7


  • Учителю
  • Фәнни - гамәли конференциягә эзләнү - тикшеренү эше

Фәнни - гамәли конференциягә эзләнү - тикшеренү эше

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Татарстан Республикасы

Теләче муниципаль районы



"Теләчем - нурлы төбәгем" район фәнни-гамәли конференциясенә









Чишмәләрдә - гомер агышлары





Теләче муниципаль районы Алан урта гомуми белем бирү

мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Шәймәрданова Румия

Рифгат кызы эше.

Фәнни җитәкче: Кыямова Гөлсинә Рашит кызы, югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы









Алан , 2016

Эчтәлек

1.Кереш...................................................................................................................................................3

2. I бүлек. Тарихларда чишмә язмышлары................................................................................. 5

3. II бүлек. Туган төбәгебез чишмәләре...................................................................................... 10

4. Йомгаклау........................................................................................................................................ 13

5. Кулланылган әдәбият................................................................................................................. . 14

6. Кушымта........................................................................................................................................... 15













































Кереш

Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул.

Авылыбызның ямен , суы тәмен беләм,

Сөям аны шуңа җаным, тәнем белән.

Г.Тукай.

Туган як, туган туфрак... Кешене үзенә бәйләгән, кая гына китсә дә, гомере буе сагындырып, үзенә чакырып тора торган изге җир! Авылның төз урамнары, тезелеп киткән матур - матур йортлары, инеш - күл буйлары, таулары - урманнары, тау астыннан челтерәп тибүче чишмәләре... Саный китсәң, сагындырыр, яраттыр урыннры бихисап туган җирнең. Аны матур булганы өчен генә түгел, үзеңнеке булганы өчен дә яратасың.

Чишмәләр... Табигатьнең серле, могҗизалы хәзинәсе. Чишмә челтерәвен кошлар җырына да, кызлар чәченә кушып үрелгән чулпы тавышына да, шаян кызларның көлеп җибәрүенә дә охшатырга була. Чишмәләр - безгә табигать бүләге.

Теманың актуальлеге. Безнең Алан авылының килеп чыгышы үзенчәлекле, исеме килеп чыгышы да аерым бер игътибар сорый. Туган төбәгемдә чишмәләр, күлләр шактый. Алар гаять үзенчәлекле, кызыклы исемнәргә дә ия. Һәр кеше үзенең туган төбәгенең тарихын, андагы атамаларны, аларның килеп чыгышын белергә тиеш. Менә шуларны өйрәнү, барлау йөзеннән , без " Чишмәләрдә - гомер агышлары"дип исемләнгән фәнни - эзләнү эше башкарырга булдык. Туган ягымның чишмәләрен барлау, аларның исемнәре килеп чыгышын өйрәнү - әлеге хезмәтнең максатын тәшкил итә. Максатка ирешү юлында түбәндәге бурычлар билгеләнде:

1. Алан авылының барлыкка килү тарын ачыклау;

  1. Алан төбәгендәге чишмәлрне барлау;

  2. Чишмәләрнең исемнәре килеп чыгышын ачыклау;

Тикшеренүнең методологик нигезен күренекле галимнәребезнең фәнни нигезләмәләре тәшкил итте. Эш барышында Г.Ф.Саттаров, Ф.Гариповаларның фәнни карашлары киң файдаланылды.

















































I бүлек. Тарихларда чишмә язмышлары





Теләче төбәгендәге Алан авылы борынгы авыллардан санала. Аңа XV - XVI гасырларда нигез салынган, дигән фикер яши. Бу фикерне тарихи яктан дәлилләүче мәгълүматлар да табылган. Бу уңайдан Казан ханлыгы чорындагы татар авылларын барлау, ачыклау юнәлешендәге тасвирлама китаплары (писцовые книги) зур әһәмияткә ия. Бу китапларда - Россиядә XVI - XVII гасырларда җир биләмәләрен исәпкә алу материаллары тупланган. Казан территориясендә беренче мәртәбә җирләрне тасвирлау - исәпкә алу 1565 - 1567 елларда, ягъни Казан ханлыгы җимерелеп 13 - 15 ел узгач, окольничий Никита Васильевич Борисов һәм башкаладан җибәрелгән дворян Дмитрий Андреевич Кикин җитәкчелегендә уздырылган. Алар бу якларда халык санын, аның мал - мөлкәтен барлауны үткәрәләр. Берникадәр соңрак басылып чыккан Казан өязенең язу кенәгәсендә шундый юллар бар: "Җөри юлы өстендә урнашкан Алан авылы янәшәсендәТәмте елгасы ага, ул бераздан Мишә елгасына кушыла. Авыл матур, уңдырышлы җиргә урнашкан. Тау янында чишмәләр күп."

"Казан өязенең 1602-1603 еллардагы исәпкә алу китабы"нда - Казан ханлыгын яулап алганнан соң язма документларның берсендә- элеккеге Җөри юлы тирәсендәге Тауиле, Кәвәл, Күкчә, Балыклы, Шәтке һәм башка авыллар белән беррәттән Алан да телгә алына. Әлеге китапта ул чактагы Казан өязе авылларында яшәүчеләр составына, җир биләмәләренә характеристика бирелә, шулай ук әйләнә-тирәдәге табигате дә сурәтләнә. Авылдан авылга йөреп материал туплаучыларга Алан белән янәшә тау буендагы күп санлы чишмәләр бик ошаган, ахрысы. Китапта авыл исеме "Чишмә" дигән сүз белән янәшә китерелгән.

Авыл тирәсендәге урыннар белән бәйле атамалар да бик кызыклы. Аларның барысы да төрки тамырдан булуы бәхәссез. Әнә Ялантау дигән калку урын - Алан белән янәшә генә урнашкан шактый биек калкулык ул. Аның итәгендә шаулап чикләвек куаклары үсә. Чикләвек өлгерүгә бөтен бала-чага шунда китә. Ялантау эче таш катламыннан гына тора бугай. Менә инде күпме еллар дәвамында биредә таш чыгарыла. Ә ул кимеми дә кимеми. Тау кушаматы борынгы атамаларга (Елантау, Җүкәтау) хас булуын әйтсәк, Ялантауга да исемне бабаларыбыз биргән, дияргә була. Кем белә: яңа урын эзләп килгәндә, алар шушы тау итәгенә тукталганнардыр. Тирә - якны биредән күзәтеп, яшәү өчен иң уңайлы урынны сайлаганнардыр. Авыл әйләнәсендә Кыйгасар, Терек, Чакырак, Торач, Кубыз, Чукмар, Ташлык дигән борынгы исемдәге елгачыклар, ерганаклар булу үзе күп нәрсә сөйли.Терекнең Кавказдагы зур елга белән бер исемне йөртүе аваздашлык кына микән? Борынгы Болгар бабайлар Азов буйларыннан, Кавказ тавы итәкләреннән күтәрелгәндә монда ияреп килмәгәнме ул? Киләчәктә фәнни хезмәт белән шөгыльләнергә теләгән кешегә өйрәнер, тикшерер өчен җирлек күп биредә.

Туган якның исемнәре турында борынгы легендалар сөйләүче чишмәләре генә дә ни тора! Чакрак чишмә, Шалтырама чишмә, Дальний воз чишмәсе, Торач, Акборын чишмәләре һ.б. Әле күптән түгел генә кайбер чишмәләргә икенче сулыш өрелде: Борһан, Әхми чишмәләренә матур итеп өй корылса, Камил чишмәсен яшьләр бик матурлап ташлар белән ныгытып, аны самовар белән бизәделәр, янәшәсенә утырып хәл алырга, татлы суыннан авыз итәргә өстәл ясап куйдылар. Борынгы исем йөртүче Ялантау чишмәсе соңгы елда үзе бер ял урынына әйләнде.

Әйе, саф сулы чишмәләргә бай минем туган авылым. Печән чабучы, урак уручы әби - бабайларыбыз , әти - әниләребез шул чишмәләр суын эчеп сусауларын басканнар, хәл алганнар. Аларны караганнар, чистартып торганнар, аларга исемнәр кушканнар.

Безнең якта чишмәләрнең күбесе кеше исеме белән бәйләп аталганнар. Моңа чишмәләрне карап, чистартып торучы белән яисә чишмәне беренче ачучы исеме белән бәйле атамалар шаһит. Шулардан Әхми, Борһан, Иван, Камил чишмәләрен атап үтәргә була. Борынгылар чишмә суын изге суга санаганнар. Аның терелтү, савыктыру көче барлыгына ышанганнар. Андый чишмәләргә сихәт бирү көченә ишарәләп Изгеләр чишмәсе дип исем биргәннәр.

II бүлек. Туган төбәгебез чишмәләре



Иван чишмәсе

Безнең авылда булганыгыз бармы сезнең? Әгәр дә авылга җәен килсәгез, сез аның чишмәләренә гаҗәпләнми калмас идегез. әйе, искиткеч күп безнең авылда чишмәләр. Һәрберсенең үз тарихы. Үз исеме. Әнә, Иван чишмәсен генә ал. Каян килеп татар авылында урыс кешесенең исеме чишмәгә тагылган дигән сорау килми калмас иде . Элек заманда безнең авылга үзенең гаиләсе белән тегермәнче агай килеп урнашкан. Аның йорты авыл эчендә түгел, ә тегермән янында булган. Үзенә җайлы булсын өчен ул ерак түгел урында - тау итәгендә чишмә казыган. Бу чишмәдән тегермәгә он ясатырга килгән халык та бик теләп су эчкән һәм аңа тегермәнче агай исеме белән Иван чишмәсе дип исем биргән. Кырда иген игүчеләр дә, болында печән чабучылар да, көтүчелә әрәмәгәгә җиләк - җимеш җыярга йөрүчеләр һәм юлаучылар да туктап су эчкәннәр бу чишмәдән. Чишмә үзенең урнашу урыны белән дә бик җайлы. Ул юл читендә генә, биредә сусавын баскан һәрбер кеше дә Иван агайга рәхмәтле булып китә.

Иван чишмәсе башлангычын безнең авылның көнчыгышында урнашкан Урыс тавыннан ала һәм көнбатышка таба агып, Тәмте елгасына кушыла. Суы саф, чиста һәм бик тәмле.

Борһан чишмәсе

Иван чишмәсеннән соң тау итәге буйлап көньякка таба шактый барганнан соң , Тәмте елгасына иң якын урында Борһан чишмәсе урнашкан. Үзе кырыс булса да, табигатьне бик яратучы Борһан бабай карап торганга, аны шул исем белән йөртәләр. Бүгенге көндә авылның төньягында яшәүчеләр иң яратып суын эчә торган һәм авылга иң якынннардан саналган бу чишмәгә шәхси эшмәкәр Һадиуллин Хәким Хәниф улының матди ярдәме белән матурлап өй эшләп куелган, суы шул өй эченнән чыгучы торба аша ага һәм коелап куелган урынга коя.Чишмәнең әйләнә - тирәсе койма белән әйләндереп алынган, чәчәкләр һәм агачлар утыртылган, аккошла ясап бизәлгән. Басмалардан килеп махсус чүмеч яки чиләк белән үзеңә кирәк кадәр су алырга мөмкин. Бу чишмәнең суын аеруча чәйгә яратып тоталар.

Оркыя чишмәсе

Әлеге чишмә күп еллар буена авыл халкының иң кадерле чишмәсе булып саналган. Үзен карап, тәрбияләп торган Оркыя исеме бирелгән. Буралап куелган һәм суы кое суы кебек төптән бәреп чыга торган бу чишмә дә Тәмтебаш елгасына коя. Суы искиткеч йомшак, татлы. Авылдашлар, кадерләп, аңа өй дә эшләп куйганнар. Соңгы елларда бу чишмәнең суы азаеп,.аннан суны чүмечләп кенә алырга була иде. Вакытын кызганмаган, татлы судан авыз итәргә теләгән кешеләр суга бирегә йөрделәр. Ә менә авылыбызга һәрьяклап даими рәвештә ярдәм итеп яшәүче авылыбыз тумасы Габдрахманов Рафаэль абый ярдәме белән чишмәгә яңа сулыш өрелде, әйләнә - тирәсе яңадан эшләнеп , бизәлеп , суы чистартылды.

Камил чишмәсе

Табигатнең могҗизасы ул - Камил чишмәсе. Урыс тавының туксан градуска борылып киткән җиреннән - тау почмагыннан тибеп чыккан да улаклар буйлап көньякка , шулай ук авылдан туксан градуска борылып киткән Тәмтебаш елгасына барып тоташкан. Авылның көньягында яшәүчеләр суны күбесенчә шушы чишмәдән эчә. Соңгы елларда чишмәнең тышкы күренешен матурлауга күп көч куелды. Бу эштә яшьләр башлап йөргәнгә күрә, кайберәүләр аны Яшьләр чишмәсе дип тә атый башлаган иде. Тик чишмәнең элеккеге исеме халык телендә. Ул чишмәне карап, күп еллар буена тәрбияләп тоткан агай исеме белән Камил чишмәсе дип атау агайга да, тарихка да хөрмәт билгесе. Әнә шуңа да Камил абыйның балалары чишмәне өр - яңадан торгызып, матур гына өйчек тә эшләп куйдылар, өй түбәсенә манара урнаштырып, чишмәнең исемен мәңгеләштерү йөзеннән элмә тактага язып куйдылар.

Ялантау чишмәсе

Халык үз туган җирен тирән ярату белән ярата, аны кадерли, урыннарга төрле атама - исемнәр бирә, ул исемнәрне хәтердән - хәтергә тапшырып, буыннар аша бүгенге көнебезгә кадәр саклый. Без - хәзерге буын кешеләре бу атамаларга тирән хөрмәт белән карарга, аларны шулай ук киләчәк буыннар өчен саклап тапшырырга тиешбез. Атамалар үз урыннарыннан, елга - күлләреннән, чишмә, ерганакларыннан башка гына яши алмаслар иде. Менә шуңа күрә үз төбәгебездәге әлеге географик күренешләрнең һәрберсен дә сакларга, юкка чыгармаска да тиеш без. Авылдашларымны бу яктан тирән хөрмәт итәргә кирәк. Чөнки елгалар аша күперләр салу, чишмәләрне карап, төзәтеп тору, урыннарның чисталыгын кайгырту өстендә шактый зур эш алып баралар алар.

Авылның нәкъ көньягында калкулык башланып, бормаланып - бормаланып киткән шактый текә һәм биек тау барлыкка килә. Тау итәгеннән Мишә тугайлары башланса, тауның берникадәр урынын куалык каплап алган. Ә менә шул куакларга җиткәнче бик матур чишмә агып утыра. Чишмә сулары Торф күле аша Мишәгә таба юл ала. Чишмәгә, тау исеменнән чыгып, Ялантау чишмәсе дип исем биргәннәр. Чишмәне авылдашларыбыз - ирле - хатынлы Исмәгыйль һәм Фәния Хәсәновлар, шулай ук авылыбыздан чыккан эшмәкәрләр - карап, матурлап торалар. Бу чишмәнең әйләнә - тирәсенә чәчәкләр утыртылган, терлек - туар таптамасын өчен әйләнә - тирәсе әйләндереп алынган. Чишмәнең яңартылып - матурлану хөрмәтенә анда Чишмә көне үткәрелә.

Чакырак чишмә

Безнең авылның табигате искиткеч матур! Авылның көнчыгыш яктан биек тау итәгенә сыенып утыруын әйткән идек инде. Тау итәгеннән кайбер урыннарда йөгерек, күпчелек урыннарда салмак - тыныч кына Тәмете (Тәмтебаш) елгасы ага. Көньяк - көнчыгыш болыннар Мишә елгасы үзәннәре , әрәмәләр белән бизәлгән, көнбатышка таба китсәң, басу - кырлар, урман полосалары, билдән печән үсүче, җир җиләкләре белән сыйлаучы елгалар - ерганаклар...

Шулай да, авылым табигатенең иң гүзәл җире көньяк - көнбатышта. Бормаланып агучы Мишә елгасы, аның болыннары, күлләре, бөдрә әрәмәләре, берсеннән - берсе тәмле сулы , үзенчәлекле чишмәләре...

Авыл халкының бик яратып ял итә торган җире ул - Чакырак чишмә буе. Җәен туган көннәр, юбилейлар, гомумән, гаилә бәйрәмнәре һәм дуслар белән очрашулар шушы чишмә буенда үтә. Алан авылының югарыда саналган чишмәләреннән аермалы буларак, әлеге табигатьнең серле могҗизалы хәзинәсе тау уртасыннан, югарыдан тибеп чыга һәм ташларга бәрелә - бәрелә аска ыргыла. Суы саф, искиткеч тәмле, йомшак. Әлеге чишмә суы үзенең составы буенча да башка чишмәләрдән аерылып тора. Анда кеше организмы өчен зарарлы матдәләр юк.

Чакырак чишмә элек заманда мулла чүнниге биләмәсендә булган. Авыл халкының хәтерендә әлеге чишмә белән бәйле риваять тә яши. Чишмәдән ерак түгел хәзрәтнең чәчүлек җирләре дә булган. Көнннәрнең берендә, әлеге биләмәләрдә җир сукалап йөрүче крестьян агай, атын сугарырга, үзе дә арыганын, сусаганын басарга дип, чишмә буена килгән. Битләрен юып, инде су эчим дигәндә, чишмә агып чыга торган җирдән тавыш килгән. Ул тавыш агайны чакыра икән. Билгеле инде, агай тавыш килгән җиргә бармаган, киресенчә, атына атланып, авылга чапкан. Менә шуннан соң бу чишмәне авыл халкы Чакырак чишмә дип йөртә башлаган.

Шалтырама чишмә

Чакырак чишмәдән көньяккарк әз генә киткәч, тирә - юньне үзенең көчле тавышы белән күмеп, таудагы куалар арасыннан ташларга сикерә - сикерә тагын бер чишмә ага. Бу чишмәгә, ярсулы агышы белән бәйләп, Шалтырама чишмә дип исем биргәннәр. Җиләккә йөрүчеләр, биредә печән чабучылар өчен чын мәгънәсендә табыш бу чишмә. Чөнки ул саф суы белән хәл бирә, тәнне җиңеләйтә. Әлеге чишмәнең суы тау итәгеннән ерак булмаган урында шактый зур гына күл дә барлыкка китергән, ләкин аның суы Мишә елгасына коя.

Торач чишмәсе

Авылның көньяк - көнбатышында искиткеч тирән ярлы, ярларында күз ачып йомганчы бер чиләк җыярлык җиләкләр үсүче, ярты авыл халкын кышлык печәнгә тиендерүче Торач елгасы бар. Елганың башыннан агучы, бу елганы су белән тәэмин итеп торучы чишмәне Торач чишмәсе дип йөртәләр. Чишмәнең суы шактый мул, чөнки аннан тибеп чыккан су кечерәк бер инеш барлыкка китергән. Бу елга тирәлегендә агачлар да, печән чабарлык ярлар да җитәрлек. Шуңа күрә җәй буе аның тирәсеннән халык өзелми.

Әйткәнемчә, авылым чишмәләргә искиткеч бай минем. Бу - авылыбызның тиңсез хәзинәсе дип уйлыйм мин. Авылымның әйләнә - тирәсендә тагын Чукмар, Кубыз, Лагерь, Дальний воз һәм Акборын чишмәләре бар .

Лагерь чишмәсе укучыларның элекке елларда яратып җәйге ялларын уздырырган лагерь янәшәсендә урнашкан. Чишмә белән лагерь арасында тактадан эшләнгән баскыч, чишмәнең үз тирәсендә су алырга махсус җайланма бар. Чишмә үзе будкалап алынган.

Чукмар чишмәсе тауның чукмарга охшаган җиреннән агып чыга, аны шуңа күрә Чукмар дип йөртәләр.

Кубыз чишмәсенә исемне аның кубыз тавышлары чыгарып агуына бәйле бирелгән.

Акборын чишмәсе ул тибеп чыккан тау борыны гел ак булып торганга шулай аталган.

Тирән тамырлы, борынгы тарихлы авылымның күрке булып, тирә- юньне саф суы белән сугарып, ага да ага чишмәләр. Алар җырлый да, елый да кебек тоела. Якты көндә матур тормышка сөенеп җырлап агалар кебек алар. Тирәндә калган тарихыбыз хакында, борынгы бабайларның чишмәләргә бай әлге урынны юкка гына сайламаулары, киләчәктә безнең бабайлар рухына тугры булып, табигатебезнең кадерен белеп яшәргә тиешлегебез хакында сөйлиләр шикелле алар. Явымлы көннәрдә чишмәләр елый кебек. Алар кешеләрне рәхимле булырга, әйләнә - тирәләрен чүпләмәскә, үзләрен онытмаска чакыра.



















Йомгаклау



"Казан өязенең 1602-1603 еллардагы исәпкә алу китабы"нда - Казан ханлыгын яулап алганнан соңгы язма документларның берсендә искә алынганча, Алан авылы чишмәләр белән уратып алынган. Бу - авыл халкының бәхете. Әлеге хезмәтне башкарганнан соң, нәтиҗә ясап шуны әйтергә мөмкин: чишмәләр сан ягыннан гына түгел, суының тәме, урнашкан урыннарының халык өчен җайлы булуы уңаеннан да зур әһәмияткә ия. Исемнәренең килеп чыгышы буенча игътибар иткәндә, аларның күпчелеге кеше исемнәре йөртүе, кайбер исемнәрнең бик борынгы атамаларга нигезләнгән булуы, ә берничәсенең урнашу яки берәр әйбер табылу - булу белән бәйле икәнлеге ачыкланды. Борынгы бабаларыбыздан мирас булып калган табигатьнең иң гүзәл могъҗизаларыннан булган чишмәләр халык байлыгы, аларны саклау, исемнәрен һәм урнашу урыннарын карап- тәрбияләп, киләчәк буыннарга тапшыру - хәзерге буынның изге бурычы.









































Кулланылган әдәбият



  1. Булатов Н.Х.Исеме матур Алан // Мәгърифәт.- 2003. - № 62

  2. Гарипова Ф.Г.Авылларны сөям җаным - тәнем белән: Фәнни - популяр очерклар / Ф.Г.Гарипова.- Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. - 144б.

  3. Гарипова Ф.Г. Кызым, сиңа әйтәм // Ватаным Татарстан. - 1993.

  4. Саттаров Г.Ф. Атамалар дөньясына сәяхәт / Г.Ф.Саттаров.- Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. - 240 б.































































































Кушымта





Фәнни - гамәли конференциягә эзләнү - тикшеренү эше



Фәнни - гамәли конференциягә эзләнү - тикшеренү эше

Ялантау чишмәсе янәшәсендә Чишмә көне.













Фәнни - гамәли конференциягә эзләнү - тикшеренү эше

Фәнни - гамәли конференциягә эзләнү - тикшеренү эше



Камил чишмәсе күренеше. Элек һәм хәзер.





Фәнни - гамәли конференциягә эзләнү - тикшеренү эше





Фәнни - гамәли конференциягә эзләнү - тикшеренү эше

Борһан чишмәсе күренеше. Элек һәм хәзер.

1



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал