7


  • Учителю
  • Урок татарского языка на тему Иҗек калыплары (5 калсс)

Урок татарского языка на тему Иҗек калыплары (5 калсс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема. Иҗек калыплары

Максат: башлангыч сыйныфта алган белемнәрне искә төшерү, яңа мәгълүматлар ярдәмендә тулыландыру; иҗек калыплары турында, ачык, ябык иҗекләр турында төшенчә булдыру; укучыларның сүзлек байлыгын, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен киңәйтү.

Дәреснең барышы:

1.Актуальләштерү.

1. Өйгә эшне тикшерү.

2. Укучылар, әйдәгез әле алдагы дәрестә үткәннәрне искә төшереп алыйк. 1 слайд

БАЛАЧАКТА АЛГАН ТӘРБИЯНЕ БӨТЕН ДӨНЬЯ ХАЛКЫ ДА ҮЗ-ГӘР-ТӘ АЛ-МАС.

- Бу сүзләрне ничек аңлыйсыз?

Балалар, соңгы сүзләргә игътибар итегез эле, алар ничек язылган?

- Ничек уйлыйсыз ник мин аларны иҗекләп яздым?

- Дөрес бүген безнең темабыз «Иҗек калыплары».

2. Яңа тема.

1.Белемнәрне искә төшерү.

- Иҗек сүзе белән без 1нче класстан ук инде таныш. Нәрсәләр иҗек турында беләбез соң?

(һәр иҗектә бер сузык; юлдан юлга күчерү кагыйдәләре; калын һәм нечкә иҗекләр).

- Темабызның икенче сүзенә игътибар итик. КАЛЫП - бу сүзне ишеткәнегез бар идеме? Нәрсә икән ул калып?

- Калып форма һәм шаблон дигән сүз. Безнең иҗекләр дә бер форма, шаблон башкача әйткәндә инде калыпка салынып ясала икән. Тартык авазлар Т, сузык авазлар С хәрефе белән билгеләнәләр.

Иҗек калыплары

- Сүзләр язу, иҗек калыбын билгеләү

1. С: а - па; 4. ТС: ба - ра;

2. СТ: ал - ма 5. ТСТ: кал - ды

3. СТТ: әйт - те; 6. ТСТТ: сорт.

- Күргәнегезчә татар телендә 6 иҗек калыбы бар. Иҗекнең нинди авазга беткәненә карап, иҗекләр ябык һәм ачык булалар. Сузыкка бетсә ачык, ә тартыкка бетсә ябык булалар.

3.Ныгыту.

1. - Сүзләрне иҗекләргә бүлегез һәм иҗек калыплпрын билгеләгез

2. - бирелгән калыплар буенча сүзләр уйлап языгыз. ( ТС-ТС, С-ТС; С-ТС, ТСТ-ТС; ТСТ-ТС, ТС-ТС;)

3. "Ун исемгә - чемпион" уенын уйнау. 7 слайд

4.Өй эше.

Иҗекләр кушу ярдәмендә шарадалар уйлап чыгарырга.

Мәсәлән: 1нче иҗеге безнең тәрәзә төпләрендә үсеп утыра, икенче иҗеге күңелле сүзенең синонимы авызны гел елмайтып йөри. Ике иҗекне бергә кушсаң, кеше исеме килеп чыга. (Гөлшат)

5. Йомгаклау.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал