7


  • Учителю
  • Конспект урока по татарскому языку на тему 'Сүз төркемнәрен кабатлау' (7 класс)

Конспект урока по татарскому языку на тему 'Сүз төркемнәрен кабатлау' (7 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Максат: 1. Татар халык авыз иҗаты әсәрләренә нигезләнеп, сүз төркемнәрен гомумиләштереп кабатлау, белем күнекмәләрен камилләштерү, системага салу, практикада куллану. 2. Укучыларның сүзлек запасын баету, сөйләм телен үстерү. 3. Иң кадерле кешеләребез – әниләребез турында
предварительный просмотр материала

7 сыйныфта татар теленнән үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе

(рус мәктәбенең татар төркеме)


Тема: Сүз төркемнәрен кабатлау (дәрес-сәяхәт)

Максат: 1. Татар халык авыз иҗаты әсәрләренә нигезләнеп, сүз төркемнәрен гомумиләштереп кабатлау, белем күнекмәләрен камилләштерү, системага салу, практикада куллану.

2. Укучыларның сүзлек запасын баету, сөйләм телен үстерү.

3. Иң кадерле кешеләребез - әниләребез турында сөйләү, фикер алышу.

Җиһазлау. Интерактив такта, слайдлар, магнитофон, төрле биремле карточкалар, "Татар халык авыз иҗаты" китаплары, Фәнис Яруллин китапларыннан төзелгән китап күргәзмәсе.


Дәрес барышы.

I. Оештыру өлеше.

Сыйныфны туплау, укучыларга уңай психологик халәт тудыру.

Дәреснең максатын аңлату.

II. Актуальләштерү.

Укытучы. Укучылар, алдагы дәресләрдә без исем, сыйфат, сан, алмашлык сүз төркемнәрен өйрәндек. Бу дәрестә без аларны ныгытырбыз, камилләштерербез. Иң элек өй эшен тикшерик. (Өч төрле катлаулылыктагы биремнәрнең үтәлеше тикшерелә, нәтиҗә ясала.)

III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Укытучы. Укучылар, бүген без сезнең белән "Сүз төркемнәре" иленә сәяхәт ясарбыз. Безнең сәяхәт берничә тукталыштан торыр. Сез ничек уйлыйсыз: беренче тукталыш ничек дип аталыр икән? Әйе, дөрес, "Исем" тукталышы. Бу тукталышка килеп җитү өчен безгә берничә бирем башкарырга кирәк булыр.

  1. Эш сүзен килешләр белән төрләндерегез.

  2. Төрле килештә килгән эш сүзе белән 6 җөмлә төзегез.

  3. Мәкальләрнең икенче яртысын әйтеп бетерегез.

(Мәкальләрнең беренче яртысы экранда күрсәтелә)

Тирләп эшләсәң - ... (тәмләп ашарсың)

Хезмәт белән яхшылык, ... (ялкаулык белән яманлык бергә йөри)

Эш сөйгәнне ... (ил сөйгән)

Эшләгәнгә ышан, ... (ялкаудан ерак кач)

Хезмәтнең тире ачы, ... (җимеше татлы)

Эшләмәгән ... (ашамый)

Эш беткәч, ... (уйнарга ярый)

Агач - җимеше белән, ... (кеше - эше белән)

Эшләп үлмәссең, ... (чирләп үләрсең)

Эш кешене төзәтә, ... (ялкаулык боза)

Тырышкан табар, ... (ташка кадак кагар)

  1. Сүз төркеме - исемгә тулы билгеләмә бирегез.


Укытучы. Икенче тукталыш - "Сыйфат" тукталышы. Шулай ук биремнәр эшләргә кирәк.

  1. Сүз төркеме - сыйфатка тулы билгеләмә бирегез.

  2. Кызыл сыйфатын төрле дәрәҗәләргә куеп әйтегез.

  3. Һәрбер укучыга карточкалар таратыла. Укучылар карточкалардагы җөмләләрне дәфтәрләргә язалар һәм сыйфатларны табып, дәрәҗәләрен билгелиләр.

I вариант.

Нечкәбил, кечкенә очкыч моделе төсле әйләнә-әйләнә, чәчәккә килеп төште. Тирә-ягы тулы ап-ак, сап-сары, зәп-зәңгәр, кып-кызыл чәчәкләр иде. (А.Алиш)

II вариант.

Кар кебек ак спорт костюмы, аксыл чәчләре кояшта янган йөзен тагын да ачалар, аның бөтен гәүдәсе бронзадан коелган шикелле тоела. (Г.Әпсәләмов)

III вариант

Озын соргылт керфекләре күзләрне каплый, ефәк пәрдә сыман битне иркәлиләр. Кечерәк кенә матур борын; күперебрәк торган алсу иреннәре, сулыш алган саен кабарып, йокы аралаш сөйләшкән кебек кыймылдыйлар. (И.Салахов)

IV вариант

Габбас муллага нидер җитми; алсу офыктагы каралҗым наратлар да, еракта тоташ стена булып күренгән Бояр урманы да әллә кайларда, күгелҗем томаннар аръягында калган балачакның серләрен саклаучы, сагышларын көчәйтүче җанга газиз нәрсәләр булып тоелалар.


Укытучы. Өченче тукталыш - "Сан" тукталышы.

Укучыларга биремнәр бирелә.

  1. Санлы табышмаклар әйтегез. (Сыйныф өч командага бүленә һәм командалар бер-берләренә санлы табышмаклар әйтешәләр).

  2. Экранда күрсәтелгән табышмакларның җавапларын табыгыз.


Бер тирәк,

Унике ботак,

Һәр ботакта дүрт сабак,

Һәр сабакта җиде яфрак. (Ел,айлар, атналар, көннәр)


Бер көтүче меңәрләгән сарык көтә. (Ай, йолдызлар)


Унике кош узыша,

Бер-бер артлы куыша,

Өчесе - ак, өче - ала,

Өчәү - яшел, өчәве - кара,

Я, ни булыр, әйтеп кара?

( 12 ай, ак - кыш, ала - яз, яшел - җәй, кара - көз)


Өч йөз алтмыш биш бала каз,

Илле ике ана каз.

Унике аккош, бер торна -

Белсәң, күп уйлап торма!

(Көннәр, атналар, айлар, ел)


  1. Соңгы табышмакны дәфтәрләргә язып, саннарны ясалышлары буенча нинди сан булуын язып куярга.


Укытучы. Дүртенче тукталыш - "Алмашлык" тукталышы.

Биремнәрне үтәгез.

  1. Бирелгән текстны I зат исеменнән укырга. (Текст экранда күрсәтелә)


Әйе, Фәнияр үз теләген тормышка ашты дип әйтә алмый. Ул һаман саен каядыр ашкына. Беркөнне тракторга утырып җирләр актарасы килсә, икенче көнне күкне ярып үткән самолетка кызыга. Иң кимендә берәр машина уйлап табарга иде аның исәбе. Җилгә канатлар ясап, коедан су тарта торган җайланма да корып куйды инде ул. Тик бу бик аз. Күңелне баса алмый.

(Фәнис Яруллин)

  1. Сүзлек өстендә эш.

Теләк - мечта

Ашкына - рвется

Кызыга - завидует (увлекается)

Җайланма - приспособление

Күңел - душа


  1. Бу өзек кемнең әсәреннән?

  2. Ф.Яруллин турында нәрсәләр беләсез? Кем ул? Нинди әсәрләр иҗат иткән? (Слайдта портреты, китаплары күрсәтелә)


Укытучы. Менә без сезнең белән сәяхәтебезне тәмамлыйбыз да инде. Хәзер безгә кире өйгә, ягъни туган йортыбызга әйләнеп кайтырга кирәк. Безне анда ягымлы йөз белән кемнәр каршы ала? Әйе, дөрес, әниләребез.

Күптән түгел 8 Март - әниләр бәйрәме булып узды. Сез һәрберегез үзегезнең әниләрегезне бу язның беренче бәйрәме белән котлагансыздыр. Без сезнең белән әниләребезгә багышлап кечкенә сочинениеләр дә язган идек. Шуларның берничәсе белән танышыйк.

(Укучылар үзләренең "Әни - иң кадерле кеше" исемле сочинениеләрен укыйлар.)

Укытучы. Һәрбер кеше өчен дә әни - иң изге, иң кадерле кеше. Шагыйрьләребез әниләр турында бик күп шигырьләр иҗат иткәннәр. Шуларның берсе - Роберт Миңнуллинның "Әнкәмнең догалары" шигыре. Аңа Илгиз Закиров көй язган. Хәзер без сезнең белән магнитофон язмасыннан шул җырны тыңларбыз.


IV. Йомгаклау.

Сүз төркемнәрен кертеп ясалган терәк-схема буенча дәрескә нәтиҗә ясала. Билгеләр куела.

Өй эше. Алда өйрәнеләчәк сүз төркеме - фигыль турында белгәннәрне искә төшерергә.




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал