибен күзәтү, аны рус теле белән чагыштыру. Бирелгән сүзләр белән сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзү күнекмәләре формалаштыру. Тәрҗемә күнекмәләре булдыру.

9

9

6.

Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау


4

4

7.

БСҮ

Укытучының сорауларын аңлап, аларга гади җөмләләр белән җавап бирү. Укытучы тәкъдим иткән темага 4-6 җөмлә төзеп әйтү, бирелгән диалогны (монологны) дәвам итү. Укылган өзекнең төп фикерен үз сүзләрең белән әйтү. Матур язу күнегүләрен үтәү.

22

22


Барлыгы


102

102

Укыту планы буенча сәгатьләр саны

Атнага -3 сәгать

Елга - 102 сәгать

Чирекләр

Гомуми сәгать саны

Сәгать саны

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре

(саны=сәгате)

Тема өйрәнү

Диктант

Изложение


Сочинение

Сөйләм үстерү

1нче чирек

27

19

2(1 кон-ль)

-

-

6

2нче чирек

19

16

1( кон-ль)

-

-

2

3нче чирек

30

24

1( кон-ль)

-

1

4

4нче чирек

26

21

1( кон-ль)

1

-

3

Барысы

102

80

5(4 кон-ль)

1

1

15

Календарь-тематик план

Дәрес №


Дәрес темасы

Уку эшчәнлеге төрләре

Көтелгән нәтиҗә

Үткәрү вакыты

Шәхескә

кагылышлы

метапредмет

предмет

план

факт

1.

1 нче чирек - 27 сәгать

1 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау

БСҮ."Исәнме, мәктәп!" темасына сөйләшү

Сораулар ярдәмендә рәсем буенча хикәя төзү

Иптәшләреңне хөрмәт итү. Укуга карата кызыксыну хисе уяту.


Укучыларның уку һәм язма сөйләм күнекмәләрен камилләштерү.

Үз фикереңне төгәл һәм аңлаешлы итеп әйтеп бирү. Телдән сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру

2.09

2.09

2.

Авазлар һәм хәрефләр

Сүздә ничә хәреф, ничә аваз булуын билгеләү, күнегүләр эшләү

Уңай мотив тудыру, уку теләге булдыру

Бирелгән сүзләрне, сыйныфташларның фамилияләрен алфавит тәртибендә язу.


Авазлар һәм хәрефләрне дөрес билгеләү

4..09

4.09

3.

Авазлар һәм хәрефләр.Сүзгә аваз-хәреф анализы

Сүздә ничә хәреф, ничә аваз булуын билгеләү, күнегүләр эшләү

Билгеле бер эшчәнлекне оештыруны планлаштыру, тикшерү

Татар теленең үзенчәлекле сузыклары һәм аларны белдерә торган хәрефләрнең дөрес язылышын өйрәнү

Авазлар һәм хәрефләрне дөрес билгеләү

7.09

7.09

4.

Сузык һәм тартык авазлар

Күнегүләр эшләү, сузык һәм тартык авазларны дөрес билгеләү

Баланың әйләнә-тирәсендәге барлык нәрсәгә шәхси карашы формалашу.

Тиешле мәгълүматны эзләү һәм анализлау.

Сузык һәм тартык авазларны аеру

9.09

9.09

5.

Сүзләрне иҗеккә бүлү

Сүзләрне иҗекләргә бүлү һәм иҗекләп юлдан юлга дөрес күчерү. Белем һәм күнекмәләр куллану, күнегүләр эшләү

Үз фикереңне җиткерү. Партнерны тыңлый һәм аңлый белү.

Матур язуны камилләштерү

Сүзләрне иҗекләргә бүлү . Аерым сүзләр һәм сүзтезмәләрне, җөмләләрне дөрес итеп уку һәм язу.

11.09

11.09

6.

Иҗекләрдән сүзләр, сүзтезмәләр төзү

Сүзләрне иҗекләргә бүлү һәм иҗекләп юлдан юлга дөрес күчерү. Белем һәм күнекмәләр куллану, күнегүләр эшләү

Укуга карата кызыксыну хисе булу

Тиешле мәгълүматны эзләүне хәл итү ысулларнын һәм алымнарын маодельләштерү һәм куллану.

Бирелгән иҗекләрдән сүзләр, сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзеп әйтү һәм язу.

14.09

14.09

7.

Сүзләрне юлдан юлга күчерү

Сүзләрне иҗекләргә дөрес бүлү, юлдан юлга күчерүне камилләштерү. Сүзлек диктанты

Укучы ролен үзләштерү.

Мөстәкыйль эшли белү күнекмәләрен камилләш терү

Сүзләрне иҗекләргә бүлү һәм юлдан-юлга күчерү.

16.09

16.09

8.

"Өйдә"тексты буенча аңлатмалы диктант


Диктант язу. (Татар теленнән диктантлар. /М.Х.Хәсәнова, Л.И.Галиева - Казан: Мәгариф,1990ел. - 18 бит)

Башкаларны тыңлый белү

Үз-үзеңә контроль ясый белү күнекмәләре формалаштыру.

Белем дәрәҗәсен билгеләү. Алган белем һәм күнекмәләрне, грамоталылыкны тикшерү

18.09

18.09

9.

Предмет исемнәрен, билге һәм эшне белдерә торган сүзләр


Тәкъдим ителгән җөмләләрне дөрес итеп күчереп язу. Алардагы кем? нәрсә? нинди? кайсы? нишли? сорауларына җавап бирә торган сүзләрне табып әйтү, укучылардан алар белән җөмләләр төзетү.

Үз фикереңне җиткерә белү.

Укытучыны тыңлап аңлау күнекмәләре формалаштыру

Сүз төркемнәрен аеру белү. Текста фигыльләрне таба белү

21.09

21.09

10.

БСҮ."Яшелчә бакчасында" темасына сөйләшү

Өстәмә материал белән эш. Презентация карау, фикер алышу

Баланың тормыш кыйммәтләрен, әхлакый һәм мораль нормаларны кабул итүе

Укучыларның язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен камилләштерү.

Үз фикереңне төгәл һәм аңлаешлы итеп әйтеп бирү. Телдән сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру

23.09

23.09

11.

Исем һәм фамилияләрне баш хәрефтән язу

Кеше исемнәрен, фамилияләрне баш хәрефтән язу

Мәктәпкә уңай мөнәсәбәтле укучы формалаштыру

Дәреслек белән эшли белү.

Исем һәм фамилияләрне баш хәрефтән язуны камилләштерү

25.09

25.09

12.

Шәһәр, авыл, елга исемнәренең баш хәрефтән язылуы

Шәһәр, авыл, елга исемнәрен баш хәрефтән язу

Укучы ролен үзләштерү.

Үз-үзеңә контроль ясый белү күнекмәләре формалаштыру.

Шәһәр, авыл, елга исемнәрен баш хәрефтән язуны камилләштерү

28.09

28.09

13.

Җөмлә

Бирелгән сүзләрдән җөмлә төзү

Укучы ролен үзләштерү

Логик фикерләү. Җөмләдә сүзләр тәртибе.

Текстта җөмләләр санын, җөмләнең баш хәрефтән башлануын белү

30.09

30.09

14.

Авазлар һәм хәрефләр

Алфавит

Алфавитны яттан белү, сүзләрне алфавит тәртибендә урнаштыру

Үз фикереңне җиткерә белү.

Билгеле бер эшчәнлекне оештыруны планлаштыру, тикшерү

Татар теле алфавиты һәм аны өйрәнү. Сүзлекчәдән сүзләр таба белү. Бирелгән сүзләрне, сыйныфташ-ларның фамилияләрен алфавит тәртибендә язу.

2.10

2.10

15.

Сузык авазлар

О,ы,е хәрефләренең икешәр аваз белдерүе, аларны дөрес уку һәм язу

Укуга карата кызыксыну хисе тәрбияләү

Дәреслек белән эшли, эшне оештыра белү. Җөмләдә сүзләр тәртибе.

Татар теленең үзенчәлекле сузыклары һәм аларны белдерә торган хәрефләрнең дөрес язылышы.

5.10

5.10

16.

Калын сузыклар.

Калын сузыкларны аеру буенча күнегүләр эшләү

Иптәшләреңне хөрмәт итү.

Билгеле бер эшчәнлекне оештыруны планлаштыру, тикшерү.

Калын сузыклар. Аларны дөрес әйтү. Сингармонизм законы.

7.10

7.10

17.

Нечкә сузыклар

Нечкә сузыкларны аеру буенча күнегүләр эшләү

Укуга карата кызыксыну хисе булдыру.

Укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү.


Нечкә сузыклар. Аларны дөрес әйтү. Сингармонизм законы.

9.10


9.10


18.

БСҮ."Җәйге ял" темасына сөйләшү

Сораулар ярдәмендә рәсем буенча хикәя төзү

Әхлакый кагыйдәләрдә оринтлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау.

Эшчәнлек куелышы һәм проблеманы чишү.

Үз фикереңне төгәл һәм аңлаешлы итеп әйтеп бирү. Телдән сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру

12.10

12.10

19.

[а] авазы һәм а хәрефе

Сүзләрне аваз ягыннан тикшерү."Кибеттә" темасына диалог төзү

Башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү.

Укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү.

[ а] сузыгын белдерә торган хәреф һәм аның дөрес язылышы. Татар һәм рус телләрендә бу авазның әйтелеш үзенчәлекләре.

14.10

14.10

20.

[ә] авазы һәм ә хәрефе

"Кибеттә" темасына диалог төзү. Күчереп язу. "Яшелчә бакчасы" (Татар теленнән диктантлар. /М.Х.Хәсәнова, Л.И.Галиева - Казан: Мәгариф, 2006ел. - 25 бит)

Татар теле дәресләренә уңай караш булдыру.

Дөрес итеп күчереп язабелү.Мәгълүматны тулы һәм төгәл кабул итү һәм тапшыру.

[ ә] сузыгын белдерә торган хәреф һәм аның дөрес язылышы һәм укылышы

16.10

16.10

21.

БСҮ."Көзге эшләр" темасына сөйләшү

Сораулар ярдәмендә рәсем буенча хикәя төзү

Уңай мотив тудыру

Эшчәнлек куелышы һәм проблеманы чишү.

Үз фикереңне төгәл һәм аңлаешлы итеп әйтеп бирү. Телдән сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру

19.10

19.10

22.

[о] авазы һәм о хәрефе


О хәрефе кергән сүзләрне дөрес уку

Башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү. Сөйләм этикеты номаларын үтәү

Эш тәртибен аңлый белү

[о] сузыгын белдерә торган хәреф һәм аның дөрес язылышы. Татар һәм рус телләрендә бу авазның әйтелеш үзенчәлекләре

21.10

21.10

23.

[ө] авазы һәм ө хәрефе

Ө хәрефе кергән сүзләрне дөрес уку

Башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү. Сөйләм этикеты номаларын үтәү

Тиешле мәгълүматны эзләүне хәл итү ысулларын һәм алымнарын модельләштерү һәм куллану.

Ө хәрефенең сүзнең беренче иҗегендә генә язылуын үзләштерү

23.10

23.10

24.

БСҮ."Агач утырту" темасына сөйләшү

Терәк сүзләр һәм сүзтезмәләр кулланып, рәсем буенча хикәя төзү

Башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү. Сөйләм этикеты номаларын үтәү

Мәгълүматны тулы һәм төгәл кабул итү һәм тапшыру.

Үз фикереңне төгәл һәм аңлаешлы итеп әйтеп бирү. Телдән сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру

26.10

26.10

25.

"Урманда" тексты буенча контроль диктант язу

Сүзләрне, җөмләләрне, 20-25 сүзле текстны, хәрефне бозмыйча, төшереп калдырмыйча, алмаштырмыйча һәм хәреф өстәмичә, каллиграфик дөрес язу. (Татар теленнән диктантлар. /М.Х.Хәсәнова, Л.И.Галиева - Казан: Мәгариф, 2006ел. - 28 бит)

Әхлакый сыйфатлар формалаштыру

Алган белемнәрне куллану.

Дөрес язу күнекмәләрен булдыру. Алган белем һәм күнекмәләрне, грамоталылыкны тикшерү

28.10

28.10

26.

[у], [ү] авазлары һәм у,ү хәрефләре

У, ү хәрефләре кергән сүзләрне дөрес язу һәм уку

Әхлакый кагыйдәләрдә ориентлаша белү, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлу.

Эшчәнлек куелышы һәм проблеманы чишү.

[у], [ү] сузыкларын белдерә торган хәрефләр һәм аларның дөрес язылышы.

30.10

30.10

27.

БСҮ."Балык тоту" темасына сөйләшү

Терәк сүзләр һәм сүзтезмәләр кулланып, рәсем буенча хикәя төзү

Шәхес буларак үзбилгеләмә бирү.


Эшчәнлекнең куелышы һәм проблеманы чишү.

Үз фикереңне төгәл һәм аңлаешлы итеп әйтеп бирү. Телдән сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру

30.10

30.10

28.

2 нче чирек - 19 сәгать

[ы] авазы һәм ы хәрефе


Татар һәм рус телләрендә бу авазның дөрес әйтелеше, бу хәрефне дөрес язуга күнегүләр

Белем алуга кызыксыну хисе булу.

Үзлектән эшләү күнекмәләре камилләштерү. Фикерне әйтә белү.

[ы] сузыгын белдерә торган хәреф һәм аның дөрес язылышы. Татар һәм рус телләрендә бу авазның әйтелеш үзенчәлекләре.

9.11

9.11

29.

[э] авазы һәм э хәрефе

Э хәрефен дөрес язу күнегүләре эшләү

Баланың тормыш кыйммәтләрен, әхлакый һәм мораль нормаларны аңлавы һәм кабул итүе.

Тиешле мәгълүматны эзләү һәм анализлау.

[э] сузыгын белдерә торган хәреф һәм аның дөрес язылышы. Татар һәм рус телләрендә бу авазның әйтелеш үзенчәлекләре.

11.11

11.11

30.

Тартык авазлар

Күнегүләр эшләү, тартыкларны табу

Иптәшләреңне хөрмәт итү.

Охшатып эшли белү күнекмәләре булдыру

Тартык авазларны дөрес таба белү

13.11

13.11

31.

Яңгырау, саңгырау тартыклар

Яңгырау һәм саңгырау авазларны тану буенча күнегүләр эшләү

Кеше фикеренә карата ихтирамлы караш булдыру

Эшчәнлек куелышы һәм проблеманы чишү.

Яңгырау һәм саңгырау авазлар. Алар кергән сүзләрне дөрес әйтү һәм язу.

16.11

16.11

32.

[къ], [к] авазларыһәм к хәрефе

К хәрефенең ике авазга билге булып йөрүенә мисаллар китерү, күнегүләр эшләү

Иптәшләреңне хөрмәт итү.

Тиешле мәгълүматны эзләү һәм анализлау

[к],[къ] тартыкларын дөрес әйтү, аларны белдерә торган хәрефләрнең язылышы

18.11

18.11

33.

К хәрефен дөрес язу

К хәрефенең ике авазга билге булып йөрүенә мисаллар китерү, күнегүләр эшләү

Иптәшләреңне хөрмәт итү

Охшатып эшли белү күнекмәләре булдыру.

[к],[къ] тартыкларын дөрес әйтү, аларны белдерә торган хәрефләрнең язылышы

20.11


20.11


34.

БСҮ."Кем нәрсә ярата" темасына сөйләшү

Терәк сүзләр һәм сүзтезмәләр кулланып, хикәя төзү

Иптәшләреңне хөрмәт итү.

Рәсемнәр, иллюстрацияләр ярдәмендә сораулар-

га җавап таба белү;

Үз фикереңне төгәл һәм аңлаешлы итеп әйтеп бирү. Телдән сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру

23.11

23.11

35.

[гъ], [г] авазлары һәм г хәрефе

Г хәрефенең ике авазга билге булып йөрүенә мисаллар китерү, күнегүләр эшләү

Иптәшеңә рухи ярдәм күрсәтә белү

Фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу

[г],[гъ] тартыкларын дөрес әйтү, аларны белдерә торган хәрефләрнең язылышы


25.11


25.11

36.

Г хәрефен дөрес язу

Г хәрефенең ике авазга билге булып йөрүенә мисаллар китерү, күнегүләр эшләү

Горурлык һәм гражданлык хисләре формалаштыру

Уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү

г],[гъ] тартыкларын дөрес әйтү, аларны белдерә торган хәрефләрнең язылышы

27.11

27.11

37.

[в], [w] авазлары һәм в хәрефе

В хәрефенең ике авазга билге булып йөрүенә мисаллар китерү, күнегүләр эшләү. Күчереп язу. "Давыл" (Татар теленнән диктантлар. /М.Х.Хәсәнова, Л.И.Галиева - Казан: Мәгариф, 2006ел. - 33б

Иптәшләреңне хөрмәт итү.

Тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.

[w],[в]тартыкларын дөрес әйтү, аларны белдерә торган хәрефләрнең язылышы

30.11

30.11

38

[х], [һ] авазлары һәм х,һ хәрефләре

Х, һ хәрефләре кергән сүзләрнең язылышын истә калдыру өчен күнегүләр эшләү

Горурлык һәм гражданлык хисләре формалаштыру

Мәгълүматны тулы һәм төгәл кабул итү һәм тапшыру.

[х], [һ] тартыкларын дөрес әйтү, аларны белдерә торган хәрефләрнең язылышы

2.12

2.12

39.

Х, һ хәрефләрен дөрес язу

Х, һ хәрефләре кергән сүзләрнең язылышын истә калдыру өчен күнегүләр эшләү

Үз гаиләңә карата уңай караш тәрбияләү

Эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү

[х], [һ] тартыкларын дөрес әйтү, аларны белдерә торган хәрефләрнең язылышы

4.12

4.12

40.

[ч] авазы һәм ч хәрефе

Бирелгән темага 2-3 җөмлә төзү һәм язып кую.

Татар теле дәресләренә кызыксыу хисе булу.

Парларда һәм күмәк эшли белү

[ч] тартыгы кергән сүзләрне дөрес язу күнекмәләре.

7.12

7.12

41.

Ч хәрефен дөрес язу

Ч хәрефе кергән сүзләрне дөрес язу

Татар теле дәресләренә кызыксыу хисе булу.

Тиешле мәгълүматны эзләү һәм анализлау.

[ч] тартыгы кергән сүзләрне дөрес язу күнекмәләре.

9.12

9.12

42.

[ң] авазы һәм ң хәрефе

ң хәрефе кергән сүзләрнең язылышын истә калдыру өчен күнегүләр эшләү

Ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру

Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен конрольгә ала белү

[ң] тартыгы кергән сүзләрне дөрес язу күнекмәләре.

11.12


43.

БСҮ."Көзге табигать" темасына сөйләшү

Терәк сүзләр һәм сүзтезмәләр кулланып, хикәя төзү

Өлкәннәргә ярдәм итү теләге тәрбияләү

Әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү

Үз фикереңне төгәл һәм аңлаешлы итеп әйтеп бирү. Телдән сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру

44.

Й хәрефе

Йо, йө кушылмалары кергән сүзләрнең дөрес язылышын истә калдыру буенча күнегүләр эшләү


Татар теле дәресләренә кызыксыу хисе булу

Классташларыңның фикерен тыңлый һәм аңлый белү.

Йо, йө кушылмалары кергән сүзләрнең дөрес язылышын истә калдыру.


45.

[йа], [йә] аваз кушылмаларыһәм я хәрефе

[йа], [йә] кушылмалары кергән сүзләрнең дөрес язылышын истә калдыру буенча күнегүләр эшләү

Өлкәннәргә ярдәм итү теләге тәрбияләү

Үз хезмәтеңә бәя бирә белү

Я хәрефенең сүзләрдә дөрес язылышын истә калдыру.

46.

"Һәйкәл янында" тексты буенча контроль диктант

Контроль диктант (Татар теленнән диктантлар. /М.Х.Хәсәнова, Л.И.Галиева - Казан: Мәгариф, 2006ел. - 55 б.

Тупланган белемнәрне куллану.

Шәхес буларак үзбилгеләмә бирү.Контроль.

Дөрес язу күнекмәләрен булдыру. Алган белем һәм күнекмәләрне, грамоталылыкны тикшерү

47.

Я хәрефен дөрес язу


[йа], [йә] кушылмалары кергән сүзләрнең дөрес язылышын истә калдыру буенча күнегүләр эшләү

Әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау.

Укудагы уңышларыңның ,уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү


Я хәрефенең [йа], [йә] кушылмаларына билге булып йөрүе

48.

[йу], [йү] аваз кушылмалары һәм ю хәрефе


[йу], [йү] кушылмалары кергән сүзләрнең дөрес язылышын истә калдыру буенча күнегүләр эшләү

Максатка ышану.

Рәсем буенча җөмләләр, сораулар төзи белү. Сөйләм этикеты нормаларын үтәү

Ю хәрефенең сүзләрдә дөрес язылышын истә калдыру. [йу], [йү] кушылмаларына билге булып йөрүе


49.

3 нче чирек - 30 сәгать

Ю хәрефен дөрес язу

[йу], [йү] кушылмалары кергән сүзләрнең дөрес язылышын истә калдыру буенча күнегүләр эшләү

Уңай мотив тудыру, уку теләге булдыру

Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү

Ю хәрефенең сүзләрдә дөрес язылышын истә калдыру. [йу], [йү] кушылмаларына билге булып йөрүе

50.

БСҮ."Көндәлек режим" темасына сөйләшү

Терәк сүзләр һәм сүзтезмәләр кулланып, рәсем буенча хикәя төзү

Укуга карата кызыксыну хисе булу.

Рәсемнәр, иллюстрацияләр ярдәмендә сораулар-

га җавап таба белү;

Үз фикереңне төгәл һәм аңлаешлы итеп әйтеп бирү. Телдән сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру

51.

[йы], [йэ] аваз кушылмалары һәм е хәрефе

Е хәрефе кергән сүзләрнең язылышын истә калдыру өчен күнегүләр эшләү

Укуга карата кызыксыну хисе булу.

Эшчәнлек куелышы һәм проблеманы чишү.Дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзрли, алар белән дөрес эш итә белү

Е хәрефенең сүз башында [йы], [йэ] кушылмаларына билге булып йөрүе

52.

Е хәрефен дөрес язу

Е хәрефе кергән сүзләрнең язылышын истә калдыру өчен күнегүләр эшләү

Иптәшеңә рухи ярдәм күрсәтә белү

Дәрестә эш урынын әзерли , тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү

Е хәрефенең сүз башында [йы], [йэ] кушылмаларына билге булып йөрүе


53.

БСҮ."Яңа ел" темасына сөйләшү

Терәк сүзләр һәм сүзтезмәләр кулланып, рәсем буенча хикәя төзү

Башкаларны тыңлый һәм аңлый белү.

Рәсемнәр, иллюстрацияләр ярдәмендә сораулар-

га җавап таба белү;

Үз фикереңне төгәл һәм аңлаешлы итеп әйтеп бирү. Телдән сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру

54.

Ь хәрефе (нечкәлек һәм аеру билгесе)

ь билгесе булган гади сүзләрне дөрес язу

Укуга кызыксыну булдыру

Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү

ь билгесенең иҗекләрне нечкәртү өчен, нечкә иҗектән соң я, ю,е хәрефләре алдыннан килгәндә аеру билгесе буларак кулланылуы

55.

Ъ хәрефе (калынлык һәм аеру билгесе)

ъ билгесе булган гади сүзләрне дөрес язу

Үз фикереңне җиткерү

Аерым темаларга караган сорауларга җавап бирә белү

ъ билгесенең иҗекләрне нечкәртү өчен, калын иҗектән соң я, ю,е хәрефләре алдыннан килгәндә аеру билгесе буларак кулланылуы

56.

БСҮ."Сәгать ничә" темасына сөйләшү

Үрнәк буенча "Сәгать ничә" темасына диалог төзү

Укуга карата кызыксыну булдыру.

Укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү.

Үз фикереңне төгәл һәм аңлаешлы итеп әйтеп бирү. Телдән сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру

57.

Ц, щ хәрефләре

Ц, щ хәрефләре булган сүзләрне дөрес уку һәм язу буенча күнегүләр эшләү

Алган белемнәрне куллана белү.

Дәрестә эш урынын әзерли , тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү

Ц, щ хәрефләре булган сүзләрне дөрес уку һәм язу.

58.

Сүз ахырында яңгырау һәм саңгырау тартыклар

Сүз ахырында килгән яңгырау һәм саңгырау тартыкларның дөрес язылышына күнегүләр эшләү

Укучы ролен үзләштерү.

Парларда һәм күмәк эшли белү

Сүз ахырында килгән [п], [к], [къ] тартыкларына беткән сүзләргә сузык аваз ялганса, ул авазларның [б], [г], [гъ] яңгырауларына әйләнүе

59.

Авазлар һәм хәрефләр

Күнегүләр эшләү. Мөстәкыйль эш

Укуга карата кызыксыну булдыру.

Эшчәнлек куелышы һәм проблеманы чишү

Белем һәм күнекмәләрне гомумиләштерү һәм системалаштыру

60.

Сүз

Сүзләрне иҗекләргә бүлү

Сүзләрне иҗекләргә бүлү. Белем һәм күнекмәләр куллану, күнегүләр эшләү

Табигатькә соклану хисләре уяту

Дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзрли, алар белән дөрес эш итә белү

Сүзләрне иҗекләргә бүлү. Аерым сүзләр һәм сүзтезмәләрне, җөмләләрне дөрес итеп уку һәм язу. Бирелгән иҗекләрдән сүзләр, сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзеп әйтү һәм язу.

61.

Иҗек калыплары

Иҗек калыпларын билгеләү буенча күнегүләр эшләү

Төркемнәрдә килешеп эшли белү."Башкаларга түземлелек"төшенчәсен кабул итү.

Үтәлгән эшнең уңышлылыгына бәя бирү.


Татар теленең иҗек калыпларын белү

62.

Сүз басымын дөрес куеп уку

Басымны дөрес кую буенча күнегүләр эшләү

Шәхес буларак үзбилгеләмә бирү

Дәрестә эш урынын әзерли , тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү

Татар һәм рус сүзләрендә басым кую үзенчәлекләре

63.

Сүз басымын дөрес билгеләү

Басымны дөрес кую буенча күнегүләр эшләү

"Башкаларга түземлелек" төшенчәсен кабул итү.

Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен конрольгә ала белү

Татар һәм рус сүзләрендә басым кую үзенчәлекләре

64.

Сүзләр

Иҗек калыпларын билгеләү, басымны дөрес кую буенча күнегүләр эшләү

Әхлакый сыйфатлар формалаштыру

Укудагы уңышларыңның ,уңышсызлыкларыңның сәбәбен аңлый, анализлый белү

Белем һәм күнекмәләрне гомумиләштерү һәм системалаштыру

65.

Морфология

Сүз төркемнәре

Предметны, предмет билгесен, аның эшен һәм хәрәкәтен белдергән сүзләрне таба белүгә күнегүләр эшләү

Иптәшеңә рухи ярдәм күрсәтә белү

Гыйлем туплау мәсьәләсен кабул итү.Үз хезмәтеңә бәя бирә белү

Сүзләргә сорауларны дөрес куя һәм шул сораулар буенча предметны, предмет билгесен, аның эшен һәм хәрәкәтен белдергән сүзләрне таба белү

66.

Исемнең лексик-семантик һәм морфологик-синтаксик үзенчәлекләре.

Җөмләләрдән исемнәрне табу буенча күнегүләр эшләү

Төркемнәрдәкилешепэшлибелү.

Билгеле бер эшчәнлекне оештыруны планлаштыру.

Кем? соравына җавап булган сүзләрне нәрсә? соравына җавап булган сүзләрдән аера белү

67.

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәре

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәре табу буенча күнегүләр эшләү

Горурлык һәм гражданлык хисләре формалаштыру

Эшчәнлек куелышы һәм проблеманы чишү.

Ялгызлык исемнәрнең баш хәрефтән язылуы

68.

Исемнең сан белән төрләнеше

Күплек сан кушымчалары ялгау буенча күнегүләр эшләү

Иптәшеңә рухи ярдәм күрсәтә белү

фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу

Берлек һәм күплек сан формаларын аера белү

69.

"Яз килә" темасына сочинение

Тасвирлау характерындагы сочинение язу

Татар теле фәненә хөрмәт булдыру.


Зур булмаган ткстның эчтәлеген сөйли белү.

Үз фикереңне төгәл һәм аңлаешлы итеп әйтеп бирү. Язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру

70.

Исемнең сан белән төрләнеше

Күплек сан кушымчалары ялгау буенча күнегүләр эшләү

Әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау.

Үз хезмәтеңә бәя бирә белү

Берлек һәм күплек сан формаларын аера белү

71.

Исем сүз төркеме

Исемне дөрес билгеләү буенча күнегүләр эшләү. Мөстәкыйль эш

Укуга карата кызыксыну хисе булу.

Әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү

Исем сүз төркеме турында алган белем һәм күнекмәләрне гомумиләштерү һәм системалаштыру

72.

БСҮ. "Сыйныфны җыештыру" темасына сөйләшү

Терәк сүзләр һәм сүзтезмәләр кулланып, рәсем буенча хикәя төзү

Дуслык хисләре тәрбияләү


Рәсемнәр, иллюстрацияләр ярдәмендә сораулар-

га җавап таба белү

Үз фикереңне төгәл һәм аңлаешлы итеп әйтеп бирү. Телдән сөйләм күнекмәләре булдыру

73.

Сыйфатның лексик-семантик үзенчәлекләре.


Сыйфатларны дөрес табу, аларны җөмләдә куллану буенча күнегүләр эшләү

Иптәшеңә рухи ярдәм күрсәтә белү

Дәрестә эш урынын әзерли , тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү

Сыйфатның мәгънәсен аңлап, җөмлә эченнән табу. Сыйфатның исем белән бәйләнешен күзәтү.

74.

Сыйфатның морфологик-синтаксик үзенчәлекләре

Сыйфатларны дөрес табу, аларны җөмләдә куллану буенча күнегүләрэшләү

Әхлакый кагыйдәләрдә орипентлаша белү.

Үз хезмәтеңә бәя бирә белү

Сыйфатның мәгънәсен аңлап, җөмлә эченнән табу. Сыйфатның исем белән бәйләнешен күзәтү.

75.

Сыйфат сүз төркеме

Сыйфатларны дөрес билгеләү буенча күнегүләр эшләү. Мөстәкыйль эш

Укуга карата кызыксыну хисе булдыру.

Дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзрли, алар белән дөрес эш итә белү

Сыйфат сүз төркеме турында алган белем һәм күнекмәләрне гомумиләштерү һәм системалаштыру

76.

"Балыкта" тексты буенча контроль диктант

Контроль диктант. "Балыкта" (Татар теленнән диктантлар. /М.Х.Хәсәнова, Л.И.Галиева - Казан: Мәгариф, 2006ел. - 43 бит)

Әхлакый сыйфатлар формалаштыру

Диктант яза белү.

Дөрес язу күнекмәләрен булдыру. Алган белем һәм күнекмәләрне, грамоталылыкны тикшерү


77.

Фигыльнең лексик-семантик үзенчәлекләре

Фигыльнең мәгънәләрен аңлап, җөмлә эченнән табу.

Укуга карата кызыксыну хисе булдыру.

Дәрестә эш урынын әзерли , тәртиптә тоту кәнекмәләрен үстерү

Фигыльгә төшенчә бирү. Эшне, хәрәкәтне, хәлне белдерүче фигыльләр. Сорауларын белү


78.

Фигыльнең морфологик-синтаксик үзенчәлекләре

Фигыльнең мәгънәләрен аңлап, җөмлә эченнән табу.

Төркемнәрдәкилешепэшлибелү.

Үз хезмәтеңә бәя бирә белү

Фигыльгә төшенчә бирү. Эшне, хәрәкәтне, хәлне белдерүче фигыльләр. Сорауларын белү

79.

4 нче чирек - 24 сәгать

Б СҮ. "Өй җыештыру" темасына сөйләшү

Терәк сүзләр һәм сүзтезмәләр кулланып, рәсем буенча хикәя төзү

Иптәшеңә рухи ярдәм күрсәтә белү

Рәсемнәр, иллюстрацияләр ярдәмендә сораулар-

га җавап таба белү;

Үз фикереңне төгәл һәм аңлаешлы итеп әйтеп бирү. Телдән сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру

80.

Фигыльнең барлык, юклык формалары

Фигыльнең барлык, юклык кушымч-н билгеләү.

Әхлакый сыйфатлар формалаштыру

Эшчәнлек куелышы һәм проблеманы чишү.

Фигыльнең барлык, юклык кушымчаларын белү

81.

Хикәя фигыльнең хәзерге, үткән һәм киләчәк заман формалары

Фигыльнең заман кушымч-н билгеләү

Сөйләм этикеты нормаларын үтәү.


Әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү

Фигыльнең үткән заман, хәзерге заман, киләчәк заман формаларын аеру.

82.

Хикәя фигыльнең үткән заман формасы

Үткән заманда килгән фигыльләрне дөрес билгеләү буенча күнегүләр эшләү

Туганнарга карата хөрмәт булу.

Дәрестә эш урынын әзерли , тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү

Үткән заманда килгән фигыльнең эшнең сөйләүче сөйләп торган вакыттан алда булганлыгын белдерүе. Сораулары.

83.

Хикәя фигыльнең хәзерге заман формасы

Хәзерге заманда килгән фигыльләрне дөрес билгеләү буенча күнегүләр эшләү

Үз фикереңне җиткерә белү

Үз хезмәтеңә бәя бирә белү

Хәзерге заманда килгән фигыльнең эшнең сөйләүче сөйләп торган вакытта булганлыгын белдерүе. Сораулары.

84.

Хикәя фигыльнең киләчәк заман формасы

Киләчәк заманда килгән фигыльләрне дөрес билгеләү буенча күнегүләр эшләү

Укучы ролен үзләштерү.

Фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу

Киләчәк заманда килгән фигыльнең эшнең киләчәктә булачагын белдерүе. Сораулары


85.

Фигыль сүз төркеме

Фигыльләрне дөрес билгеләү буенча күнегүләр эшләү. Мөстәкыйль эш

Иптәшеңә рухи ярдәм күрсәтә белү

Парларда һәм күмәк эшли белү

Фигыль сүз төркеме турында алган белем һәм күнекмәләрне гомумиләштерү һәм системалаштыру

86.

Җөмлә.

Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре. Хикәя җөмлә.

Хикәя җөмләне билгеләү буенча күнегүләр эшләү

Әхлакый сыйфатлар формалаштыру

Охшатып эшли белү күнекмәләре булдыру.

Җөмлә төрләрен аера белү. Җөмлә башындагы сүзне баш хәреф белән язу, җөмлә ахырында нокта кую

87.

БСҮ."Әниемә булышам" темасына сөйләшү

Рәсем буенча хикәя төзү

Төркемнәрдә килешеп эшли белү.

Рәсемнәр, иллюстрацияләр ярдәмендә сораулар-

га җавап таба белү;

Үз фикереңне төгәл һәм аңлаешлы итеп әйтеп бирү. Телдән сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру

.


88.

Сорау җөмләләр.

Сорау җөмләләрне билгеләү буенча күнегүләр эшләү

Баланың тормыш кыйммәтләрен, әхлакый һәм мораль нормаларны кабул итүе.

Аерым темаларга караган сорауларга җавап бирә белү

Сорау җөмләләрне билгеләү.

89.

Өндәү җөмләләр

Өндәү җөмләләрне билгеләү буенча күнегүләр эшләү

Мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләү

Дәреслек белән эш итә белү.

Җөмлә ахырында өндәү билгесе кую.


90.

БСҮ. Котлау язу

Хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан котлау язу

Төркемнәрдәкилешепэшлибелү.

Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен конрольгә ала белү

Котлау язуның тәртибен белү

91.

Җөмлә кисәкләре

Җөмлә кисәкләрен билгеләү буенча күнегүләр эшләү

Иптәшеңә рухи ярдәм күрсәтә белү

Уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү

Җөмләдәге сүзләр бәйләнешен билгеләү һәм җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен табу.

92.

Җөмләнең баш кисәкләре. Ия

Җөмләдә ияне билгеләү буенча күнегүләр эшләү

Укуга карата кызыксыну хисе тәрбияләү

Тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен билгеләү, аларның урнашу тәртибен белү.Иягә төшенчә бирү


93.

Җөмләнең баш кисәкләре. Хәбәр

Җөмләдә хәбәрне билгеләү буенча күнегүләр эшләү

Табигатьне саклау, әйләнә-тирәгә ихтирамлы караш тәрбияләү

Уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү

Хәбәргә төшенчә бирү

94.

Х.Халиковның "Китап докторы" шигыре буенча изложение

План төзү, план буенча изложение язу (Тат. теленнән иҗади соч-ние һәм изл-ниеләр язарга өйрәтү. /М.Җ.Ахиярова, И.Х.Мияссарова - 36-37 бит)

Шәхес буларак үзбилгеләмә бирү.

Сөйләм нормалары этикетын үтәү.Охшатып эшли белү күнекмәләре булдыру.

Үз фикереңне төгәл һәм аңлаешлы итеп әйтеп бирү. Язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру

95.

Җөмләнең иярчен кисәкләре

Җөмләдә иярчен кисәкләрне билгеләү буенча күнегүләр эшләү

Укуга карата кызыксыну хисе тәрбияләү

Аерым темаларга караган сорауларга җавап бирә белү

Иярчен кисәкләрне дөрес билгеләү

96.

Җөмләдә иярчен кисәкләренең урнашу тәртибе

Җөмләдә иярчен кисәкләрне билгеләү буенча күнегүләр эшләү

Гомумкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү

Уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү

Иярчен кисәкләрне дөрес билгеләү

97.

"Җәй" тексты буенча контроль диктант

(йомгаклауэше)

Контроль диктант "Җәй" (Татар теленнән диктантлар. /М.Х.Хәсәнова, Л.И.Галиева - Казан: Мәгариф, 2006ел. - 53 б.)

Тупланган белемнәрне куллана белү.

Эшчәнлек куелышы һәм проблеманы чишү.

Диктант язу

98.

Җөмлә кисәкләре

Җөмлә кисәкләрен дөрес билгеләү буенча күнегүләр эшләү. Мөстәкыйль эш

Үз милләтеңне ярату.

Әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү

Җөмлә кисәкләре турында алган белем һәм күнекмәләрне гомумиләштерү һәм системалаштыру


99.

Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау

Авазлар һәм хәрефләр

Бирелгән темага 2-3 җөмлә төзү һәм язып кую

Укуга карата кызыксыну хисе тәрбияләү

Белемнәрне тикшерү

Алган белем һәм күнекмәләрне гомумиләштерү һәм системалаштыру

100.

Сүз басымы

Дөрес язу күнекмәләрен үстерү өстендә эшләү. Сүзләргә басым кую үзенчәлекләрен искә төшерү

Иптәшеңә рухи ярдәм күрсәтә белү

Уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү

Алган белем һәм күнекмәләрне гомумиләштерү һәм системалаштыру

101.

Сүз төркемнәре

Сүзгә фонетик анализ ясау

Милләтнең , Ватанның бер вәкиле булуың белән горурлану

Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен конрольгә ала белү

Алган белем һәм күнекмәләрне гомумиләштерү һәм системалаштыру

102.

Җөмлә кисәкләре

Сүзгә фонетик анализ ясау

Әхлакый-этик бәяләү

Логик фикерләү

Алган белем һәм күнекмәләрне гомумиләштерү һәм системалаштыру

Уку-укыту барышының матди-техник яктан тәэмин ителеше

  1. Мозаффарова М.Г. Язу дәресләрен ничек оештырырга? - Казан. - 2006. - 47 б.

  2. Сафина С.Р., Гыймадиева Н.С. Башлангыч сыйныфлар өчен татар теленнән сочинениеләр. - Казан: "Яңалиф" - 2005. - 96 б.

  3. Сафиуллина Ә.Н. Татар орфографиясенең кыен очракларына дидактик материаллар. - Казан: "Гыйлем" нәшрияты, 2008. -112б.

  4. Сәлимов Х.С. Татар теленең орфограммалар сүзлеге. - Казан: Яңалиф, 2006

  5. Татар теленнән иҗади сочинениеләр һәм изложениеләр язарга өйрәтү. 1-4 кл. Казан: Мәгариф, 2009.

  6. Татар теленнән диктантлар: Дүртьеллык башл. татар мәкт.1-4 с-флары өчен: Укытучылар өчен кулланма/ М.Х.Хәсәнова, Л.И.Галиева, С.С.Мөхәммәтшина, Т.Н.Садыйкова. - төзәт.һәм тулыл. 3 нче басма. - Казан: Мәгариф, 2006. - 159 б.

  7. Татарча - русча фразеологизмнар сүзлеге. Казан: Мәгариф,2007.

  8. Харисов Ф.Ф., Ч.М. Харисова. Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар. Казан, "Яңалиф", 2006.

  9. Татар теленнән иҗади сочинениеләр һәм изложениеләр язарга өйрәтү: Дүртьеллык башлангыч татар мәктәбенең 1-4 нче сыйныфларында эшләүче укытучылар өчен методик кулланма/М.Җ.Ахиярова, И.Х.Мияссарова, Ф.Ш.Гарифуллина. - Казан:Мәгариф,2009


  1. Edutatar. ru. Цифровые образовательные ресурсы.

http://www.tatmedia.com

Контороль эшләр.



Контроль диктант №1 Урманда.

Урманда кыш. Агачлар, куаклар карга күмелгән. Аучы урманга килде.Ул ау этен иярткән. Эт куян эзе тапты. Куянның туны ак. Ул чыршы төбенә качты.



Контроль диктант №2 Һәйкәл янында

Шигырь бәйрәме иде. Әдһәм, Гадел һәм Фәһимә Габдулла Тукай һәйкәле янына бардылар. Ул көнне һәйкәл аеруча мәһабәт күренә. Шигырь бәйрәменә кеше күп җыелган. Авыллардан да, шәһәрдән дә килгәннәр. Һәркем яңа шигырьләрне ишетеп калырга тырыша.

Әнә Зөһрә белән Һәдия һәйкәлгә чәчәкләр куйдылар.

Контроль диктант №3 Балыкта.

Балалар балыкка киттеләр. Алар кармак, чиләк алдылар. Менә алар елга буена җиттеләр. Кармакларын салдылар. Азатка чабак эләкте. Мансур алабуга тотты. Алар балык шулпасы пешерделәр. Ашны яратып ашадылар.



Контроль диктант №4 (йомгаклау эше) Җәй.

Матур җәй җитте. Җир өстен яшел үлән каплады. Көн аяз, җылы. Әнә яшел урман. Тар сукмактан балалар урманга бара.Урман буенда ал, кызыл, сары, зәңгәр чәчәкләр үсә. Чәчәкләргә чуар күбәләкләр куна. Кошларның матур тавышы ишетелә.

Бирем. Беренче җөмләдә сузык аваз хәрефләренең астына сыз.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал